Методик ешкртм. Захретдинова .н


Заһретдинова Әлфия Назиф кызы,
Әгерҗе шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
4 нче санлы урта мәктәбенең югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әлеге методик эшкәртмә рус мәктәпләрендәге татар төркемендә укучы 7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. “Кичер мине, Алмачуарым!” дип исемләнгән дәрес Галимҗан Ибраһимовның биографиясен өйрәнеп, “Алмачуар” хикәясе укып чыкканнан соң үткәрелә. Хикәя буенча төшерелгән спектакль дә каралган булса, бигрәк тә отышлы була.
Дәрестә укучылар хикәягә тирәнтен анализ ясыйлар, образларга характеристика бирәләр, әсәр һәм геройлар турында фикерләре белән уртаклашалар. Дәрес системалы-эшчәнлекле якын килүгә нигезләнә.

Тема Тема: “Кичер мине, Алмачуарым!”
(Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)
Дәрес тибы Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Эшчәнлек формалары Әңгәмә, дәреслек белән эш, төркемнәрдә эш, видеоязмадан өзекләр карау.
Максатлары Әсәрнең бөтенлеген – темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау аша хикәянең төп эчтәлегенә төшенү.
Белем гомумиләштерә, нәтиҗә чыгара белү күнекмәсен үстерү.
Мин-минлек, эгоистлык сыйфатларының начар булуын төшендерү.
Бурычлары Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.
Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.
Универсаль уку гамәлләре
Шәхескә кагылышлы УУГ:
-укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;
-әхлакый нормаларга ориентлашу.
Регулятив УУГ:
- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;
- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;
- бәяләү.
Танып белү УУГ:
- төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау;
- сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу.
Коммуникатив УУГ:
- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;
- үз фикерләреңә ышандыра белү;
- сөйләмнең монологик формаларын белү.
Төп һәм өстәмә ресурсларКуллану өчен әсбаплар:
Әдәбият: Р.Ә. Асылгәрәева, М.З. Зиннәтова, 7 нче сыйныф өчен дәреслек, Г. Ибраһимов портреты, китабы, аңа багышланган папкалар, алмачуар ат рәсеме.
Техник чаралар: Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры “Алмачуар” спектакле нең видеоязмасы, Р.Ибраһимов башкаруында “Атлар чаба” җырының язмасы, компьютер, экран, проектор.
Предметара бәйләнеш Татар җыры сәнгате, әхлак тәрбиясе.
Төп төшенчәләр Хикәя, сюжет, образ, тышкы һәм эчке портрет, каршылык, идея.
Эшчәнлекне оештыру ысуллары Фронталь, индивидуаль, күмәк.
Укыту методлары Проблемалы укыту, эвристик, күрсәтүле-проблемалы, репродуктив, рефлексив методлар.
Укыту алымнары Проблемалы сорау кую, эвристик әңгәмә кору, хезмәттәшлек, дәреслек белән эш, сораларга җавап бирү, эчтәлекне сөйләү, билге һәм чагыштыруларны эзләп табу, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү алымнары.
Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге Көтелгән нәтиҗә
1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.
Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру. − Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.
Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз. Укучылар бер-берсенә теләкләр теләп уңай атмосфера тудыралар. Коммуникатив УУГ:
-иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.
2 этап. Актуальләштерү, проблемалы сорау кую.
Максат: хикәя белән кызыксынуны көчәйтү, әсәрне анализларга әзерләү. Г.Минский болай дип язган: “1922-23 нче еллар. Идел буе шәһәр-авылларына кара көннәр килде, хәвефле бәла – ачлык таралды. Кешеләр дә, терлек-туар да ач калды. Игеннәр көйде, җир кипте, үләннәр корыды. Менә әлеге көннәрдә безнең кулга бер китап килеп керде. Аның тышлыгына «Татар язучылары тарафыннан ачлар файдасына чыгарыла» дигән сүзләр дә язылган иде. Менә мине шул җыентыктагы бер хикәя тетрәндерде. Мин ул хикәяне кат-кат укыдым. Хәтта үземне хикәянең герое Закир исемле малай урынына куеп, бөтенләй Закир итеп сизә башладым”.
Укучылар, сүз нинди хикәя турында бара?
Дөрес, укучылар, “Мине бу тикле тетрәндергән хикәя кешеләрнең күңелләренә үтеп керә алган, табигатьне дә, кешене дә оста сурәтли белгән атаклы язучы Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе иде...», - дип яза Г. Минский.
Кеше күңелендә тирән эз калдыра алган хикәя авторы Г. Ибраһимовның биографиясен искә төшерик әле. Көтелгән җавап:
Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе турында сүз бара.
Бер укучы Г. Ибраһимовның кыскача биографиясен сөйли. Коммуникатив УУГ:
-бүтәннәрнең сөйләвен тыңлау һәм аңлау;
-сөйләмнең монологик формаларын белү.

Танып-белү УУГ:
-нәтиҗә чыгару.



3 этап. Уку мәсьәләсе кую
Максат: Дәрескә максат кую. Без үткән дәресләрдә Г. Ибраһимовның әлеге “Алмачуар” хикәясен укыдык. Әсәр буенча куелган спектакль карадык. Ә бүгенге дәресебездә нишләрбез икән? Дәресебезгә нинди максат куярбыз? Без әсәрне анализларбыз, образларга характеристика бирербез.
Регулятив УУГ:
-дәреснең максатын билгеләү, аңа
формулировка ясау;
-дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.
Максат: әсәрне анализлау аша хикәянең төп эчтәлегенә төшенү, әсәрне аңлау өчен шартлар тудыру. Г. Ибраһимов бу әсәрен ничәнче елда иҗат иткән?
Әсәр нинди жанрда язылган?
Нәрсә ул хикәя? 1922 нче елда.
Әсәр хикәя жанрында язылган.
Хикәя – бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, үсү-үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр. Шәхси УУГ:
-укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру;
-әхлакый нормаларга ориентлашу;
-төркемнәрдә эшли белү.
Регулятив УУГ
-максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;
-дәреслектә ориентлаша белү;
-үз эшчәнлегеңне бәяләү.
Танып белү УУГ:
-тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау;
-сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен табу;

Коммуникатив УУГ:
- башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү;
-үз фикерләреңә ышандыра белү.
1нче өлеш. Төп вакыйгалар.
Хәзер әсәрдәге төп вакыйгаларны ачыкларбыз, шул вакыйга эчендә төп герой Закирның кичерешләрен ачыкларбыз.
(Төркемнәрдә эш)
Көтелгән җаваплар:
Колын туу - шатлык хисе.
Алмачуарның яралануы – борчылу хисе.
Закирның колынны сабанга җиктерүгә каршы төшүе – ярсу хисе.
Алмачуарны чабышка әзерләү – шатлык хисе.
Ярыш - өметләнү, курку хисе.
Староста белән бәрелешү – ачуы килү, үпкә, ярсу хисе.
Алмачуарның үлеме – олы кайгы хисе.
(Җаваплар белән таныштыралар һәм тулыландыралар).
Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:
а) 7 вакыйганы да табып аңлата алса - «5»;
б) 4-6 сын табып аңлата алса - «4»;
в) вакыйгаларның 1-3 тапса - «3». 2 нче өлеш. Тема.
Һәр вакыйга нәрсә тирәсендә бөтерелә?
Димәк, хикәянең темасын ачыклыйбыз.
Әйе, укучылар, Закир атын бик ярата. Ат ярату гадәте, гомумән, татарларга хас күренеш. Нинди хайван соң ул ат?
Г. Ибраһимовның атларга мөнәсәбәте нинди булган?
Һәр вакыйга ат тирәсендә бөтерелә.
Хикәянең темасы - атны ярату һәм югалту тарихы.
(Төркемнәрдә эш)
Укучылар ат турында, аның татар халкы тормышында тоткан урыны турында турында фикерләрен уртаклашып җавап бирәләр.
Ул да ат яраткан һәм болай дигән: “Атлар ярату миңа әтидән күчкән булса кирәк. “Алмачуар” дигән хикәям дә үз тормышымнан алып язылган дисәм дә ялгыш булмас...” 3 нче өлеш. Образларга характеристика.
Алмачуар – хикәядәге төп образ. Әйдәгез әле, аңа характеристика бирик. Дәреслектән колынның портретын сурәтләгән урынны табып укыйк.
Бу – Алмачуарның тышкы кыяфәте. Аның характеры турында нәрсә әйтерсез? Бер укучы дәреслекнең 53 битендәге тасвирламаны укый.
Чабарга ярата, бер атны да уздырмый, дәртле һ.б. Музыкаль тәнәфес.
Ренат Ибраһимов башкаруында “Атлар чаба” җырын тыңлау. Образларга характеристика бирүне дәвам итәбез. Алмачуар турында, тугач ук, “Чабышкы булачак”, дип кем әйтә?
Сафа бабай образы турында нәрсәләр әйтерсез?
Чабышка әзерләгәндә атны ничек ашаталар соң?
Шулай ашату нәтиҗәсендә Алмачуар ничек үзгәрә? Дәреслектән шул урынны табып укыгыз әле.
Закирның һәр теләген үтәүче образ – кем ул?
Хафиз картка характеристика бирегез.
Закирның әнисе улының ат яратуына ничек карый?
Закир һәм әнисе арасында гел туып торган каршылык турында ни әйтерсез?
Закир – хикәядәге икенче төп образ. Хәзер аңа характеристика бирәбез. Моның өчен кәгазь битләрендә Закирга хас сыйфатларны язабыз. Сафа бабай әйтә.
Ул – тирә-якта ат тану белән дан тоткан бабай. Ул атны чабышка әзерләргә булыша: ничек ашатырга, ничек аз-аз гына йөртеп кайтырга кирәклеген өйрәтә.
Коры печән, солы, апара суы бирәләр.
Бер укучы дәреслекнең 62 битендәге тасвирламаны укый.

Әтисе Хафиз.
Ул Закирга Алмачуарны карарга чын күңеленнән булыша, чөнки үзе дә атлар ярата. Закирны һәрвакыт әнисе алдында яклый, аны аңлый.
Ат җене кагылган, ди, Алмачуарны эшкә җигәсе килә, атны эшләтмичә асрауны аңламый.
Закир һәм әнисе бер-берсенә гел каршы килеп торалар. Закир әнисе белән ызгыша. Әнисе, улы тыңламый башласа, Алмачуарыңны җигәбез, дип куркыта. һ.б.
(Төркемнәрдә эш)
2 баганага Закирның үзләренә ошаган һәм ошамаган якларын язалар.
Эшләр тикшерелә һәм фикер алышу үткәрелә. 4 нче өлеш. Спектакльдән күренеш карау. “Мин хуҗама җиңү китердем” (53.00.-54.30).
Сез Закир атын ярата дидегез. Ни өчен ярата соң ул аны?
Чаптар ат аңа нигә кирәк соң?
Ә сабан туенда җиңү нигә кирәк?
Шулай булгач, яратамы соң ул атын?
Бу фикерләр белән килешәсезме?

Димәк, Закир күңелендә нинди каршылык туа дип уйлыйсыз?

Бу ике хиснең кайсы өстенлек ала? Матур булганга, чаптар булганга.
Сабан туенда җиңү өчен.
Дан өчен кирәк. Беренче урын алса, аның атын яхшы дип сөйләсеннәр өчен кирәк.
-Юк. Ул үзен ярата.
-Мин килешмим. Ул үзенең атын ярата. Ул аны җанын-тәнен биреп үстерә. Бүреләр һөҗүм иткәч, кайгырып ашаудан кала.
Мин соңгысы белән килешмим. Узышканда ул атын җан көченә кыйный. Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар. Чабыштан кызып кайткан атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк. Ә Закир, атын йөртәсе урынга, беренче урын өчен кычкырышып йөри.
Атны ярату белән җиңәргә омтылу каршылыгы.
Җиңәргә омтылу хисе җиңә. 5 нче өлеш. Спектакльдән күренеш карау. “Мин җиңәргә генә теләдем” (58.05. – 01.00.20).
Алмачуарның үлеме нәрсә аркасында килеп чыга?
Димәк, “Алмачуар” хикәясенең идеясе нинди булыр? Закирның күңелендәге җиңәргә теләү, дан казану теләге олы фаҗига китереп чыгара.
Ярату хисен, үзең сөйгән җан иясен сакларга, кайгыртып торырга кирәк.
Үзбәя (2-5 нче өлешләр өчен).
Үзбәя өчен критерий:
а) әңгәмәдә актив катнашып, тулы җаваплар бирсә –“5”;
б) әңгәмәдә актив катнашып, тулы җаваплар бирсә, ләкин берничә төгәлсезлек җибәрсә –“4”;
в) әңгәмәдә актив катнашмыйча, тулы булмаган җаваплар бирсә –“3”. 5 этап. Рефлексия. Максат: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау.
Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?
Без бүген дәрестә Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясен анализладык. Әсәрдәге вакыйгаларны аерып чыгардык, хикәянең темасын, идеясен, проблемаларын ачыкладык. Хайваннарны сакларга, кайгыртып торырга кирәклегенә төшендек.
Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:
а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – “5”;
б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса – “4”;
в) куелган сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -”3”;
г) укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмаса -”2”. Коммуникатив УУГ:
-бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;
-үз фикерләреңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау.
Дәрескә гомуми бәя.
Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.
Билгеләр саны ачыклана.
Укучылар белән килешенгән (укытучы һәм укучы килешкән) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела. Укучылар гомуми билге куялар. Регулятив УУГ:
-дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү.
-үзара контроль булдыру.
-үз эшчәнлекләрен бәяләү.
6 этап. Өй эше бирү
Өй эшен сайлау мөмкинлеге бар.
Спектакльдән пизод карау (28.50.-30.00). “Кайсы куркынычрак: бүреләрме әллә кешеләрме?” соравына җавап бирергә, аңлатырга.
“Алмачуарым белән бергә мин дә авырган - йокымны, ашау-эчүемне югалткан идем: ул терелеп уйный башлагач, мин дә аңардан калышмадым”. Бу өзекне ничек аңлыйсыз? Мондый хис сезгә танышмы? Шул хакта үз фикерләрегезне языгыз. Регулятив УУГ:
-үз эшчәнлегең белән идарә итү, өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итү белү.
Кулланылган чыганаклар исемлеге:
Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: проект /Рос. акад. образования; под ред. А. М. Кондакова, А. А. Кузнецова. – М.: Просвещение, 2008.
Формирование универсальных учебных действий в основной школе. Система заданий. Под ред. А. Г. Асмолова, О. А. Карабановой. М.: Просвещение, 2010.
Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, төзүче-авторлары: Д.Ф. Заһидуллина, Н.М. Йосыпова, Казан, 2013
Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2004. – 364 б.
Закирҗанов Ә. М. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре. - Казан, 1997.
Ф.М.Мусин, И.Г.Гыйләҗев, Р.С.Шәвәлиева. Татар әдәбияты. 7 сыйныф. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
«Эзләнүләр һәм табышлар » (Иҗади үсеш технологиясен укыту- тәрбия процессында куллану тәҗрибәсеннән) «Иҗат» нәшрияты, Яр Чаллы-2000
«Татар теле һәм әдәбиятын системалы укыту: эзләнүләр һәм тәҗрибә» Яр Чаллы- 2006.
Профессиональный стандарт педагога, 2014 год.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / Казан, Татарстан китап нәшрияты. 1979
Әдәбият белеме: Терминнар һәм төркемчәләр сүзлеге. Мәгариф, 2007. – 231 б.

Приложенные файлы


Добавить комментарий