Хаков 3


 
Галим Вахит Хаков
Галим китәр – сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр, ди татар халык мәкале. Мөхтәрәм остазыбыз, күренекле галим Вахит Хөҗҗәт улы Хаковны искә алганда бу сүзләр гел күңелдә яңгырый. Вахит ага арабызда булмаса да, аның исеме бик еш телгә алына, хезмәтләре тел белеме өлкәсендә яңа фәнни эзләнүләр өчен нигез булып тора.
Вахит Хаков – дөньякүләм танылган тел белгече, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университетының атказанган профессоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең академигы, Австралиядәге “Җир шарында Гуманизм һәм Гаделлек өчен” дигән Халыкара Рыцарьлар Конфедерациясенең әгъзасы һәм башка бик күп мактаулы исемнәргә лаек бөек шәхес иде.
Үзенең бөтен гомерен галим татар телен фәнни яктан өйрәнүгә багышлаган. В. Х. Хаковның фәнни эшчәнлеге татар теле белеменең күп төрле өлкәләрен колачлый: әдәби тел тарихы, стилистика, борынгы төрки язма истәлекләрнең теле, гомуми тел гыйлеме, социолингвистика, лексикология, фразеология, этимология, орфография, тел культурасы, мәктәптә татар язучыларының телен өйрәнү методикасы һ. б. 1960 нчы елдан башлап галимнең 30 га якын монографиясе, дәреслекләре, уку-укыту әсбаплары, 500 дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләре басылып дөнья күргән.
Вахит Хаков – профессор Латыйф Җәләй җитәкчелегендә башланган эшне күп еллар дәвамында үстереп, “Татар әдәби теле тарихы” фәненә нигез салган галим. Аның бу өлкәдәге җитди тикшеренүләрне үз эченә алган “Татар әдәби теле тарихы буенча очерклар” (1965), “Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше” (1972), “Татар әдәби теленең совет чорында үсеше. 20-30 нчы еллар” (1985), “Татар әдәби теле тарихы” (1993), “Тел – тарих көзгесе” (2003) хезмәтләре фәндә бәяләп бетергесез зур урын алып тора. Галим, беренче булып, татар әдәби теленең формалашу һәм үсү тарихын борынгы чорлардан башлап хәзерге вакытка кадәр төгәл бер системага салып тикшерә. Татар әдәби теле үсешенең чорларга бүленеше нәкъ менә аның хезмәтләренә нигезләнеп алып барыла.
Күренекле галим татар әдәби теленең тарихын төрки халыкларның гомуми үсеше белән тыгыз бәйләнештә карый. Остазыбыз, рун язуларын укый белүче буларак, борынгы төрки телнең фонетик, график, орфографик, лексик-семантик үзенчәлекләрен ачып бирә, аларны, тарихи-чагыштырма ысул ярдәмендә, хәзерге татар теле белән чагыштыра, һәм татар теленең борынгы төрки тел структурасына нигезләнүен дәлилли.
Төрле чорларның әдәби тел үзенчәлекләрен галим сакланып калган кулъязмалар, нәшер ителгән төрле жанр әсәрләре нигезендә җентекләп тикшерә, аларның фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләрен күрсәтә. Үзенең хезмәтләрендә В. Х. Хаков Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”, Харәзминең “Мәхәббәтнамә”, Котбның “Хөсрәү вә Ширин”, С. Сараиның “Гөлестан бит-төрки”, Мөхәммәдъярның “Төхфәи мәрдан” поэмаларының, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки, Гәбделҗаббар Кандалый, Газизә Сәмитова, Заһир Бигиев һ. б. язучылар әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләрен тикшерә, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Гафур Колахмәтов кебек XX гасыр башы татар әдәбиятының алтын баганалары саналган әдипләрнең иҗатларын тел һәм стиль ягыннан өйрәнүгә аерым бүлекләр багышлый. Беренчедән, галим әдәби ядкарьләребезне өйрәнүгә үзеннән зур өлеш кертсә, икенчедән, шул әсәрләр нигезендә татар әдәби теленең үсешен эзлекле рәвештә күз алдына китереп бастыра. Шуның белән бергә В. Х. Хаков борынгы язма әдәби телне һәм җанлы сөйләмне чагылдыра торган сүзлек – глоссарийларга да зур игътибар бирә. 1077 нче елда Мәхмүд Кашгари тарафыннан төзелгән 3 томлык сүзлекнең төрки халыклар теле тарихын өйрәнүдә бәяләп бетергесез әһәмияте турында әйтә, билгесез автор тарафыннан 1245 нче елда төзелгән, 1894 нче елда немец телендә М. Һоутсма нәшер иткән төркичә-гарәпчә сүзлеккә анализ бирә.
Вахит Хөҗҗәтович татар әдәби теле тарихын халык тарихы, илдә барган иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән бәйләнештә тикшерүгә зур әһәмият бирә. Әйтик, Совет чорында татар әдәби телендә барлыкка килгән үзгәрешләр – иҗтимагый лексиканың үсүе, терминология үсеше, сөйләү теленә хас булмаган гарәп-фарсы алынмаларының пассивлашуы, функциональ стильләрнең формалашып җитүе, фонетик, грамматик нормаларның үсеп чыгуы – барысы да Совет властенең татар әдәби телен һәркем аңларлык итеп эшкәртү, язу системасын, алфавитны җиңеләйтү, рәсми җәмәгать урыннарында татар телендә эш итү, аны мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында укыту, милли кадрлар әзерләү бурычларын хәл итү өчен башкарылган эшләре белән бәйле аңлатыла.
Вахит Хөҗҗәт улы Хаков фәнни тикшеренүләр алып барган икенче зур юнәлеш – татар теле стилистикасы. Ул – стилистика тарихына нигез салган галимнәрнең берсе. “Тел һәм стиль мәсьәләләре” (1961), “Татар теле стилистикасына кереш” (1963), “Стилистика һәм сүз сәнгате” (1979), “Татар әдәби теле. Стилистика” (1999) хезмәтләрендә В.Х.Хаков беренче мәртәбә функциональ стильләрне системалы рәвештә өйрәнү эшчәнлеген башлап җибәрә. Татар телендә матур әдәбият теле, иҗтимагый-публицистик тел, фәнни яки фәнни-популяр әдәбият теле, эш кәгазьләре теле, эпистоляр яки хатлар теле стильләренең булуын дәлилли, аларга хас үзенчәлекләрне аерып чыгара. Галим XX гасыр башында зур үсешкә ирешкән публицистик стильне җентекләп тикшерә. “Урал”, “Фикер”, “Әл-ислах”, “Казан мөхбире” газеталарын, “Яшен”, “Ялт-йолт”, “Карчыга”, “Чүкеч” журналларын, 1903-07 нче елларда басылып чыккан прокламацияләрне, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Коләхмәтов, Ш.Мөхәммәдов әсәрләрен тел-стиль ягыннан тикшереп, автор публицистик стильдә сүзләрнең, төрле тәгъбирләрнең, фразеологик берәмлекләрнең кулланылышын, җөмлә төзелешендәге үзенчәлекләрне, сатираның тел-стиль алымнарын, аерым алганда, сүз уйнату, пародия, оксюморон, ирония кебек алымнарны, сурәтләү чараларын тикшерүгә зур урын бирә.
В. Х. Хаковның стилистика өлкәсенә караган хезмәтләре фонетик, лексик, грамматик (морфологик, синтаксик) стилистиканы өйрәнү ягыннан да әһәмиятле. Аларда галим телдәге лексик-фразеологик, фонетик һәм грамматик чаралардан дөрес, нәтиҗәле файдалану юлларын ачыклый.
Вахит Хөҗҗәт улы Хаков – татар теле белеме өлкәсендә фундаменталь хезмәт куйган шәхес. Аның хезмәтләре фәнни яктан тирән эчтәлекле, фактик материалга бай булулары белән аерылып тора, һәм хәзерге көндә тел белеме өлкәсендә барган эзләнүләр өчен нигез вазифасын башкаралар. Вахит ага Хаков хезмәтләре татар теленең үткәнен барларга, бүгенгесен аңларга, киләчәк үсеш юлын фаразларга ярдәм итәләр.
Әлбәттә, һәрбер галимне аның фәнни хезмәтләре бизи. Ләкин Вахит ага Хаков, фән кысаларына гына бикләнеп калмыйча, гомере буе татар халкының язмышын кайгыртып яшәде. Ул 40 елдан артык Татарстан радиосында “Тел күрке – сүз” тапшыруларының оештыручысы һәм алып баручысы булды, берничә буын бу тапшыруларны тыңлап тәрбияләнеп үсте. Вахит Хөҗҗәт улы берничә яклау Советының хөрмәтле әгъзасы булып торды. Төрле югары уку йортларына методик яктан зур ярдәм күрсәтте.
Вахит Хөҗҗәт улы Хаков искиткеч зыялы галим иде. Безнең күңелләрдә ул һәрвакыт олы җанлы, сабыр, тирән белемле, хөрмәтле остазыбыз булып сакланыр.

Приложенные файлы

  • docx hakov_3
    Размер файла: 27 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий