Халык педагогикасы аша балаларда — копия


Халык педагогикасы аша балаларда
патриотизм хисләре формалаштыру.
(тәрбиячеләр өчен чыгыш).К.Д.Ушинский әйткәнчә, халык тарафыннан барлыкка китерелгән тәрбия башка халыклардан кабул ителгән яки абстракт идеяләргә нигезләнгән системаларда була алмаган тәрбияви көчкә ия. Халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыллы, тапкыр фикерләре, үзенчәлекле тәрбия алымнары һәм әхлак нормалары, яхшы гамәлләргә өйрәтүче язылмаган законнары халык педагогикасында чагылыш таба.Халык педагогикасы – ул тормышта, тәрбия процессында сыналган , буыннан – буынга күчеп камилләшкән, халык тарафыннан киң кулланылган тәҗрибәгә нигезләнгән укыту – тәрбия турындагы тәгълимат.
Тәрбия эшендә халык педагогикасын куллану, уңай нәтиҗәләр бирә.
Балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү, мәктәпкәчә учреждениеләрне төп бурычларының берсе булып тора. Патриотизм хисе күпкырлы: бутаган җиргә мәхәббәт, үз халкың белән горурлану, туган ватныңны, аның байлыгын саклау.
Шуңа күрә, без тәрбиячеләр, балаларда үзеңнең гаиләңә, өеңә, бакчаңа, урамыңа, шәһәреңә, илеңә , табигатеңә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләргә, формалаштырырга тиешбез.
Татар халкының бик үзенчәлекле традициясе – ул нәселеңне белү, өйрәнү. Гаиләдә тәрбияләнгән бала, мөстәкыйль тормышка аяк баскач, кешеләргә карата мәрхәмәтле, гадел, ярдәмчел, өлкәннәрне хөрмәт итүчән,хезмәт сөючән булып үскән.
Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.
Татар халык әкиятләрен генә алыйк. Балалар “Өч кыз” әкиятен бик яратып тыңлыйлар. Бу әкиятне сәхнәләштереп уйнаганда, балалар шул вакыйга
эчендә яшиләр. Аларда авыру анага карата кызгану, аны ярату, кайгыртучанлык хисләре уяна.
Халкыбызның “Энҗе бөртекләре”әкияте балаларны туган як табигате матурлыгын тоярга, аны яратырга, хезмәтне сөяргә өйрәтә,ягъни балада патриотизм хисләре тәрбияләнә.
Традицияләр, халык бәйрәмнәре – милләт тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер элементы, аеруча үтемле тәрбия факторы.
Татар теле тәрбиячесе буларак, бакчада татар халык бәйрәмнәрен даими үткәрәм :”Казаным, минем , Казаным”, “Нәүрүз”, “Әниләр бәйрәме”, “Туган телне җырлыйбыз”, “Сабантуй” бәйрәмнәренә балалар туган ил, туган шәһәр,туган як турында, әниләр, әбиләр турында шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, аннары аларны яратып башкаралар. Туган тел байлыгы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә, һәм аларда патриотизм хисләре тәрбияли:
Туган илдән туйган юк.(мәкаль)
Туган илдә барыбыз беруган,
Бик кадерле безгә ул шуңа(мәкаль)
Анаң шикелле кешегә тел тидермә(мәкаль) –ата- анага хөрмәт
Ялкаулык – хурлык,
Тырышлык – зурлык(хезмәткә хөрмәт)
-Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.(Ш.Маннур) – хөрмәт, ярату
-Илебез зур, җиребез киң,
Хисапсыз байлык бездә:
Җир өстендә, җир астында,
Тауларда һәм диңгездә.(Г.Кутуй) – горурлык хисе
Татар теле кабинетында НРК буенча мини музей күп еллардан эшләп килә.
Монда балаларны татар халкының үткәне блән таныштыру мөмкинлеге тудырылган: милли киемнәр:күлмәк, алъяпкыч, калфак, түбәтәй, читекләр – бар да татар милли бзәкләре белән бизәлгән. Агачтан эшләнгән сандыкта әбинең чиккән сөлгеләре, муенса, алка, беләзекләре саклана. Никадәр тәрбияви мирас! Борынгы һәркем белергә, сакларга тиеш.
Татар халык уеннары аша балаларда дуслык, хезмәткә хөрмәт хисләре тәрбияләнә.
Табигать, ел фасыллары турындагы табышмаклар табигатьне яратырга, кызыксыну, туган як табигатенең матырлыгын тоярга булышалар. Табышмакларны балалар бик яраталар, үзләре дә иҗат итәләр( бигрәк тә яшелчәләр турында)
-Сорыйлар, көтәләр,
Килсә, бар да качалар.(Яңгыр)
-Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк(Су)
Киләчәк буын акыллы, тәрбияле, туган илгә тугрылыклы булып үссен иде.


Приложенные файлы


Добавить комментарий