Халык педагокикасы аша балаларнын сойлм телен устеру


Халык педагогикасы аша балаларның сөйләм телен үстерү.
Татар халыкның чал тарихы, үткәне, киләчәгы бар. Аның буыннан-буынга, гасырдан-гасырга тапшырылып, тукланып, баетылып килгән мирасы, мәкаль әйтемнәре, гореф-гадәтләре, йолалары , бәйрәмнәре бар. Галимнәр фикеренчә, әнә шүл буыннан-буынга күчеп килгән тәрбия процессын оештыру ысулларын, нәтиҗәле алымнарын, гомуми кабул ителгән гадәткә кергән таләпләрен, тәрбия эше белән бәйле гореф-гадәтләрен, белем, күнекмәләр, карашлар, бәяләр системасын халык педагогикасы дип йөртәләр дә инде.
Башлангыч сыйныфларда укытуда халкыбыз педагогикасы кулланмый эшләү мөмкин түгел. Туган телне өйрәтүдә акыл, зиһен, сөйләмне үстерүдә мин үзем халык ысулларын кулланам.
Кеше борын заманнан баланы ана телендә сөйләргә өйрәткән. “Тел ачкычы” бирү өчен бишек җырлары җырлаган, сүзле уеннар оештырган, үсә төшкәч такмаклар, тиз әйткечләр, сынамышлар, табышмаклар әйткән.
Гаиләдә әти-әни, әби-бабай башлаган халык җәүһәрләре белән таныштыруны мәктәптә , дәрестән тыш чараларда да, һәр дәрестә дә дәвам итәргә мөмкин.
Мәктәптә халык педагогикасы хәзинәләре иң беренче чиратта дәресләребездә чагылырга тиеш. Мин үзем бигрәк тә, уку, татар теле дәресләрендә халкыбыз тарафыннан иҗат ителгән мәкаль, табышмаклар, төрле әйтемнәрдән киң файдаланам.
Татар теле дәресләрен җанлы , (күңелле) кызыклы итү, дөрес сөйләү, язу күңекмәләрен булдыру, туган телне үзләштерүдә укучыларны мавыктыру максатыннан, дәрес материалын балалар фольклоры белән баетып кулланырга тырышам.
Әйтик, 1 сыйныфта авазны дөрес әйтергә өйрәтәбез. Шушы вакытта тел төзәткеч яки тел шомарткычларны Н. Исәнбәт төзегән “ Балалар фольклоры” китабыннан алам. Ү, ш, к авазларын дөрес әйтү өчен мондый күнегүләр кулланырга була:
Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык!
Чык, чык, чыпчык чык кошчык!
Дару белән өч шешә
Шешә бавын теш чишә
Шешә чишсәм теш шешә!
Карга каргаганга карак
Кар яумый тормас.
Балалар фольклораын яңа материалны аңлашканда , ныгытканда файдаланып була. Мәсәлән, II cыйныфта җөмлә төрләреөйрәнелә. Сорау җөмләне өйрәнгәндә “Аптыратыйммы” уенын кулланып була. Бу уенны чылбыр тәртибендә уйныйбыз. Сорауга җавап бирмәгән бала уеннан чыга бара, калган укучы иң тапкыр була.
Әйтешүләр куллану да уңай нәтиҗә бирә. Бала шигъри сорауларга шигъри җаваплар гына табып калмый, үз максатына ирешү өчен, мәсьәләне хәл итү чарасын эзли.
Зәйнәп, кая барасың?
Әбиләргә барамын.
Әбиең сиңа ни бирә?
Куллы курчак бирә.
Аны кая куясың?
Тал төбенә куямын.
Пычранса нишләрсең?
Елгага төшеп юармын.
Балалар әйтешүләрне тиз ятлыйлар һәм тәнәфесләрдә, дәрестән соң узара әйтешеп уйныйлар.Эндәү җөмләләрне өйрәнгәндә дә баланың табигатькә эндәшүләрен (кояшны чакыру, яңгыр теләү).
Кояш чык!
Аяз ач!
Болыт кач!
Яңгыр яу, яу, яу!
Сине көтә җир, җир!
Безгә күмәч бир, бир.
Кайбер балалар бирелгән күнегүләрне бик тиз эшләделәр ди, дәрестә тик утырмасыннар өчен төрле биремнәрне карточкыларга язып бирәм.Бу карточкаларны ясау өчен күнегүләрне халык авыз иҗатыннан да алам.
Синоним, антоним, аноним сүзләрне өйрәнгәндә, дидактик материалларга өстәмә карточкалар ясау өчен дә күнегүләрне халык авыз иҗатыннан алам.
Өчебезгә очрады өч елга-
Икесе сусыз, берсе коры
Өчебезгә очрады өч балык
Икесе үле, берсе җансыз.
Аны утсыз, сусыз пешердек.
Икесе пешмәде, берсе чи калды.
Халкыбызның иксез-чиксез санда иҗат ителгән табышмаклары бар бит әле. Табышмакларны барлык төр дәресләрдә дә кулланырга тырышам.
Укучыларның сөйләм тепен арттыра,рухи,әхлакый сыйфатларны формалаштыра торган сужетлы-рольле уеннарны дәресләрдә бик еш кулланабыз. Исәнләшү темасын өйрәнгәндә “Теремкәй” әкиятен бүлеп уйнап, әкият геройларын төрле исәнләшү сүзләре белән каршылау; “Ялкаулык һәм тырышлык ” темасына дәрес үткәргәндә Өлгер һәм Авыраяк булып уйнау; Авыраякка балаларның үз киңәшләрен әйтүе; бер-берсенә әдәпле сүзләр әйтеп, “тылсымлы таяк тапшыру; “телефоннан сөйләшү”; үзләрендә булган кимчелекләрне әйтеп,шул тискәре сыйфатларны бетерү, “дәвалау” өчен “тылсымлы даруханәдән” дару сатып алу кебек сюжетлы – рольле уеннарны балалар кызыксынып башкаралар.
Укучыларның үз фикерләрен дөрес, ачык,матур итеп әйтә белүләренә,тыңлаучы аңларлык итеп ,тулы җөмләләр белән җавап бирүләренә омтылам.
Әхлаклылык тәрбияләүдә, балаларның сөйләмнәрен баетуда дәресләрдә кулланган мәкаль һәм әйтемнәрнең әһәмияте искиткеч зур.
Әдәпсезлектән ачы көлгән мәкальләрне укып ,балалар аларның мәгънәсен аңлаталар ,сөйләмдә кулланырга тырышалар.
Әкият- ул халык авыз иҗатында уйдырмага нигезләнгән тылсымлы ,маҗаралы әсәр. Балалар Су анасы, Шүрәле, сихерче карт булуга ,хайван ,кош-кортларның сөйләшүенә ышанмый .Ләкин дөньяны әкияттә ачык итеп һәм үзгәртеп күрү балалар өчен характерлы күренеш. Менә шушы сыйфат асылда шатлык тудыра ,хыялланырга өйрәтә.
“Өч кыз” әкиятенадә ялгыз ана өч кыз үстергән. Аларны кияүгә биргәч үзе генә калган. Авырый башлагач , тиен дусты аша кызларын үзенә дәшкән. Тик олы һәм уртанчы кызы, төрле сәбәпләр табып
,авыру аналары янына бара алмаган. Кече кызы гына ,камырлы кулын сөртеп тә тормыйча , әнисе янына йөгергән.
Бу әкиятнең тәрбияви көче бик зур. Әкиятне укып чыккач ,бала уйланырга мәҗбүр була. Ни өчен олы һәм уртанчы кызлар җәза алган ? Кече кызының игелеклелеге соклану хисе тудыра ,баланы тормыш тәҗрибәсе белән коралландыра ,хезмәтне яратырга ,уңган булырга ,кешеләргә һәм якыннарына ярдәм итәргә өйрәтә.
Бала яхшылык белән явызлыкны гына аерырга өйрәнеп калмый ,аның хыял көче үсә ,иҗади кызыксынулар барлыкка килә.
Класс сәгатьләрендә “Яраткан бәйрәмнәрем”- татар халкының “Сөмбелә ”,”Нәүрүз”,”Нардуган”,”Карга боткасы”,”Сабантуй”,”Ураза”,”Корбан бәйрәме” турында танышабыз,әңгәмәләр алып барабыз.
Математика ,әйләнә- тирә һәм башка дәресләрдә дә татар халык авыз иҗатын кулланамын , дәресләрдә балаларга шәхси якын килеп тестлар үткәрәм.
Балалар- безнең киләчәгебез. Мин һәр дәрестә халык авыз иҗаты аша укучыларыбызның рухын баетырга ,алрда әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә , сөйләм һәм язма телен камилләштерергә тырышам.


Балаларга шәхси якын килеп эшләүдә “Халык педагогикасы аша балаларның сөйләм телен үстерү.”


Приложенные файлы


Добавить комментарий