Дәрескә якынча үзанализ
Укытучы: Д.Ә Галиуллина, Совет районы 175нче мәктәп.
Әдәби уку, 4нче сыйныф, рус төркеме төркеме.
Дәреснең темасы: Чын дус нинди була? Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.
Дәреснең төзелеше:
I. Оештыру өлеше.
II. Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.
III. Яңа теманы аңлату.
IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.
V. Йомгаклау.
Программада “Дуслык” шигырен өйрәнүгә 1 сәгать бирелгән. Бүгенге дәрес яңа теманы өйрәнү дәресе.
Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.
Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым (интерактив, коммуникатив, уен технологиясе)
Сингапур укыту системасының алымнарын файдаландым.
Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.
Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.
Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:
1. Укучыларга Резеда Вәлиеваның “Дуслык” шигырен өйрәнү;
2. Дустың турында сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү, дусларыңның уңай һәм тискәре сыйфатларын аера белү, яңа сүзләр үзләштерү;
укучыларның игътибарлылык һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү.Үз фикереңне ачык төгәл итеп җиткерә белү
3. Бер- береңне хөрмәт итү, дус, тату яшәү, дуслыкның кадерен белергә өйрәнү
Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирештем.
Укучыларда уңай психологик халәт булдыру нияте белән актуализация этабын шигырь-теләк белән башлап җибәрдем. Елмаюлар ярдәме белән укучыларның кәефләрен күтәрергә тырыштым..Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.. Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.Фикерләр белән килешәм, килешмим алымы, алган белемне тагын бер кат тикшерергә ярдәм итте. Төркемнәрдә эшләү укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга, бер-берсен тыңлый белергә, үзара хезмәттәшлеккә өйрәтә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа тема булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укычыларның белемнәрен ныгыту өлешендә тест биремнәре үтәлде.Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды, укучылар үзләренең белемнәренә дә бәя бирделәр. Өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Гомумән алганда,укучыларның белемнәрен үстерү өчен дәрестә кулланылган технологияләр һәм алымнарның әһәмияте зур булды дип саныйм . Рәхмәт.