Хакыйкат 0


Хакыйкать
Кояшлы көн. Күк йөзендә бер генә болыт әсәре дә юк. Бу көннәрдә Фирая йөрәгенә урын таба алмады: “Тыныч кына яшәп ятканда, бу Мансур каян килеп чыкты? Дамиры кай арада үсеп җитте соң? Ничек кенә аны Сәлимәдән аерырга? Күңелдәге серне ничек, кемгә ачарга? Мансургамы, әллә Дамиргамы?.. Менә бүген сөйлим, иртәгә аңлатам дип йөри торгач, күпме гомер үтте... Юк, болай ярамый, хакыйкатьне ачарга кирәк... Дамиры дөрес аңлармы соң? Нишләргә?.. Ичмасам, Зарифы да иртә китеп барды... И, җүләр дә булган инде... Мәктәп елларында үзенә күз атып йөргән, Фирая өчен җанын бирергә дә әзер булган Зарифның хисләрен ник аңламады икән соң! Их...” Шулай уйланып утырганда, кош тоткандай шатланып, улы Дамир кайтып керде. Ул әнисе янына йөгереп килде дә:
– Әнием, әнием, мин күрше кызы Сәлимәгә өйләнәм! – диде.
Дамирның сүзләрен ишетүгә, Фирая:
– Юк, юк, юк, – дип кычкырып җибәрде.
Аның тавышы шулкадәр кискен яңгырады, улы гына түгел, үз тавышыннан хәтта Фирая үзе дә куркып китте.
– Нигә син аны яратмыйсың?
– Эш ярату-яратмаудамыни! Улым, син аңа өйләнергә тиеш түгел,
ишетәсеңме, тиеш түгел!..
– Ничек инде тиеш түгел? Мин бит аны яратам!
– Яратсаң да, мин сиңа Сәлимәгә өйләнергә рөхсәт бирмим.
– Бәлки, сәбәбен аңлатырсың? – диде Дамир салкын гына.
Фирая ни әйтергә дә белмәде. Карашын читкә борып, болай диде:
– Ни... Сәлимә турында авылда әллә нинди гайбәтләр йөри...
– Әни, кемнән нәрсә ишеттең? Я, ник дәшмисең?
– Улым, бернәрсә дә ишетмәдем... Әйе, Сәлимә акыллы, тәртипле кыз, ләкин син аңа өйләнергә тиеш түгел!
Әнисеннән мондый сүзләр көтмәгән улы, башын тотып, кәнәфигә капланды. Ни әйтергә белмәгән хатын улы янына килеп утырды.
– Улым, тыңла әле, мин сиңа ачы хакыйкатьне сөйлим. Зинһар, мине аңларга тырыш. Бу серне гомер буе сакладым. Сәлимә – әйбәт кыз, тик син аңа өйләнә алмыйсың, чөнки... ул ... синең бертуган сеңелең!
Дамир, башын күтәреп, әнисенә текәлде.
– Нәрсә? Сәлимә – минем сеңелем!? Каян уйлап чыгардың син бу әкиятне?
– Әй улым, аңлыйм мин сине, ләкин дөресе шул. – Фирая күз яшьләрен тыя алмады, кинәт тынып калды. Бик авыр иде аңа.
– Башлагансың икән, барысын да сөйлә инде, – дип үҗәтләнде Дамир.
Аның күзләрен кан баскан, тавышы бик кырыс иде. Чарасызлыктан бәгыре телгәләнде Фираяның. Бер нокага текәлде дә сөйләп китте.
– Күп еллар элек, техникумда укыганда мин Мансур исемле егеткә гашыйк булдым. Ул курсташлар арасында иң чибәре, акыллысы иде. Кызлар аның бер карашыннан шашалар, тик Мансур гына ул кызларга битараф иде. Бер көнне, мин китапханәдән чыгып барганда, ул каршыма килеп чыкты. Аның күзләре гүя зур зәңгәр диңгез иде. Безнең карашлар очрашты һәм минем кулымдагы китаплар идәнгә килеп төште. Мансур, туктап, миңа китапларымны алып бирде һәм кич белән кинога чакырды. Кино беткәннән соң, Мансур мине тулай торакка озатып куйды һәм: “Тыныч йокы, Фирая!” – дип, битемнән үбеп алды. Бу очрашудан безнең арабызда мәхәббәт учагы кабынды. Мин аны уйлап яттым, аны уйлап уяндым. Шушы көннән соң без аның белән аерылгысыз пар аккошлар булдык.
Яз ахыры иде. Көтмәгәндә, аяз көнне яшен суккандай, бәхетебезне кара болыт каплады. Мансурга армия сафларына алыну турында повестка килде. Бу хәбәр минем йөрәгемне тырнады. Мансурны бер генә дә җибәрәсем килмәде. Мансур китәсе көнне, аңымны югалтып, хастаханәгә эләктем. Ашыгыч ярдәмне дустым Фәридә чакырткан. Бу хәлне белеп, Мансур яныма килде, һәм без аның белән вәгъдәләштек. Ул китеп барды. Мансур киткәннән соң, күңелдә ниндидер бушлык урнашты. Больницада аңымны югалтуның сәбәбен белгәч, мин җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Табибның: “Кызый, ник үзеңне сакламыйсың, син бит карыныңда бала йөртәсең”, – дигән сүзләре колагымда кат-кат яңгырады. Мин ни уйларга да белмәдем. Хәлем яхшыргач, табиблар өйгә кайтырга рөхсәт бирделәр.
Йөкле булуым турында бер кешегә дә әйтмәдем. Әти-әниләргә әйтергә оят булды. Әкренләп көндәлек тормышыма әйләнеп кайттым. Сессиягә әзерләнергә керештем. 3 ай узды... Үсеп килүче корсакны яшерү көннән-көн авырлашты. Уку йортында минем турыда имеш-мимешләр йөри башлагач, мин академик ял алдым. Мансурның хатларын түземсезлек белән көтеп алдым, аларны кат-кат укыдым.
Бервакыт Мансурның хатлары туктады. Мин язган хатларга да җавап булмады. Үземне кая куярга да белмәдем. Билгесезлек акылдан шаштыра... Ниһаять, Мансурдан хат килеп төште. Хатны укыгач, йөрәгем әрнеде. Мансурга: “Фирая башка бер егеттән авырга узган, корсагын киереп йөри”, – дип хәбәр иткәннәр. Ул “мондый хыянәтне кичерә алмыйм” дип язган. Кайгыдан нәрсә эшләргә дә белмәдем, төне буе үкси-үкси еладым, ләкин Мансурга берни аңлатмадым, ялынырга да, акланырга да теләмәдем.
Бала тапканчы дип, яшәргә урын эзли башладым. Кояшлы бер көнне урамнан барганда, миңа кемдер: “Фирая, сәлам!” – дип кычкырды. Әйләнеп карасам, авылдаш егет Зариф икән. Күрешеп сөйләшкәннән соң аңа үземнең хәлемне аңлаттым. Зариф үзендә яшәп торырга чакырды, мин, әлбәттә, ризалаштым, чөнки башка чарам юк иде.
Зариф бик яхшы, акыллы, кулыннан килмәгән эше юк. Эштән кайтуына, мин аш пешереп көтә идем. Ул минем “капризларны” үтәде. Шулай 4 ай сизелми үтеп тә киткән. Шимбә көн кич белән мин үземне начар хис итә башладым. Зариф ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Төнге унбердә дөньяга ир бала аваз салды. Балага Дамир дип исем куштык. Балалар тудыру йортыннан безне алырга Зариф килде. Ул миңа кулындагы ак роза бәйләмен сузды. Дамирны кулына алгач, Зариф май кояшыдай елмаеп куйды. Өйгә кайткач, Зариф мине аш бүлмәсенә чакырып алды һәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Мансурны яратсам да, риза булдым. Шулай итеп, туу турындагы таныклыгында Мансурның улы “Харисов Дамир Зариф улы” дип теркәлде. Зариф Дамирны үлеп яратты. Улыма саф һава кирәк дип, авылда өй җиткерде. Шәһәрдән авылга күчендек. Зарифны колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Тормыш гөрли. Зарифны ничек кенә хөрмәт итсәм дә, аны ярата алмадым.
Гөрләвектәй 5 ел гомер үтте дә китте. Безнең күршедәге йортка яшь гаилә кайтты. Күрше Галия белән бик тиз уртак тел таптык. Якынрак танышырга дип, яңа күршеләребезне кунакка чакырдык. Күршеләр кергәч, мин шаккаттым: кулына кечкенә кызчык тоткан һәм хатынын житәкләгән Мансур килеп керде. Язмышның мондый борылышын мин берничек тә көтмәгән идем.
Күрше кызы Сәлимә белән Дамир тиз дуслашып киттеләр. Кечкенә чакта бергә балалар бакчасына йөрделәр. Мәктәптә дә гел бергә булдылар. Ә инде балаларның дуслыгы олы хисләргә – мәхәббәткә әйләнәсен кем белгән бит...
Фирая сөйләде дә сөйләде, яңагыннан кайнар яшь акты да акты. Ә Дамир, берни дәшми генә, ишегалдына чыгып китте. Ул Сәлимәгә бу хәлне ничек аңлатырга да белмәде. Ишегалдына чыккач, Дамир күрше ихатадан Галиянең Мансурга: “Сәлимә инде буй җитте. Авыр булса да, без аңа хакыйкатьне ачарга, балалар йортыннан алуыбызны әйтергә тиешбез”, – дигәнен ишетте. Бу сүзләрдән соң Дамир шатлыгыннан нишләргә дә белмәде, чөнки хәзер аңа сөйгәне белән бергә булырга бернинди киртә дә юк иде. Дамир йөгереп керде дә барысын да әнисенә сөйләде. Фирая улы өчен бик сөенде һәм үзенең хәер-фатихасын бирде.
... Сентябрьдә гөрләп туй узды. Көзнең иң матур аенда Дамир белән Сәлимәнең гаилә учагы кабынды.
Хәертдинова Айгөл, 10 нчы класс.

Приложенные файлы

  • docx hakyykat_0
    Размер файла: 25 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий