Х.ы.миннегулов турында чыгыш


Секция: Мәгариф каһарманнары.


Асыл якның асыл заты.

Зәй муниципаль районы
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле
7 нче урта гомуми белем мәктәбе”


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Нургалина Эльза Миргарифан кызы
Зәй 2014
Асыл якның асыл заты.
Адәм баласының шәхес булып формалашуында туган җир, аның табигатенең, кешеләренең йогынтысы зур булуы вакыт белән расланган.
Туган як, туган җир, туган туфрак, туган төбәк! Һәркем өчен нинди газиз, тирән мәгънәле бу сүзләр! Алар һәр кешенең йөрәгендә яши һәм вакытлар узган саен тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган җирнең бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше - болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә, аңыбызда Ватан образын тудыра.
Кече ватанның тарихын, яшәешен, аның күренекле шәхесләрен белү туган җиреңне яратырга, аның белән горурланырга өйрәтә. Чөнки һәр халыкның рухи үсеше иң беренче чиратта аның талантлы ул – кызларының эшчәнлегенә бәйле.
Укыту һәм тәрбия эшчәнлеге барышында без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучыларыбыз белән төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләребез турында өйрәнү эшләре алып барабыз. Ә Зәй төбәге татар дөньясына күп кенә атаклы шәхесләрне бирә. Бу исемлектә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, спорт осталары да бар. Алар Рабит Батулла, Мөдәрис Әгъләмов, Хатыйп Миңнегулов, Фаяз Хуҗин, Мансур Хәсәнов, Наил Дунаев, Фёдор Симашев кебек асыл затларыбыз. Ә шулар арасында Хатыйп Миңнегулов аерым урын алып тора. Без аны күңеле белән яшь җанлы булып калган, егетләрчә төз – матур буйлы, ыспай кыяфәтле, тынгысыз җанлы, олпат ир заты буларак кына түгел, татар , рус, төрек телләрендә дөнья күргән өч дистәдән артык китап, җиде йөздән артык фәнни хезмәт, дәреслекләр, методик ярдәмлекләр авторы буларак та беләбез. Русия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, Халыкара ел кешесе, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты исемнәре – Хатыйп ага Миңнегуловның фидакарь хезмәтенең нәтиҗәләре. Бу олуг галимнең тормыш юлын фән эшлеклеләре өйрәнеп, күп кенә хезмәтләр туплаган инде. Ә мин үземнең чыгышымда зыялы, мөхтәрәм якташыбызның Зәй ягы белән бәйле тормыш мизгелләренең кайберләрен генә карап үтәсем килә.
Минем туган авылым Сармашбаш белән Ирнә буендагы Сармаш (Апач) арасын берничә чакрым җир генә аера. Хатыйп ага турында әтием Миргарифан, укытучым Юныс абый сөйләүләреннән ишетеп үстем.
Эшемне башлар алдыннан Апач авылына, галимнең туган йортына килмичә кала алмадым. Хәнифә апа белән күрешеп сөйләштек, истәлекләрне барлап, фотосурәтләр карадык. Кызыксындырган сорауларыма тыйнак кына бирелгән җавапларларда туганнарына карата чиксез хөрмәт, горурлану, рәхмәт хисләре тойдым мин.
Биек, текә таулары, калын урманнары белән әйләндереп алынган, янәшәдән генә шаулап аккан елгасы, шифалы чишмәләре булган, сихри табигатьле Апач авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Бала чагы авыр сугыш чорында үтә. Әтиләре беренче көннән үк фронтка китә. 1944 нче елны сугышта һәлак була. Гаиләдәге биш баланы тәрбияләү яшь кенә әниләре җилкәсенә кала. Балаларының истәлекләреннән күренгәнчә, әниләре бик тә тырыш, эш сөючән, булдыклы, таләпчән кеше була. Көнен колхоз эше эшләп үткәрсә, кичләрен, төннәрен йон эрли, бәйли, җитеннән кием-салым тегә торган була. Беркайчан юылмаган, тишек-тошыгы булган кием кидермәде, дип искә ала Хәнифә апа әниләрен. Үз үрнәгендә балаларын да эш сөючән, тырыш, гадел, тыйнак булырга, кешеләрне рәнҗетмәскә, үзеңне башкалардан югары куймаска, туганлыкның кадерен белергә өйрәтә. Балаларында белемгә омтылыш тәрбияли.
Бу бигрәк тә Хатыйп аганың укырга теләге зур булуда чагыла. Башлангыч сыйныфны туган авылында, җиденче сыйныфны берничә чакрымдагы күрше Федоровка (Пидәр) авылында тәмамлый. Ә алга таба укуны Әлмәт яки Сарман мәктәбендә генә дәвам итү мөмкин була. Сугыш арты елларының авырлыгы нәтиҗәсендә ул елны укуын дәвам итә алмый кала, колхозда эшли башлый. Беренче сентябрь көнендә ачынып елый ул.
Алдагы уку елын Апачтан егерме биш чакрым ераклыкта урнашкан, ул вакытларда алдынгы, зур, көчле, традицияләргә бай булган Иске Кәшер урта мәктәбе укучысы булып каршылый. Мәктәпкә юл ике урман аша уза торган була. Яшьтән үк спортны яраткан яшүсмер бу юллардан язын – көзен җәяүләп, кышларын чаңгыда уза. Берничә тапкыр бүреләр белән очрашырга, язгы ташуда суларга батып, авырырга да туры килә аңа. Интернат булмау сәбәпле, төрле кешеләрдә ачлы – туклы хәлдә фатирда яшәргә дә мәҗбүр була. Ләкин бу авырлыклар аның ихтыярын тагын да чыныктыра. Мәктәпне тәмамлап, кулына өлгергәнлек аттестаты ала.Ул еллардагы кагыйдәләр буенча югары уку йортына керү өчен эш стажы таләп ителә. Шул сәбәптән Таҗикстанга китә, Ленинабад өлкәсендә эшли башлый. Әнисенең авырып китү хәбәрен алуга туган якларына әйләнеп кайта . Колхозда эшли, клуб мөдире була.
Шигырь, хикәяләр язуга осталыгы булган Хатыйп аганың туган телебезне, әдәбиятны яратуы 1959 нчы елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Студент еллары чын мәгънәсендә кайнап тора: мәкалә – рецензияләр яза, докладлар сөйли, төрле очрашулар оештыра. Пенза өлкәсенең Качкару мәктәбендә мөгаллимлек итүе дә шушы елларга туры килә. Университетны тәмамлагач, Сарман районының Чукмарлы авылында мәктәп директоры, КПСС райкомында парткабинет мөдире вазыйфаларын башкара.
Фән дөньясына булган көчле омтылышы аны янәдән Казан шәһәренә чакыра. 1967 нче елдан Казан университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли башлый. Өзлексез эшләү нәтиҗәсе булып, укытучыдан доктор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Шәкертләре дә аның турында җылы фикерләрен җиткерәләр. Аның талантлы галим, гадел, оста педагог, югары кешелеклелек сыйфатларына ия шәхес булуын әйтәләр.
Хезмәтләреннән Хатыйп аганың үтә нечкә тоемлы, милләт җанлы кеше булуын аңлыйбыз. Дөнья буйлап сибелгән татарлар, аларның яшәеше турында өйрәнүен дә күрәбез. Милләтенең үткәнен белә, бүгенгесе белән яши, киләчәге турында уйлана. Туган телебез, милләтебез язмышы өчен борчыла.
Хатыйп аганы энциклопедик галим дип атауларын юкка гына түгел икәнен аның хезмәтләренең бихисап күп һәм төрлелегендә күрәбез. Борынгы татар әдәбиятын, аның тарихын гына колачламый, бөек шагыйребез Тукай иҗатын өйрәнү һәм пропагандалауны да үзенең бурычы итеп саный. Әдәбият теориясе һәм методикасы, халык тарихы, тел, дин, әдәби тәнкыйть буенча, текстолог буларак хезмәтләре дә бик күп.
Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнү өлкәсендә күп хезмәтләр яза. Ризаэддин Фәхреддин кебек шәхесләребез турында да өйрәнә. Шуңа күрә дә галим Р.Фәхреддин иҗатына багышланган фәнни конференцияләрдә мәртәбәле кунак.
2010 нчы елны мин эшли торган Зәй шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә уздырылган Р. Фәхреддин иҗатына багышланган республикакүләм укуларда да Хатыйп ага иң дәрәҗәле кунакларыбызның берсе иде.
Таҗеддин Ялчыгол иҗаты буенча оештырылган конференциядә дә галим үзенең ихлас, тирән эчтәлекле чыгышларын якташларына җиткерде.
Шуңа күрә дә галимнең тормыш юлы туган җирләре белән кисешеп тора. Зәй, Сарман, Әлмәт якларында булып торган очрашулар моның ачык дәлиле. Биредә ул - көтеп алынган, кадерле кунак.
Төп йортта гаилә учагын сүндермичә яшәүче сеңлесе Хәнифә апа янына да җай чыгу белән кайта ул. Туганлык җепләрен кадерләп, хөрмәт итеп яши беләләр алар.
Галимнең үзенең дә бу якларны сагынып, яратып, җирсеп кайтуы сизелә. Яшьлек еллары, туган нигез, күңелле сабантуйлары аны бирегә дәшәдер. Чөнки һәр кеше үзенә таяныч – җирлекне, олы тормышка фатиханы туган ягыннан, ата – бабаның кендек каны тамган җирдән, нәсел нәсәбеннән ала. Хатыйп аганы туып үскән Зәй төбәгенең гаҗәеп, матур табигате, кешеләренең ихласлыгы бигрәк тә әнисенең мөлаем образы гомере буе озата бара.
Фидакарь ана балаларының дүртесенә дә югары белем бирә, барысын да кеше итә. Ике югары уку йорты тәмамлаган олы улы Миргалим – танылган диңгез капитаны, Севастополь хәрби-диңгез академиясе укытучысы, кыз туганнары Гөлнур – элемтә бүлеге җитәкчесе, ә шигъри җанлы, өздереп гармун уйнаучысы Хәнифә – Русия Федерациясенең атказанган укытучысы, Хатыйп ага исә олы галим, чын татар зыялысы, аксакалы булып җитешә. Әнкәсенең рухи бөеклеге алдында галим гомере буе баш иеп яши. “Дөньяда сүземез бар...” исемле китабын әнисе Гайнелхәят Шәйхелислам кызының якты истәлегенә багышлый.
“... Нәсел-нәсәбә зур нәрсә икән шул! Хатыйп дустым Миңнегуловның, олуг әдәбият галиме, фән докторы булган зыялыбызның нәселендә муллалар, укымышлы затлар булуын белә идем...”, - дип яза дусты Рәдиф Гаташ. Бу зыялы нәселнең буыннар чылбыры дәвам итә. Тормыш үрләрен хәзер балалары, оныклары яулый.
Кеше бәхетенең чын мәгънәсен яраткан эшендә күреп, әйләнә – тирәдәгеләргә якты нур чәчеп, үзенең бөтен барлыгын милләтенә багышлаган бу галимнең безнең якташыбыз булуы белән без чиксез горурланабыз, аннан үрнәк алабыз. Уйларымда Хатыйп аганы Ризаэддин Фәхреддин, Таҗеддин Ялчыгол кебек шәхесләр белән янәшә күз алдыма китерәм, чөнки милләтебез өчен галимнең хезмәтләре тиңдәшсез хәзинә, зур мирас.




Кулланылган әдәбият
Балачак әдипләре. Библиографик белешмәлек. Өченче китап. Казан: Мәгариф, 2005. 190-204 б. б.
Х. Й. Миңнегулов. Гасырлар өнен тыңлап. Казан: Мәгариф, 2003. 252 б.
Х. Й. Миңнегулов. Дөньяда сүземез бар... Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. 299 б.
Х. Й. Миңнегулов. Гасырлар арасында уйланулар. Р. Ганиева. Күренекле галим - педагог, чын хатыйп. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2010,
297 б.
А. Галиева. Кол Галиләр заманы белән чагыштырганда... Ялкын – 11.1999
Х. Й.Миңнегулова . Әнкәй йөрәге икән. Казан, 2010. 7 б.

Приложенные файлы


Добавить комментарий