1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсивәлеева Рәзилә Минвәли кызы
Тема: Аналитик иярчен җөмләләрне кабатлау
Максат: 1. Аналитик иярчен җөмлә турындагы белемнәрен ныгыту һәм
тирәнәйтү.
2. Уйлау, фикерләү сәләтен үстерү
3. Укучыларда активлык булдыру. Телгә карата кызыксыну уяту.
Җиһазлау: дәреслек, компьютер, таблицалар , карточкалар, схемалар.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты
II. Актуальләштерү
а) Сорауларга җавап бирү
1) Нинди җөмлә иярченле кушма җөмлә дип атала?
2) Иярчен җөмләләрнең төзелеше ягыннан нинди төрләре була?
3) Нинди җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип атала?
4) Аналитик иярчен җөмләне баш җөмләгә нинди чаралар бәйли?
б) Өй эшен тикшерү.
Иярченле җөмләләр кулланып “Сыйныф бүлмәсен ничек чиста тотарга?” дигән темага хикәя.
Белемнәрне ныгыту.
Аналитик иярчен җөмләләр өстендә эш.
а) Таблица буенча җөмләләр тикшерү. Мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен билгеләү, схемасын төзү.
Башы ничек, ахыры шулай китә. (... ничек), [... шулай ...]. (а.и.р.җ.)
Тирә-юнь ап-ак, әйтерсең җир ак юрган ябынгын. [ ], (әйтерсең ...). (а.и.р.җ.)
Мин уйлыйм ки, бу иптәшләр бүген күңелле итеп бәйрәм итәргә лаеклылар. [... ки], ( ). (а.и.т.җ.)
Бүреләрне тагы каты курку басты, чөнки хәзер башлыклары китеп качты. [ ], (чөнки ...). (а.и.с.җ.)
Кем укый, шул белә. (кем ...), [шул ...]. (а.и.и.җ.)
Минем туган ягым матур, мин шуңа горурланам. ( ), [шуңа ...]. (а.и.т.җ.)
б) Китап белән эш.
67нче күнегү. Бәйләүче чаралары мөнәсәбәтле сүзләр, ияртүче теркәгечләр, көттерү паузасы булган җөмләләрнең схемасын төзергә, таблицага язарга.
Мөнәсәбәтле сүзләр Ияртүче теркәгечләр Көттерү паузасы
[шунысы]: ( ).
[ ], (чөнки).
[ ]: ( ).
в) Схема буенча җөмләләр төзү.
1. (кем ...), [шул ... ].
2. [ ], (чөнки ...).
3. [ ], (... диярсең).
4. [... ки], ( ).
5. [ ]: ( ).
Бирелгән җөмләләрдән аналитик җөмлә төзү.
Бик күңелле. Хәзерге вакытта Татарстанда мөстәкыйльлек әйбәт кенә урнашты. (Әңгәмә кору)
г) Таблицадагы җөмләләр арасыннан аналитик иярчен җөмләләрне генә язып алырга.
Тагын шунысы кызык: Наил бер сүз дә әйтми иде. (Ә.Е)
Ул үзе менә шунда утыра, ә күңеле әллә кайларда йөри. (Г.Б.)
Кояш чыкса, көн матурланыр иде. Кем тырышып укый, шул зур хөрмәткә ия.
д) Таблицада бирелгән җөмләләрне тиешле бәйләүче чаралар куеп язарга.
Идарәнең карары ... : бүгенге көннән башлап син ындыр бригадиры буласың. (Г.Б.)
Хикмәт тә ... : сүзләре пеште, серләре килеште. (Җ.Р.)
Көтүчесе ... , көтүе ... . (М.)
... берлек, ... көч. (М.)
Бүген көнозын кар яуды, ... вакытында очып китә алмадык.
IV. Йомгаклау1) Өй эше бирү
143нче күнегү. Тиешле тыныш билгеләрен куеп, аналитик иярчен җөмләле кушма җөмләләрне язып алырга.
2) Тест
1. Аналитик иярчен җөмләне бәйләүче чаралар:
а) парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр;
б) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр;
в) көттерү паузасы;
г) бәйлек һәм бәйлек сүзләр.
2. Кайсы җөмлә аналитик иярченле кушма җөмлә:
а) Эш беткәч уйнарга ярый.
б) Укучыларга мәгълүм ки, аңлы дисциплина - яхшы укуның нигезе.
3. Кайсы җөмлә бирелгән схемага туры килә. (кем ...), [шул …].
а)Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә.
б) Мин кыз киткән якка карап калдым.
в) Кем эшләми, шул ашамый.
3. Укучыларның эшен бәяләү, билгеләр кую.