Халкыбызнын кунел бизклре


Халкыбызның күңел бизәкләре.
(сыйныфтан тыш чара)
Максат: татар халкының милли сәнгате, күңел җәүһәрләре, кием – салымнары белән таныштыру;татар халкының гореф – гадәтләренә, авыз иҗатына игътибар итү; милли киемнәргә кызыксыну уяту; балаларга эстетик тәрбия бирү; татар милли сәнгатенә, һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү;
Җиһазлау: сандыкта урнаштырылган милли әйберләр, рәсемнәр, милли ризыклар, магнитофон язмасы;
Кичәнең барышы.
(Әкрен генә көй яңгырый . Милли киемнәрдән әби килеп керә)
Әби. Исәнмесез, балалар.Менә бүген мин сезгә кунакка килергә булдым. Яшем дә олы инде.Хәзерге балалар үз халкының үткәнен белеп бетерми. Шуңа күрә сезне татар халкының яшәү рәвеше, киемнәре белән таныштырырга телим.(рәсем күрсәтә)Әйтегез әле, балалар.Сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?
Балалар. Борынгы авыл өен күрәбез.
Әби. Сез аның борынгы авыл өе икәнен каян беләсез?
Балалар.Бүрәнәдән эшләнгән, чигүле пәрдәләр, чаршаулар эленгән.Карават өстендә җәймәләр Һ.б.
Әби. Әйе,балалар. Алар матурлап эшләнгән. Бу – татар халкының үзләре тукып, чигеп эшләнгән әйберләре. Аларга халыкның күңел җылысы салынган. Менә бүгенге кичәгә мин шуларның бер өлешен алып та килдем.(Сандыкны күрсәтеп)Моның нәрсә икәнен беләсезме соң?
Балалар.Сандык.
Әби. Дөрес, акыллыларым, сандык бу.Бу сандыкта нәрсәләр бардыр дип уйлыйсыз?
Балалар.Бу сандыкта әбинең кулдан эшләнгән әйберләредер, чөнки алар кадерле әйберләрен генә сандыкларда саклаганнар бит.
Әби. Әйе,балалар. Бу сандык миңа да истәлекле, кадерле. Ул - әниемнең бүләге. Аның нинди серләр саклавын без хәзер күрербез.
Балалар.Әби, синең өстеңдәге киемнәрең дә татар халкының милли киемнәре бит.
Әби. Әйе.Бу - минем әниемнең күлмәге.Алъяпкычы да аныкы.
Балалар.Алъяпкычның бизәге
Нурлар сибә йөзеңә,
Чәчәк төшкән һәрбер кием
Килешәдер үзеңә.
Әби. Рәхмәт.Уңган бала икәнсең. Әйдәгез, инде сандыкны ачып карыйк.(Сандыктан бер төргәк тартып чыгара) Нәрсәләр бар икән бу төргәктә?
Балалар. Чигелгән сөлгеләр.
Әби.Сез чигүле сөлгеләр турында шигырьләр беләсезме?
Бер бала.Оста кызлар сабантуйга
Матур сөлге чиккәннәр
Көрәштәге батырга
Аны бүләк иткәннәр.
Әби. Дөрес, һәр елны сабантуйга һәркем берәр нәрсә чиккән. Чыннан да, батырларга иң зур бүләк иде ул. Ә сөлгеләрне, ашъяулыкларны ничек итеп чиккәннәр соң?
Балалар. Ефәк җепләр, тамбур белән чиккәннәр.
Әби. Шулай шул, мендәр, карават өсләрен дә шулай ук эшләгәннәр. Башта туку станогы артына утырып тукыганнар. Аннары утырып чиккәннәр.Матур булып чыксын өчен күп көч куярга кирәк булган аларга. Миндә чиккән әйберләр бик күп. Өйдә дә күп калды әле. Барысын да алып килеп булмады шул. (чиккән әйберләр күрсәтә) Менә нинди матурлар. Үзем чиктем мин аларны. Хәзер сандыкта тагын ниләр барын күрсәтермен, бераз гына хәл алыйм инде.
Бер кыз. Әби, син юлдан да килгәч, арыгансыңдыр. Утырып ял итеп ал. Ә мин сиңа бер җыр җырлап күрсәтим.(җыр җырлый)
Әби. Рәхмәт, балам. Әйдәгез, хәзер сандыктагы әйберләрне карауны дәвам итик. Сез нинди бизәнү әйберләре беләсез?
Балалар.Йөзек, беләзек, алкалар...муенсалар, чулпылар...
Әби. Әйе,балалар. Менә алар(шкатулка тартып чыгара). Менә бу йөзекләрне, беләзекләрне күргәч бер җыр искә төште әле.(әби җырлап ала)
Беләзегем – йөзегем,
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярларым юк,
Сөярмен әле үзем.
Балалар. Әби, сандыгыңда тагын нәрсәләр бар?
Әби. Бар әле.бик күп. Ул әйберләрне караганчы, башта берәр уен уйнап күрсәтегез әле.
Балалар. Без “Йөзек салыш” уенын беләбез.
Әби. “Йөзек салыш” ! Без дә уйный идек ул уенны, аулак өйләрдә җыела идек.Һәрберебез кул эшләре белән килә. Туктап төрле уеннар уйный идек. “Йөзек салыш”- безнең яраткан уеныбыз иде.Ягез, уйнап күрсәтегез әле. Менә көмеш йөзегемне биреп торам.(уен уйныйлар)
Булдырдыгыз, балалар. Мин дә яшь чагыма кайтып килдем әле.(сандыктан читек тартып чыгара) Бу нәрсә?
Балалар. Бу читекләр, әби.
Бер бала. Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Әби. Шушы читекләрне күргәч, яшь чакларымны искә төшердем. Читекләр киеп гел биергә ярата идем. Хәзер дә бииселәрем килеп китте.
Балалар. Биеп күрсәт әле, әби.(әби бии) И-и-и әби, хәзер мондый биюләр биемиләр инде. Менә ниндине бииләр.(Бер кыз заманча бию биеп күрсәтә)
Әби. Шулай шул, заманалар үзгәрде.Яшьләрнең безнең биюләрне бииселәре килми. Әле бер көн кызым концертка алып барды. Татарстанның җыр һәм бию ансамбле диде, ахрысы. Җылый – җылый карадым. Бик күңелле булды. Рәхмәт аларга. Татарның үткәнен бүгенгә күчерүләре,яшьләргә җиткерүләре өчен.(сандыгын актара башлый, аннан калфак, түбәтәй чыгара)Менә болары нәрсәләр икән?
Бер бала. Балкып тора түбәтәйләр
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда кигән,гүя,
Чын әкият иленнән.
Икенче бала. Әби мин калфак турында җыр да беләм.(җырлый)
Әби. Яхшы, балалар. Алып килгән әйберләрне күрсәтеп бетердем бугай. Икенче юлы килгәндә башкаларын ала килермен. Болар - халкыбызның күңел җәүһәрләре. Җаны хакында сөйләүче эскәтерләр, сөлгеләр, милли киемнәр. Хәзерге вакытта милли сәнгатебезне дәвам итүчеләр ишәйгәннән – ишәя бара, шуңа күрә гореф – гадәтләребез яшәр, чәчәк атар дип ышанасы килә.(җыена башлый)
Әй, карале, онытып торам икән ләбаса, мин сезгә бераз гына күчтәнәч алып килгән идем. Халкыбызның милли ризыгы - өчпочмаклар. Сыйланыгыз әле, балакайларым. Карагыз әле, чигүле әйберләрне элгәч, сыйныфыбыз ничек матурланып китте. Ашъяулык өстенә тәмле өчпочмагыбызны утырткач, өстәлебез дә ямьләнде. Бүгенге җыелып утыруыбыз күңелемне күтәреп җибәрде. Үзегез кунакка килегез. Өйдәге милли әйберләрем белән таныштырырмын. Киткәнче, теләгем шул: үзегезнең телегезне, ягъни Тукай, Җәлил, Сәйдәш телен онытмагыз!
Кичә “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамлана.
( Р.Рәкыйпов сүзләре, Р.Андреев көе)


Приложенные файлы


Добавить комментарий