Тема: Дөньяда телләр күп, туган тел була бер генә.
Бурыч: туган телгә мәхаббәт, ихтирам тәрбияләү, Идел буе халыклары белән таныштыру, балаларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау: проектор, магнитафон, татар милли киеменнән курчак Алсу, уен өчен кәгазьдән ике сөлге өлгесе, татар милли орнаментлары, түбәтәй.
Балалар ярымтүгәрәк ясап тезелеп утыралар.
Күңелле сәяхәт музыкасы яңгырый. Курчак Алсу керә.
-Исәнмесез, балалар! Минем сезне үземнең дусларым белән таныштырасым килә. Без сезнең белән туган ил буйлап сәяхәткә китәбез. (Мониторда Идел буе карта - схемасы чагыла). Менә бу башкорт кызы Айбикә. Ул Башкорстанның башкаласы Уфада яши. Айбикә башкорт телендә сөйләшә. Ул сезнең белән башкортча исәнләшә: “Исамесез, балалар! Хаумыхыз!” Башкорт теле безнең туган телебезгә бик ошаш.
Ә менә бу дустым Селемпи. Ул Чувашстанның башкаласы Чебоксар шәһәрендә яши. Ул чуваш телендә сөйләшә: “Салам! Ыра кун!” (Исәнмесез! Хәерле көн!)
Орина удмурт кызы. Ул удмуртиянең башкаласы Ижевски шәһәрендә яши, удмурт телендә сезнең белән исәнләшә: Торо! Дечь бур! (Здравствуйте, дети!)
Майра Мари республикасының башкаласы Йошкар Ола шәһәрендә яши. Ул мари кызы. “Салам лийже, дети!” дип исәнләшә ул сезнең белән марийча.
Маша рус кызы. Ул башкалабыз Мәскәүдән үк килгән безгә. “Здравствуйте, дети” дип рус телендә исәнләшә сезнең белән.
Тәрбияче: Нинди зур безнең туган илебез! Төрле милләт халыклары яши анда: рус, мари, удмурт, чуваш, башкорт, татар һәм башкалар. Аларның үз гореф-гадәтләре,милли киемнәре, яраткан ашлары, үз телләре бар.
Сөйләшсәк тә төрле телләрдә
Аңлашабыз дуслык телендә.
“Дуслар җыры” (Рафис Корбан сүзләре, Фуат Әбүбәкер музыкасы) башкарыла.
Дуслар белән күңелле,
Яшәве рәхәт.
Дустым булганың өчен
Сиңа зур рәхмәт.
Син минем якын дустым,
Мин синең дустың.
Яхшы һәрвакыт янда
Булганы дусның!
Безнең дуслык нык булсын,
Мәңгелек булсын!
Көннәребез гел шулай
Шатлыкта узсын!
Тәрбияче: Без дә үз телебездә дусларыбыз белән матур итеп исәнләшик әле: “Исәнмесез, кунаклар!” (Балалар исәнләшә).
Тәрбияче: Безнең өчен иң якын,иң газиз, иң матур тел, ул әти-әниебез теле. (Мәҗит Гафуриның “Татар теле” шигырен укый).
Мин бала чакта ук “әти,әни”
дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа
“бәбкәм” дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән
укыйм,язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән
көйлим, берәр көй көйләсәм.
Тәрбияче: Шагыйрь туган тел турында нәрсә ди?
- Нинди сүзләр белән ачылган безнең тел?
-Туган тел турында тагын нинди шигырьләр беләсез? ( Г.Тукайның “Туган тел” шигырен балалар сөйләп күрсәтәләр).
Тәрбияче: Туган телебездә бик күп уеннар, җырлар, мәкальләр,әйтемнәр бар.
Без дә бер уен уйнап алыйк.
“Сөлгене бизә” уены. Балалар төсләренә һәм формасына карап милли орнаментларны сөлгегә урнаштыралар, бизиләр. Орнаментларга мәкальдән сүзләр ябыштырган.
Тәрбияче: Сөлге бик матур килеп чыкты. Сөлгегә татар милли орнаментлары төшердек. Бизәкләргә серле сүзләр дә язылган. Укып күрсәтим әле:
“Иң таталы тел- туган тел
Анам сөйләп торган тел”
-Иң татлы тел дигән әйтемне ничек аңлыйсыз? (Фикер алышу).
“Түбәтәй” уенын уйнау.
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый – җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында кемдә кала, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыры һ.б.). Уен шулай дәвам итә.
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ерактан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең.
Түп-түп түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Тәрбияче: Туган тел – иң татлы тел
Туган тел – иң тәмле тел
Тәмле дип телеңне йотма
Туган телне онытма!
Татарстан РеспубликасыНурлат шәһәре
“6 нчы номерлы башлангыч белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең
балалар бакчасы тәрбиячесе
Бикташев Гөлфия Ислам кызы