Методик берлшм тарафыннан бирелгн бялм


Тукай муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү учреждениесе
«Новый поселогы гомуми урта белем бирү мәктәбе”
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ибраһимова Рания Зөлфәт кызының
педагогик эшчәнлегенә бирелгән бәяләмә
Ибраһимова Рания Зөлфәт кызы Яңа поселогы гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1994 нче елдан бирле татар теле һәм әдәбияты укыта. Югары белемле – Алабуга дәүләт педагогия институты филология факультетының рус-татар бүлеген 1989 нчы елда тәмамлый.
Максаты – татар теле һәм әдәбиятыннан ныклы белем бирү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү; аларда милли үзаң һәм туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү. Шулай ук укучыларының тел байлыгын үстерү, нәфис сүз аша аларда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә яшәешкә, дөньяда барган вакыйгаларга дөрес бәя бирергә өйрәтү, башка милләт вәкилләренә карата дуслык мөнәсәбәте булдыру бурычларын да максат итеп куя.
Рания Зөлфәт кызы үзенең фәнни-теоретик, методик белемен күтәрү өстендә даими эшли. Татар теле укытуның ике юнәлешендә дә – рус мәктәбендә татар балаларына татар теле, рус телле балаларга татар теле укытуда эшли. Дәресләрне бүгенге көн югарылыгында, укытуның актив формаларын һәм коммуникатив методларын киң кулланып, яңа педагогик технологияләрне кыю кертә барып, иҗади биремнәр, мөстәкыйль эшләр белән укучыларның актив катнашында алып бара. Дәреснең һәр этабында татар телен өйрәнүгә кызыксыну, белемгә омтылыш тәрбияләү йөзеннән күптөрле күргәзмә, дидактик материаллар белән мавыктыру кебек методлардан оста файдалана. Укучыларның бәйләнешле сөйләмен һәм сөйләм культурасын үстерүгә, сәнгатьле итеп дөрес укырга өйрәтү, дөрес, матур язу күнекмәләре булдыруга аеруча игътибар итә.
Дәресләрдә бер үк вакытта татар язучыларының, өйрәнелә торган әсәрләренең идея-художество байлыгы аша, укытучы, күпкырлы тәрбия (шәфкатьлелек, гуманлылык, әхлаклылык, туган телгә, татар теленә, туган якка, хезмәт сөйгән халкына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә, милли тәрбия бирүгә үтә җаваплы карый) эше алып бара.
Укытучы иҗади эшли. Энергияле, зур ихтыяр көченә ия. Оештыру, уйлап табу сәләте зур, фантазиягә бай. Фән буенча күпкырлы һәм күптөрле класстан тыш чаралар (аерым язучылар иҗатына багышланган әдәби кичәләр, төрле конкурслар, бәйрәмнәр һ.б.) үткәрә.
Татар теле һәм әдәбияты укытуның хәзерге таләпләрен тормышка ашыруда фән кабинетының роле әйтеп бетергесез зур. Укытучы күргәзмә әсбаплар, дидактик материаллар әзерләүгә күп көч куя. Өйрәнелә торган язучыларга багышланган һәм тематик папкалар, альбомнар, тарату материаллары һ.б. кәгазь һәм электрон формада һәркайсы кабинетта үз урынын тапкан. Рус телле балалар белән эшләү өчен сүзлекләр, тестлар, күргәзмә материаллар җитәрлек, бөтен шартлар тудырылган.
Яртыеллык, еллык административ контроль язма эшләр нәтиҗәләре укучыларның программа материалын үзләштергән булуларын күрсәтә. Рания Зөлфәт кызы эшләгән дәвердә укучыларның язулары күзгә күренеп яхшырды, сөйләм культуралары үсте. Район һәм республика олимпиадаларында да актив катнашалар. 2012-2013, 2013-2014 нче уку елында да татар теленнән дә, татар әдәбиятыннан да районда Падьярова Е., Долгова Н. җиңүче һәм призер булдылар. 2015 – 2016, 2016-2017 нче уку елларында укучысы Хәйруллина Динара районда призлы урынны яулады (татар теле һәм әдәбиятыннан призер, татар әдәбиятыннан җиңүче).
Укучылары фәнни-гамәли конференция, иҗади конкурсларда да актив катнашалар. 2016 нчы елда “Муса Җәлилнең тууына 100 ел” дип исемләнгән төбәк конференциясендә Госманова А. таныклык, Зарипова А. “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде. “Алтын каләм”, “Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасе”, “Ил тарихында гаиләм тарихы”, “Бөек Болгарга минем сәяхәтем” һ.б. конкурсларда призлы урыннарны алдылар. 2013 нче елда “Зирәк Тиен” Бөтенроссия уен-бәйгесендә рус мәктәпләренең рус төркемнәре арасында җиңеп, Падьярова Е. Татарсан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының 1 дәрәҗә Дипломы, Беспальчук Е. 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Мәктәп күләмендә оештырылган төрле чараларда да Рания Зөлфәт кызының укучылары даими рәвештә уңышлы чыгыш ясыйлар. Соңгы өч елда укучыларның белемнәре 100% өлгереш, сыйфат - (уртача)75 %.
Укытучы үзе дә төрле конкурсларда катнаша (“Авыл укытучысы”, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты дәресләре”, һ.б.), район укытучыларына ачык дәресләр күрсәтә, эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ата-аналар җыелышларында, күренекле шәхесләребез Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйри хезмәтләренә таянып, эчтәлекле чыгышлар ясый. Укучыларның ата-аналары белән тыгыз элемтәдә тора.
Кеше буларак та күркәм сыйфатларга ия ул: гади, ярдәмчел, гадел һәм туры сүзле, үзенә дә, башкаларга карата да таләпчән, кешелекле. Тормышта кайгыртучан әни, яраткан дәү әни, тугры дус, киңәшче. Хезмәттәшләре белән уртак тел табып, ярдәмләшеп эшли, шуңа да аны коллективта яраталар, хөрмәт итәләр.
Мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы, нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Рания Зөлфәт кызы Тукай районы мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты, соңгы өч елда район олимпиадаларында җиңүче һәм призерлар әзерләгәне өчен район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Милләтебезнең киләчәге күпмедер дәрәҗәдә Рания Зөлфәт кызы кебек тырыш, фидакарь мөгаллимәләр кулында.
Мәктәп директоры: Б.Г.Мәхмүтов

Методик берләшмә җитәкчесе: Р.Г.Мәүҗетова

Приложенные файлы


Добавить комментарий