Нәрсә ул дуслык?
Дуслык кемгә кирәк?
Кайчан кирәк?
Дуслык.(монолог)
Нәрсә соң ул дуслык? Аны һәркем үзенчә аңлый.Ул – ышанычлы якын кешең булу.Дус кеше һәрвакытта сиңа ярдәмгә килә,синең өчен куана.Минем дә дустым бар.Ул ышанычлы, акыллы, ярдәмчел.Чын дусты булган кеше – ул бәхетле кеше.
Диалог.
Айрат, син беләсеңме, нәрсә ул дуслык?
Әйе, Алмаз,беләм.Дуслык ул – ышанычлы , ярдәмчел кешең булуы.
Ә синең шундый кешең бармы соң,Айрат?
Беләсең киләме,Алмаз?Әйе , бар.
Әлбәттә,беләсем килә Айрат.Ә кем соң ул?
Ул минем сыйныфташым – Айдар.Без аның белән дуслар.
Ә сез күптән танышмы?
Беләсең килсә, Алмаз, без балалар бакчасыннан ук таныш.Хәзер без бер сыйныфта,бер мәктәптә укыйбыз. Ә синең чын дустың бармы соң?
Әйе, Айрат. Минем дә чын дустым бар.Ул бик ышанычлы, якын дус.
Мин синең өчен бик шат, Алмаз.Әйе ,чын дустың булу – ул бәхет.