Халык ытс — хата ытмс


Татарстан Республикасы Түбән муниципаль районы Башкарма
комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе муниципаль учреждениясе»
«Халык әйтсә – хата әйтмәс»
Мәктәпкәчә мәгариф муниципаль
бюджет учреждениясе «Гомуми
үстерешле 13нче балалар бакчасы
татар теле тәрбиячесе Миндубаева Г.С.
РТ, Түбән Кама
Ниһаять, шактый соңарып булсада, укыту – тәрбия өлкәсендә халык тәҗрибәсенә, халык сүзенә, тәрбия ысулларына мөрҗәгать итә башладык. Соңлап булса да, халык педагогикасының тәрбия процессында төп гараларның берсе икәнең таный башладык. Югыйсә, ничә дистә еллар халык педагогикасына искелек калдыгы, аңа мөрҗәгать итү артта канганлык билгесе дип узебезне ышандырып килдек. Нәтиҗәседә куз алдында: телне, гореф- гадәтләрне белмәүче һәм ихтирам итмәүче, ата- ана, бала хакын сакламаучы, милләтен, динен югалта баручы ничәмә – ничә буын үсте. Ә инде «үзгәртеп кору» лар башлангач, «эт-баш, сыер – аяк»кА әйләнде. Тәртипсезлек, әхлаксызлык күренешләре, җинаятьчелек, көйләп түгел сәгатьләп арта, чөнки демократия – ни теләсең, шуны эшлисең.
Халык педагикасы, гади генә итеп әйткәндә, халык тарифыннан гасырар дәвамында куланып килгән нәтиҗәле тәрбия каралары, тәрбия өлкәсендә халык тәҗрибәсе, халык акылы ул. Халык педагогикасына кечкенә булса да төш кенә булган мәкаль – әйтеш. Сынамышлардан алып, барлык халык авыз иҗаты әсәрләре, барлык йөлалар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, аулак өй, кичке уен, баалар уеннары, хәтта матчага кыстырылган чыбык та кергән. Халык педагогикасының иң әһәмиятле ягы шунда: әхлаклы, әдәпле, хезмәт сочән, телен, милләтен ихтирам итүче кешеләр тәрбияләнә.
Хакыбызның үзенә генә хас үзенчәлекле педагогикасы булган. Шуңа күрә дә халкыбыз үзенең әшчәнлеге, тәртип әхлагы, сабырлыгы, булганлыгы белән аерылып торган. Кол хәлендә яшәсә дә, балаларыбыз урыс империясендә иң мәгарифәтле, тәрбияле эшчән халык булган. Ата – улны, анна – кызны белми яшәмәгән. Олыны – олы, кечене – кече дип белгән¸олысын- кечесен хөрмәт иткән. Кечкенә чакта бар нәрсәгә да ышанасың һәм шулай булырга тиеш кебек күңелгә кеңеп кала, онытылмый. Халык моны белеп эш иткән. Элек бала тәрбияләүдә әби – бабай төп рольне уйнаган бит. Сабыр гына, ашыкмыйча гына, белеп кенә, сиздермичә генә тәрбия биргән алар. Бала кешесеннән «ярамый» сүзе белән генә котылып булмый. «Ни өчен ярамый?» «Нигә?» - ул менә шуңа җавап сорый. Ә җавап тәрбияве ышандырырлык булырга тиеш. Халык педагогикасында нәкъ менә шул як көчле.
Ашап туйгач, әппәр ит – йөзең нурлы булыр. Ашап туйгач әти – әни, әби- бабайга ризыкландыручыларга аерым рәхмәт әйт. Зурларга сәлам бир – бәхетең, тауфигын артыр. Алда китереләчәк сынамыш, җөмләләр, искәртмәләл дә кешене кече яшьтән тәртипкә өйрәтү өчен иҗат итегәендер. Мәсьәлән:
- Өй буена көрәк, лом әйбер сөямә.Алар кабер казү каралары да , болай әшләсәң өйдән мәет чыгар.
-Киемне тискәре ягынан юма, мәет киемен генә тискәре ягыннан юалар.
- Сүгенмә, йорт иясен ачыландырырсын.
- Төнгә савыт – сабаны юмый калдырма. Мондый савытны йөрт иясе ялап китәр, ә савытка кагылган кешегә авыру йөгар.
Кеше нәрсәдән дә булса куркырга тиеш. Бернәрсәдән дә курыкмаган кеше- куркыныч кеше ул.Караңгыдан курку, сүз әйтергә курку, дошманыңнан курку – шундый начар курку турында әйтмим. Кеше гөнаһыдан, гөнаһ эшләүдән курыксын. Безнең кубебез «Алла да юк, мулла да юк» дигән заманда үсте, тәрбияләнде, балаларын да шул рухта тәрбияләде. Ә менә дин кешене гөнаһ эшләүдән тыя. Әби – бабаларыбаз балаларны дини – милли рухта тәрбияләүгә дә әһәмиять биргән. Ислам дине халык педагогикасында төп тәрбия чарасы булган. Әйе, менә шушы динебез, халкыбызның гореф- гадәтләре, үзенчәлекә тәрбия чаралары халкыбызны саклап калган.
Ислам дине тоткан балаларыбыз оенә хәмер дигәнне бөтәнләй кертмәгәннәр. Хәмер эчкән кеше янында утырмаганнар. Хәмер күлланучыны халык гыйбрәт итеп сөйләгән. «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дип белми әйтмәгәннәр. Хәмер куланмаган кешенең сәламәтлеге дә яхшырак. Аннан туган бала да сәламәт була.

Приложенные файлы


Добавить комментарий