Експеремент.ешчнлеге аша -облозхкалы копия


-1359259center
Муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем учреждениясе
“83-нче санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы”
Педагогик киңәшмәдә чыгыш
“Эксперименталь эшчәнлек аша балаларның
танып белү сәләтен үстерү.”
Төзеде:
ТР ТКМР “83нче санлы
гомуми үстерелешле
балаллар бакчасы” МҮМБҮ
тәрбияче Зарипова И.Р.
Түбән Кама
2016 ел.
Эксперименталь эшчәнлек аша балаларның танып белү сәләтен үстерү.
Сөйләсәң - онытырмын.
Күрсәтсәң - хәтеремдә калдырырмын.
Эшләп карасам - мин барын да аңлармын.
Кытай халык мәкале
Мәктәпкәчә яшь-ул бик кыска һәм тиз үтә торган вакыт. Бу вакыт эчендә балаларның танып белү эшчәнлеге бик актив формалаша.
Балаларның танып белүләре ул белем алу, өйрәнү генә түгел, ә белем алырга, тикшеренүләргә, эзләнүләргә омтылышлары да. Аларның үзләре алган белемнәре күпкә истә кала торган, ныклы нигезле була. Әлбәттә баланың дөньяны танып белүе башка эшчәнлекләр барышында да бара әмма тикшеренү, эзләнүләр вакытында ул үзенең кызыксынуын кәнагатләндерә, үзен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба. Төрле предметлар, күренешләр арасындагы бәйлелекне күрә, дөньяны күзаллаулавын киңәйтә, тәртипкә сала.
Шуның белән бәйле рәвештә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә тагын бер юнәлеш- эксперименталь эшчәнлек алымы киң кулланыш ала. Бу өлкәдә эшләүче күренекле педагог Николай Николаевич Поддъяков әйтүенчә балаларның эксперименталь эшчәнлеге - аерым бер форма, анда балаларның мөстәкыйллекләре өстенлек итә. Бу мөстәкыйллек яңа белемнәр, белешмәләр алырга юнәлтелә.
Балаларга яңа белемнәр бирә икән, эксперименталь эшчәнлек аерым белем бирү алымы буларак кулланыла ала.
Балалар бакчасында эксперименталь эшчәнлекнең өстенлекләре:
-бала әйләнә-тирә мөхиттә предметларның яисә җан ияләренең күпьяклап үзара бәйләнешләре турында тулы мәгълумат ала;
-баланың хәтере тулыландырыла һәм уй, фикер алуы активлаша;
-аралашу вактында сөйләм теле үсә;
-мөстәкыйллеге, максатчанлыгы, нинди дә булса предметларны яисә күренешләрне үзенә яраклаштырып үзгәртә ала белүе формалаша;
- предмет белән эшләгәндә иҗади сәләте үсә, хезмәт эшчәнлеге формалаша.
-хәрәкәт эшчәнлеге арту сәбәпле сәламәтлеге ныгый.
Психологлар әйтүенчә танып белү сәләтен үстерү өчен экспериментлар үткәрүне куллану күпкә уңышлы санала.
Экспериментлар үткәрү, эзләнү эшчәнлегенең бер төре буларак, балалар бакчасында түбәндәге сәбәпләр аркасында бик еш кулланылмый:
-балаларның эксперимент үткәрү алымнары тулысынча эшкәртелмәгән;
-тәрбиячеләр танып белү эшчәнлекләрен эксперимент алымнарын кулланып модельләштергәндә тәҗрибә аз булу сәбәпле авырлыкларга очрыйлар;
-нигездә төрле материаллар белән уен-экспериментлар үткәрелә, ә бала алдына максат, дәлил (мотив) куелмый.
Шул рәвешле эксперименталь эшчәнлекне практикада кулланырга кирәклеге, ә оештыру технологияләренең булмау сәбәпле капма-каршылык килеп туа. Шунлыкан бүген без эксперименталь эшчәнлекне практикада ничек куллану турында сөйләшербез.
Төркемдә эксперименталь почмак балалар ирекле, теләсә кайсы вакытта кулланып, үзләренең кызыксынучанлыкларын канәгатләндерә ала торган җиргә урнаштырыла. Эксперименталь почмак яшь үзенчәлекләренә һәм кызыксыну өлкәләренә карап балаларның иҗади эзләнүләрен активлаштыру өчен Һәрвакыт тулыландырылып торыла. Яңартылган почмак балаларны яңа эзләнүләргә, эксперименталь эшләргә этәрә. Шуның белән бу төр эшчәнлеккә кызыксынучанлык арта һәм саклана.
Танып белү эшчәнлеген үстерү өстендә эшләгәндә түбәндәге шартлар тудырыла:
-эксперименталь эшләр өчен интеллектуаль һәм практик эшләрнең төрлелеге;
-тәкъдим ителгән материалларның балаларга аңлаешлы, якын булуы;
-тәҗрибәләрнең эчтәлеге катлаулы, ләкин балалар башкарып чыга алган булырга тиеш (артык гади яисә артык катлаулы тәҗрибәләр балаларның кызыксынучанлыкларын киметә);
-тәрбияченең эмоцияләре, балаларны хуплавы, балаларның кызыксынучанлыкларына юнәлеш бирүе балаларның танып белү эшчәнлекләрен стимуллаштыра
Эксперименталь почмакта булырга тиешле якынча материаллар:
- ярдәмче – приборлар: зурайта торган пыялалар, магнитлар, компас, ком сәгате, үлчәү;
- төрле материалдан, төрле зурлыктагы савытлар;
- табигый материаллар: ташлар, ком, туфрак, ракушалар, кызыл балчык, кош каврыйлары, күркәләр, кипкән яфраклар, орлыклар, мүк һ.б.;
- ташлама материаллар: тире, тукыма кисәкләре, тимерчыбыклар, капкачлар, пластмассы,агач һ.б.;
- техник материаллар: гайкалар, скрепкалар, кадаклар, болтлар, шөрепләр, констуктор өлешләре һ.б.;
- кәгазь төрләре: гади, картон, наждак кәгазе, төшерү кәгазе (копировальная) һ.б.;
- буяулар: ашамлык һәм ашамлык булмаган буяулар, (гуашь, акварель һ.б.);
- медицина материаллары: пипеткалар, колбалар, агач таякчыклар, шприцлар (энәсез), резин груша. һ.б.;
- төрле материаллар: көзгеләр, шарлар, май, он, шикәр, тоз, төсле пыялалар, тырнак пилкасы, иләк, шәм, һ.б.
Эксперименталь почмакны булдырганда түбәндәге кагыйдаләрне үтәү шарт булып тора:
-балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсызлыгы
-материалларның тиешле күләмдә булуы;
-балалар өчен уңайлы урында урнашуы.
Эксперименталь эшчәнлекне оештырганда бер-берсенә тыгыз бәйләнгән 3 юнәлешне алына:
-тере табигать (ел фасылларының үзенчәлекләре, тирә-юньдәге тереклекнең төрлелеге, үзара бәйләнеше һ.б.);
-тере булмаган табигать (су, һава, туфрак, яктылык, төс, җылылык һ.б.);
-кеше (кешенең организмы, кул хезмәте, төрле материаллар һәм аларның үзлекләре, предметларны төрләндерү һ.б.).
Эксперимент эшчәнлеге аша балаларның танып белү сәләтен үстерү өстендә эшләгәндщ түбәндәге бурычлар куела:
-проблемалы ситуацияләр чишкәндә эксперименталь процесс кулланып балаларның танып белү эшчәнлекләрен камилләштерү;
-булган проблеманы чишеп, ситуацияләргә нәтиҗә ясарга өйрәтү;
-эшчәнлекләрен планлаштырырга, күзалларга, чагыштырырга, нәтиҗә ясарга өйрәтү;
-коммуникатив эшчәнлекне камилләштерү;
-тере булмаган табигаттәге төрле предметларның үзлекләре турында күзаллауларын һәм белемнәрен тулыландыру;
-төрле күренешләрне һәм предметлары күпкырлы тикшерә белергә өйрәтү, үзара бәйләнешләрен аңлату;
-үзләренең эшчәнлекләрен оештыра белергә, эшчәнлек барышын билгеләргә, материал сайларга өйрәтү.
Балаларның эксперименталь эшчәнлек белән мөстәкыйль шөгылләнүләре өчен түбәндәге алымнар кулланыла.
1. Балаларның күрсәтмәләре буенча эш башкарам. Мине өйрәткәндә алар эш планын аңлаталар, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәгә киләләр.
-6096063284102. Бала эшләгән эшенә презентация ясый. Балалар үзләре өйдә мөстәкыйль үткәргән тәҗрибәләре турында сөйлиләр, күрсәтәләр. Бу ысулны кулланганда балалар үзләренә бәя бирә алалар.
Нәтиҗәдә балалар тәкъдим ителгән эксперименталь эшчәнлекләрдә теләп катнашалар.
Мөстәкыйль рәвештә предметларның үзлекләрен ачыклыйлар, тикшеренүләр үткәрәләр.
Алган белемнәрен ата-аналар белән берлектә тормышта кулланырга омтылалар.
Оештырылган тәҗрибәләрнең перспектив планы
Икенче кечкенәләр төркеме

Уртанчылар төркеме

Өлкәннәр төркеме


Мәктәпкә әзерлек төркеме

-133351346835Эксперименаль эшчәнлекне оештырганда проблемалы ситуацияләрне әкият геройлары исеменнән бирелергә мөмкин. Мәсьәлән: “Кырмыска малае суны аркылы чыгарга тели, ә суда нәрсә батмаганын белми. Әйдәгез әле, балалар, суда нәрсә бата-батмавын тикшереп карыйк”. Салам, таш, агач кисәге, тимер кисәге һ.б. кулланып сулы савытта эксперимент үткәрелә.
Яисә: “Куян кызы яшелчәләр ярата. Аңа суганны ничек үстереп булганын күрсәтик”. Суганны үсү барышын күзәтү. Суган утырту ысулларын күрсәтү. Кулланылган материаллар: җир тутырылган савыт, су, суган.
Эксперименталь эшчәнлек аша танып белү сәләтен үстерү шөгылләрдә генә түгел, мөстәкыйль эшчәнлек вакытында да килеп туган каршылыкларны чишкәндә дә тормышка ашырыла.
Мәсьәлән, саф һавада йөргәндә сукмакта үлән үсмәгәнен күрәбез. Сорау туа: “Ни өчен сукмакта үлән үсми, ә янәшәдә үсә?”. Көрәкчек белән казып карыйбыз, сукмакта җир каты, ә кырыйда йомшак. Нәтиҗә ясыйбыз: җирне шундый көчле кешегә казуы авыр булгач, көчсез генә үлән анда тишелеп үсә алмый.
Ә кыш көннәре Кар бабай белән Боз әби очрашуы кебек уен экспериментлар үткәрелә.
Яшь үзенчәлекләренә карап эксперименталь эшчәнлекнең дә эчтәлеге үзгәрә, катлаулана бара.
Икенче кечкенәләр төркемендә төрле материалларны агызу, салу ысулларын камилләштерәләр. Кайбер тере булмаган табигать материалларының үзлекләре белән танышалар. Су, кар, боз, пыяла, кояш нуры, яктылык, шәүлә, төрле авазлар. Балалар яштән кызыксынучан булалар. Мәсьәлән, 3-4 яшлек балалар белән гади проблемалы ситуацияләр чишелә: Суда резина туп батамы? Ни өчен кар ашарга ярамый? Төлкедән йөзекне суга ничек яшерергә? Бозда егылмас өчен нишләргә? һ.б.
Түбәндәге тәҗрибәләрне үткәрергә була.
Комнан йомры икмәк әвәләү - юеш комнан әвәләп булганын ачыклау.
“Тамчы кемнәрнең дусты”- суның чиста һәм пычрак булуы, яшәеш өчен кирәклеге белән таныштыру.
“Серле шәүләләр” - Предметка яктыртсаң шәүлә барлыкка килүен аңлату.
1524090805Икенче кечкенәләр төркемемендә эксперименталь эшчәнлек тәрбияче җитәкчелегендә алып барыла, нәтиҗә бергә чыгарыла.
Уртанчылар һәм өлкәннәр төркемендә тәҗрибәләр катлауландырыла. Бу этапта балалар теге яки бу предмет турында алган мәгълуматларын тормышта куллана ала башлыйлар. Проблемалы ситуацияләрне төрле яклап чишү юлларын эзлиләр.
Балалар белән төрле күренешләрнең сәбәбен ачыклау өстендә эшләнелә, тәҗрибәләр үткәрелә. Мәсьәлән:
“Бу куляулык ни өчен тиз кипте?” (чөнки ул кояшта иде, ә икенч кулъяулык күләгәдә);
“Кемнең өе ныграк” - җирнең, комның, кызыл балчыкның үзенчәлекләрен өйрәнү.
Магнитның, суның, һаваның, пыяланың, тукымаларның үзлекләре ныгытыла һәм киңәйтеп бирелә. Балаларның күзаллауларын гади күнегүләр ярдәмендә камилләштерелә. Мәсьәлән, “Әйдәгез әле уйлап карагыз. Ни өчен кәгазь корабта йөзеп булмый?”
Шулай ук эш барышында аралашу балалар тарафыннан сораулар бирүне камилләштерә. “Без нәрсә ясадык? Безнең нәрсә килеп чыкты?” һ.б.
Һәрбер эшчәнлектән соң балаларга мөстәкыйль рәвештә эш урыннарын җыештырырга тәкъдим ителә. Эксперименталь эшчәнлек барышында балаларны үзара килешеп, сөйләшеп эшләргә, үз карашларын яклый белергә, бер-берсен ишетә белергә, кыюсызларны кыю булырга өйрәтелә.
167640-342906-7 яшьтә балаларның әйләнә-тирә турында белемнәре тирәнәя, шунлыктан эксперименталь эшчәнлек тә методик һәм эчтәлек ягыннан катлаулана. Хәзер инде күбрәк эксперименталь эшчәнлек балалар тәкъдиме белән үткәрелә. Көтелгән нәтиҗәгә биремнәр арттырыла. Мәсьәлән, “Без бүген солы утырттык, 10 көннән ул ничек булып үсәр икән?” Тәрбияче ясалган тәҗрибәләргә мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә ясарга, күргәннәрен тәсфилләп сөйләргә этәрәм.
Димәк балаларның тәҗрибәләр вакытында танып белү, эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге активлаша дигән нәтиҗәгә килергә була.. Әйләнә-тирәгә карашлары киңәя, тере һәмс тере булмаган табигать турында белемнәре арта. Балалар эшчәнлекләрен планлаштыра, нәтиҗә ясый белергә өйрәнәләр.
Шулай ук мөстәкыйллек, кызыксынучанлык, сабырлык, максатчанлык кебек шәхси сыйфатлары да камилләшә. Кызыксынучанлыклары аларны яңа белемнәр алырга этәрә. Эш тәҗрибәләре күрсәткәнчә, эксперименаль эшчәнлек балаларның танып белү эшчәнлеген үстерүдә зур роль уйный.

Приложенные файлы


Добавить комментарий