Рабочая программа


Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
КАРАЛДЫ
МБ җитәкчесе
________________Л.Р.Рәхимова
МБ утырышы беркетмәсе №1
“29” август 2016ел КИЛЕШЕНДЕ
Укыту һәм тәрбия эше буенча
директор урынбасары
_________________Г.И.Сабитова
“31” август 2016ел РАСЛАНДЫ
Мәктәп директоры
______________ Р.К.Загрутдинова
Боерык № 331
“1” сентябрь 2016ел
5 нче Б сыйныфы (татар төркеме) өчен татар әдәбияты буенча эш программасы
( сәгать күләме атнага 2 сәгать, елга 70 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Рәхимова Лилия Рәскать кызы
Әлмәт -2016
Аңлатма язуы.
Эш программасы “Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (Ф.Х.Җәүһәрова, К.С.Фәтхулова. Казан,2013) һәм 5 нче сыйныф өчен Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллиналар эшләгән (Казан, Мәгариф-Вакыт, 2014), Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Рус мәктәпләрендә укучы 5 нче сыйныф татар балаларына әдәбият укытуның
Максаты:
Укучының татар телен үзләштерүенә,текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел формаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү, матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку күнекмәләре формалаштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
Бурычлар:
балаларны, гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, сынлы сәнгате белән таныштыру, телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;
әдәби теоретик төшенчәләрне аңлату һәм кулланырга өйрәтү;
укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, милләттәшләребез тормышы турында мәгълүмат бирү;
халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша укучыларда Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олылыргы, кечеләргә һәм гомумән кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү, эстетик тәрбия бирү, табигатькә сакчыл, мәрхәмәтле караш уяту;
Уку предметының укыту планында тоткан урыны
Сәгатьләр саны
Беренче чирек  17 сәгатьИкенче чирек 14 сәгать
Өченче чирек 20 сәгать
Дүртенче чирек 19  сәгать
Барлыгы – 70 сәгать
Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2016-2017нче уку елына укыту планы буенча 6нчы сыйныфта татар әдәбиятын укытуга атнага 2 сәгать, елына 70 сәгать бирелә.

Бүлекләр һәм темалар Сәгать саны
Үрнәк
программасы
буенча Эш программасы буенча
Кереш. 1 1
Халык авыз иҗаты 11 11
Халык иҗаты белән рухланып 3 3
Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре. 3 3
Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре 1 1
XIX йөз әдәбияты үрнәкләре 4 4
XX йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре 2 2
XX йөз татар әдәбияты үрнәкләре 5 5
Сугыш чоры әдәбияты 13 13
Сугыштан соңгы чор әдәбияты 7 7
Туган ил, туган як турында9 9
Тәрҗемәи әсәрләр 4 4
Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор 7 7
Барлыгы70 сәгать70 сәгатьПрограмманың эчтәлеге
№ Эчтәлек Сәгать саны Темага караган төп төшенчәләр
Үрнәк программасы буенча Эш программасы буенча 1 Кереш. Китап дигән могҗиза. 1 1 Б.с.ү. Китап дигән могҗиза
2 Халык авыз иҗаты 11 11 Татар халык авыз иҗаты . Татар халык авыз иҗатында әкиятләр. “Ак байтал” әкияте. “Ак байтал” әкиятендә образлар.Тылсымлы әкият һәм аның геройлары. “Үги кыз” әкияте. “Хәйләкәр төлке”, “Солдат балтасы” әкиятләре
“Камыр батыр” әкияте. “Өч каләм” әкияте
“Кәтән Иваныч” әкияте (сыйныфтан тыш уку). Бишек җырлары
3 Халык иҗаты белән рухланып 3 3 Мәсәлләр. Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләре.
Г.Тукай һәм И.Крылов мәсәлләре
Г.Тукай һәм Г.Шамуков мәсәлләре.
4. Хәзинә. Борынгы әдәбиятыбыз үрнәкләре. 3 3 Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре
Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре
Ш.Галиев “Кол Галигә” шигыре
5. Казан ханлыгы әдәбияты үрнәкләре 1 1 Мөхәммәдьяр иҗаты.
6. XIX йөз әдәбияты үрнәкләре 4 4 К.Насыйри иҗаты. “Патша белән карт”
Б.с.ү. “Эш үткәч үкенүдән файда юк” темасына сочинение язу
К.Насыйри. “Әбугалисина” әсәрендә образлар бирелеше.
К.Насыйри. “Әбугалисина” әсәре.
Б.с.ү. әсәргә минатюр рецензия язу. Каюм Насыйри музеена сәяхәт.
7. XX йөз башы татар әдәбияты үрнәкләре 2 2 Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкияте
Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре . Сыйныфтан тыш уку.
8. XX йөз татар әдәбияты үрнәкләре 5 5 Г.Ибраһимов. “Яз башы” әсәре.
Г.Ибраһимов. “Фәгыйлә” хикәясе, хикәя жанры
М.Җәлил. “Алтынчәч” либреттосы.
М.Җәлил. “Алтынчәч” либреттосыннан өзек
М.Җәлил. “Алтынчәч” образларга характеристика
9. Сугыш чоры әдәбияты 13
13 М.Җәлил. “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре. “Хөкем алдыннан” картинасы буенча сочинение.М.Җәлил “Бүреләр” шигыре
М.Җәлил музейларына сәяхәт. Картина буенча сочинение язу.
Р.Мостафин. “Балыкчы Муса” әсәре (сыйныфтан тыш уку). Ф.Кәрим шигырьләре.
Ф.Кәрим әсәрләре.Г.Кутуй “Сагыну” нәсере
А.Алиш “Килделәр” хикәясе. С.Хәким. “Колын” шигыре.С.Хәким музеена сәяхәт.
Б.с.ү. Л.Лерон “Фашист очып үтте” шигыре.Р.Харис “Ветеран дәфтәрләр” шигыре
10 Сугыштан соңгы чор әдәбияты
7 7 Ф.Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе.
“Чыбыркы” хикәясендә образлар бирелеше.
Роб.Әхмәтҗанов. “Солдатлар” шигыре.
Н.Дәүли. “Бәхет кайда була?” шигыре.
Н.Дәүли.”Кар нинди җылы” хикәясе.
Ф.Яруллин. “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте.
Кеше кайчан бәхетле була?
11 Туган ил, туган як турында9 9 Н.Исәнбәт. “Туган ил” шигыре, туган як турында картиналар.
Э.Шәрифуллина Г.Зәйнәшеваның туган якка багышланган шигырьләре.
Н.Мадьяров. “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” шигыре. Туган як турында картиналар.С.Хәким. “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми” шигырьләре.Ф.Садриев. “Тургай ни дип җырлый?” әсәре.
Р.Вәлиева. “Табигать баласына” шигыре.
М.Әгъләмов. “Матурлык минем белән” шигыре.
Туган як турында- шагыйрьләр.
Б.с.ү.Шишкин наратлары.
12 Тәрҗемәи әсәрләр
4 4 А.Платонов. “Ягъфәр бабай әсәре”
Дж. Родари . “Әбинең кошчыклары” хикәясе.
А.Экзюпери. “Нәни принц”
Әсәре (сыйныфтан тыш уку).
13 Шагыйрь һәм язучылар иҗатында юмор
7 7 А.Гыймадиев хикәяләре.А.Гыймадиев.”Дианаларда кунакта” хикәясе.
Шәүкәт Галиев шигырьләре.Л.Лерон. “Зөһрә кыз-безнең авылдан” хикәясе
Л.Лерон. “Песи булсаң иде” шигыре.Р.Миңнуллин, Р.Корбан иҗатларында юмор
Ел буе үткәннәрне йомгаклау.Ф.Яруллин “Җыр калдырыйк” шигыре.
Барлыгы70 сәгать70 сәгатьУкытуның көтелгән нәтиҗәләре.
сүз сәнгатенең образлы табигатен тою;
өйрәнгән тәдәби әсәрнең эчтәеген аңлау;
классик әдипләрнең (К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил) биографик белешмәләре белән танышу;
өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләрне истә калдыру;
әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;
әдәби текстның мәгънәви өлешләрен арып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план төзү;
әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;
укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;
геройларга характеристиа бирү;
сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачй;
әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;
укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;
әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;
кабатлап сөйләүнең төрләрен файдалану;
өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә телдән һәм язмача фикер белдерү;
укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, дәлилли белү;
татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;
эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм бәяләү;
аерым автор, аның герое, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълхматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
төрле мәг ълүмат чараларын табып белү һәм аралашу мәсьәләсен хәл иткәндә (сүзлекләр, энциклопедия, Интернет ресурслар һ.б.) куллану;
активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру;
әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.
Метопредмет нәтиҗәләре
“Әдәбият” курсын өйрәнүнең предмет нәтиҗәләре булып универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру чсанала (УУГ).
Регулятив УУГ (РУУГ)
мөстәкыйль рәвештә дәреснең проблемасын (тема) һәм максатларын формалаштыру;
проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару, материалны төзү, үзҗфикереңне раслау өчен дәлилләр сайлый белү, телдән (диологик, монологик) һәм язма сөйләмдә сәбәп-нәҗибә бәйләнешен аерып алу, нәтиҗәләрне формалаштыру;
максатка ирешү юлларын билгеләү;
уку проблемасын чишү өчен план төзү;
шушы план нигезендә эш оештыру, үз эшчәнлегеңнең максатка ирешүдә ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын күзәтү;
укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавабын бәяләү.
Танып белү УУГ (ТУУГ)
укучыларның үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләү, үзенең кызыксынучанлык өлкәсен билгеләве;
мөстәкыйль рәвештә төрле текстларны укый белү (төп текст, астөшермә һ.б.), өстәмә материалларны таба 1әм тиешле урында куллана белү;
укуның төрле формаларыннан файдалану (аңлап уку, өстән-өстән, эчтәлекне аңлап);
төрле мәгълүмат чаралары белән эшли, кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белү;
үзенә кирәкле мәгълүматны төрле формада бирелгән чыганаклардан туплау(тулы текст, иллюстрация, схема);
укылган әсәрнең эчтәлеген (яки ишеткәнне), текстка якын итеп, кыскача сайлап сөйли белү;
әдәбиятны, музыка, рәсем сәнгате белән бәйләп, сүз сәнгатенең кыйммәтен күрсәтү, матурлыкны танырга өйрәтү;
әдәбиятны тел белеме белән бәйләп, әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стилен җиткерү;
татар әдәбиятын рус әдәбияты,башка халыклар әдәбиятлары белән бәйләп укытып, әдәбиятлар арасындагы уртак проблемаларны, уртак кыммәтләрне күрсәтү аша, дөнья культурасы белән танышу;
Сүзлекләр, белешмә материаллардан файдалану;
Бәхәсләшү, үз фикерен дәлилләү, анализ ясау, йомгаклау;
Әдәбиятны тарих, җәмгыять белеме, экология предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, табигать, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.
Коммуникатив УУГ (КУУГ)
Төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;
үз фикерен тексттан өземтәләр китереп дәлилли белү;
бер фикер кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау;
күмәк эш вакытында, бигрәк тә фикер агышлары төрле булганда, бер фикергә килә белү;
укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә белү;
үз эшен контрольдә тоту, иптәшләренә ярдәм итү;
коммуникатив күнекмәләрнең кеше тормышындагы ролен билгеләү;
үз фикерләрен теодән һәм язма җиткерә белү;
башкаларны тыңлый, кирәк булганда үз фикерләрен үзгәртә алу;
иптәшләре каршында төрле темаларга чыгыш ясау;
бергәләп эшләгәндә беодәм карар кабул итә белү;
текст буенча сораулар куя белү.
Предмет нәтиҗәләре
Танып-белү өлкәсендә:
төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;
сәнгатьле уку;
шигъри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);
текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;
план төзү;
әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган карашларга , хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини сочинение язу;
укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;
татар һәм башка халыклар фольклорында , Россия һәм чит ил классиклары иҗатында төп проблемаларны аңлау;
әдәби әсәрләрне анализлау, аларның билгеле бер жанрга каравын, теманы аңлау һәм формалаштыру, идеясен тотып ала белү;
әдәби әсәрнең әхлакый ягын дөрес чамалау;
геройларга характеристика бирү, төрле әсәрдәге бер яки берничә герой белән чагыштыра белү;
композиция, сюжет элементларын, телнең сурәтләү чараларын, аларның әсәр эчтәлеген ачкандагы ролен ачыклау;
әдәби әсәрне анализлаганда гади әдәби терминология куллану;
өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында белү;
татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле векилләре, аларның иҗаты турында белү;
әдәби әсәрне, язучы иҗатын мөмкин кадәр мөстәкыйль анализлау, чор белән бәйләү өчен кирәкле булган тарихи, сәяси һ.б. мәгълүматлар бирү.
Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:
татар әдәбияты һәм мәдәниятының әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка халыкларныкы белән чагыштыру;
татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;
өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә белү;
автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.
Коммуникатив өлкәдә:
төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;
чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чыганакларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирә алу, телдән төрле типтагы монолог, диологлар төзү, әңгәмә кору;
бирелгән темага, укылган әсәр темасы, проблемасына сочинение, сыйныф яки өйгә бирелгән иҗади эшләр, гомуммәдәният темаларына проект эшләре башкару.
Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр
Г.Тукай “Су анасы”
С.Хәким. “Бер горурлык хисе”
Ф.Хәким. “Сөйләр сүзләр бик күп алар...”
Н.Дәүли. “Бәхет кайда була?”
Ш.Галиев. “Борау”
М.Әгъләмов. “Матурлык минем белән”
Э.Шәрифуллина. “Бишек җыры”
Татар әдәбиятыннан календарь – тематик план
№ Дәрес темасысәгать са-ныКөтелгән нәтиҗәләр. Үткәрү вакыты
План
5б Факт
предмет метапредмет Шәхескә кагылышлы 1 Б.с.ү. Китап дигән могҗиза 1 Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру. «Халык авыз иҗаты» схемасы белән эш, дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәнү. Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау. Укучыларда үткәнебезгә, тарихыбызга карата игътибар тәрбияләү. 03.09 2 Татар халык авыз иҗаты 1 Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау булдыру, әкият турында белем бирү. Рус халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү. Татар һәм рус әкиятләрен чагыштырып өйрәнү. Халык авыз иҗатына гомуми күзаллау ясау, әкият турында белем алу. 07.09
3
Татар халык авыз иҗатында әкиятләр. 1 «Ак бүре» әкияте белән танышу. Әкиятне уку. Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару. Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү. 10.09
4 “Ак байтал” әкияте 1 Ак байтал» әкияте белән танышу. Әкиятне уку. Әкиятне укып чыгу һәм терәк сораулар буенча анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗәләр чыгару. Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. «Ак байтал» әкиятен укып үзләштерү, аның кайсы төргә керүен билгеләү 14.09
5 “Ак байтал” әкиятендә образлар 1 Ак байтал» әкияте белән танышу. Әкиятне уку. Дәреслектә, эш дәфтәрендә биремнәр эшләп, әкиятнең эчтәлегенә төшенү,
геройларга бәяләмә бирү. Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү. Балаларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү. 17.09
6 Тылсымлы әкият һәм аның геройлары 1 Геройларга характеристика бирү юлларын аңлату. Әкиятләрдә геройларның ролен билгеләү. Ат турында мәкальләр уку, мәгънәләрен үз сүзләре белән аңлату. Укыган буенча кирәкле мәгълүматны аерып ала белү.Тылсымлы әкият геройларына характеристика бирә бклү. 21.09
7 “Үги кыз” әкияте 1 «Үги кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү. «Үги кыз» татар халык әкиятен өйрәнү, эчтәлеген үзләштерү, кызларга сыйфатнамә бирү. Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү. 24.09
8 “Хәйләкәр төлке”, “Солдат балтасы” әкиятләре 1 “Хәйләкәр төлке”, “Солдат балтасы” әкиятләрен өйрәнү. Әкиятләрдәге хәйләкәр геройга характеристика бирү, геройның үзләренә ошаган һәм ошамаган якларын ачыклау. Уңай һәм тискәре сыйфатларны билгели алу, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. 28.09
9 “Камыр батыр” әкияте 1 “Камыр батыр” әкиятенең төрле вариантларын табу, чыганакларын күрсәтү. Әкиятне чылбыр буенча уку, эчтәлеге буенча бер-береңә сораулар бирү. Бәйләнешле сөйләм
телен үстерү, белемнәрне тикшерү. Сораулар төзи һәм аларга җавап бирә белү. 01.10
10 “Өч каләм” әкияте 1 Җавап биргәндә, тексттан файдалана белергә өйрәтү, үз фикереңне әйтергә өйрәтү. Әкиятне өлешләп уку, сорауларга җавап бирү. Сынаулар һәм аларны үтәү юлларын билгеләү. Җавап биргәндә, тексттан файдалана белергә , үз фикереңне әйтергә өйрәнү. 05.10
11 “Кәтән Иваныч” әкияте (сыйныфтан тыш уку) 1 Әкиятнең сюжетын ачыклау. “Кәтән Иваныч” әкиятен актерлар укуында тыңлату. “Әкият дәвамында әкиятче нәрсә әйтергә тели?” соравына җавап эзләү. Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда хайваннарга карата җаваплылык хисләре тәрбияләү. 08.10
12 Б.с.ү. Бишек җырлары 1 Төрле бишек җырларын тыңлату. Бишек рәсемен һәм аның төрләрен күрсәтү. Автор әсәрләрендә балага әйтелгән ягымлы сүзләрне табу, сәбәпләрен ачыклау. Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. Балаларда ата-анага, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү. 12.10
13 Мәсәлләр. Г.Тукай һәм Ә.Исхак мәсәлләре. 1 Мәсәлләр турында төшенчә бирү, мәсәл жанрының татар әдәбиятында формалашу этапларын аңлату. Мәсәлләр уку. Мәсәлдә бирелгән юморны аңлау. Ике мәсәлнең охшаш һәм аермалы якларын табу. Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. Автор әйтергә теләгән фикерне аерып әйтә белү. 15.10
14 Г.Тукай һәм И.Крылов мәсәлләре 1 Мәсәлләрне уку һәм анализлау. Мәсәлнең хикәяләү һәм мораль өлешләрен аера белергә өйрәтү. Мәсәл текстын укып фикер алышу, сорауларга җавап бирү. Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү. Әсәрнең идеясен таба белү. 19.10
15 Г.Тукай һәм Г.Шамуков мәсәлләре. 1 Мәсәлләрне уку һәм анализлау. Мәсәлнең хикәяләү һәм мораль өлешләрен аера белергә өйрәтү. Хайван образларында кешеләргә хас сыйфатларны күрсәтү, анализлау. Кирәкле мәгълүматны аерып алып, чагыштырып нәтиҗә ясый белү Образларга харктеристика бирә белү. 22.10
16 Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре 1 Кол Галинең тормышы һәм иҗаты турында кыскача фактлар белән таныштыру. “Кыйссаи Йосыф” әсәрен укыту. Текстны тыңлау, сораулар буенча эчтәлекне ачыклау. Текстның эчтәлеген аңлау. 26.10
17 Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре 1 Әсәрнең эчтәлеген аңлату,туганнар арасындагы мөнәсәбәтнең катлаулылыгын күрсәтү. Йосыф турында сүзле картина төзү. Әдәбияны рәсем сәнгате белән бәйләп матурлыкны таный белү, әсәрдәге геройларны сурәтли белү. 29.10
2нче чирек 18 Ш.Галиев “Кол Галигә” шигыре Поэманың үзенчәлекләрен күрсәтү, Әсәрнең жанрына карата дастан һәм поэма терминнары кулланылуын аңлату. Поэманы сәнгатьле уку, аның төзелеше белән танышу. Кол Галигә Ш.Галиев биргән бәяне табып уку. Укучының татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыру, чагыштырып нәтиҗә ясый белү 09.11
19 Мөхәммәдьяр иҗаты. 1 Мөхәммәдьяр ның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү. “Хикәят”не уку, сораулар буенча эчтәлекне ачу. Хикәяттә күтәрелгән проблемаларны ачыклау. Шигъри әсәрне җиңел истә калдыру ысулларын белү. Укучыларда телләр өйрәнүгә кызыксыну булу.
12.11
20 К.Насыйри иҗаты .“Патша белән карт” 1 К.Насыйри-ның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Патша белән карт» , “Аңгыралык бәласе”, “Бай һәм хезмәтче”әсәрләрен өйрәнү
Текстны уку , сорауларга җавап бирү. Падишаһка хас сыйфатларны билгеләү. Хезмәтче малайга характеристика бирү.
«автор әкияте», «әдәби герой» төшенчәләрен ачыклау. Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт булу. Образга хаарактеричтика бирә белү. 16.11
21 Б.с.ү. “Эш үткәч үкенүдән файда юк” темасына сочинение язу 1 Теллне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу. тексттан фактик мәгълүматны аерып алу текстка исем бирү; бирелгән текстны аера белү һәм кечкенә хикәя төзеп яза белү. 19.11
22 К.Насыйри. “Әбугалисина” әсәрендә образлар бирелеше. 1 Әбүгалисина һәм Әбелхарисның белем алуга омтылышларын күрсәтү. “Әбүгалисина” әсәрен бүлекләп уку, һәр бүлеккә исем кушу.Әбүгалисина белән Әбелхариска характеристика бирү. Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт булу. 23.11
23 К.Насыйри. “Әбугалисина” әсәре. 1 ”Әбүгалисина” китабы белән таныштыру. Әсәр эчтәлеге буенча план төзү, эчтәлеген сөйләү.Автор әйтергә теләгән фикерне ачыклау. Балаларда кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт булу. 26.11
24 Б.с.ү. әсәргә минатюр рецензия язу. Каюм Насыйри музеена сәяхәт. 1 Дәреслек буенча Каюм Насыриның Казандагы музеена сәяхәт ясау. Әсәргә рецензия язу турында төшенчә бирү, яздыру. Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләү, рецензия язу. Әсәрнең кыскача эчтәлегеннән файдаланып рецензия яза белү. 30.11
25 Г.Тукай - татар халкының бөек шагыйре. “Су анасы” әкияте
Г.Тукайның тормыш
юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Су анасы» әкиятен өйрәнү; «шигъри
әсәр», «әкият-поэма» төшенчәләрен аңлату. Тукай музее белән танышу. Видео, презентацияләр карау.
Әкиятне уку, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр эшләү, әкият-поэмада әкияткә хас сыйфатларны табу. Рус әдәбияты белән чагыштырып, мифик образлар сурәтләнгән әсәрләрне анализлау.
Укучыларга, әсәрдән чыгып, кеше әйберен сораусыз алырга ярамаганлыкны аңлау. 03.12
26 Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәре . Сыйныфтан тыш уку. 1 Г. Тукайның”Эш беткәч уйнарга ярый”, Б.Рәхмәтнең “Эш беткәч” шигырьләрен укып анализ ясау. Ике шагыйрьнең бер үк темага язылган шигырьләрен чагыштырып өйрәнү. Рифмалашкан сүзләрне табу. Арадаш рифмаларны күрсәтү. Укучыларда эстетик зәвык булу. Балаларда Г.Тукай белән бәйле истәлекләргә карата кызыксыну, ихтирам уяну.
07.12
27 Г.Ибраһимов. “Яз башы” әсәре.
1 Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру. “Яз башы” хикәясен анализлау. Мәдрәсә тормышы турында белешмә алу.”Ни өчен малайга дөнья матур булып күренә?” соравына җавап табу. Төп геройга характеристика бирү. Әдәбияны рәсем сәнгате белән бәйләп матурлыкны таный белү. 10.12 28 Г.Ибраһимов. “Фәгыйлә” хикәясе, хикәя жанры 1 Г.Ибраһимовның “Фәгыйлә” хикәясе белән таныштыру. Хикәяне уку. Җиләк җыю турында тасвирлап сөйләү.Рәсемнәр ярдәмендә җиләк вакытын сурәтләү. Әдәбияны рәсем сәнгате белән бәйләп матурлыкны таный белү. 14.12
29 М.Җәлил. “Алтынчәч” либреттосы. 1 М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.Либретто турында төшенчә бирү. Либреттаны чылбыр рәвешендә уку, эчтәлеген аңлау. Әдәбияны рәсем сәнгате белән бәйләп матурлыкны таный белү. 17.12
30 М.Җәлил. “Алтынчәч” либреттосыннан өзек 1 Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләрен аңлату, балаларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту. Текстның эчтәлеген сөйләү. Әдәби төшенчәләрнең тексттагы урынын билгеләү. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.
21.12
31 М.Җәлил. “Алтынчәч” образларга характеристика 1 Муса Җәлилнең «Алтынчәч» әсәрен өйрәнү, «опера», «либретто» төшенчәләрен аңлату, балаларда татар халкының тарихына карата кызыксыну уяту. Образларга характеристика. Уңай һәм тискәре образларны сурәтләү. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү; М.Җәлилнең татар театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген аңлату.
24.12
32 М.Җәлил. “Кызыл ромашка”, “Җырларым” шигырьләре. 1 Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең
тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен ныгыту, «Кызыл ромашка», “Җырларым”шигырьләрен өйрәнү, сугышчылар-
ның батырлыгына ихтирам, фашизм-
га карата тарих аша нәфрәт хисе тәрбияләү. Баллада турында төшенчә алу. “Кызыл ромашка” әсәрендә образларга характеристика бирү, темасын, идеясын билгеләү. “Җырларым”да шагыйрьнең җырга биргән бәһасен ачыклау. Сугышчыларның батырлыгына ихтирам, фашизмга
карата нәфрәт хисе тәрбия-
ләү.
11.01
33 Б.с.ү. “Хөкем алдыннан” картинасы буенча сочинение. 1 Теллне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу Текстка исем бирү; бирелгән текстны аера белү һәм кечкенә хикәя төзеп яза белү. 14.01
34 М.Җәлил “Бүреләр” шигыре
1 М.Җәлилнең “Бүреләр” шигырен укып анализлау. Тропларны табу.
Шигырьне чылбыр рәвешендә уку. Образларга характеристика бирү. Чагыштыруларны табу, авторның чагыштыруны куллану максатын ачыклау. Укыганны гомумиләш-
терә, нәтиҗә ясый, иң
мөһим мәгълүматны
аерып ала
белү. 18.01
35 М.Җәлил музейларына сәяхәт. 1 Муса Җәлил турында язучы һәм шагыйрьләрнең әйткән фикерләре белән таныштыру. Музейлар белән рәсемнәр ярдәмендә таныштыру. М.Җәлил музейларының Казанда, Минзәләдә, Кадуганда һ.б. шәһәрләрдә барлыгын ачыклау, шул турыда әңгәмә кору. Балаларга язучының патриот шагыйрь икәнлеген, каһарман сугышчы булуын аңлату. 21.01
36 Б.с.ү. Картина буенча сочинение язу. 1 Теллне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу. Тексттан фактик мәгълүматны аерып алу Текстка исем бирү; бирелгән текстны аера белү һәм кечкенә хикәя төзеп яза белү. 25.01
37 Р.Мостафин. “Балыкчы Муса” әсәре (сыйныфтан тыш уку) 1 Муса Җәлилгә багышланган “Балыкчы Муса” хикәясен уку., анализлау. Хикәяне уку. Муса образын характеристика бирү. Әсәрдән юморны табу. Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау. Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позициясен нигезләү. 28.01
38 Ф.Кәрим шигырьләре.
1 Ф.Кәримнең тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә бирү. “Кыр казы”, “Ватаным өчен” шигырьләрен уку. Сугыш турындагы шигырьләрне уку, чагыштырып өйрәнү, уртак һәм аермалы якларын табу. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. 01.02
39 Ф.Кәрим әсәрләре.
1 Ф.Кәримнең “Гармунчы аю белән җырчы маймыл” әсәрен уку һәм анализлау. Әсәрдән юморны табарга өйрәтү. Әкиятне уку.Әкиятнең халык әкияте белән уртак һәм аермалы якларын табу. Образларны билгеләү. Образларга хас уңай һәм тискәре сыйфатларны ачыклау.Авторның әйтергә теләгән фикерен билгеләү. Фольклор һәм язучы әсәрендәге проблемаларны ачыклау. 04.02
40 Г.Кутуй “Сагыну” нәсере
1 Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, « Сагыну » нәсәрен өйрәтү; «чагыштыру» төшенчәсен аңлату. Нәсер жанры турында төшенчә алу. Нәсерне тыңлау, әсәрнең нинди хис белән язылуын билгеләү. Язучының туган илне сагынуның сәбәпләрен ачыклау. Әдәбиятны география предметы белән бәйләп дөнья турында күзаллау формалаштыру. 08.02
41 А.Алиш “Килделәр” хикәясе
1 Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру, “Килделәр” хикәясен уку.Сугыш барган шәһәрдәге кешеләр тормышы турында мәгълүмат бирү. Хикәяне чылбыр рәвешендә уку. Кешеләрнең сугыш китергән хәрабәләр арасында да яшәргә, фашистларга каршы көрәшергә омтылышын ачыклау. Телдән әңгәмә кора белү. 11.02
42 С.Хәким. “Колын” шигыре.С.Хәким музеена сәяхәт. 1 С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, шагыйрьнең «Колын” шигырен анализлау. Шигырьне уку, нәни колынның фронтта булуын тасвирлап сөйләү. Образга карата үз хисләрен белдерү. Сугыш фаҗигаләренең хайваннарга да зыян китерүен ачыклау. Укыганны гомумиләш-
терә, нәтиҗә ясый, иң
мөһим мәгълүматны
аерып ала
белү.
15.02
43 Б.с.ү. Л.Лерон “Фашист очып үтте” шигыре 1 Л.Лернның иҗатфы белән кыскача таныштыру. Шигырьне анадизлау.
Шигырьне уку, образларны билгеләү, эчтәлеген А.Пластовның “Фашист очып үтте” картинасы белән чагыштырып анализлау. Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяли белү. 18.02
44 Р.Харис “Ветеран дәфтәрләр” шигыре 1 Сугыш чоры истәлекләрен үзендә саклап, туган иленә әйләнеп кайткан солдат кондәлеге турындаР.Харисның “Ветеран дәфтәрләр” шигырен укып анализлау. Шигырьне уку, сораулар буенча эчтәлекне ачыклау. Ветеран дәфтәр-метафора булуын билгеләү Предметның кайсы сыйфаты чагыштырылуын ачыклау. Әдәбиятта сугыш сурәтләнешен бәяли белү. 22.02
45 Ф.Хөсни. “Чыбыркы” хикәясе. 1 Фатих Хөснинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, “Чыбыркы” хикәясен уку. Хикәяне чылбыр рәвешендә уку. Чыбыркының нинди корал булуын ачыклау. Сурәтләү алымнарын табу, аларның ни өчен хикәядә кулланылуын ачыклау. Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-
ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату. 25.02
46 “Чыбыркы” хикәясендә образлар бирелеше. 1 Фатих Хөснинең «Чыбыркы» әсәрен уку, эчтәлекне үзләштерү; сюжет элементларын өйрәтү, анализлау. Рәшитнең уңай һәм тискәре сыйфатларын билгеләү.”Рәшитнең әти-әнисе белән мөнәсәбәте нинди ?” соравына җавап эзләү. Укучыларга хезмәтнең, тырышлык-
ның бәхет чыганагы икәнлеген аңлату. 01.03
47 Роб.Әхмәтҗанов. “Солдатлар” шигыре. 1 Роберт Әхмәтҗановның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Шигырьдә тасвирланган балалар турында күзаллау булдыру. “Солдатлар” шигырен уку. “Солдатлар-балалар” бирелешен ачыклау. Мәңгелек ут һәм шигырь арасындагы бәйлелекне ачыклау, дәлилләү. Әдәбиятны тарих белән бәйләп , дөнья, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.
04.03
48
Н.Дәүли. “Бәхет кайда була?” шигыре.
1 Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Бәхет кайда була?» шигырен өйрәнү.
«Бәхет кайда була?» шигырен уку, проблемалы сорауга җавап эзләү. Бәхет, хезмәт турында мәкальләрне укып, мәгънәләрен аңлату. Кайсы мәкальнең әсәр эчтәлегенә туры килүен ачыклау. Проблемааны аңлый белү, үз фикерен раслау өчен, дәлилләр сайларга өйрәнү. 08.03
49 Н.Дәүли.”Кар нинди җылы” хикәясе.
1 ”Кар нинди җылы” хикәясен уку һәм эчтәлеген үзләштерү. Әсәр эчтәлеге буенча гаиләдәге мөнәсәбәтләрне күрсәтү. Бала психологиясенең катлаулылыгын, тирәнлеген ачыклау. Хикәяне уку, төп образларны билгеләү. Гариф һәм Илгизне характерлый торган сыйфатларны билгеләү. “Кар ни өчен җылынган?” соравына җавап бирү. Төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү. Деликатлылык сыйфатларын үзләштерү. 11.03
50 Ф.Яруллин. “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкияте.
1 Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү. Әкиятнең халык әкиятеннән аермасын табу. Әсәрдән сурәтләү чараларын эзләү. “Ай” дип башланып киткән кыз һәм малай исемнәре язу. Аларның нинди мәгънә аңлатуларын белү. Әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен ачыклау. 15.03
51 Кеше кайчан бәхетле була?
1 Р.Вәлиеваның “Бәхет”, Ф.Яруллинның “Бөтенесе кирәк” шигырьләрен уку. Шагыйрьләрнең бәхет төшенчәсен ничек сурәтләүләрен күзәтү.
Ике шигырьнең дә темасын билгеләү, чагыштыру. “Бәхет өчен нәрсәләр кирәк? Нәрсә ул бәхет ” сорауларына җавапны әсәрләрдән табу. Бәхетле булуның һәр кешенең үзеннән торуын аңлау. 18.03
52 Н.Исәнбәт. “Туган ил” шигыре, туган як турында картиналар.
Н.Исәнбәтнең тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру. “Туган ил” шигырен уку, анализлау. Шагыйрьнең туган илен, туган җирен, туган авылын яратуы кайсы строфаларда күрсәтелгәнен ачыклау. Әдәбиятны рәсем сәнгате белән бәйләп, матурлыкны танырга өйрәнү. 22.03
53 Э.Шәрифуллина Г.Зәйнәшеваның туган якка багышланган шигырьләре.
1 Э.Шәрифуллинаның “Татарстан шуннан башлана” һәм Г.Зәйнәшеваның “Үз илемдә шигырьләрен уку, анализлау. Шигырьләрдә бирелгән фикер уртаклыгын күрсәтү. Э.Шәрифуллинаның “Татарстан шуннан башлана” шигырен уку һәм Г.Зәйнәшеваның “Үз илемдә шигыре белән чагыштыру. Строфалар тәртибен ачыклау, рифмаларны билгеләү. Укыганны гомумиләш-
терә, нәтиҗә ясый, иң
мөһим мәгълүматны аерып ала белү. 02.04
54 Н.Мадьяров. “Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем” шигыре. Туган як турында картиналар. 1 Н.Мадьяровның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү. Шигыръ һәм картина арасындагы бәйләнешне ачыклау. Шигырьне уку. Шигырьдән кабатланып килгән юлларны, эндәшләрне табу. Риторик эндәшне ачыклау. Укучыларга экологик тәрбия бирү. 04.03
55 С.Хәким. “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми” шигырьләре. 1 С.Хәким шигырьләрен укып анализлау, туган якның кирәклеген, матурлыгын аңлату. Лирик герой, строфа төшенчәләренә аңлатма бирү. С.Хәкимнең “Бер горурлык хисе”, “Башка берни дә кирәкми” шигырьләрен уку. Строфаларның ничә юлдан торуларын билгеләү. Кабатланып килгән юлларны табу. Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү. Иптәшләре каршында чыгыш ясый белү осталыгын ныгыту. 09.04
56 Ф.Садриев. “Тургай ни дип җырлый?” әсәре. 1 Ф.Садриевның “Тургай ни дип җырлый?” хикәясен укып анализлау. Тургай турында укучыларны яңа белемнәр белән баету. Хикәяне уку. Туган якларына кайту өчен, кошларның авыр юл үтүләрен әдәби әсәр аша күаллау. Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп табигать турында күзаллау формалаштыра белү. 11.04
57 Р.Вәлиева. “Табигать баласына” шигыре. 1 Резеда Вәлиеваның тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.Шигырьнең ритм, рифмасын табу. Кызыл китапларны күрсәтү. Әсәрне уку, авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау. Кыызл китапка кертелгән үсемлекләр турында сөйләшү. Сораулар төзү, аларга җавап бирү. Үзенә кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан туплый белү. 16.04
58 М.Әгъләмов. “Матурлык минем белән” шигыре.
1 М. Әгъләмнең тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, «Матурлык минем белән» әсәрен өйрәтү.Һәр нәрсәнең үзенчә матурлыгы бар икәнен аңлату. Шигырьне уку, нинди матурлык турында сүз баруын ачыклау. “Матурлык нәрсә ул?” темасына мини сочинение язу. Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү. Матурлыкны танырга өйрәнү. 18.04
59 Туган як турында- шагыйрьләр.
1 Г.Афзалның “Туган җиреңнән китмә”, Р.Вәлиевнең”Туган телдә дәшсәм генә” шигырьләрен уку, анализлау. Әсәрләрне чылбыр буенча уку. “Ни өчен автор безгә туган җиреңнән китмә дип мөрәҗәгать итә?” соравына җавап эзләү. Укыганны гомумиләш-терә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. 23.04
60
Б.с.ү.Шишкин наратлары.
1 Рәссам
И.И.Шишкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән дәреслектәге белешмә һәм өстәмә материаллар аша танышу. Рәсем сәнгате турында сөйләү. Кадыйр Сибгатулинның “Шишкин наратлары” шигырен уку. Картина буенча сурәтләү төзү. Бирелгән рәсем буенча сурәтләү формаларын кулланып хикәя төзи белү. 25.04
61 А.Платонов. “Ягъфәр бабай әсәре”
1 А.Платоновның “Ягъфәр бабай” әсәрен уку, тәрҗемәче һөнәре турында мәгълүмат бирү. Хикәянең планын төзү, план буенча эчтәлеген сөйләү. Бер мәгълүматны икенче төрле итеп үзгәртә алу, план төзи белү. 30.04
62 Дж. Родари . “Әбинең кошчыклары” хикәясе. 1 Дж. Родариның иҗаты белән кыскача таныштыру. Картлар йортындагы әби-бабайларның тормышы турында сөйләү. “Әбинең кошчыклары” хикәясен чылбыр буенча уку, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.
Укылган, тыңланган әсәрләр буенча сораулар, аларга җаваплар бирә белү. 02.05
63 А.Экзюпери. “Нәни принц”
Әсәре (сыйныфтан тыш уку).
1 А.Экзюпериның “Нәни принц” әсәре белән таныштыру.
Әсәрләрне икенче бер телгә тәрҗемә итүнең нигә кирәк булуын аңлату. Хикәяне уку сораулар төзү, аларга җавап бирү, нәтиҗәләр чыгару, анализ ясау.
Әдәбият белән сәнгатьне бәйләп күзаллау. Картина аша әйтергә теләгән фикерләрне сүз белән әйтергә өйрәнү. 07.05
64 А.Гыймадиев хикәяләре. 1 А.Гыймадиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. Юмор турында төшенчә бирү. Юморның ирониядән аермасын аңлату. “Телефонлы кәҗә”, “Интернетта ALF” хикәяләрен уку. Төп образларны билгеләү авторның әйтергә теләгән фикерен табу. Әдәби әсәрләрдә укыганнардан нәтиҗә ясап, тормышта куллана белү. 09.05
65 А.Гыймадиев.”Дианаларда кунакта” хикәясе. 1 «Дианаларда кунакта» әсәрен өйрәтү. Юморның кеше тормышындагы роле турында сөйләү. Юмор һәм мыскыллауның аермасын күрсәтү. «Дианаларда кунакта» хикәясен уку. Автор әйтергә теләгән фикерне ачыклау, төп геройга хас сыйфатларны табу, аңлаулары буенча дискуссия үткәрү. Бер фикерне кабул иткәнче, төрле җавапларны тыңлау, чагыштыру, нәтиҗә ясау. 14.05
66 Шәүкәт Галиев шигырьләре.
1 Ш.Галиев тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру. Укылган шигырьләрдән юморны таптыру. Текстны уку, сүзлек эше, рәсем буенча сөйләшү, биремнәр эшләү, сорауларга җавап бирү. Белешмә материал белән эшли белү, үз фикереңне кыскача әйтеп бирә белү. 16.05
67 Л.Лерон. “Зөһрә кыз-безнең авылдан” хикәясе 1 Л.Леронның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне үзләштерү, “Зөһрә кыз-безнең авылдан”әсәрен өйрәнү. Әсәрдә әкият һәм чынбарлык элементларын табу. Әсәрләрдән гиперболаларны эзләү, кулланылу сәбәпләрен ачыклау Төрле фикерләрне исәпкә алып үз позициясен нигезли белү.
21.05
68 Л.Лерон. “Песи булсаң иде” шигыре. 1 Л.Лерон. “Песи булсаң иде” шигырен уку һәм анализлау. Юмор элементларын табу. Ләбиб Лерон әсәрләренә төзелгән күргәзмәне карау. Шигырьне уку, сораулар төзү, аларга җавап бирү. Балаларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, җаваплылык, игътибарлылык хисе тәрбияләү. 23.05
69 Р.Миңнуллин, Р.Корбан иҗатларында юмор
1 Р.Миңнуллин һәм Р.Корбан шигырьләрендә юмор бирелешен өйрәтү. Әсәрләрне уку. Аларга ясалган карикатуралар белән танышу. Рәсем буенча әсәр исемен билгеләү, әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә кору. Юмористик әсәрләр укуга теләк уяту. Тормышта шаян, шук кешеләргә дөрес караш формалаштыру. 28.05
70 Ел буе үткәннәрне йомгаклау. Ф.Яруллин “Җыр калдырыйк” шигыре. 1 Ф.Яруллин тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру.Уку елына йомгак ясау. Ф.Яруллинның “Җыр калдырыйк” шигырен уку, сорауларга җавап бирү. Укыганны гомумиләштерә, нәтиҗә ясый, иң мөһим мәгълүматны аерып ала белү. 30.05
Кушымта №1
Эш программасына төзәтмәләр кертү бите
Класс Дәрес темасы План буенча үткәрү вакыты Төзәтмәләр кертүнең
сәбәбе Төзәтмәләр кертү чаралары Фактта үткәрү вакыты

Приложенные файлы

Добавить комментарий