Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе
Субаш балалар бакчасы
I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча ачык шөгыль
II кв.категорияле тәрбияче
Вафина Ф.Г.
2010 нчы ел
Тема: Әкияттә кунакта
Максат:
Белем бирү: Әкияткә карата кызыксыну уяту, балаларга әкиятне тыңларга, эчтәлеген аңларга өйрәтү.
Үстерелешле: Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сөйләмдә активлаштыру, сүз байлыгын арттыру; кул чуклары мускуллары хәрәкәтен үстерү.
Тәрбияви: Балаларда дус мөнәсәбәт, ярдәмләшәсе килү теләген тәрбияләү.
Сүзлек эше: чуар, тавык, алтын, йомырка
Балалар белән әзерлек эшләре: «Чуар тавык» әкиятен уку; әкият геройларына характеристика бирү. Рәсемле китаплар, иллюстрацияләр карау. Хәрәкәтле уеннар уйнау. Тозлы камыр белән эшләүне дәвам итү.
Тәрбияченең әзерлек эшләре: әсбаплар, иллюстрацияләр әзерләү, уенчыклар булдыру, тозлы камыр ясау.
Җиһазлау һәм материаллар: әби, чуар тавык, алтын йомырка рәсемнәре. Декорация: авыл өе макеты, имән, чыршы агачлары. Әвәләү өчен тәлинкә, юеш (дымлы) салфеткалар (балалар санынча). Руль.
Беле бирү өлкәләре:
Социаль шәхес үсеше;
Танып белү, сөйләм үсеше;
Физик үсеш;
Нәфис-нәфасәти үсеш.
Эшчәнлек барышы:
Т: балалар, бүген бездә кунаклар. Исәнләшик әле.
Б: Исәнмесез, исәнмесез,
Хәерле иртә!
Сәламәтлек сиңа, миңа,
Һәм барлык кешегә!
Т: балалар, без сезнең белән бүген авылга кунакка кайтабыз. Сез ризамы?
Б: Әйе, риза.
Т: Әйдәгез, алайса, мин шофер булам. Үзем сезне авылга алып кайтам. Юлыбыз сәламәтләндерү сукмагы аша үтәр. Игътибарлы булыгыз.
Без барабыз, барабызЕрак юллар узабыз
Күчтәнәчләр кулыбызда,
Әбиләргә кайтабыз.
Т: Менә, балалар, без сезнең белән авылга кайтып та җиттек. Карагыз әле, тирә- як нинди матур, саф һава… Күктә кояш сезгә елмая.
Кояш чыкты, күзен кысты:
«Йоклап ятма, ялкау булма,
Тор»,-диде
Мин кояшка сәлам бирдем:
«Әйдә бергә уйныйк»-дидем.
Т: Хәзер без дә, балалар, учыбызга җылыны җыйдык. Бер-беребезгә кулыбызны бирдек. Елмаештык һәм матур итеп урыннарга утырдык.
Т: Балалар, карагыз әле, безгә таба кемдер килә? Кем булыр икән ул?
Б: Әби!
Т: Әйдәгез, әбекәй белән исәнләшик. Хәлләрен сорашыйк.
Б: Исәнме, әби. Хәлләрең ничек?
Әби: Исәнмесез, балакайларым! Хәлләр шәптән түгел. Сез беләсез бит инде, минем чуар тавыгым алтын йомырка салган иде. Тычкан алтын йомырканы ватты да качты. Шуннан бирле тавыгым гел киреләнде: «алтын йомыркам янымда торса гына, тагын йомырка салачакмын»,-ди. Мин нишләргә дә белмим.
Т: Борчылма, әбекәй, без сиңа да, чуар тавыкка да ничек булышырга икәнлеген беләбез. Балалар, ярдәм итәбезме?
Б: Әйе!
Әби: И-и-и, рәхмәт яусын, акыллыларым, инде тавыгым да сөенер, үзем дә тынычланып калыр идем.
Т: Балалар, әйдәгез, алтын йомыркалар әвәлибез. Өстәл янына якынрак килегез.
Әвәләү:
Иң элек камыр белән уйныйбыз: «1,2,3…1,2,3»
Камырны уч төбенә куеп, «йомырка» әвәлибез.
«Йомыркаларны» өстәлгә, билгеле бер җиргә куябыз.
Кулларны юеш салфетка белән сөртәбез.
Т: Булдырдыгыз, ә хәзер шул йомыркаларны, әйдәгез, тартмага салып, әбигә бирәбез.
Әби: Ашыкмагыз әле, алтыннарым, матурларым. Ә сез беләсезме, бу бит гади генә бер тартма түгел. Ул бик серле…
Матур итеп җырлап-биеп,
Күңел ачаек әле.
Аннан серле татрмабызны
Ачып карарбыз әле.
Уен: «Төсле яулык»
Әби: Яулыгым төсле-төсле,
Качышлы уйныйк әле.
Ә кызлар, кызлар, кызлар,
Бигрәк оста качалар!
Т: Малайлар, игътибарлы булыгыз, кем качканын белегез!
Әби: Яулыгым төсле-төсле,
Качышлы уйныйк әле.
Ә малайлар, малайлар, малайлар,
Бигрәк оста качалар!
Т: Кызлар, игътибарлы булыгыз, кем качканын белегез!
Әби: Булдырдыгыз, балалар, бигрәкләр дә уңганнар!
Т: Әбекәй, без «Түбәтәй» уенын да бик яратабыз. Әйдә, шуны уйныйбыз?!
Әби: Мин каршы түгел. Уйнап карыйк.
Уен: «Түбәтәй»
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәем укалы.
Чиккән матур түбәтәем.
Менә кемдә туктады!
Әби: Ай-яй нинди үскәннәр,
Зирәк булып җиткәннәр.
Минем серле тартмамны,
Ачырга вакыт җиткән!
Т: Килегез әле, балалар. Күрегез ! Безнең алтын йомыркалар, баллы күчтәнәчләргә әверелгәннәр!
Б: Рәхмәт, әбекәй.
Әби: Үзегезгә рәхмәт, матурларым! Мине бик сөендердегез, ярдәм иттегез. Өемә кайтып, чуар тавыгымны да сөендерим әле. Саубулыгыз!
Т: Балалар, безгә дә бакчага кайтыр вакыт җиткән…
-Сезгә авылда ошадымы?
-Әйе, бик ошады.
-Кемне күрдек без анда?
-Әбине күрдек.
-Әбигә ничек итеп булыштык?
-Алтын йомырка ясадык (әвәләдек)
-Тагын авылга, әби янына кунакка кайтабызмы?
-Әйе, кайтабыз!
Т: Булдырдыгыз, балалар. Үзегезне матур яктан күрсәттегез, әбигә ярдәм иттегез. Әйдәгез, хәзер юлга кузгалыйк. Утырыгыз машинага. Киттек.
Мин кайтам бакчага,
Як-ягыма каранам.
Тирә-як бик матур,
Мин шуңа сокланам!
Т: Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!