Халкыбызнын милли хзинсеи.шакиров


Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган
XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясенә
заявкаУкытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган елы Республика, шәһәр (район), мәктәп исеме (устав буенча), сыйныфТелефон
(мәктәп,
өй яки кәрәзлетелефон номеры) Адрес,индекс (email) Кирәкле техник чараларТатар теле һәм әдәбияты укытучысы
Закирова Сания Исмәгыйль кызы.
1968 елгы Татарстан Республикасы
Кама Тамагы муниципаль районы Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе 884377 2-19-88
884377 2-40-68 422820
ш.т.п. Кама Тамагы районы,Комаров урамы, 19 нчы йорт
zakirovasania@yandex.ruИлһам Шакиров замандашлары хәтерендә
(сыйныфтан тыш чара) эшкәртмәсе
Халкыбызның милли хәзинәсе
(Сыйныфтан тыш чара)
1.Алып баручы. Һәрбер бай тарихлы, олуг язмышлы халыкның мәдәни үсеш дәрәҗәсен һәм киләчәккә барыр кыйбласын билгели торган шәхесләр була. Татар халкы исә нәкъ менә шундый игътибар, талантларга бик бай халык. Әдәбият-сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең гүзәл йолдызларыбыз бар. Ә Илһам Шакиров – алар арасында да илаһи таланты белән балкып торган йолдызларның-йолдызы. Ул-гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы. Туган халкыбыз Илһамы, ә Илһам халкы белән бәхетле.
Февраль аенда “милләтебезнең гасырларга тиң мәхәббәтен казанган”җыр сандугачына –Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировка яшь тула. Әйе, “Тукайны яздан аерып булмаган” кебек, Илһам Шакировны да февраль аклыкларыннан аерып карау мөмкин түгел һәм халкыбыз үзенең сөекле улы каршында баш иеп, концерт залларына ашыга, җыр кичәләре уздыра. Без дә бүген сөекле җырчыбызга багышланган бәйрәм кичәсенә җыелдык. Бәйрәмең котлы булсын, күңелең шатлыклар белән тулып торсын, Илһам ага! Афәрин! Мең яшә!
1 нче укучы. Мәдхия (Нури Арсланов)
Илһам бирә икән кем Илһамга?
Шундый моңлы аның тавышы!
Халык белән тулган заллар тарта,
Киң кырларга җәелә сагышы.
Алып китә Идел буйларына,
Хәтерләтә ерак узганны.
Бөек язмыш җырчы уйларында:
Бәгырьләрне баскан тузаны.
Юар өчен ләйсән булып ява,
Яшен булып балкый күкләрдә,
Илһам күле аңа зәңгәр һава,
Ул яшәргә өнди, күкләргә!
Илһам җырлый, җырлар әсир кыла,
Рухландыра яшьне, картны да:
Нәфис татар моңы яңгырап тора,-
Игелеккә күңел тартыла.
Җырчы Илһам кайдан илһам ала?-
Идел-йорттан, туган халкыннан.
Зур алкышлар һәр дәм юлдаш аңа-
Кайда барса калмый артыннан!
Илһам Шакиров башкаруында җыр тыңлау “Идел буе каеннары”
2 нче укучы. Җырчыга шагыйрь сүзе (Нәби Дәүли)
Туган җирең-Сарман ягы,
Дөньяның тын почмагында.
Бөек Ватан сагышлары
Синең татар җырларыңда.
Нинди авыл, шәһәрләрне
Узмадың син юлларыңда.
Татарстан чәчәкләрен
Йөретәсең җырларыңда.
Тыңлый сине Урал, Себер,
Казах тыңлый кырларында.
Таулар үтеп, сулар кичеп
Дуслык бара җырларында.
Кемнәрнеңдер аһ-зарлары
Синең тавыш чыңлавыңда,
Бәхет белән куандырып
Шатлык тула җырларыңда.
Туган илгә чын мәхәббәт
Яши синең уйларыңда.
Илһам дигән исемеңә
Лаеклы син җырларыңда.
Гади сүзне син җыр иттең
Йөрәгеңнең кылларында.
Шагыйрь йөри синең белән,
Дустың булып җырларыңда.
2.Алып баручы. Илһам Шакиров –дөньядагы милләтләр арасында мәшһүр урын тоткан татар халкының мәдәният, җыр сәнгатенә бүләк иткән, сирәк очрый торган олы таланты. Андый талантлар ел саен, хәтта дистә еллар саен да түгел, гасырга бер туа. Ул үзенең табигый таланты, иҗаты белән туган халкының җыр сәнгате өлкәсендәге җегәрен, рухи мөмкинлекләрен бөтен тирәнлеге һәм куәте, байлыгы һәм нәфислеге белән гәүдәләндереп кенә калмады, җырны татарның йөрәк тибеше, рухи дөньясы, күңеле белән бәйләде; җыр, моң аркылы халыкның уй һәм теләкләрен, шатлык- хәсрәтләрен, киләчәк язмышын, гомумән, аның телдән, сүз белән әйтеп бирү мөмкин булмаган серләрен ачып салды; җырчы җанын халык йөрәгенә сихри җепләр, моңлы кыллар белән тоташтыра, бәйли алды.
Урыс вокаль сәнгатен Европа , дөнья күләмендә танытуда Федор Шаляпин нинди урын тотса, татар җырларын киң дөньяга яңгыратуда, җыр, моң, сәнгать аркылы татар милләтенең язмышы хакында чаң сугуда И.Шакиров шундый ук рольне уйный.
3 нче укучы. Илһамга ничә яшь?(Илдар Юзеев)
Илһам Шакировка ничә яшь соң?
Нинди уйлар аның башында?
Халык яшәгәндә-яшәр моңы,
Илһамыбыз- халык яшендә.

Борынгы да үзе... Киләчәк тә...
Тоям шул чишмәнең кипмәсен.
Һәр кешенең йөрәгендә һәр көн
Илһам килсен, Илһам китмәсен!
1.Алып баручы. Илһам Шакиров, һичшиксез, легендар шәхес, татар музыка сәнгате тарихында олы вакыйга. Аның тавышы тембр ягыннан күңелгә йомшак, матур. Аның күп меңләгән, бәлки миллионлаган тыңлаучының йөрәгенә үтеп керә торган бөек байлыгы-моң. Бу моң татар халкы тарихының ерак төпкелләренә, иң борынгы бабаларыбызның рухи тамырларына барып тоташа. Илһам Шакиров- татар җырының үрнәк яңгырашын тудырган, милли яңгырашны тулысы белән үзләштергән башкаручы. Әмма җырчы бу яңгырашны үзмаксат итеп куймый, ә халык моңына табигый рәвештә кушылып китә, аны үстерә. И.Шакиров башкаруында татар моңы бөтен милләт вәкилләренә, һәр халыкка аңлашыла., ул халыкара төс ала. И.Шакиров шәхес буларак та бик кызыклы- ул кешеләр белән җиңел аралаша, нечкә юмор хисенә ия, ул белемле, хисле һәм мавыгучан әңгәмәдәш. Шул ук вакытта ул башкаларны кабатламый, үзенә һәм үз тирәсендәгеләргә бик таләпчән. Ул иҗатында да, гади тормышта да зыялы, тирән фикерле кеше.
4 нче укучы. Илһам Шакировка(Мөдәррис Әгъләмов)
Ник сазыңны уйнадың син әле,
Бәлки айламаска калгандыр?
Тукай сазы өзелгәнен белеп,
Халык сине сорап алгандыр.
“Син” дип әйттем, үпкәләмә, туган,
Бәйләнгән бит нәсел-ыруым-
Син бит кирәк,
Бары бу дәүләткә
Кирәк түгел кирәк булуың.
Тибеше булыр башлыкларда да бер
Халыктагы олы йөрәкнең,-
Шуңа кадәр, бәлки, күпмилләтле
Дәүләт өчен син дә кирәктер.
Һәм халыкка эндәшәсе килә:
Киләчәккә,
Акылың булса, бак:
Тукай сабак,
Сәйдәш сабак иде,
Соңгысыдыр, бәлки, бу сабак!...
2. Алып баручы. Илһам Шакировны тыңлаган саен аның илаһи тавышы белән гадәти көй генә түгел, бәлки гаҗәеп бер моң кыяфәтенә кергән уй-хыяллар, хәтта үзенчә бер гыйбрәтле уй-фикерләр күңелләрдән кичә сыман. Әйе, кичәләр күңелдән...
Моңында аның яктылык, уй-фикерләрендә исә тирән трагизм... Шуңа да ул, күңел кылларын чиертеп, әллә нинди сәер хисләрне уятудан тыш, зиһеннәргә, аңга да тәэсир итә, сине тулаем бөтереп алгандай була. Бер мәлгә син хәзерге халәтеңне, реаль чынбарлыкны онытып ук җибәрәсең- гүяки әйтеп бетергесез тирән хис-фикерләргә чумасың...
Нәрсәдән бу- җырының мәгънәлелеге, тавышының үзенчәлегеннәнме, әллә җырлау алымының илаһи тылсымыннанмы?
Башкалар да бит беләләр шул ук җырларны, буыннан буынга тапшыра киләләр. Матур итеп тә башкаралар. Ләкин Илһам гына барыбер үзенчә җырлый, тик Илһамча гына... Нәрсәдән бу?
5 нче укучы. Татар моңының таҗы(Роберт Миңнуллин)
Ну җырлыйсың! Өзелә бит
Гармунның күрекләре.
Җырчылар күп лә ул бездә,
Юк синең кебекләре!
Юк шул синең кебекләре,
Бәлки туарлар әле?!
Аларны да елый-елый,
Бәлки, тыңларлар әле!
Ну җырлыйсың...
Син меңнәрнең
Үзәген өзәсеңдер.
Без түзәбез инде, үзең
Ничекләр түзәсеңдер?!
Безнең язмышлар-карурман,
Адаштык шул урманда.
Бәлки әле, чыгалырбыз
Синең моңың булганда...
Синең моңың әле безгә
Кирәк, кирәк булачак!
Син дә тынсаң, татар җаны
Туңачак та тыначак.
Син татарның асыл моңы,
Татарның кадерлесе!
Син татарымның үткәне,
Бүгенге-хәзергесе...
Илһам Шакиров башкаруында җыр тыңлау”Син сазыңны уйнадың”
1.Алып баручы. Илһам Шакиров дидеңме- бу җыр! Сихри моң. Тоташтан моң. Һәр буының, күзәнәгең калтырый. Син үзеңне онытасың. Шул сихри моңга эрисең. Шул йомшак дулкында агып барасың, дөньяны иңлисең сыман. Рәхәт моң. Бер дә туйдырмый торган моң. Көчле җыр. Матур җыр. Син үзеңне бу якты дөньяда күкләргә ашкан иң бөек зат итеп хис итәсең. Пәйгамбәр! Фәрештә кебек. Ай, мәгърур татар моңы менә нинди көчкә ия бит ул дип, гомерлеккә шатланасың.
Илһам Шакиров- ургыл елга ул! Биек-биек таулардан агучы ургыл сулы елга, беркайчан саекмый, тизлеген югалтмый. Ашкына-ашкына алга таба ага. Шуңа күрә дә И.Шакировны куып җитәрлек җырчы юк әлегә.
6 нчы укучы Син җырлаган чакта (Лена Шагыйрьҗан)
Син җырлаган чакта тынып калам,
Кузгалырга кыймый урынымнан.
Адашам мин кереп моңнарыңа,
Әйтерсең лә алар кара урман.
Һәммә нәрсә җырлый, бер мин җылыйм,
Бар дөньяны күмә синең моңың.
Мин әсирең шунда, мин –бер колың,
Аңлаталсаң, аңлат серен моның...
Син җырлаган чакта- дөнья гүзәл,
Авырлыклар килсә, аңа түзәм.
Бер канатсыз киңлекләргә очам,
Бер корабсыз дәрьяларны гизәм...
7 нче укучы. Илһам җырлый(Галимҗан Латыйп)
Илһам җырлый,
Илһам килгән,
Дисәләр,
Бәйрәмнәргә
Әйләнәләр
Кичәләр.

Концерттка дип,
Куба авыл
Тамырдан.
Җыр бит бездә
Бик тә яшьли
Кабынган.
Бишек җыры
Җырлап безне
Бакканнар.
Җырлап кына
Уятканнар
Ал таңнар.
Җырга гашыйк
Шуңа күрә
Безнең җан.
Илһам безгә,
Җыр дигәндә,
Төп Имам.
Яшә, Илһам,
Җырла, Илһам,
Йөз яшә.
Синең җырың
Илгә шатлык
Өләшә.
2. Алып баручы. Җир йөзендә аңа үз гомереннән дә артып калырлык рәхмәтләр ишетергә язгандыр. Якты намазлык өсләрендә күпме садә җаннар аңа исәнлек теләп дога кылгандыр. Ул әсир иткән залларда яңгыраган алкышларны бергә тупласаң, Ниагара шарлавыгына тиң кодрәтле ташкын-күкрәү хасил булыр иде. Ходай биргән сәләтен ул, тамчысына кадәр халыкка биреп, дан-шөһрәт тәхетендә ләззәтле алкышларга коенган һәм иҗат эшенең газаплы да, татлы да мизгелләрен аз кичермәгәндер.
Ул- кичәге, бүгенге, киләчәкле Илһам...
Бәйрәм И.Шакиров җырларын тыңлау белән дәвам итә.
( “Кара урман”, “Сарман”, “Һаман истә”)
Кулланылган әдәбият
Ә.Шәрипов. Илһам моңы//Мәйдан.-2005.-№2.-Б.43
И. Шакиров. Истәлекләр, мәкаләләр, шигырьләр.-Казан: “Җыен” фонды, 2005.
И.Шакиров. Китап-альбом.- Казан, 2010
М.Галиев. Илһам // Сәхнә.-2005.-№1.-Б.1-3.
Р.Вәлиев.Халык яшәгәндә, Илһам яшәр// Мәйдан.-2005.-№1.-Б.12-23.
Р.Вәлиев. Илһам. –Казан: Татар. кит. нәшр.,1995.-Б.126.
Туган көнең белән, Бөек Җырчы! // Мәдәни җомга.-2015.-№5.-Б.2-24
Халкыбызның милли хәзинәсе // Казан утлары.-2005.-№2.-Б.121-131.

Приложенные файлы


Добавить комментарий