Методик семинар.


Кече-Лызи урта гомуми белем бирү мәктәбе
Балтач муниципаль районы ТР
“Ел укытучысы – 2012”
“Информацион чаралар кулланып, укытучы һәм укучыларның фәнни эшчәнлеген оештыру.”
(методик семинар)
Укытучы: 2нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Фазылҗанова Гөлия Рафаил кызы.
2012 ел.
XXI гасыр уку йортлары алдына көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Җәмгыятьнең сәяси-хокукый системасындагы үзгәрешләр, икътисадый, иҗтимагый һәм демографик хәл мәгариф системасында да яңалыклар таләп итә. Бүгенге көндә яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдән тыш, балаларны фән белән кызыксынучы, яңа технологияләр белән бергә атлаучы шәхес итеп тәрбияләү - хөкүмәт алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
“Укучысы укытучыдан күбрәк белергә тиеш”, дип әйтсәләр дә балага белем, кирәкле дөрес юнәлеш бирүче ул - аның остазы. Укучыбыз белемле булсын өчен, аның укытучысы киң карашлы, эрудицияле, замана сулышын тоеп яшәүче булырга тиеш.
Информацион-коммуникатив чаралар кулланып, мәктәп системасында фәнни эшчәнлекне оештыруның роле зур. Фәнни-тикшеренү эше укучылырның үзләренә нәрсә бирә соң? Бик күп һәм бәяләп бетермәслек шәхси сыйфатлар бирә:
1) мөстәкыйль яңа белем үзләштерергә һәм аны практикада куллана белү;
2) ижади фикерли белү, авырлыклардан чыгу юлын табу;
3) мәгълүмат өстендә дөрес эшләү, кирәкле фактларны җыю, аларга анализ эшләү, дөрес нәтиҗә ясау, йомгаклау;
4) китаплардан, интернеттан һәм башка чыганаклардан кирәкле материалны табып, эшкәртү;
5) төрле социаль группалар белән аралаша белү;
6) үз әхлагын, интеллектын, мәдәнилеген үстерү өстендә эшләү;
7) югары уку йортларында укырга нигез салу;
8) үзең эзләнеп тапкан, ясаган нәтиҗәләрне, башкаларга җиткерү осталыгы булдырырга ярдәм итү, ягъни, ораторлык, лекторлык кебек сыйфатларны камилләштерү.
Бу сыйфатлар барысы да аларның киләчәк тормышында кирәк булачак. Фәнни-тикшеренү эше – укучыларның шәхесен үстерүгә ярдәм итүче уникаль инструмент, тәрбия һәм мәгариф эшендә төп факторларның берсе булып тора.
Үз эшчәнлегемдә фәнни-тикшеренү эшен актив алып барам. Бу юнәлештә үзенә бер төрле методика табып, билгеле нәтиҗәләргә ирешелде.
Хәзер кыскача бу эшләр белән танышып үтик. Беренче нәүбәттә, укучы-укытучының фәнни эшчәнлегенә тәэсир итүче факторларны карыйк. Беренчедән, бу укытучы һәм укучы мөнәсәбәте. Аннары аңыбызга, күзаллавыбызга тәэсир итә торган әйләнә-тирә: гаилә, мәктәп, дәрес, шәхси әңгәмә (аралашу), китап, интернет, телевидение, радио, вакытлы матбугат, мәдәни үзәкләр һ.б. Санап киткән чыганаклар укучыга ни дәрәҗәдә уңай, шул ук дәрәҗәдә тискәре дә тәэсир итәргә мөмкин. Һәм нәкъ шушында укытучы һәм ата-аналар, балага тиешле дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Укучы үзенә кирәкле информацияне эшкәртә һәм аны башкаларга җиткерә. Идеаль очракта бу уңай кызыксыну була, һәм ул үзе белгәннәрне гаилә, мәктәп, дәрес, шәхси әңгәмә (аралашу), китап, интернет, телевидение, радио, вакытлы матбугат, мәдәни үзәкләр, конкурслар, конференцияләрдә уртаклаша ала. Шушыларны истә тотып, фәнни эшчәнлекне түбәндәгечә оештырдым. Уку елы башында минем тарафтан укучыларның нәрсәләр белән кызыксынуы, күңелләре нәрсәгә тартым булуы билгеләнә. Моны төрле эш төрләре белән ачыклап була. Мәсәлән: өй эшләре итеп, инша, әкият, хикәя, шигырь язарга, рәсем, презентация, фотоколлаж һ.б. әзерләргә тәкъдим итү.
Беренче утырышка төрле эшчәнлек белән кызыксынучы һәм моңа теләкләре һәм мөмкинлекләре булган укучылар чакырыла.
Фәнни-эзләнү эшчәнлегенеңунай яклары:-Укучы кызыксынып ирекле рәвештә сайлап алган тема өстендә эшли.-Үзе сайлап алган эшне мавыгып, канәгатьләнү хисе белән башкара.
Укытучы эшчәнлеге:
укучылар эше белән идарә итү;
планлаштыру һәм үтәлешне контрольдә тоту;
тиешле төзәтмәләр кертү;
гомуми юнәлеш бирү ;
шул юнәлеш буенча эшләүне тәэмин итү.
Фәнни-эзләнү эшчәнлегенең бурычы:
- укучыларда интеллектуаль һәм гомум хезмәт белемнәрен булдыру, аларның хезмәт нәтиҗәләрен күз алдына китереп эшләрлек күнегүләр белән тәэмин итү;- иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү.
Укытучының бурычы:
яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алу, укытуның һәр этабы өчен уку материалын үзләштерүнең иң уңышлы вариантын кулланып эшләү
Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге фәнни-эзләнү төрләрен кулланып була:• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);• предметара (берничә предметка нигезләнү).
Фәнни-эзләнү эше түбәндәге этаплардан тора:
Теоретик өлеш;
Практик өлеш;
Йомгаклау өлеше.
Фәнни-эзләнү эшенең теоретик өлеше:
тема тәкъдим ителә;
юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;
үтәү вакыты билгеләнә;
фәнни эшнең планы төзелә;
укучылар үзләрен кызыксындырган шәхси биремне сайлыйлар;
укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;
эзләнү эшенә анализ һәм йомгак ясала, нәтиҗә чыгарыла;
Фәнни-эзләнү эшенең практик өлеше:
укучы шәхси бирем буенча материал эзли, җыя;
эзләнү эшенә анализ һәм йомгак ясала, нәтиҗә чыгарыла;
Фәнни-эзләнү эшенең йомгаклау өлеше:
чыгышларның планы төзелә;
фәнни эшне яклау оештырыла.
Мәктәп укучылар фәнни эш белән кызыксынып, теләп шөгыльләнәләр. Чөнки бүгенге көндә бу эш китап уку гына булып калмыйча, балалар теләгән интернет, телевидение, техника куллану аша башкарыла. Укучылар буш вакытларын кирәкле эшкә юнәлтәләр, белемле булалар, кешеләр белән аралашырга, үз фикерләрен җиткерергә, техника белән эш итәргә өйрәнәләр. Димәк мәктәп каршына куелган иң мөһим вазифалар үтәлә.

Приложенные файлы


Добавить комментарий