Х авазы х х хрефлре 0


Сыйныф: 1.
Тема: [һ ] авазы һәм Һ, һ хәрефләре.
Дәрес максаты:
-балаларны саңгырау тартык [һ ] авазы һәм Һ, һ хәрефләре белән таныштыру ; укучыларны иҗек, сүз һәм тексларны укырга күнектерү;
- фонматик ишетү һәм авазларны дөрес әйтә белүне үстерү;
- Төрле һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү;
- Уку хезмәтенә җитди караш, игътибарлылык, пөхтәлек тәрбияләү.
Дәреснең бурычлары:
1. [һ ] авазы кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм Һ, һ хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку ; бирелгән сүзләрне, җөмләләрне дөрес уку.
Дәрес төре: яңа теманы аңлату дәресе.
Җиһазлау: индивидуаль карточкалар, рәсемнәр, мультимедиа.
Дәреснең технологик картасы:Үткәрү технологиясе
Укытучы эшчәнлегеУкучы эшчәнлегеУкучының
универсаль укуэшчәнлеге (УУД)
I этап. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру
Укучыларның фикерләрен эшкә юнәлтү, уңай психологик халәт тудыру. Рәхмәт, кояш
Таң китердең
Бар дөньяны ялт иттердең.
Нурың төште бүлмәбезгә,
Җылы, рәхәт һәммәбезгә.
Хәерле иртә, балалар! Елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз.
Бер-берегезгә карап елмаегыз.Укытучы апага карап елмаябыз. Укучылар бер-берсен сәламлиләр.
Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.
Шәхси УУД.
Коммуникатив УУД.
( күршең белән хезмәттәшлек итүгә әзерлек)
II этап. Белемнәрне актуальләштерү.
Фонетик күнегүләр.
-Без ничек кычырып көләбез?
-Кызлар ничек көләләр?
-Вагоннар җырлап бара,
Ак төтен артта кала.
-Хәбәрләр ташып тора,
Араны
Тоташтыра.Ул нәрсә?
-Хатларны кем тарата?
-Бу һөнәр ияләре хәзер бармы?
-Хатны хәзер ничек язабыз?
-Мультфильмда кем хат ташучы һөнәрен сайлаган?
-Укучылар ,хат сүзенең беренче авазын әйтегез. [х ] авазы нинди аваз?
-Димәк, узган дәрестә без нинди аваз белән таныштык?
-Бу аваз нинди хәреф белән билгеләнде? Ха-ха-ха.
Хи-хи-хи.
Ах-ах-ух! Ах-ах-ух!
Пух-пах-пух!
Бу-хат.
Хат ташучы хат тарата.
Бар.
Компьютер аша.
Саңгырау тартык аваз.
Почтальон Печкин.(1 нче слайд)
[х ] авазы белән таныштык.
Х,х хәрефләре белән билгеләнә. Танып белү УУГ
III. Яңа
теманы
аңлату
уку мәсьәләсе кую

Һич һәм Һәр турында әкият уку.
-Борын-борын заманда һөнәрсез Һич белән һөнәрле Һәр яшәгән.Һич белән Һәр дус булмаганнар,һәрвакыт бәхәсләшкәннәр,ачуланышканнар.Һөнәрле Һәр һәрнәрсәне белергә, эшләргә тырышкан, һөнәрен үстергән,ә Һич киресен генә эшләп йөргән, һичнинди һөнәр белән дә кызксынмаган.Һәр бер нәрсә эшләргә җыенса, Һич шунда ук килеп җиткән, һичнәрсә эшләргә бирмәгән.
Беркөнне Һәр Һичтән качып киткән.Үзенә бакча алган, анда бик күп төрле чәчәкләр, яшелчәләр, җиләк-җимешләр утырткан.Көз көне Һәр Һәрбер төптән бик күп уңыш җыйган.
Кыш җиткән.Һич ялгызлыктан бик туйган.Ул Һәргә: “Кертсәң сиңа да, үземә дә менә дигән урындык ясап бирәм”,-дип ялынган.Һәр Һичне йортка керткән,аңа балта белән такта тоттырган.Һич һич тә каршы килмичә, менә дигән урындык ясаган. Алар икәүләп чәй эчәргә утырганнар.
-Укучылар, бу әкият кенәр турында?
-Бу сүзләрнең башында нинди авазны ишетәсез?
-Бу аваз безгә танышмы?
-Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз.
-[һ ] авазы сузык авазмы,тартыкмы?
-Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз?Ул кайда ясала?
-[һ ] авазы нинди тартык аваз?
-Укучылар, Һәр бакчада эшләргә ярата.Димәк ул кем?
-Һәр балта белән агачтан урындык ясый.Ул кем?
-[һ ] авазын нинди хәреф белән билгелибез? Сайлап алып күрсәтегез.
-Димәк, [һ ] авазы Һ,һ хәрефләре белән билгеләнә.
-Бу аваз рус телендә бармы?
2 нче слайд.
Һич һәм Һәр әкият геройлары.
Һич белән Һәр турында.
[һ ] авазын ишетәбез.
Юк, бу аваз безгә таныш түгел.
Без бүген [һ ] авазы белән танышачакбыз.
Тартык аваз.
Үпкәдән килгән һава агымы тоткарлыкка очрый.Иреннәр һәм тешләр ачыла, тел очы алгы аскы тешләрнең түбән ягына нык терәлә.
Саңгырау тартык аваз.
Ул бакчачы була.3 нче слайд- бакчачы рәсеме.
Ул-балта остасы. 4 нче слайд.
Укучыларда төрле хәрефләр сайлап алып күрсәтәләр.
5 нче слайд.
Юк, бу аваз рус телендә юк.Ул татар телендә генә бар. Регулятив эшчәнлек:укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.
Танып-белү эшчәнлеге:гомуми уку.
Коммуникатив эшчәнлек:сораулар куелышы, информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү.
Танып белү УУГ.
IV.Физминутка -Укучылар, мин сезгә төрле һөнәр ияләрен күрсәтәм . Кем икәнен әйтә алырсыз микән?
-Хәзер хәрәкәтләрдән белегез.
6 нчы слайд.
Табиб.
Укытучы.
Сатучы.
Тегүче.
Пешекче.
Төзүче.
Укучылар чыгып төрле һөнәр ияләрен крсәтәләр,калган балалар һөнәр ияләренең кем булуын әйтәләр. Коммуникатив эшчәнлек
V.Беренчел ныгыту.
-Китапларны ачабыз.Өстәге рәсемдә нәрсә күрәсез?
-Безнең шәһәрнең исеме ничек?
-Безнең шәһәрдә нинди һөнәр ияләре бар?
-Икенче рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?
-87 нче биттәге сүзләрне укыйбыз.
Һ, х хәрефләрен чагыштырып уку.
-Һөнәрле сүзенә предметны белдерүче сүзләр уйлап әйтәбез.Башлый озын чәчле укучы.
-Син нинди һөнәр иясен сайлар идең?Ни өчен? Үзеңнең урыныңны табып бас.
-Сүзләрдән җөмләләр төзү.(Үлмәс,һөнәрле, күрмәс,көн,һөнәрсез)
-Ни өчен кешегә һөнәр кирәк?
Бу-шәһәр.
Түбән Кама.
Табиблар,
сатучылар,... .
Һава.
Китаптан уку.
Басып бер-берсенә сүзләр әйтәләр.
Төрле һөнәр исемнәрен язам, беркетеп куям. Язылганы булмаса,минем янга киләләр.
-Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс.
-Укучыларның җавабын тыңлау. Регулятив эшчәнлек: алдан фаразлау, контроль.
Танып-белү эшчәнлеге:гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү.
Коммуникатив эшчәнлек:сораулар куелышы, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу.
Шәхес буларак эшчәнлек:әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше
VI. Йомгаклау. -Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?
-Сез нәрсә белдегез?
Дәрес файдалы булдымы?
- Бүген алган белемнәр кайда кирәк булачак? [һ ] авазы һәм Һ, һ хәрефләре белән таныштык.
-[һ ] авазы татар телендә генә бар.
-Дәрес файдалы булды.
-Китап укыганда кирәк булачак. Шәхес буларак эшчәнлек:мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре.
Коммуникатив эшчәнлек(фикерне әйтә белү
VII. Рефлексия -Рәхмәт, балалар, бик яхшы эшләдегез!
-Хәзер һәркем чыгып тактага үзенең билгесен төшерер.
-кем теманы бик яхшы аңлады- эшченең яулыгын яшел төскә буйый.
-кем теманы яхшы гына аңлады- - эшченең яулыгын сары төскә буйый.
-кем теманы аңлап җиткермәде - сорау билгесе куя- эшченең яулыгын кызыл төскә буйый.
Һәр укучы тактага чыгып үзенең рәсемен элә. Шәхси УУГ: үз фикереңне белдерү.
Регулятив УУГ: бәяләү.

Кулланылган әдәбият:
-Р.Галләмова. “Табышмаклар, мәкальләр һәм әйтемнәр, сынамышлар”.Казан.”Гыйлем” нәшрияты.2014.
-И.Х.Мияссарова,Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова “Әлифба” методик кулланма.Казан.”Мәгариф-Вакыт”нәшрияты.2012.
-Г.Г.Хатиповна “Тылсымлы авзлар”.Казан.”Гыйлем” нәшрияты.2014.
-Г.К.Нуруллина-Мәхмүдова.”Авазларны әйтүдәге кимчелекләрне төзәтү”. Казан Татарстан китап нәшрияты.1975.

Приложенные файлы


Добавить комментарий