“Дус булыйк без мәңгегә”Беренче күренеш. Вакыйга авылда бара. Йорт алдында Әтәч белән Тавык.
Әтәч. Ардым инде, ардым сездән,
Бигрәк каты йоклыйсыз,
Балаларны карамыйсыз,
Ә җимне шәп чүплисез!
Хуҗа миңа җикеренә:
“Бер күкәй дә салмыйлар”, - ди,
Әгәр дә үзгәрмәсәләр,
Бу йортта калмыйлар”, - ди.
Ай-һай, ардым бу тормыштан,
Китәмен сәяхәткә.
Кайтуга тәртип булмаса,
Ачуланам, әлбәттә.
Тавык. Ялынмыйбыз, кит әйдә, Юлларыңа ак җәймә!
Төлке тотып ашамаса,
Кайтырсың әле җәйгә.Әтәч. Курыкмыймын мин Төлкедән,
Сезнең генә ис китә.
Каршыма чыгып карасын,
Минем аңа көч җитә.
Тавык. Ә шулай да, Әтәчкәем,
Мин сиңа ачуланмыйм.
Дөнья күреп кайт син әйдә,
Сагынып каршылармын.
Әтәч (җырлый) Курыкмыйм мин Төлкегездән,
Төлке миңа чүп кенә.
Әгәр дә чыкса каршыма,
Очырам тибеп кенә!
Эх, кала, кала, кала,
Кала минем авылым.
Дөнья күреп кайтам әле,
Көт син мине, Тавыгым!
Икенче күренеш. Урман аланы. Әтәч каршысына Куян килеп чыга.
Куян. Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?
Шаккаткыч бер тамаша.
Төлкенең җан дошманы
Әтәч килә лабаса.
Әтәч (җырлый) Теләсә кемнән куркырга,
Мин бит, кылый, син түгел,
Почмакта посып ятарга
Мин куркак малай түгел!
Эх, барам, барам, барам,
Төлкенең котын алам,
Тавыкларымнан көлдереп,
Куркып яшәмән һаман.
Куян. Ул кадәрле батырайма,
“Болын – күз, урман – колак”
Шушы урак койрыгыңнан
Коры калсаң, бик харап! (Куян агачлар артына кереп кача)
Әтәч. Бигрәк матур икән урман,
Әллә шунда калыйммы?
Тавыклар белән яшәргә, Б
ер матур йорт салыйммы?
Эх, калам, калам, калам,
Калам, урманда калам.
Матурлык күреп яшәргә,
Бер бик матур йорт салам.
Агачлар артыннан Тиен килеп чыга.
Тиен. Урманда күпме яшәп тә,
Мин мондый кош күрмәдем,
Үзең белән таныштырчы,
Исемеңне белмимен.
Әтәч. Мин- Әтәч абзаң буламын,
Шуны бел син, Тиен дус,
Берсеннән дә курыкмыймын,
Әйдә алга, түрдән уз!
Тиен. Бик батыр күренәсең,
Мактанчык та икәнсең.
Төлке ападан саклан син,
Гомереңне өзмәсен!
Әтәч. Элек күргән булмасам да,
Бер күрүдә ошаттым.
Безгә кунакка кил, яме,
Көтәрмен мин һәрчакны.
Агачлар артыннан Аю килеп чыга.
Аю. Кемнәр монда тавышлана,
Кем йокыдан уятты?
Сезнең тавыш шундый каты,
Авырттырды колакны.
Тиен, сине таныйм инде,
Ә бусы нинди җанвар?
Каян килеп, кая бара?
Безгә нинди йомышы бар?
Әтәч. Мин - Әтәч булам агай,
Ә син Аю түгелме?
Бал ашарбыз бергәләп,
Булыр бик тә күңелле!
Аю. Рәхмәт яхшы сүзеңә,
Киң күңелле икәнсең.
Явыз Төлкегә эләксәң,
Котылырсың микән син?
(Төлке килеп чыга)
Төлке. Кемнәр әле монда минем
Гайбәтемне тарата?
Мин бит бер дә явыз түгел, Һәммәгезне яратам.
Бүген шатлыклы көнем,
Кайтып киләм ярыштан,
Миннән чибәр табылмады
Гаҗәеп конкурста.
(Аю белән Тиен агачлар артына кереп югалалар.Әтәч Төлкене бик тә ошата)
Әтәч (җырлый) Син дә бик матур икәнсең,
Миңа яр булмассыңмы?
Гомерне бергә үткәрик,
Әйбәт пар булмабызмы?
Бу кабарган койрыкларың
Минекеннән ким түгел,
Бергәләп шат яшәрбез,
Көн дә ачарбыз күңел.
(Әтәч йөгегә - йөгерә Төлкегә чәчәк җыя)
Төлке (читкә карап сөйли) Менә юләр, ышанды бит
Минем тәмле телемә,
Өйгә кайткач, син китәрсең
Минем тамак төбемә.
(Әтәч Төлкегә чәчәкләр китереп бирә. Төлке чәчәккә үрелә, агач артыннан Куян күренә, Әтәчкә кычкыра)
Куян. Әтәч абзый, кач, кач тизрәк,
Эләгәсең капканга.
Ничек авызы ерылган
Сине эзләп тапканга.
(Әтәч аны-моны аңлаганчы, Төлке чәчәкләрне ташлап, Әтәчнең муеныннан тотып ала. Әтәч ычкынырга тырышып карый, ләкин булдыра алмый)
Төлке. Эләктеңме, мактанчыгым,
Минем матур сүзләргә.
Хәзер инде мин җибәрмәм,
Эләктең бит капкынга!
(Әтәч белән Төлке тартышалар. Тиен килеп чыга, кычкыра)
Тиен. Балаларың ятим кала,
Тавык нишләр берүзе?
Күрче, күрче бу каракны,
Уттай яңа бит күзе! (Агачлар артыннан Аю килеп чыга ,аның артыннан Куян да , Тиен дә йөгереп киләләр. Төлкене куа башлыйлар)
Аю. Ятим итмә балаларны!
Хәзер үк җибәр аны!
Кунакка һөҗүм итмиләр,
Таммасын бездә каны! (Төлке Әтәчне җибәрә)
Төлке. Ярар инде җибәрермен,
Бигрәк каты яклыйсыз.
Ятимлекне мин дә беләм,
Бу очракта хаклы сез.
(Төлке тиз генә урманга кереп кача) (Әтәч барысының да кулым кыса, рәхмәтләр укый)
Әтәч. Бергә булу әйбәт икән,
Дус булыйк без мәңгегә.
Киләчәктә дә тырышыйк
Бер-беребезне күрергә.
Барысы да бергә. Эх, күрик, күрик, күрик
Бер-беребезне дус күрик.
Төлке апайны көнләштереп,
Шулай кунакка йөрик.
Аю. Әтәч туган без көтәбез
Сине гаиләң белән.
Урмандагы сый җитәрлек,
Үткәрербез зур бәйрәм.
Барысы да бергә. Эх, бәйрәм, бәйрәм, бәйрәм,
Урманда бүген бәйрәм.
Кулны кулга тотынышып,
Уйныйкчы әйлән-бәйлән!