Дәреснең технологик картасы.
Татар теле.
УУК “Күңелле татар теле”.
3нче сыйныф.
Тема -чы,-че сүз ясагыч кушымчалары.
Дәреснең максаты Сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә
(-чы,-че) hөнәр исемнәре ясалышын аңлату.
Дәреснең бурычлары
Дидактик: укучылырны татар телендә
сүзләрнең ясалышының бер төре белән таныштыру; -сатучы булып эшли төзелмәсен сөйләмгә кертү.
Үстерешле: материалны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру; төркемнәрдә эшләүне камилләштерү.
Тәрбияви: бер-береңә игътибарлылык, ярдәмләшү сыйфатлары тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр
Танып белү: фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади, эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру.
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшеңнең аралашу холкы белән идарә итү.
Предметара бәйләнеш Рус теле
Ресурслар Р.З. Хайдарова , Г.М. Ахметзянова, Л. А. Гиниятуллина " Күнелле татар теле” 3 сыйныф, ” Күнелле татар теле” аудиодиск, индивидуаль папкалар.
Тирә-юньне оештыру Үзлектән,фронталь,парларда эш.
Төп төшенчәләр Сүз ясагыч кушымчалар.
Педагогик технологияләр Коммуникатив технология, компьютер технологиясе, уен, сәламәтлекне саклау технологияләре.
Дәреснең төре Яңа белемнәр “ачу “ дәресе.