Әйләнә-тирә дөнья 2 класс
Тема : СөйрәлүчеләрМаксат :1. Крокодил, кәлтә, елан һәм ташбакаларның охшаш һәм аермалы якларын ачыклау. Сөйрәлүчеләрнең туклануы һәм тормышлары турында белемнәрне арттыру.
Кара һәм тузбаш еланның аермаларын ачыклау. Еланнар белән очрашканда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнү.
2. Укучыларның танып- белүләрен камилләштерү.
3.Сөйрәлүчеләргә, гомумән табигатькә сак караш тәрбияләү.
Материал : дәреслек 2 класс, 18-20 нче битләр, эш дәфтәре 2 класс, 13-15 нче битләр, сөйрәлүчеләр турында табышмаклар
Җиһазлау: компьютер, презентация “Сөйрәлүчеләр”
Дәрес тибы : яңа материалны аңлату
Дәрес барышы
Классны дәрескә оештыру
-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез яхшымы? Хәзер безнең әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе. Дәресне мин – Флүсә апагыз алып барырмын. Барыгызга да уңышлар телим. Слайд
II. Дәрес проблемасын кую.
Укучылар, сез табышмаклар яратасызмы?
-Әйдәгез,экрандагы табышмакларны укыйк та, җавапларын табыйк. Слайд
1.Живу на суше и в воде
Мой панцирь очень нужен мне.
Я этим домом дорожу
Хоть очень медленно хожу.
-Дөрес, черепаха. Татарчасы- ташбака. Слайд
2. Я вовсе без ног,
Но двигаюсь ловко
По земле и в воде
Помогает сноровка.
Змея. Татарчасы – елан Слайд
3. Вот лентяй
С зелёной кожей,
Он всегда гуляет лёжа.
Крокодил Слайд
С последней буквы алфавита
Я начинаюсь. Не беда-
Зато быстро и деловита,
Лишь хвост теряю иногда
Ящерица. Татарчасы – кәлтә. Слайд
Укучылар, ә болар нәрсәләр?
-Сөйрәлүчеләр. Слайд
III. –Укучылар, нинди тема өйрәнәчәкбез инде?
Сөйрәлүчеләр.
Нәрсәләр керде сөйрәлүчеләргә?
Ташбака, елан, кәлтә, крокодил.
Ә ни өчен аларны сөйрәлүчеләр дип атыйлар?
Дөрес , аяклары булганнары, булмаганнары да сөйрәләләр, шуышалар. Ә тәннәре коры кабык яки панцирь белән капланган. Слайд
Безнең якларда кайсылары яши?
Безнең илебездә кәлтәләрнең берничә төре яши. Ә безнең үзебездә яшел кәлтәне очратып була. Ул сазлыклы урыннарда яши.Шулай ук тузбаш еланны, сирәк кенә кара еланны очратырга була. Слайд
Бездә хәзер кыш. Сөйрәлүчеләрне очратырга мөмкинме?
Юк. Алар агач төпләрендә качып йоклыйлар. Ә яз җиткәч кояшта җылынырга чыгалар.
Калган сөйрәлүчеләр кайда яши дип уйлыйсыз?
Җылы, эссе, кыш булмый торган якларда.
IV. Ял минуты.
Укучылар, тиз генә елан ясагыз әле. Һәм елан үзенең койрыгын тотарга тырыша.
V.Теманы ныгыту.
1. Дәреслек белән эш.
-Укучылар, ә сөйрәлүчеләр ничек туклана дип уйлыйсыз? Слайд
Безнең якларда нинди еланнар яши дидек әле?
Тузбаш һәм кара (зәһәр) елан.
Ә аларны ничек аерырга?
Тузбашның баш өлешенең ике ягында сары түгәрәкләре була.Кара еланның сыртында зигзаг формалы сызык, башында х тамгасы була. Слайд
Аларның кайсысы кеше өчен куркыныч дип уйлыйсыз?
Кара елан .
Ни өчен куркыныч?
Дәреслектән уку . Ания укып күрсәтсен әле.
Нәтиҗә ясыйбыз инде.
Кара еланны очратканда тавышланма, кычкырма, кискен хәрәкәтләр ясама, таяк болгама. Тыныч кына бу урыннан китәргә тырыш. Слайд
2. Эш дәфтәрендә эш. Төркемнәрдә эш.
Укучылар эш дәфтәрләрен ачыгыз әле.
13 нче биттәге табышмакларның җавапларын табыйк әле. Слайд 11(табышмак, җавабы языла)
19 нчы биремне карыйк әле Слайд
Экранда ярдәмче сүзләр язылган. Сайлап язып аласыз .
Слайд (дөрес җавап языла)
Килешәсезме?
20 нче биремне үтибез.
Слайд (дәфтәрдәге таблицаны яса)
Дәфтәрләргә язып куябыз.
-Укучылар ә сөйрәлүчеләрне таптарга, юк итәргә ярыймы?
-Экранга карагыз әле .Алар безгә ничек ярдәм итәләр икән? Слайд
VI.Билге кую.
1 нче төркемнең дөрес җавап бирүчесе
2 нче төркемнең дөрес җавап бирүчесе
VII. Йомгаклау.
Уен “Әйе, юк” Слайд
Кош балалары йомыркадан чыга. Кәлтәнекеләр дә. Кәлтә дә кошмы?
Кәлтәнең тәне коры кабык белән капланган. Балалары йомыркадан чыга. Ул – сөйрәлүче.
Кыш. Сазлыкта кәлтә очратырга мөмкин.
Авылыбыз янындагы күлдә крокодиллар күрергә була.
Кара еланның башының ике ягында сары тамгасы бар.
Ата-аналар өчен әйләнә-тирәдән ачык дәрес
Тема :Сөйрәлүчеләр,
2 сыйныф.Укытучы : Гәрәева Ф.С.
2012-2013 нче уку елы