Хбибуллина з.б


“Рәсем сәнгате аша 5-6 нчы сыйныф укучыларының иҗади потенциалын өйрәнү”
Зөһрә Баязит кызы Хәбибуллина,
I квалификацион категорияле рәсем укытучысы
“Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль белем бирү учреждениесе
Эчтәлек
Кереш сүз………………………………………………………………………3-4
Төп өлеш……………………………………………………………………….5-6
Практик өлеш.....................................................................................................7-8
Йомгаклау..............................................................................................................9
Кулланылган әдәбият..........................................................................................10
Кереш сүз
Шәхес формалашу процессында шактый зур рольне сәнгать биләп тора.Ул кешенең рухи дөньясын, әхлакый сыйфатларын формалаштыра, мораль һәм эстетик кыйммәтләрен билгели.
Рәсем эшчәнлеге тыгыз рәвештә шәхес үсеше белән бәйле. Рәсем ясаганда аерым функцияләр -үзләштерү, хәтер, игътибар, фикерләү генә түгел, шәхес үзе дә катнаша.
Балачак - физиологик һәм психологик функцияләрнең интенсив усеш чоры. Һәр бала уникаль һәм сәләтле. Балаларның рәсем эшчәнлеге психологлар тарафыннан да төрле яклап өйрәнелә:
-яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бала рәсеменең эволюциясе барышы;
-акыл эшчәнлеге һәм рәсемнең бәйләнеше;
-бала шәхесе һәм рәсем арасындагы бәйләнеш.
Без үзгәрешләр чорында яшибез, бүгенге җәмгыятьтә стандарт булмаган фикерли алучы, иҗади фикер йөртә белүче кешеләр бәяләнә. Иҗади кеше кардиналь үзгәрешләр чорында эффектив карарлар кабул итә, кризислы ситуацияләрдән чыгу юлларын таба ала.
Иҗат процессында шәхес шактый үзгәрешләр кичерә, аның характеры ныгый һәм формалаша, чөнки иҗат итү каршылык, кыенлыкларны җиңеп чыгу аша башкарыла, аңы, дөньяга карашы үзгәрә, ул чынбарлыкны тирәнрәк кабул итә. Иҗат-ул үзеңне камилләштерү, идеалга якынайту.
Тикшеренүнең актуальлеге: Җәмгыятькә актив, төрле мәсьәләләрне иҗади якын килеп чишә алырдай, төрле ситуацияләрдән авырлыкларсыз чыга белүче шәхесләр кирәк. Шуңа күрә онтогенезның төрле этапларында шәхеснең иҗади сәләтенең үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү педагогик практика һәм психология фәне өчен бигрәк тә актуаль.
Тикшеренү объекты: Рәсем сәнгате аша яшүсмерләрнең иҗади фикерләү процессын өйрәнү.
Тикшеренү предметы: Рәсем сәнгате аша яшүсмерләрнең иҗади фикерләү үсешенең шартларын өйрәнү.
Эшнең максаты: Рәсем сәнгате аша Актаныш 1нче урта мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укучыларының иҗади фикерләү үсешен өйрәнү һәм анализлау. Максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләр булышлык итәчәк:
- тикшеренү темасы буенча әдәбият чыганакларын өйрәнү һәм анализлау;
- рәсем сәнгате аша иҗади фикерләүнең теоретик нигезләрен, шул исәптән 5-6нчы сыйныф укучыларының иҗади фикерләү үсешенең психологик үзенчәлекләрен өйрәнү, иҗади фикерләүне үстерүгә булышлык итәрдәй рәсем сәнгате әсәрләрен өйрәнү;
- тикшеренү нәтиҗәләренең күләм һәм сыйфат анализын ясау.
Төп өлеш
Рәсем дәресе укучы бала өчен нигә кирәк?
Аңлашыла, күпчелек бала беркайчан да рәссам булмаячак. Алай гына да түгел: музыка һәм рәсем дәресләрен хәтта зурлар да җитди дәрес итеп кабул итми. Мондый мөнәсәбәт белән еш очрашырга туры килә.
Кечкенә сыйныфларда рәсем дәресенең авторитеты шактый югары: аны иң яраткан фән исәбенә һәрбер бишенче бала кертә, ә инде 5-7нчы сыйныфларда бары тик 7-8% укучы гына. Укучыларда иҗади сәнгатькә кызыксыну кими, аларның өйдә, дәрестә рәсем ясауга теләге югала.
Балаларда ике төр рәсем ясаучыны билгелиләр:
Күзәтүче. Ул сурәт, сюжетларга нигезләнеп ясый.
Хыялланучы. Әкият образлары күзаллауларга нигезләнеп ясый.
Сурәт ясаганда бала төрле белемнәр ала, аның тирә-як турында күзаллавы тирәнәя һәм аныклана, эш процессында ул предметларның сыйфатларын аңлый, аларның үзенә генә хас детальләрен исендә калдыра, рәсем ясау күнекмәләренә ия була, аларны аңлы рәвештә кулланырга өйрәнә.
Рәсем ясау хис-эмоциональ өлкәсе үсешенә дә йогынты ясый.
Рәсем сәнгатен өйрәнү процессында, бала иң беренче чиратта үзен-үзе күрсәтергә өйрәнә. Тормыш белән диалог алып бара, иҗат аша үзенең хис-кичерешләрен белдерә. Шәхес үсешендә бу бик зур роль уйный, кешене тирә-як дөнья белән дөрес итеп аралашырга өйрәтә, аның психик энергиясен дөрес юнәлешкә кертеп җибәрә.
Рәсем сәнгате күзаллауны һәм фантазияне үстерә. Хәзерге заман шартларында бу бигрәк тә мөһим. Кызганычка каршы, мәктәп яшенә кергән бала интернеттан барлык информацияне дә табып була дигән фикердә тора. Докладлар, дәресләрнең иҗади биремнәре - болар барысы да интернет челтәреннән күчереп алына, хәтта укучылар автор текстын үзгәртеп торуны да кирәк санамыйлар. Ләкин иҗади күзаллауны интернеттан күчереп алып булмый, сюжетны алса да, кәгазьгә ул аны үзе төшерә.
Сәнгать эшчәнлеге белән шөгыльләнгәндә, эстетик күзаллау үсә, үзләштерү, сенсорик тәҗрибә туплана, сөйләм теле, зәвык үсә. Фикерләү процесслары: чагыштыру, гомумиләштерү, анализ, синтез функцияләре үсә.
Укучы балага рәсемне ясау өчен, бер яктан, үзе ясаган объектны күпмедер күзаллау, икенче яктан, осталык һәм рәсемне ясау чараларын белү, график һәм төс ягыннан аны кәгазьдә чагылдыра белү кирәк. Укучы үз иҗатыннан
канәгатьләнү алсын өчен, аны төрле материаллар белән ясау алымнарына өйрәтергә кирәк. Алар график яктан бик үк анык та булмаска мөмкин, ләкин эзлекле рәвештә рәсем ясау техникасын камилләштерә алырга ярдәм итә алалар. Традицион булмаган алымнар белән ясау укучыларда ихлас шатлану уята. Мондый дәресләр:
-балаларның төрле куркуларын бетерүдә ярдәм итә;
-үзенә ышаныч тудыра;
-үз фикерен иркен чагылдырырга ярдәм итә;
-төрле материаллар белән эшләргә өйрәтә;
-балаларны иҗади эзләнүгә этәрә;
-фактура, күләмне тою хисен үстерә;
-эстетик ләззәт алырга мөмкинлек бирә.
Мәсәлән, коллаж техникасы кулланып, уч төбе белән, восклы меллар, нокталар-пиксельләр белән, сиптереп ясау балаларда зур кызыксыну уята. Музыка астында рәсем ясау үзенә күрә бер арт-терапия алымы булып тора.
Дәресләргә өйрәнелүче тема буенча уен драматургиясе кертелә.
Рәсем дәресендә предметара бәйләнешләр күзәтелә: музыка белән, әдәбият белән - шигырьләр, табышмаклар, әкиятләргә иллюстрацияләр ясау, тарих белән - төрле тарихи чорлар, вакыйгалар, баталияләр, сюжеты картиналар өйрәнү, технология белән - уенчыклар ясау, МХК белән - сәнгать мирасын өйрәнү, рәссамнарның һәм скульпторларның тормышын һәм иҗатын өйрәнү.
Практик өлеш
Актаныш 1нче урта мәктәбенең 5-6 нчы сыйныф укучыларының иҗади мөмкинлекләрен өйрәнү.
Бу вербаль булмаган тест, ул йөгереклелек, күзаллау, оригинальлек кебек фикерләү параметрларын үз эченә ала. Тест 11-13 яшьлек балаларның иҗади фикерләүләрен бәяләү максатында кулланыла. Әлеге тест картиналарны конструкторлаштыру, башланган сурәтне төгәлләү, параллель линияләр һәм түгәрәкләр ярдәмендә сурәт барлыкка китерүне күздә тота.
Тест №1. Образлы креативлыкны билгеләү өчен “Дорисовывание-ясап бетерү” тесты кулланылды.
Материаллар: сыналучыга 4тәр түгәрәктән торган 2 рәт бертөрле контурлы сурәт ясалган бит бирелә. Укучы күпме булдыра ала, шушы түгәрәкләргә әйберләр һәм предметлар ясый ала.

Нәтиҗәне бәяләү: Һәр яңа идея бер балл белән бәяләнә. Шулай ук укучыларның иҗади потенциалын ачыклау максатыннан түбәндәге сораштыру үткәрелде.
Рәсем ясаганда синең кәефең күтәреләме?
Сиңа иҗади биремнәрне үтәү ошыймы?
Гадәти булмаган әйберләр уйлап чыгарырга яратасыңмы?
Хыялланырга яратасыңмы?
Үзеңне креатив кеше дип уйлыйсыңмы?
Эксперименталь тикшеренү нәтиҗәләре.
Тест нәтиҗәсе. Балаларның иҗади сәләт узенчәлекләрен өйрәнү барышында, эксперимент нәтиҗәсендә сыйфат характеристикасы билгеләнде һәм 3 төрле дәрәҗә билгеләнде: югары, уртача, түбән.
5 а, б, в сыйныфлары (барлыгы 66 укучы, катнышты 62 укучы)
Образлы креативлык дәрәҗәсе: 8-6 түгәрәк тулган-22 укучы, 25 укучының 5-3 түгәрәк, 15 укчының -1,2.
Сораштыру. Иҗади потенциал дәрәҗәсе: “әйе”-49 укучы, “юк”-13 укучы.
6 а, б, в сыйныфлары (барлыгы 60 укучы, катнышты 57 укучы)
Образлы креативлык дәрәҗәсе: 8-6 түгәрәк тулган-28 укучы, 21 укучының 5-3 түгәрәк, 11 укучының -1,2.
Шулай итеп, 5-6нчы сыйныфлар арасында 50 укучы югары образлы креативлыкка ия, уртача образлы креативлыкка-46 , түбән образлы креативлыкка 26 укучы ия.
Югары дәрәҗәдәге иҗади потенциалга 91 укучы, уртача дәрәҗәдәге иҗади потенциалга 31 укучы ия.
Укучыларның җавапларын анализлап, шуны әйтергә була: күпчелек бала иҗатка омтыла, иҗади биремнәргә өстенлек бирәләр, ике төрле эшчәнлеккә: рәсем- сурәт, ябыштыру, аппликация, әвәләү һәм сөйләм сәнгатенә өстенлек бирә. Шундый балалар бар, аларга дәрестә бирелгән биремне эшләү кызык түгел. Болар махсус студияләргә, рәсем түгәрәкләренә йөрүче, сәләте булган укучылар. Аларга дәрестә индивидуаль мөстәкыйль якын килеп эш оештырыла.
Йомгаклау
Интенсив информатизация, ресурслар, цифрлы чаралар, төрле рәсем ясау программалары, график редакторлар киң кулланылышка кереп барганда, бала кулы белән ясалган үзенчәлекле рәсемне саклап калу проблемасы килеп туа.
Рәсем ясау - үсеп килүче шәхес өчен мөһим эшчәнлек булып тора. Балалар рәсемендә дөньяның сәнгати киңлек картинасының бөтенлеге яңадан булдырыла, рәсемдә баланың тирә -ягындагы кешеләргә, гаилә әгъзаларының бер-берсенә булган мөнәсәбәте чагыла, рәсем аша аның тормышка ашмаслык хыялларга омтылуын күрергә була. Иҗади потенциал үсеше өчен кирәк булган шартлар булып шәхеснең үсешкә ирешкән эмоциональ сферасы тора, чөнки иҗат кичерешләрсез була алмый.
Рәсем дәресләрендә балага рәсем дөрес яисә дөрес ясалмаган өчен билге куярга ярамый. Билге критерийлары-ул фикерли, иҗат итә белү, тырышлык кую. Традицион билге бу очракта -камилләшмәгән инструмент. Танып белү эшчәнлегенең иң эффектив стимулы - дәрестәге уңыш ситуациясе.
Һәр сәнгать дәресе дә бала өчен матур вакыйга булырга тиеш. Рәсем дәресе-үзенә бертөрле. Ул һәрвакытта яңа, алдагысына охшамаган, эмоциональ мавыкканлык атмосферасы белән сугарылган дәрес булырга тиеш. Дәресне тере сөйләм, матур диалоглар, музыка, шигъри текст, уен ситуациясе белән алып бару кирәк.
Балаларның әхлакый күзаллауларына, рухи үсешенә рәсем эшчәнлеге якты эмоциональ йогынты ясый. Яңа белем бирү стандартларына күчеш чорында эзләнүгә сәләтле иҗади шәхес тәрбияләү хәзерге заман педагогикасы өчен иң мөһим мәсьәлә булып тора. Бу очракта рәсем эшчәнлеге - иң эффектив чараларнң берсе, ул мәдәниятнең бер өлеше, тарихи хәтер үсешендә зур потенциалга ия, милли үзаң, шәхеснең иҗади мөмкинлекләрен ача алырдай сәнгать.
Кулланылган әдәбият
Богоявленская Д.Б. Пути к творчеству – М, Знание, 1981 – 98 с.
Бодалев А.А. О направлениях и задачах научной разработки проблемы способностей // Вопросы психологии, 1984, № 1.
Божович Л.И. Личность и ее формирование в детском возрасте. – М: Просвещение, 1969 – 464 с.
Борзова В.А. Развитие творческих способностей у детей. –М, 1994 – 320 с.
Венгер А.А. Педагогика способностей. – М: Просвещение, 1988 – 106 с.
Венгер А.А. Психология – М: Просвещение, 1988 – 24 с.
Выготский Л.С. Воображение и творчество в детском возрасте. – М: Просвещение, 1997 – 93 с.
Горяева Н.А. Первые шаги в мир искусства: Из опыта работы – М.: Просвещение, 1991 – 159 с.
Головин С.Ю. Словарь практического психолога. Минск, 1998, 85 с.,642 с.
Дружинин В.Н. Психология общих способностей – СПб Питер Ком, 1999.
Зельцфман Б., Учись! Твори. Развивайся. Ч.2. Рига: «Эксперимент», 1997 – 34 с.
Зинченко В.А. Психологический словарь. М, 1996.
Ковалева Т.С. Изобразительная деятельность в детском саду. – М: Высшая школа. 1974.
Косминская В.Б., Халезова Н.Б. Основы изобразительного искусства и методика изобразительной деятельности детей: Лабораторный практикум». – М.: Просвещение, 1981. – 144 с.
Кравцова Е.Е. Разбуди в ребенке волшебника. – М, 1996 – 180 с.
Левин В.А. Воспитание творчества – Томск: Пеленг, 1993 – 299 с.
Лук А.Н. Мышление и творчество. – М: Просвещение, 1976 – 142 с.
Львов М.Р. Школа творческого мышления. – М: Просвещение, 1976 –10 с.
Любимова Т.Г. Развиваем творческую активность. – М, 1996 – 78 с.

Приложенные файлы


Добавить комментарий