Хат язу


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

Теле юк, теләсә кем белән сөйләшә,Гәүдәсе юк, кәгазьдән күлмәк кия. Сәламләү, мөрәҗәгәть итү, исәнләшүТәкъдим ителгән вариантлар: Исәнме, дустым Камил!Исәнме, кадерле дустым Марат!Сәлам, якын дустым Рөстәм!Тәкъдим ителгән вариантлар: Сиңа сәлам белән дустың Рамил хат яза.Сиңа дустың Рома хат яза.Сиңа күп сәламнәр белән дустың Регина хат яза. Тиешле кешеләргә сәламеңне тапшыруТәкъдим ителгән вариантлар: Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт. Әти-әниеңә, әбиеңә, дусларыңа миннән күп сәлам тапшыр. Тәкъдим ителгән вариантлар: Әти-әниемнән, абыем Сашадан сиңа бик күп сәлам. Әти-әниеңә, дусларыңа, Алинага миннән сәлам . Хат өчен рәхмәт әйтүТәкъдим ителгән вариантлар:Алмаз, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Алия, мин синең хатыңны алдым. Хат язуың өчен бик зур рәхмәт, мин аны бик кызыксынып укыдым. Тәкъдим ителгән вариантлар: Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа!Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм. Төп өлеше(сорауларга җавап бирү)Тәкъдим ителгән вариантлар:Син имтиханнарга ничек әзерләнү турында сорагансың.Минем дә җәйге ялым бик күңелле булды.Минемчә дә, туган көн – күңелле бәйрәм ул. Ләйсән, безнең мәктәптә дә бәйрәмнәр бик еш була.Мин дә спортны яратам. Тәкъдим ителгән вариантлар:Син бик дөрес язасың, хәзер укуны да, тормышны да интернеттан башка күз алдына китереп тә булмый.Чынлап та, тормышта бик күп һөнәрләр бар: ... Мин дә сиңа үземнең дусларым турында язарга телим.Син Казан шәһәре турында сорагансың. Сораулар бирү һәм җавап хатын көтеп калуыгызны хәбәр итүТәкъдим ителгән вариантлар: Алмаз, синең хәлләр ничек?... Шулар турында хат яз, көтәм.Миләүшә, үзеңнең хәлләрең ничек?... Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм. Руслан, синең хәлләр ничек, авырмыйсыңмы? Буш вакытыңда ниләр эшлисең? Нинди яңалыкларың бар? Шулар турында яз.Үзеңнең хәлләрең ничек?... Шулар турында яз, дустым.Тәкъдим ителгән вариантлар(сораулар): Гомумән, җәйге ялларны ничек уздырырга телисең? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең?Әти-әниең авырмыймы? Киләчәккә планнарың нинди?Буш вакытыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Имзалау, хатның язылу датасын куюТәкъдим ителгән вариантлар: Сагынып, дустың Марина.22 нче октябрь.Дустың Артем.22 нче октябрь. Тәкъдим ителгән вариантлар: Синнән хат көтеп, дустың Малик.22 нче октябрь.Сине сагынып, дустың Рамир.22 нче октябрь. С1 биремен бәяләү критерийларыКоммуникатив бурынчы үтәү (3 балл)Текстны оештыру (2 балл)Текстның лексик-грамматик төзелеше (3 балл)Орфография һәм пунктуация(2 балл) {5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Бәяләү критерийлары3 балл 2 балл 1 балл 0 баллКоммуникатив бурынчы үтәүЭш тулысынча башкарылган: 3 сорауга да тулы җавап бирелгән. Мөрәҗәгать итү, саубуллашу һәм имзалау фразалары дөрес сайланган. Алынган хатка рәхмәт белдерелгән. Эш башкарылган: 3 сорауга да җавап бирелгән, әмма берсенә бирелгән җавап тулы түгел. Хат стилен бозган 1-2 төгәлсезлек бар һәм/яки хатка рәхмәт белдерелмәгән.Эш өлешчә башкарылган: 2 сорауга гомуми җавап тулы түгел яки бер сорауга гомумән җавап юк. Хат стилен бозган 3 яки күбрәк төгәлсезлек бар, итагатьлек формалары сакланмаган. Эш башкарылмаган: 2 сорауга җавап бирелмәгән яки текстның күләме тулмый (40 сүздән ким булса). Хат формасы булмаса. {5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Бәяләү критерийлары3 балл 2 балл 1 балл 0 баллТекстны оештыруТекст логик эзлеклелектә төзелгән һәм абзацларга бүленештә хаталар юк; тел чаралары дөрес кулланылган, хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килә.Текст гомумән алганда логик эзлеклелектә төзелгән, ләкин логик бәйләнешләрдә һәм/яки абзацларга бүленештә яки хатның төзелешендә 1-2 төгәлсезлек бар. Текст төзелешендә логик эзлеклелек сакланмаган; язма текст төзелешендә хаталар 3 яки күбрәк яки хатның төзелеше язма этикет нормаларына туры килми. {5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Бәяләү критерийлары3 балл 2 балл 1 балл 0 баллТекстның лексик-грамматик төзелешеКоммуникатив бурычны үтәү өчен кирәк булган төрле лексик һәм грамматик чаралар файдаланылган(текстны аңлауга зыян китермәгән 1-2 төгәлсезлек рөхсәт ителә).Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (3-4 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) яки тел хаталары юк, ләкин артык гади лексик һәм грамматик чаралар кулланылган.Текстны аңлауга зыян китермәгән тел чараларына караган хаталар бар (5-6 тупас булмаган хата рөхсәт ителә) һәм/яки текстны аңлауга зыян китерә торган 1-2 грамматик хата бар.Текстны аңлауга зыян китерә торган хаталар 6 һәм күбрәк. {5C22544A-7EE6-4342-B048-85BDC9FD1C3A}Бәяләү критерийлары3 балл 2 балл 1 балл 0 баллОрфография һәм пунктуацияОрфографик һәм пунктуацион хаталар юк, яки текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 1-2 хата бар.Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерми торган 3-4 орфографик һәм пунктуацион хата бар.Текст эчтәлеген аңлауга зыян китерә торган орфографик һәм пунктуацион хаталар 4тән күбрәк. С1 биреме (шәхси хат) К1-К4 критерийлары буенча тикшерелә. Максималь 10 балл алырга мөмкин. Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә, С1 биреме өчен 0 балл куела. Хатның күләме 40 сүздән ким булса, К3 һәм К4 критерийлары буенча максималь балл куелмый. Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр (шулай ук адрес, язылу вакыты, имза да) исәпкә алына. Якыннарыгызга хат язарга онытмагыз! )))Алар һәрвакыт сездән хәбәр көтә!(((

Приложенные файлы

  • pptx hat_yazu
    Размер файла: 105 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий