Х.рахман фнни еш 2016 мохмтдинова р.ф. — копия


Алабугада яшәп иҗат иткән шагыйрь - Хәбра Рахма
I.Кереш өлеш.
Безнең туган шәһәребез Алабуга белән бәйле язучылар, композиторлар, шагыйрьләрнең иҗаты белән без кызыксынабыз, чиксез горурланабыз. Шәһәребез бик зур булмаса да, талантларга ул бик бай.
Бу кечкенә генә хезмәтем белән солдат шагыйрь Хәбра Рахман исемен халкыбызга җиткерүдә, аның иҗаты белән күбрәк кешеләрне таныштыру максатыннан үземнән аз гына өлеш кертсәм, мин бик шат булыр идем.
2.Шагыйрьнең балачагы.
Хәбра Рахман (Хәбибрахман Габдрахманов) 1914 нче елның 18 сентябрендә Татарстанның Балтач районы Яңгыл авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшли әти - әнисе үлеп, дүрт бала ятим кала.
Аның Алабугада яшәгән елларын искәртеп китәсем килә.
Хәбра Рахман Казан педагогия институтын тәмамлагач, 1936 елда Алабугага эшкә җибәрелә, һәм ул Алабуга педагогия училищесында тәрбияче-җитәкче, соңыннан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Фронтка киткәнче Алабуга китапханә техникумында да. «Сталин юлы» исемле район газетасы редакторы булып та эшләргә туры килә шагыйрьгә.Шәһәребездә ул Сара ханым белән тормыш корып җибәрә.
кызлары Суфия бик каты авырып, кинәт кенә вафат була. Шул ук елны аларның уллары Рафаэль туа...
1942 елның 19 маенда Хәбра Рахман үзе теләп фронтка китә. Мәскәү янындагы дәһшәтле сугышларда туган илебезнең бәйсезлеге өчен көрәштә, үз бурычын намус белән үтәп, геройлар үлеме белән һәлак була.
Хәбраның иң соңгы хаты кыска иде. «Безне фашистларның ныгытмаларына каршы һөҗүмгә җибәрәләр. Иртәгә таңда һөҗүмгә ташланабыз. Исән калсам балам бәхетеннән, башым салырга туры килсә, бәхил булыгыз!» - дип язган иде.
Хәбра Рахманның басылган шигырьләре әллә ни күп түгел. Аларның барысын бергә җыйганда да, калын булмаган җыентык эченә бик иркен сыеп бетәләр. Әмма X. Рахман шул аз санлы шигырьләре белән үзенчәлекле һәм матур шигырьләр тудыра алырга сәләтле икәнен күрсәтте. Әгәр немец фашистларына каршы көрәштә гомере вакытсыз өзелмәгән булса, X. Рахман укучыларга тагын да матур әсәрләр биргән булыр иде.
Алабуга Хәбибрахманның тормышын яңа юнәлешкә борып җибәрә. Янында сөйгән хатыны, баласы, сеңелләре, яраткан эше. Яңа дәрт белән илһамланып иҗат итә башлый шагыйрь. «Укытучы» дигән очерк-этюд яза, шигырьләр иҗат итә, дуслары, туганнары белән аралаша.
1940-41 еллар башында Хәбибрахман өр - яңа хисләр тулы әсәр язарга уйлый. Әсәрне «Шомырт чәчәкләре» дип атый һәм аны сөйгәне Сарага, кызына багышлый. Повесть җиңел языла, язылган бер өлеше район газетасында басыла тора. Укучылар һәр санны көтеп алалар. Әсәрдә тасвирланган чибәр яшь хатында Сара чалымнарын, ә андагы яшь язучы - Хәбраның үзе икәнлеген яшьләр белә идеме, юкмы, әмма әдәби әсәрне йотлыгып укый иделәр. Ләкин кайбер сәбәпләр аркасында әсәр тәмамлана алмый.
1937 нче елда Казанда шагыйрьнең «Чәчәк ява» исемле беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә.
Шагыйрьнең мәхәббәт, сөю турындагы шигырьләре дә эчке җылылык, лиризм белән сугарылган.
Мин сөям,
мондый көчле сөю
Беркемгә дә әле тимәгән,
Мин сөям,
Ромео да үзенең Джульеттасын
Шундый сөю белән сөймәгән.
Нинди көчле хисләр, нинди олы мәхәббәт. Билгеле, мондый шигырьләр тәрҗемәчеләр игътибарыннан да читтә калмый. Хәбра Рахманның русчага тәрҗемә ителгән бер шигыре бар. «Что ты за девушка?» дип атала ул.

Хәбра Рахман шигырьләрендә дөнья матурлыгы, табигать хозурлыгы, яз җырлары яңгырый.
Хәбра Рахман бәхет җырчысы ул. Күп шигырьләрендә бәхет турында, бәхетле ил һәм аның бәхетле кешеләре турында җырлый. Поэзиядә үзәк темаларның берсе булган бу теманы X. Рахман үзенчә чишәргә омтыла

Хәбра Рахман бик аз яшәде. Ләкин шушы кыска гына гомер эчендә дә халкыбыз күңеленә үтеп керердәй туган илен, халкын ярату хисләре белән сугарылган гүзәл шигырьләр калдырды
Тик бер бездә,
безнең илдә генә,
Көннәр шундый матур булалар.
Мондый җылы хисләр,
якты уйлар,
Тик бер безнең илдә туалар.
(«Чәчәк ява», 1936 ел)
Хәбра Рахман һәлак булды. Аның хатларында, шигырьләрендә гомерлек васыять булып мондый фикер ярылып ята: Тормышның кадерен белеп яшәгез! Ярлыларга, ятимнәргә кулдан килгәнчә ярдәм итегез! Ярата белегез һәм сөйгәннәрегезгә тугърылыклы булыгыз! Көтә белегез! Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белегез!
Ә бит Хәбра Рахманга нибары 28 яшь булган. «Хәбра исән булса, татар поэзиясенә күп нәрсә биргән булыр иде». - дип язды татар халкының олы шагыйре, халык шагыйре Сибгат Хәким. Без Хәбра Рахманның Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүе белән без горурланырга, солдат – шагыйрь иҗатын халкыбызга җиткерүдә мөмкин булганның барысын да эшләргә бурычлы.

Приложенные файлы


Добавить комментарий