Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:
Боерык фигыль(4нче сыйныф) ‘ Ө=ЕЬ Л=ЕР Н=К Киңәшләр .Китапка һәрвакыт игътибарлы булыйм. Китаптан хәреф эзләмә, акыл эзлә.Ул китапны яратсын! Китапны Һәрчак саклап тотыйк. Аны яратыгыз, аңа сокланыгыз. Китаплар җанга азык, күшеккән күңелгә юаныч бирсеннәр. Боерык фигыль боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боеру мәгънәсе йомшартылып, киңәш итү, үтенү, сорау, ялвару кебек төсмерләр белдерелергә мөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми, зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була. Мәсәлән: И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә - эш. (Г.Тукай) Берлектә КүплектәI мин яз-ыймII син язIII ул яз-сын без яз-ыйксез яз-ыгызалар яз-сыннар “Уйлап әйт “ уены.Әйт, кара, күр, уйла, төзәт, аша, ки, сал, бир, бас, утыр. Тест. 1. Фигыль нәрсәне белдерә? а)предметның билгесен. ә)эш – хәлне,хәрәкәтне б)предметны.2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә? а)нинди? ә)нишли? б)кем? нәрсә?3. Фигыльне тап. а)ашый. ә) аш. б) ашлы.4. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?Һич күләгә төшермә син җаныңдагыТуган илең, Туган җирең яктысына. а) хәзерге заман ә) хикәя фигыль б) боерык фигыль 5. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә? а) эш кушу, боеруны ә) киңәш бирүне б) үтенүне Дөрес җаваплар:1. ә2. ә3. а4. б5. ә Өй эше .253 нче күнегү. Х.Хәмитов "Анам сүзләре" шигыре. Китап - киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең.Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны. Почмакларын бөкләмә, Битләрен дә ертма син. Керле кулың белән аны Беркайчан да тотма син. Укы, бәгърем, син аны,Китапның син дусты бул.Бик күп сорауларыңаҖавап биреп торсын ул