Материал о театрах Татарстана. История театра


Тема: Татарстан театрлары.
Укытучы: Рахимова Л.Р.
Максат: 1. Укучыларны Татарстанда булган театрлар белән таныштыру;
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры турында
тулырак мәгълүмат бирү.
2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү, тыңлап аңлау
күнекмәләрен ныгыту, сүзлек хәзинәләрен баету.
3. Әдәплелек сыйфатлары, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: плакатлар: 1) Татарстан театрлары
2) Г. Тукай сүзләре язылган
3) театр исемнәре язылган
4) театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
5) сүзлек эше өчен
Портретлар: Г. Камал, С. Сәйдәшев, Ш. Биктимиров, “Сәйяр” труппасы.
Г. Камал театры һәм артистлары турында стенд, театр биналары сурәтләнгән рәсемнәр, театрлар турында альбомнар, китаплар.
Дәрес планы.
Исәнмесез, кадерле балалар! Бер- беребез белән елмаешып исәнләшәбез. Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?
“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.
Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?
Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?
Нидән соң шатлык нуры балкый йөзләрдә?
Болар барысы чагыла безнең күзләрдә.
Яңа материал өстендә эш.
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
дип язган халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай үзенең “Театр” дигән шигырендә. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен мин шушы шигырьдән өзек китердем?
- Әйе, бүгенге дәрестә без сезнең белән театрлар турында сөйләшербез, Казандагы берничә театр һәм кайбер күренекле артистлар турында фикер алышырбыз, сез иҗади эшләрегез белән иптәшләрегезне дә таныштырырсыз.
2. Укучылар чыгышы.
- Казан шәһәрендә барлыгы 6 театр халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә. Шуларның кайберләре турында иптәшләрегезне тыңлап узыйк.
1нче укучы. Минем яраткан театрым – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры. Бу театр 2003 елда яңадан үзгәртелеп төзекләндерелә башлады. Театрда сәхнә, тамаша залы тулысынча яңартылган.
- Опера һәм балет театрында халыкара музыка фестивальләре уздырыла. Тамашачылар танылган сәхнә осталары белән очраша.
2нче укучы. Качалов исемендәге рус драма театрында да яңарту эшләре бара. Әлеге театрда куелган спектакльләргә рус халкы гына түгел, башка милләт кешеләре дә бик теләп йөри.
3нче укучы. К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры – бөек шәхесләрне дөньяга таныткан театрларның берсе. 2004 елда театр бинасы төзелүгә 100 ел тулды. Зал 618 урынга исәпләнгән һәм рус теленә тәрҗемә дә эшли.
- Рәхмәт, укучылар! Шактый кызыклы мәгълүмат туплагансыз.
3. Стенд янында әңгәмә.
- Ә менә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәр сезон үзенең яңа спектакльләре белән тамашачыларын куандыра. Күп еллар дәвамында театрның баш режиссёры Марсель ага Сәлимҗанов булды. Хәзерге вакытта театрның баш режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. Ә хәзер менә бу стендка игътибар итик эле. Монда бу театрда эшләүче күренекле артистларыбыз һәм кайбер спектакльләрдән күренешләр китерелгән. Бәлки кайберләре сезгә таныштыр да.
Алар арасында безнең якташыбыз дип әйтсәк тә була, күрше Саба районында үскән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты – Шәүкәт Биктимеров та бар. “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге Әлмәндәр карт сезгә танышмы?
Г. Камалның “Беренче театр” спектакленнән өзек карау.
- Бәлки сезнең кайберләрегез үз тормышын театр белән бәйләр, артист булыр. Артист булу өчен нинди булырга кирәк?
. Йомгаклау.
Тест сорауларына җавап бирү.
Татарстанда ничә театр бар?
а) 11
б)12
2. Иң беренче артистлар төркеме ничек аталган?
в)”Сәер”
ф)”Сәйяр”
3. Театрда дирижёр булып кем эшләгән?
а) Ф. Яруллин
ә) С. Сәйдәшев
4. “Беренче театр” пьесасын кем язган?
р) Галиәсгар Камал
н) Кәрим Тинчурин
5. “Сәйяр” нәрсәне аңлата?
е) күп эшләүче
и) ил гизүче
6. Опера һәм балет академия театры кем исемен йөртә?
н) М. Җәлил
ң) Г. Тукай
Театр күңелебезне сафландыра, фикеребезне баета, гүзәллекне тоярга, аңларга, кешеләрнең кайгысын, шатлыгын уртаклашырга, үзеңдә яхшы сыйфатлар тәрбияләргә өйрәтә.
кушымта
Татар театрлары.
Театр яктылыкка , нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
                                     Габдулла Тукай

Г.Камал исемендәге татар дәүләт
 
Академия театры

Театрның баш режиссеры
Фәрит Рифкать улы Бикчәнтәев
Татар театрына 100 ел. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы. Рус драматургы А.Н.Островский фикере белән әйткәндә, театр оешу – милләтнең камиллеген, өлгереп җиткәнлеген раслаучы зур тарихи вакыйга ул. Россиядә театр сәнгатенең XVIII гасыр урталарында мәйданга чыгуын искә алсак, империя биләмәләрендә туган милли театр өчен 100 ел аз тарих түгел. Гәрчә үткәнебезне барлаганда, без, халкыбызның бай мираслы, әдәбиятлы булуы белән бергә, асылда бик борынгыдан җор, тапкыр, үткен һәм шук телле, җыр-моңга, уен-тамашага һәвәслеген дә күрербез. Аулак өйләр, сабантуйлар — моның ачык мисалы. Шуңа да кешенең бар осталыгын, сәләтен күрсәтүгә корылган сабантуй бәйрәме үзенең миллилеген югалтмыйча, бүген дөнья мәйданына чыгып бара. Татар театры турында да нәкъ шуны әйтергә мөмкин. Россия чикләрен каплаган "тимер пәрдә”ләр ачылу белән, милли театр үзенең бер гасырлык мирасын чит ил тамашачыларына да җиткерә башлады. Германия, Финляндия, Төркия, Бөекбританиядә узган уңышлы гастрольләр — бүгенге татар театрының дөньядагы иң мәшһүр, зур тарихлы театрлардан калышмый гына түгел, ә бәлки алар дәрәҗәсендә иҗат итүен исбатлады. Димәк, милли театрыбыз 100 еллык зур юбилеена мактауга, данга лаек булып килеп иреште. Ил тарихы, халык язмышы белән бергә үрелеп барган театр биографиясендә XX гасырдагы иң әһәмиятле вакыйгалар урын алган — җиңүләр һәм фаҗигаләр дә, казанышлар, табышлар һәм югалтулар да җитәрлек анда. Бу иҗади эшчәнлектә дистәләгән, йөзләгән фидакарь, талантлы режиссер, драматург, артист, рәссам, музыкант һәм театр сәнгатен тудыручы башка һөнәр ияләре катнашкан. Бу кереш мәкаләдә кыскача театрның оешу, аякка басу, үсү, җитлегү чорларына кагылышлы кайбер әһәмиятле адымнар һәм баскычларны телгә алыйк. XIX гасырның икенче яртысында татар дөньясында рус театры үрнәгендә милли драматургия һәм театр белән чын мәгънәсендә кызыксыну башлана, шуны кайгыртучы алдынгы фикерле әдәбият эшлеклеләре мәйданга килә. 1887 елда Габдрахман Ильяси тарафыннан "Бичара кыз” исемле беренче пьеса языла һәм өй шартларында куела да. Бер елдан соң Фатих Халиди "Рәдде бичара кыз” драмасы белән бу өлкәдә икенче адым ясый. 1899 елда булачак мәшһүр драматург Галиәсгар Камалның беренче әсәре булган "Бәхетсез егет” драмасы нәшер ителә, бер үк вакытта Гаяз Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш” пьесасы да укучыларга барып ирешә. Мөгаллим, шәкерт, приказчик, гимназист яшьләр катнашында мәдрәсәләрдә, укымышлы гаиләләрдә өй шартларында спектакль-тамашалар уйнала башлый. 1905 елгы Беренче рус революциясе мәгърифәткә, мәдәнияткә, рухи иреккә омтылган зыялыларыбыз өчен, димәк, гомумән татар халкы өчен дә, Тукай сүзләре белән әйтсәк, күңелләрдә йоклаган дәртне уятучы, яктылыкка, нурга илтүче зур этәргеч була. Милли матбугатка юл ачыла, татарча әдәби-музыкаль кичәләр ешая. Мәдәният үсешен чагылдырган мондый күренешләр халкыбыз яшәгән бик күп төбәкләрдә — Уфада, Оренбургта, Әстерхан, Орск, Уральск һ.б. шәһәрләрдә күзәтелә. Казандагы "Шәрекъ клубы”на (Татарстан урамы, 8 нче йорт) шимбә саен татарның укымышлы, зыялы яшьләре җыела. Шушы мәдәният учагына җыелган тамашачылар өчен тәүге һәвәскәр спектакльләрне оештыручылар да, катнашучылар да тарихта "шимбәчеләр” исеме белән танылган алдынгы яшьләрдән гыйбарәт. Татар театры тууга, аның дөрес юнәлеш алуына Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Гафур Коләхмәтов кебек талантлы яшь әдипләрнең тәэсире һәм ярдәме гаять зур була. 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә "Кызганыч бала” драмасы һәм "Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә. 1907 елның язында Оренбургта әле 1905 елда ук уйналырга тиеш булып та реакцион көчләр каршылыгы аркасында тыелган "Галимлек вә наданлык” (А.Островский буенча) һәм "Морад Сәлимов” (Ф.Халиди) спектакльләре уйнала. Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган алдынгы фикерле татар егетләреннән торган әлеге төркем шул ук елны Идел буйлап беренче гастрольгә чыга. Бу — профессиональ татар театр труппасының яши башлавы була. Соңрак Түбән Новгородта труппага "беренче татар артисткасы” булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм үзе исән чагында ук "татар театрының атасы” дип йөртеләчәк, тарихка артист, режиссер, "Сәйяр” труппасының җитәкчесе Габдулла Кариев булып керәчәк 21 яшьлек Миңлебай Хәйруллин кабул ителә. "Сәйяр” — 1908 елда труппага Г.Тукай кушкан исем (күчеп йөрүче йолдыз мәгънәсендә). Татар театры үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы калып ил гизә; ул халкыбыз яшәгән һәр төбәктә — Мәскәү, Санкт-Петербург, Баку, Уфа, Идел буе, Урал, Себер, Казахстан, Урта Азия шәһәрләре һәм Балтик буе республикаларында, ерак чит илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакарьлек белән башкарып килә. 1918 ел ахырына кадәр "Сәйяр” исемен йөрткән татар театр труппасы артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән көрәшә-көрәшә нибары 10–12 ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать югарылыгына күтәрәләр. Драматурглар Г.Камал, Г.Исхакый, Ш.Камал, М.Фәйзи, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, Мольер, Ф.Шиллер, У.Шекспир, Н.Гоголь, А.Чехов, М.Горький, А.Островский әсәрләрендә Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Н.Сакаев, В.Мортазин-Иманский, Г.Болгарская, Ф.Сәмитова, Б.Болгарский, Ф.Ильская, К.Шамил, З.Солтанов, Н.Таҗдарова, Н.Арапова, Ә.Кулалаев, Г.Мангушев, Камал I, Камал II, С.Байкина, Ш.Шамильский, Ә.Синяева, С.Айдаров кебек яшьләр, күбесенең махсус театр белемнәре булмаса да, талантлы җитәкчеләр һәм рус театрының тормышчан мәктәбе үрнәгендә (монда "Сәйяр” труппасының эшчәнлегендә катнашкан Н.Зимовой, А.Михайленко, А.Загорский, М.Громов һ.б. рус режиссерлары, артистларының да өлеше бар) иҗади яктан үсәләр, профессиональ зур артистлар булып өлгерәләр. 1912 елда С.Гыйззәтуллина-Волжская "Сәйяр” төркеменнән китеп, Уфада "Нур” исемле — икенче татар театры труппасы оештыра. Оренбург шәһәрендә 1915 елда В.Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр — "Ширкәт” труппасы эшли башлый. Шулай итеп, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә танылып өлгерә һәм аның белән кызыксынучылар арта. 1917 елгы революциягә Г.Кариев җитәкчелегендәге "Сәйяр” артистлары Россия күләмендә даны таралган, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, иң мөһиме, тамашачыларның мәхәббәтен казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта театрга махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә. Гражданнар сугышы елларында артистлар төрле фронт бригадаларында кырыс, күчмә шартларда хезмәт күрсәтәләр; Урта Азиядәге тугандаш республикаларның милли театрларына беренче юл күрсәтүчеләр дә, бөтен ил буйлап дистәләгән татар театрлары тууга сәбәпче һәм аларга ярдәм итүчеләр дә татар артистлары була. 1922 елда асылда "Сәйяр” труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Ул "Кызыл Октябрь исемендәге беренче татар дәүләт үрнәк драма театры” дип атала, аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте — артист, режиссер, драматург К.Тинчурин билгеләнә. 1926 елда театр Академия исеменә лаек була, ә 1939 елда Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән театрга аның исеме бирелә. 1920–1930 еллар театр эшчәнлегендә төрле эзләнүләр, тәҗрибәләр чоры. Драматург Ф.Сәйфи-Казанлы сүзләре белән әйткәндә: "Безнең театрда ... романтизм да, футуризм да бар, ләкин театрның 99 проценты — реалистик”. Халык тормышыннан алып язылган мелодрамалар, чит ил классикасыннан У.Шекспир әсәрләре, чор кадагына кагылышлы милли һәм тәрҗемә пьесалар репертуарның тотрыклы булуына ярдәм итә. 1923 елда Казанда театр техникумы ачыла һәм татар театрына артистлар хәзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда труппа техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов кебек яшь талантлар белән тулылана. 1930 елда театрыбыз Мәскәүдә СССР халыклары театрлары Олимпиадасында катнаша. Шуның нәтиҗәсе буларак, режиссурага яңа таләпләр куела һәм махсус югары белемле режиссерлар әзерләү өчен талантлы яшьләр Мәскәүгә укырга җибәрелә. 1928 елда татар театры махсус җиһазландырылган, уңайлыклары булган бинага күчә (Горький урамы, 13 нче йорт). 1920 еллардагы татар театрының иң әһәмиятле үзенчәлеге — музыкаль әсәрләр куюга йөз тоту. Татар театр сәхнәсендә беренче профессиональ композитор Солтан Габәши башлап җибәргән эш — спектакльләрне музыкаль яктан бизәү — тагын да көчәйтелә. К.Тинчурин татар тамашачысының җырны әсәрләргә мәхәббәтен яхшы тоеп, драматургиядәге иҗаты белән дә, режиссер һәм җырчы артист сыйфатында да музыкаль драма жанрын үстерүгә зур өлеш кертә. 1922 елда музыка бүлегенә җитәкче итеп талантлы композитор Салих Сәйдәшев чакырыла. Музыкасын ул язган "Зәңгәр шәл”, "Казан сөлгесе”, "Сүнгән йолдызлар”, "Наемщик”, "Кандыр буе”, "Талир тәңкә” спектакльләрендә С.Айдаров, Г.Кайбицкая, Р.Кушловская, С.Садыйкова кебек артистларның җыр таланты тагын да ачыла. Академия театрында туган музыкаль драма жанры татар опера театры оешуга турыдан-туры этәргеч була. 1925 елда театрда куелган "Сания” исемле беренче татар операсында күп кенә драма артистлары катнаша. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясен тәмамлап кайткан яшь көчләр нигезендә (алар арасында драма артистлары да була) 1939 елда Казанда опера театры оеша. Бу ике театр 1956 елга кадәр бер бинада иҗат итәләр. 1933 елда Академия театрының филиалы — Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) оештырыла. Шулай ук, 1936 елда Минзәләдә, 1944 елда Әлмәттә татар дәүләт драма театрлары эшли башлый. Театрның Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге күпкырлы. Артистларның күбесе фронтка алына. Яшь артистлар Г.Газизов, Ә.Йосыпов, Х.Кәтиев, Ф.Камал яу кырында ятып кала. Сугыш чорының авыр шартларында кабатланмас талантлар Ш.Шамильскийның, Н.Арапованың гомерләре вакытсыз өзелә. Р.Җиһаншина, И.Гафуров, Р.Тәминдарова, Р.Ибраһимова, Ш.Сарымсаков, С.Вәлиев-Сульва, К.Тумашева концерт бригадалары составында төрле фронтларда сугышчыларга хезмәт күрсәтәләр. Госпитальләрдә дежур тору, авыл хуҗалыгына булышу, фронт файдасына планнан тыш концерт-спектакльләр кую белән бергә, кыенлыкларга бирешмичә, театр коллективы, иң мөһиме, киеренке иҗат эше дә алып бара. 1941–1945 елларда театрда барлыгы 23 премьера күрсәтелә. Классика җәүһәрләре "Король Лир”, "Яшенле яңгыр”, "Печән өстендәге эт”, "Хуҗа Насретдин”, шулай ук сугыш темасына язылган, халыкның фидакарь хезмәтенә, батырлыгына багышланган "Мәрьям”, "Миңлекамал” кебек спектакльләр халыкка рухи көч бирүче иҗат казанышлары була. Бу изге тема театр репертуарыннан беркайчан да төшеп тормый. "Тормыш җыры”, "Муса Җәлил”, "Моңлы бер җыр”, "Бер төн”, "Тол хатыннар, тол кызлар”, "Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз”, "Ике сәгать, бер гомер”, "Яра”, "Телсез күке” спектакльләре шуның күренекле үрнәкләре. 1944 ел. Сугыш дәвам итүгә карамастан, татар театры өчен югары белемле артистлар әзерләү максаты белән Мәскәүдә А.В.Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтында (ГИТИС) татар студиясе ачыла. О.Пыжова, М.Чистяков һ.б. мәшһүр педагоглардан сәхнә серләренә өйрәнеп, 1950 елда Академия театрына яшь артистлар П.Исәнбәт, Р.Бикчәнтәев, Г.Камалова, Ш.Әсфәндиярова, А.Галиева, Д.Ильясов, А.Хәйруллина, А.Харисова, Р.Әхмәрова һ.б. килеп кушыла, бу талантлы төркем татар театрын яңа баскычларга күтәрә. Югары театр уку йортларында махсус белем алган тагын өч милли студия татар сәхнәсе тарихында лаеклы урын алып тора. Болар — Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге Югары театр училищесында (1956–1961, 1984–1988), шулай ук Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтында: (1968–1973 еллар) белем алган Р.Таҗетдинов, Р.Шәрәфиев, Н.Ихсанова, Ә.Шакиров, Н.Дунаев, Г.Исәнгулова, Ф.Әхтәмова, И.Әхмәтҗанов, Ш.Бариев, Г.Шәрәфиев, И.Төхвәтуллина, И.Габдрахманов, М.Юсупова һәм башкалар. Милли студияләрдә тәрбияләнгән бу артистларның иҗатыннан тыш театрның элеккеге һәм бүгенге репертуарын күз алдына да китереп булмый. 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Г.Камал исемендәге театр зур уңыш казана. Режиссерлар Ш.Сарымсаков, Г.Юсупов, К.Тумашева, Р.Тумашев, Х.Уразиков, В.Бебутов сәхнәләштергән төрле жанрдагы, төрле чорны сурәтләгән иң яхшы алты әсәр — "Зәңгәр шәл”, "Хуҗа Насретдин”, "Шомлы көннәр”, "Миңлекамал”, "Зифа”, "Король Лир” спектакльләрендә уйнаган артистларның күбесенә мактаулы исемнәр бирелә. Шул җөмләдән төп рольләрне башкаручы артист Хәлил Әбҗәлилов, театр тарихында беренче булып, "СССРның халык артисты” дигән мактаулы исемгә лаек була (бу исем төрле елларда артистлар Фуат Халитов, Габдулла Шамуков, Шәүкәт Биктимеров, режиссер Марсель Сәлимҗановка да бирелә), ә театр шул чор өчен иң югары саналган — Ленин ордены белән бүләкләнә. 1958 елда режиссер Ш.Сарымсаков сәхнәләштергән К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр” спектакле шул елны гына гамәлгә кергән Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән беренче сәнгать әсәре булып тарихка керә. Төрле елларда Тукай исемендәге премия Х.Вахитның "Беренче мәхәббәт”, Ч.Айтматовның "Гүзәлем Әсәл”, Т.Миңнуллинның "Хушыгыз” спектакльләрен сәхнәләштергән иҗат төркемнәренә, шулай ук режиссер М.Сәлимҗанов, актерлар Р.Шәрәфиев һәм И.Әхмәтҗановка бирелә. 1950–1960 елларда театр тормышында, алда әйтелгән уңышлар белән беррәттән, чын драматургиягә һәм заманча режиссурага мохтаҗлык сизелә. "Спектакльләрдә халыкның үткәнен күрсәтүдә ирешелгән тирәнлек, осталык бүгенге көн образларын тасвирлаганда кулланылмый, җитенкерәми”, — диелә театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан ул еллар матбугатында. Әлбәттә, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш, Ф.Сәйфи-Казанлы, М.Мутин кебек хөр фикерле театр даһиларының шәхес культы елларында юк ителүе, репрессия аркасында күп режиссерларның чит шәһәрләргә таралуы да татар сәхнәсенең мөмкинлекләрен чикләгәндер, шулай ук исән буыннарның иҗат психологиясенә дә күләгә булып төшкәндер. Чөнки ил күләмендә дә кыю карашлы, заманча фикер йөрткән иҗади шәхесләргә — драматургларга, режиссерларга кытлык сизелә. Һәм ниһаять, мәйданга яңа буын килә, бу — данлыклы 60 нчы еллар буыны. 1966 елда театрның баш режиссеры итеп Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган Марсель Сәлимҗанов билгеләнә. 1966–2002 еллар театр тарихына бөек реформатор, талантлы режиссер һәм педагог, СССРның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең Дәүләт премияләре лауреаты, театр сәнгатенең иң югары бүләге "Золотая маска” премиясенә лаек булган М.Сәлимҗанов эпохасы булып кереп калыр. Репертуарның һәм режиссураның яңаруы күп меңләгән тамашачыларны кабат театр залларына тартып китерә. Бу дәвердә Галиәсгар Камал театрында, милли бай традицияләребезне дәвам иттергән хәлдә, заман таләпләренә җавап бирерлек йөзләгән спектакль куела. Труппа Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә иң күренекле театрлар дәрәҗәсенә күтәрелә. Татар, рус, чит ил драматургиясе әсәрләре буенча куелган спектакльләрнең күбесе төрле фестивальләрдә, смотрларда катнашып югары урыннарны яулый. Режиссерның һәм аның рухи кыйбласына якын булган иҗатташ драматург дуслары — Т.Миңнуллин, А.Гыйләҗев, Ш.Хөсәенов, Х.Вахит, соңрак З.Хәким, М.Гыйләҗев һәм башка авторларның тыгыз элемтәдә иҗат итүләре "Әлдермештән Әлмәндәр”, "Моңлы бер җыр”, "Өч аршын җир”, "Әни килде”, "Күрәзәче”, "Баскетболист” кебек репертуарның алтын фондын тәшкил иткән сәхнә әсәрләре тудырды. Торгынлык елларында, аеруча егерменче гасырның соңгы чирегендә, Россиядә генә түгел, Татарстанда да милли мәктәпләр күпләп ябылган чорда татар театры халкыбызга телен, гореф-гадәтләрен саклап калырга ярдәм иткән рухи чыганак булып торды. 1989 елда театрда оешкан "Балачак” студиясенең дистә елдан артык уңышлы эшчәнлеге моның ачык мисалы. Бу чорда иң өлкән буын артистларын – Рәшидә Җиһаншина, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Вера Минкина, Рауза Хәйретдинова, Асия Галиева, Рауза Әхмәрова, Әнвәр Гобәйдуллин, Һидаят Солтанов һ.б. берләштергән "Инсаният” труппасы төзелү дә репертуарны тулыландырып, театр иҗатының күркәм бер үзенчәлеген хасил итте. 1990 еллардагы "үзгәртеп кору” сәясәте совет режимы тарафыннан юк ителгән күп кенә талантлы шәхесләрнең исемнәрен халкыбызга кире кайтарды. Күренекле әдип, драматург, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый әсәрләренең режиссер П.Исәнбәт тарафыннан бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелүе, зур вакыйгага әйләнеп, халыкның милли үзаңын ныгытуда әһәмиятле бер адым булды. 1986 елда Казан шәһәре үзәгендә Г.Камал театры өчен махсус төзелгән ике тамаша залы булган яңа бина кулланылуга тапшырылды (Татарстан урамы, 1 нче йорт). Йөз еллык юбилейга әзерлек уңаеннан соңгы 3–4 елда бу бинада сәхнә җайланмаларын, яктырту һәм тавыш көчәйтү, шулай ук синхрон тәрҗемә системаларын яңарту, төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды, республика хөкүмәте ярдәме белән чит илләрдән заман таләпләренә җавап бирерлек җиһазлар кайтартылды. Татар театрлары өчен артистлар, алда әйтелгән милли студияләрдән тыш, 1960 нчы еллардан алып даими рәвештә, Казан театр училищесы базасында тәрбияләнә. Актерлык осталыгы дәресләрен, нигездә, Г.Камал исемендәге театр артистлары һәм режиссерлары алып бара. Бүгенге көндә театрның төп көчләрен тәшкил иткән артистлар — Н.Әюпов, Х.Җәләлов, Д.Нуруллина, Н.Ибраһимова, И.Хәйруллин, И.Мәсгутов, А.Хафизов, А.Гайнуллина, Р.Мотыйгуллина, З.Зарипова, Ф.Әкбәрова, Д.Касыймов, Ә.Хисмәтов, Р.Төхвәтуллин, Л.Хәмитова, В.Шакирова, Н.Юкачев, Р.Юкачева, М.Ибраһимов, Ф.Сафина, О.Фазылҗанов — һәм башкалар татар театр мәктәбенең дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрделәр. 1990 елда татар театр сәнгатен югары белемле кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында театр җитәкчелеге ярдәме белән, профессиональ театрлар өчен артистлар һәм режиссерлар хәзерләү бүлеге ачылды. Бүген бу уку йортын тәмамлаган артистлар — И.Хәйруллин, Ф.Җиһаншин, Р.Бариев, И.Мөхәммәтгалиев, М.Габдуллин, М.Шәйхетдинова, Р.Вәҗиев, Ф.Сафин, А.Каюмова, Л.Рәхимова — театрда репертуар тотучы иҗат көчләре булып үстеләр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев үзенең остазы М.Сәлимҗановның эшен дәвам итеп, 2002 елдан баш режиссер вазифасында театрны җитәкли. М.Сәлимҗановның икенче бер укучысы Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Закиров 1985 елдан бирле данлы театрның абруйлы директоры. Театр егерме беренче гасырга ышанычлы адымнар белән килеп керде. Үзенең яңа 100 еллыгын да яңа уңышлар, яңа планнар белән башлап җибәрә. Бүгенге татар театры халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатебезне заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар, Тукайлар күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе ул. Татар театры алга таба да Татарстан һәм Россия җирендәге, шулай ук бөтен дөньядагы татар халкын үз иҗаты белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән яшибез без. Луара Шакирҗан, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 
Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры

ӘЮПОВ РЕНАТ МИРЗАХӘСӘН улы – театрның баш режиссеры
Габдулла Кариев -татар театрына нигез салучы
 

 Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан башлана. Ул башта Мәгариф министрлыгы каршында Татар театр-студиясе буларак оештырыла. Аңа нигез салучы – режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин (1941-2006). Театр-студиянең беренче премьерасы – Диас Вәлиевнең «Намус хөкеме» спектакле (реж. – Ф. Хәбибуллин), 1988 елның 25 нче февралендә куела. 1991 елда студия "дәүләт” статусы ала һәм аңа «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дигән исем бирелә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары, № 464, 04. 11. 91). Әмма аның үз сәхнәсе, үз тамаша залы булмый. Шул сәбәпле, спектакльләр мәктәпләрдә, гимназияләрдә, авыл мәдәният йортларында, интернат-мәктәпләрдә, балалар йортларында күрсәтелә. 1996 елда Татарстан Республикасы Президенты карары буенча театрга Киров районында урнашкан Җитен комбинаты Мәдәният сарае – элеккеге фабрикант Алафузов йорты булган «Эшчеләр театры» бинасы бирелә (2011 елның 26 августында әлеге бинаның төзелүенә 111 ел булды). 2002 елның азагында театр спектакльләрен үз сәхнәсендә күрсәтә башлый. Бу мөмкинлек театрга яңа җитәкчеләр – директор Роберт Габделнур улы Мортазинның һәм театрның баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюповның зур тырышлыгы белән сәхнә һәм тамаша залында ремонт уздырылгач туа. Татар театрына нигез салучы артист һәм режиссер Габдулла Кариев исеме Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары, № 51) бирелә.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма
һәм комедия театры

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Рәшит Муллагали улы Заһидуллин
Үткән гасырның 30 нчы елларында драматург Кәрим Тинчурин матбугатта "Авылларыбызга да театр кирәк” дигән исемләнгән язмалар тарата. Шуннан соң озак та үтми Академия театры базасында яңа бер төркем оештырыла һәм аның җитәкчесе итеп Сәет Булатов билгеләнә. Мәскәү татар театрыннан күчеп кайткан актерлар хисабына яңа төркем тулыландырыла. Баш режиссер һәм директор итеп Гали Ильясов билгеләнә һәм данлыклы театр үзенең эшен башлап җибәрә. Беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында узган К.Тинчурин һәм К.Нәҗминең "Булат бабай семьясы” комедиясе була. Шушы көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана. Бу вакытта Академия театрының күренекле артистлары З.Закиров, Г.Болгарская, Х.Исмәгыйлов, А.Яһүдин, М.Рәхмәтуллина, Г.Гыйматов һ.б. кебек татар сәнгатендә матур эз калдырган шәхесләр эшли башлый. Әлеге чорның репертуарына күз салсак түбәндәге спектакльләрне күрәбез: Ф.Сәйфи-Казанлы "Зәңгәр алан” (Реж. Г.Ильясов), К.Тинчурин, К.Нәҗми "Булат бабай семьясы” (Реж. Г.Ильясов), А.Зөлкәрнай – "Дала йөрәге” (Реж. М.Илдар), М.Илдар –"Ике система”. Соңрак театр колхоз-совхоз театры итеп үзгәртелә. Башта Балтач район үзәгенә, бер елдан соң Арчага, 1942 елда шәһәр театры дәрәҗәсендә Буага күчерелә. 1944 елның октябрендә Республика дәүләт күчмә театры исеме белән Казанга кайтарыла. Биредә ул 1980 елларга – Дәүләт драма һәм комедия театры итеп үзгәртелгәнгә кадәр шул исемдә йөртелә. 1979 елда театр яңа исемгә лаек була – "Татар дәүләт драма һәм комедия театры” дип йөртелә башлый. Ә инде 1988 елда театрга татар театрына нигез салучыларның берсе булган драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин исеме бирелә. Театрның бик күп еллар үз бинасы булмый. Шуңа күрә коллективка 1950 елларда Казан Кремленең Спас манарасында эшләргә туры килә. Ә инде 1988 елда, ниһаять, Академия театры башка бинага күчкәч, аны Драма һәм комедия театрына бирәләр. Шул вакыттан башлап театр стационар булып эшли башлый. Тинчурин театрын илебез тамашачыларына таныткан өлкән һәм урта буын артистлар – Х.Исмәгыйлев, Г.Гыйматов, Б.Галиуллина, М.Рәхмәтуллина, Л.Фарсина, Ф.Фарсин, З.Камалова, Р.Кушловская, М.Шаһидуллина, Г.Нуруллин, С.Исмәгыйлова, М.Хәмзин, З.Досаева, Р.Мифтахов, И.Мәхмүтова, Х.Мәхмүтов, Н.Шәйхетдинов, Х.Шәкүрова, М.Җаббаров, З.Харисов, Т.Зиннуров һ.б. 1951 елда театр тормышында мөһим вакыйга була – беренче тапкыр Татарстан Республикасы территориясеннән ары Урал ягына – Пермь, Свердловск, Чиләбе шәһәрләренә гастрольләргә чыга. Театрда талантлы, профессионал режиссерлар эшли. 1933-1937 елларда Г.Ильясов, 1937-1946 – Ә.Мәҗитов, 1946-1948 – Г.Йосыпов, 1948-1949 - С.Вәлиев, 1950-1956 – С.Вәлиев-Сульва, 1956-1962 – К.Тумашева, 1963-1985 – Р.Тумашев, 1985-1988 – Р.Батулла, 1988-1991 – Д.Сираҗиев, Р.Әбелмәмбәтов һәм 1993 елдан бүгенге көнгә кадәр РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Заһидуллин Рәшит Муллагали улы. Бөек Ватан сугышы елларында Р.Ишморатның "Кайту”, Т.Гыйззәтнең "Серле казна”, Г.Насыйрыйның "Патриотлар семьясы” һ.б спектакльләре куела. Сугыш тәмамланганнан соң театрда фронттан кайтучылар, төрле коллективлардан килгән актерлар эшли башлый. Алар арасында Ф.Юнысов, М. Шәрипова, М.Хәмзин, М.Шаһидуллина, З.Туишева була. Сугыштан соңгы елларда "Тормыш җыры”, "Күңел дәфтәре”, "Украина далаларында”, "Күңел дәфтәре”, "Сеңелкәш” спектакльләре куела. Режиссер Габдулла Йосыпов сәхнәләштергән М.Әмирнең "Тормыш җыры” спектакле театрга зур уңыш китерә. 1933-1937 елларда театрның беренче директоры булып Гали Ильясов эшли. Аннан соң Әсгат Мәҗит, Габдулла Йосыпов, Салих Вәлиев, Сөләйман Вәлиев-Сульва, Мөхәммәт Хәмзин, Сәит Шәкүров, Мансур Шиһапов, Роберт Әбелмәмбәтов. Ә инде 2002 елдан бүгенге көнгә кадәр җитәкчелекне үз өстенә көчле энергиягә ия булган, сәләтле Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы ала. Ул актив рәвештә коллективта иҗади һәм җәмәгать эшләрен оештыра, театр бинасын яхшы якка үзгәртер өчен күп көч куя. Төрле төбәкләр, республикалар белән тыгыз элемтәдә торып, татар сәнгатен, татар театрын пропагандалауда зур роль башкара. 2007 елда Республика һәм шәһәркүләм масштабта уңышлы гына узган массакүләм мәдәният чаралары һәм акцияләр үткәрүдә театр коллективы Казан шәһәре Мәдәният идарәсенең Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Соңгы елларда К.Тинчурин театры үзен югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүче коллектив буларак танытты. Репертуарда татар драматурглары белән беррәттән чит ил драматурглары әсәрләре дә бар. Г.Зәйнәшеваның "Гайфи бабай, өйлән давай!”, М.Әмирнең "Гөлшаян”, Т.Миңнуллинның "Яшьлегем юләрлегем”, Л.Вәлиевның "Париж егете Әлфәнис” һ.б. әсәрләре зур уңыш белән уза. 
Әлмәт татар дәүләт драма театры
Театрның режиссеры Гәрәев Ильяс Сәхипгәрәй улы

Әлмәт театрының тарихы 30нчы елларга барып тоташа. Шул чорда Әлмәттә төзелгән район Мәдәният йортында, Фәйзи Коваленский һәм Гали Садриев җитәкчелегендә драма коллективы оеша. Әлмәт төбәгендә нефть чыга башлау республикада иң мөһим яңалыкка әверелә һәм биредә колхоз–совхоз театры барлыкка килү иң беренче чиратта аңа бәйле. Шулай булмаса сугыш барган чорда – 1944нче елның 20 мартында Әлмәт драма театрын оештыру турында карар кабул ителмәс иде.Аның директоры итеп Казан театр техникумын тәмамлаган Әсфан Галиев билгеләнә. Иң төп авырлык кадрлар җитмәү була. Ә. Галиев бөтен тырышлыгын артистлар туплауга юнәлтә. Нәгыймә Кимова, Нәгыймә Дәүләтшина, Сания һәм Гыйбадулла Хәбибовлар, Таһирә Җаббарова, Һади Җәләтов, Касыйм Еникеев, Хәмзә Рамазанов, Хәнифә Насыйровалар – труппаның беренче артистлары. Сәхнәгә куелган беренче зур спектакль Р. Ишморатның «Кайту» әсәре буенча була. Эшләр өчен бүлмәләр җитмәгәнлектән театр Мәдәният йортына гына сыешмыйча контора Газиз Саттаровның шәхси йортына урнаша. Әле бу чорда театрга хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелми, шуңадырмы, труппа да тотрыклы булмый. Әсфан Галиев Әлмәттән киткәч, театрны Камал Халяпов кабул итеп ала.Бу чорда республикадагы күп кенә колхоз–совхоз театрлары ябыла, һәм ул труппаның артистлары Әлмәткә килеп төпләнәләр. Менә аларның кайберләре: Рәйсә Гобәйдуллина, Әгъзам Галиуллин, Зәкия Туишева, Әхмәт Галиәкбәров, Барый Гатауллин, Камилә Игъламова, Ләлә Садыйкова, Зәкәрия Гыйлемов, Әминә Садыйкова, Диләрә Хисаметдинова һәм башкалар. Ул елларда сәхнәгә куелган «Уйнаш» (Г. Камал), «Аршин мал алан» (Г. Хаҗибәков), «Язгы моңнар» (Г. Харлампеев) спектакльләре Әлмәт театрының иҗат коллективы булып өлгерүен раслый.
1952 – 59нчы еллар Әлмәт театрының бәхетле еллары, мөгаен. Бу чорда театрда баш режиссер булып чын профессиональ һәм педагог булган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәет Булатов эшли.Иҗат дәрте белән рухланган артистлар һәм үзенең мондагы уңышларын күргән режиссер бер–бер артлы «Яшьлек белән очрашу» (А. Арбузов), «Яшерен эзләр» (Х. Вахит), «Нурихан» (М. Хәсәнов), «Йолдызлар балкый», «Ышанычлы юлдаш», «Соңгы очрашу» (С. Кальметов) дигән спектакльләрне сәхнәләштерә. Сәет Булатов башлаган изге эшне дәвам итүче булып 1963нче елда баш режиссер итеп билгеләнгән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла Йосыпов тора. Әлмәт театрының бу еллардагы уңышын Чиләбе, Свердловск, Первоуральск, Березовка, Казан шәһәрләрендә үткән зур гастрольләр дә раслый. Театрның категориясе дә күтәрелә, ул инде колхоз–совхоз театры дип түгел, Әлмәт татар Дәүләт драма театры дип атала башлый. Г. Йосыпов режиссерлык иткән 4 ел эчендә театр танымаслык булып үзгәрә. Өчәр брагадага бүленеп бер–берсен күрми еллар буенча гастрольләрдә йөрүче артистлар белән зур полотналы «Ташкыннар», «Ай тотылган төндә», «Зәңгәр шәл», «Зөбәйдә – адәм баласы» һәм башка спектакльләр сәхнәләштерелә. Г. Йосыпов театр каршында җәмәгать эше тәртибендә студия оештыра.Студияне тәмамлаган Д. Кузаева, К. Вәлиев, Л. Солтановалар театрның киләчәк үсеш юлын билгелиләр. Габдулла аганың тагын бер хезмәт нәтиҗәсе – үзенең эшен дәвам итәрлек режиссерлар әзерләде. Зәкия Туишева һәм Рамазан Ихсановлар шушы елларда спектакльләр кую белән шөгыльләнә башлыйлар.
Театрның иң кызыклы иҗади чоры Гали Хөсәенов исеме белән бәйле. 1969нчы елда коллективны кабул итеп алган бу фидакарь зат Әлмәт театрын республиканың иң дәрәҗәле иҗат йортына әверелдерә. Аның куелышындагы «Козы–Көрпеш һәм Баян–Сылу» (Г. Мөсрепов), «Анам кыры» (Ч. Айтматов), «Шәмсекамәр» (М. Әблиев), «Ай булмаса–йолдыз бар» (Т. Миңнуллин), «Без унике кыз идек» (А. Гыйләҗев) спектакльләре театр дөньясында зур яңалык буларак кабул ителә.
Гали Кәримович остазлыгында режиссура өлкәсенә аяк баскан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев театрны 1983 –89нчы елларда җитәкли. Бу елларга күз салсак без чынлап торып баш режиссерның театр язмышы өчен җавап бирүче зур шәхес булуын тоемлыйбыз. «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» (В. Васильев), «Җилкәнсезләр» (К. Тинчурин), «Майның унбишләрендә» (Р. Хәмид), «И, яна ла йөрәгем» (Ш. Шаһгали) спектакльләре бу чорның кызыклы иҗат җимешләре.
90нчы еллардагы илдәге үзгәрешләр белән театр дөньясына да авыр заманнар килә, сәнгатькә мөнәсәбәт, рухи кыйммәтләр үзгәрә. Бу елларда Әлмәт театры үзенең иң авыр чорын кичерде. Беренчедән, театрда буыннар алмашуы барды, өлкәннәр театр белән, ә кайсылары тормыш белән хушлаштылар, коллективка яңа көчләр килеп кушылды. Менә шул вакытта театрның мөхтәрәм ветераны Зәкия Туишева ярдәмгә килде, баш режиссерсыз калган театрны ул үз кулына ала. Коллективны туплап баш–аягы белән иҗатка чума ул. Сәхнәгә бер-бер артлы «Яшь хатын алам–типтерәм дөньясында!» (Г.Камал), «Яшь йөрәкләр» (Ф. Бурнаш), «Татар хатыны ниләр күрми?» (Г. Ибраһимов), «Безнең авыл кызлары» (Ф.Садриев) кебек спектакльләр менә. 1996нчы елда дилбегәне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиев кабул итеп ала. Үзенең бөтен гомерен шушы театрга багышлаган, төп рольләрне уйнап танылган күренекле бу артист спектакльләр куярга да алына. Күбрәк читтән – Казаннан, Чаллыдан, Уфадан режиссерлар чакыра. Бу елларда куелган «Ак калфак» (М. Фәйзи, режиссеры Ф. Бикчәнтәев), «Җырланмаган җыр» (М. Кәрим, режиссеры Б. Ибраһимов), «Сафиулла» (М. Гыйләҗев, режиссеры Ф. Ибраһимов), «Гөнаһсыз гөнаһлылар» (Т. Миңнуллин, режиссеры И.Хәйруллин) спектакльләре буенча тормышыбыздагы актуаль темаларны күтәреп, аларны үзләре аңлаганча хәл итүләре белән кызыклы.
1989нчы елда Әлмәт театры яңа эш шартларында эшли башлый, шәһәр үзәгенә урнашкан, уңайлыклары, 550 урынлы залы булган бинага күчә. 60нчы еллар башында Әлмәтнефть идарәсенең мәдәният йорты буларак эшли башлаган бу бина яңа нефтьчеләр сарае төзелгәч 80нче елларда төзүчеләребезгә бирелә. Шәһәр хуҗалары артистларның, җитәкчелекнең үтенечен искә алып бинаны 1989нчы елда Әлмәт театрына тапшыра. Биналы булгач, театрның яшәеше дә үзгәрә, ул стационарда эшли башлый. Әлмәт шәһәре, ниһаять, театрлы була, елга ике мәртәбә генә спектакльләргә йөреп ияләнгән тамашачыны дайми ел әйләнәсе спектакльләр карарга гадәтләндерә үзе бер этапны ала. Спектакльләрнең куелыш культурасына, репертуарга да таләпләр үзгәрә. Театр бүген шундый ритм белән яши; иҗат сезоны ноябрь аенда ачылып май аена кадәр дәвам итә, атнаның җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә спектакльләр күрсәтелә, балалар өчен әкиятләр уйнала.
Соңгы елларда театр сәнгатендә яңа сулыш буларак фестивальләр барлыкка килде. К. Тинчурин исемендәге республика театр фестивале һәм төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивальләрендә катнашып әлмәтлеләр төрле дәрәҗәдәге Диплом һәм премияләр яулады. 1999нчы елда «Ак калфак» спектакле белән театр Каһирә шәһәрендә уза торган эксперименталь театрларның ХI халыкара фестивалендә чыгыш ясады. 2003нче елда яңа фестиваль – Кама аръягы төбәгенең театр фестивале барлыкка килде. Аны мәдәният министрлыгы, Әлмәт шәһәре хакимияте белән берлектә Әлмәт театры оештырды.
Бүгенге көндә театрда 28 артист эшли, өлкәннәр сафында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты К. Вәлиев, Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артистлары Р. Салихова һәм Ф. Зарипов,Татарстанның халык артистлары Л. Солтанова, С.Минханова, Р.Фәйзуллиналар, Татарстанның атказанган артистлары Р. Таһиров, Р. Минханов,Ф. Сибгатуллин, Д. Әбүнәгыймова, Х.Фәйзуллиннар тәҗрибәле урта буынны тәшкил итәләр, шулай ук Г. Кәшипова, А. Харисова, З. Газизова, Р. Гайсина, Н. Исмәгыйлова, Н. Нәҗиповалар гомерләрен театр белән бәйләгән артистлар. Яшьләрдән Ф. Насыйбуллин, Р. Хәкимова, Г. Вәлиева, Э.Латыйпов, М. Гайнуллиналар үзләренең талантлары һәм иҗатка бирелгәнлекләре белән сокландыралар.
Театр белән Исмәгыйлова Фәридә Бәгыйс кызы җитәкчелек итә, театрның режиссеры вазыйфасын Гәрәев Ильяс Сәхипгәрәй улы башкара. Театрда «Татнефть» ярдәме белән капиталь ремонт эшләре алып башкарылды. Яңа матур бинада театр 65 еллык юбилеена әзерләнә, шул вакыт эченд 287 спектакль сәхнәләштерелгән. Репертуарда төрле жанрдагы 20 спектакль бар, Т. Миңнуллин, Д. Салихов, З. Хәким, Ф. Бүләков, М.Гыйләҗев, Н. Гаетбайлар дайми авторларыбыз, М. Фәйзи, М. Кәрим, Г. Хугаев кебек классикларыбызның әсәрләре уйналуы зур сөенеч.
Театр бүген матди һәм иҗади яктан тотрыклы, үзенең кызыклы, мавыктыргыч, чын мәгънәсендә яхшы спектакльләре белән тамашачы мәхәббәтен яулаган сәнгать йорты, ныклы ышаныч белән киләчәккә атлый, Әлмәт театрының яңа сәхифәләрен ача.
"Әкият" Татарстан дәүләт курчак театры

Әкият” татар дәүләт курчак театры тарихы битләре театрга нигез салуның чишмә башында торган шәхесләр турында игелекле хәтер саклый.
1934нче елда нигез салынган “Әкият” татар дәүләт курчак театры илнең тулы хокуклы иң зур тарихлы театрларыннан санала. Иң элек бина 1731-1735 елларда сәүдәгәр И.А. И.А.Михляев тол хатыны Евдокия Ивановна Михляева акчасына салынган. 1832-1833 елларда бина үзгәртеп төзелә һәм киңәйтелә, ә 1897нче елда реконструкцияләнә. Совет чорында чиркәү манарасының өске яруслары югалтылган һәм чиркәү килбәте соңгы янкормалар тарафыннан бозылган. 1930нчы еллар ахырында ябылган гыйбадәтханә клуб буларак кулланылышта була, ә соңыннан бинада курчак театры урнаша.
Иң беренче булып театр “Беренче дәүләт интернациональ курчак театры” исемен йөртә. Группа рус һәм татар телләрендә эш итә. Театрның беренче "Петрушка-октябренок", "Кызыл Петрушка", "Песи һәм Лешка" спектакльләре, тамашачы аудиториясенә карап, ике телдә уйналган.
1974нче елдан театр – курчак театрларының УНИМ халыкара оешмасының коллектив әгъзасы. Спектакльләр Германия, Төркия, Франция, һәм Болгария халыкара фестивальләрендә күрсәтелә, Польшада гастрольдә була һәм Болгария, США, Франция, Германия, Югославиядә узган иҗади конференцияләр, симпозиумнар, конгрессларда катнаша.
Бүгенге көндә җитәкчелегендә директор РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарова һәм төп режиссер, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ильдус Зиннуров торган театр – Татарстан курчак сәнгатенең Россия һәм чит илләрдә танылган үзенчәлекле үзәге булып тора.
Бүгенге көндә “Әкият” татар дәүләт курчак театры бинасы Казан шәһәренең архитектура ягыннан иң тәэсирле биналарның берсе булып тора. Тышкы киртә конструкцияләр пыяла витражлар белән капланган. Бина читендә манаралар булдырылганга, театрга урта гасыр кирмәне тәэсирен өсти.
Бүген театрда 100гә якын кеше эшли. Аларның 25-е рус һәм татар телләрендә эшләүче актерлар. Театрның репертуарында 30 спектакль исәпләнә., аларда халык әкиятләре, тарихи һәм заман тематикасы спектакльләре тәкъдим ителә. Тамашаларда классик системалардан модерн стилендәгеләргә кадәр төрле курчак системалары кулланыла.
Бер ел эчендә курчак театры 460 спектакль күрсәтә, 86000 баланы кабул итә. Бу могъҗиза һәм әкияти тамашалар йортында балалар яраткан әкият геройлары белән очраша, театр сәнгате белән таныша.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры баш режиссеры  Шәймәрданов Роберт Шәйхел улы
Театрны оештыручы, 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев бюсты
Беренче адымнарын Чистай шәһәрендә 1935 елда башлаган театр 1936 елда Минзәлә шәһәренә күчеп кайта һәм Минзәлә колхоз – совхоз театры дип йөртелә башлый.Театрны оештыручы, 30 елдан артык аның җитәкчесе булып эшләгән Сабир Гаделҗан улы Өметбаев татар театры сәнгатендә бик якты эз калдырган шәхес. Ул үзе белән Минзәләгә Казан театр студиясеннән Хәдичә Сәлимова, Габдулла Шәрифҗанов, Нурия Гыйззәтуллина, Гөлҗиһан һәм Тайфур Кичубаевлар, Фәридун һәм Галия Юнысовларны һәм элеккеге труппа составыннан Гыйләҗ Казанский, Мөхәррәм Зәйнуллин, Хәмит Үтәгәнов, Камәр Зәйнуллина, Оркыя Ибраһимоваларны алып килә. Инде Минзәләгә килгәч иҗади состав яңа көчләр: Хуҗа Шоңкаров, Рәбига Таканаева, Мөхит Кичубаев, Рәбига Шакирова, Гомәр Калинин, Мидхәт Рафиков, Нур Яһудин, Рәбига Трегуловлар белән тулылана. Артистлар шулай күбәеп, 30 кешедән арткач, өч труппага бүленеп, күбрәк халыкка – авыл халкына хезмәт күрсәтә.

Шулай итеп, сугышка кадәрге 5-6 елда, 1936- 1941 елларда театр 40 тан артык спектакль чыгара . Алар – Таҗи Гыйззәтнең “ Чаткылар”, Риза Ишморатның “ Гөлзадә”. Әнәс Камалның “ Туй”, Г.Мдиваниның “ Намус”ы һәм башкалар.1939 елда театр Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз колхоз – совхоз театрлары фестивалендә Т.Гыйззәтнең “ Чаткылар”, Г.Камалның “ Беренче театр” ы белән катнашып Диплом һәм йөк автомашинасы белән бүләкләнә. Мондый зур уңыштан соң канатланып кайткач, иҗади состав диапазонын тагын да киңәйтеп рус һәм чит ил классикасы әсәрләрен сәхнәләштерә. Болар – Ф.Шиллерның “ Мәкер һәм мәхәббәт”, Н.Гогольнең “ Өйләнү”, А.Островскийның “ Гаепсездән гаеплеләр”. Биль – Белоцерковскийның “ Ай – сулдан”.Барлык планнарны сугыш җимерә. Театрның ирләр составы тулысынча фронтка китә.Әмма эш тукталмый. Репертурда күпчелек патриотик темага багышланган бер пәрдәлек әсәрләр, скетч, интермедияләр, концерт номерлары була. Бөтен авырлык хатын – кызлар җилкәсенә төшә. Алар үзләре сәхнә коралар, кирәк чакта ирләр булып спектакльдә уйныйлар.Аеруча оста ир – ат рольләрен башкаручылар – Хәдичә Сәлимова, Нурия Гыйззәтуллина, Нәзифә Гайнетдинова, Галия Юнысовалар. Ил халкы белән бергә театр да зур югалтулар кичерә. Мидхәт Рафиков, Габдулла Мәкъсутов,Гомәр Бикмуллин, Газиз Мөхәммәдиев, Хәмит Үтәгәнов, Габдулла Ибраһимовлар сугышта һәлак булалар.Сугыштан соң иҗади составны тулыландыру максатыннан үзешчән сәнгатьтән , башка театрлардан, театр техникумыннан яңа көчләр килә. Алар - Әбүәп Афзалов, Бәһия Вәлиева, Нәсимә Мансурова – Җиһаншина, Әнвәр Фәсхетдинов, Җиһангир, Әхмәдиша, Роза Җиһаншиннар, Мәбрүрә Рәхмәтуллина, Шамил Сабиров , Рәшит Мәрдеханов, Мөслимә Гарифуллина, Мөнәвәрә Нигъмәтҗанова.
1956 елда Мәскәүдән ГИТИСның режиссерлар факультетын бетереп Ю.Завадскийның шәкерте Мулланур Мостафин килә.
1957 елда театр Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декасында Ю.Әминовның “ Язылмаган законнар”(режиссер С.Өметбаев) һәм М.Фәйзинең “ Галиябану”( режиссер М.Мостафин) спектакльләре белән катнаша.Хәдичә Сәлимова, Әнвәр Фәсхетдинов, Нәсимә Җиһаншиналарга “ РСФСРның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә. Күп кенә артистлар орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Декададан соң театр Минзәлә татар дәүләт драма театры дип үзгәртелә.
1961 елда Ю.Әминовның “ Тамырлар” спектаклен уңышлы сәхнәләштергән өчен Сабир Өметбаевка республиканың Г.Тукай исемендәге Премиясе бирелә.
1967 – 1987 елларда иҗади составны инде тәҗрибә туплаган режиссер, ТАССРның атказанган сәнгатъэшлеклесе Мулланур Мостафин җитәкли.
Төрле елларда Минзәлә театрында куючы режиссер булып ТРның атказанган сәнгатъ эшлеклеләре Линар Садриев, Фаил Ибраһимов, режиссер Булат Бәдриевлар эшли. Танылган рәссамнары Рәүф Халиков, Кәшфи Камалетдинов, Аркадий Лохин, Михаил Чемодуров, Альфер Яһудиннар. Бүгенге көндә эшләүчеләр – куючы рәссам Салих Миңнегәрәев, рәссам- декоратор, ТРның атказанган культура работнигы Сергей Чемодуров.
60-70 нче елларда афишаларда яңа исемнәр күренә башлый, Казан театр училищесыннан һәм Алабуга культура – агарту училищесыннан яшьләр килә: Фәез һәм Илүсә Бәдриевлар, Ания һәм Мәүҗит Фәттаховлар, Анатолий Богатырев, Әлфия Мусина, Мәйсәрә Нурмөхәммәтова, Фидәес Мөхәммәдиев, Ринат Юзикеев, Нәсилә Гәрәева, Фәнисә Зәйнетдинова, Венера Туктарова, Гөлфинә Газизуллина, Әхмәт Гәрәев, Венера Нигъмәтуллина.
1969 ел Минзәлә театры тарихында яңа бер күтәрелеш чоры булып истә кала.Бу турыда коллективның Ленинград шәһәрендә зур уңыш белән барган гастрольләре сөйли. 1970 елда Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан республикаларына зур гастрольләр оештырыла. 70 тән артык спектакль куела,очрашулар, концертлар уза.
1970- 80 нче елларда артистлар составы зур үзгәрешләр кичерә. Күп кенә өлкән артистлар лаеклы ялга китә. Алмашка яшь буын килә: Рөстәм Муллин, Инсаф Фәхретдинов, Таһир Хәлиуллин, Рәзилә Харисова – Муллина, Венера Хәмидуллина – Иванова, Әлфидә Теряева, Әхнәф Исрафилов, Хафиз Хамматуллин, Гөлшаһидә Сәлахова, Раушания Галиуллиналар. Театр традицияләрен саклап, татар классикасы әсәрләре сәхнәләштерелә : К.Тинчуринның “ Зәңгәр шәл”, “ Ил”, А.Гыйләҗевның “ Өч аршин җир” һәм башкалар.
Минзәлә театры республиканың танылган драматург һәм композиторларының үзенчәлекле бер иҗади лабораториясе булып тора. Биредә драматурглар Юныс Әминов, Хәй Вахит, Сәет Шәкүров, Риза һәм Рәйсә Ишморатовлар, Габделхәй Сабитов, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Гөлшат Зәйнашева, композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Фасил Әхмәтов, Мәсгутъ Имашев һәм башкалар иҗат итә.
1985 елда театр бинасы капиталь ремонтка ябыла һәм 1999 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев катнашында тантаналы төстә ачыла
1992 елдан театрның директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Шәйхильевич Шәймәрданов
Театр К.Тинчурин исемендәге республика фестиваленең 1994, 1995 елгы дипломнары, төрки халыкларының “ Нәүрүз” фестиваленең 1998 һәм 2002, 2005 елгы, Кама аръягы театрлары фестиваленең 2004, 2005 елгы Дипломнары белән бүләкләнгән.
Татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен ТРның Министрлар Кабинеты карары нигезендә 1996 елда театрга Сабир Өметбаев исеме, коллективка ТР Президентының Мактау Грамотасы бирелә.
Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясен бирү Комитеты һәм Министрлар Кабинетының № 76 11.02.2005 елгы карары нигезендә Гаяз Исхакый иҗатын киң пропагандалап “ Сөннәтче бабай” һәм “ Остазбикә” әсәрләрен сәхнәләштергән өчен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Муса Җәлил исемендәге Премиягә лаек булды.
2005/ 2006 иҗади сезонда театр Мәскәү, Казан, республиканың 41 районында, Башкортстанның Уфа шәһәрендә, Кушнаренко районында, Удмуртиянең Ижау, Сарапул шәһәрләрендә гастрольләрдә булды.
Мәскәүдә уздырылган кече шәһәр театрлары фестивалендә Гаяз Исхакыйның “ Сөннәтче бабай” (режиссер Ренат Әюпов) спектакле белән катнашып зур уңыш казанды һәм Россия Мәдәният Министрының Дипломы белән бүләкләнде.
2009 елның 14-24 апрелендә театр Төркия Республикасының Конья шәһәрендә “Мең сулыш һәм бер тавыш” дип исемләнгән XI халыкара фестивальдә Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” драмасы белән катнашты.
2010 елда Мәскәү шәһәрендә М.Галәүнең “Мөһаҗирләр”, Т.Миңнуллинның “Мулла” спектакльләре белән гастрольләрдә булды.
Г. Исхакыйның әдәби мирасын пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен театр 2011 елда Татарстан Республикасының Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек булды.
2010, 2011 елларда театр Халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә, дәүләт театр Сабантуенда һәм Т.Миңнуллинның “Мулла” спектакле белән Т.Миңнуллинның юбилеена багышланган фестивальдә катнашты.
2010, 2011 елларда театр Түбән Тагил, Екатеринбург, Киров, Ханты-Мансийск шәһәрләренә, Свердловск, Төмән, Ульяновск өлкәләренә, Башкортстан һәм Татарстан республикаларына гастрольләр белән чыкты.
2011 елда декабрь аенда театр 75 еллык юбилеен үткәрде.
2014 елның 24 февралендә Чиләбе шәһәренең “Новый Художественный театр” үткәргән “СELoBEK ТЕАТРА” кече формалы спектакльләрнең II Халыкара театраль фестиваль-лабораториясендә Т.Җуҗәноглуның “Ташкын” драмасы (режиссеры Д.Самерханов) белән катнашып Лауреат Дипломы белән бүләкләнде.
РФ Президенты В.В.Путинның 2014 елның 2 май №290 указы нигезендә хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры Шәймәрданов Роберт Шәйхел улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде.


Приложенные файлы

Добавить комментарий