Методик семинар зере


Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә
информацион технологияләрне куллану
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан
башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар
сезнең заманыгыздан башка бер заманда
яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.
Р.Фәхреддин
Юзмиева Сүрия Габидулла кызы
Мәчкәрә урта гомуми белем бирү
мәктәбенең татар теле әдәбияты
укытучысы
Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтәре белән уратып алынган.
Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, ә аның көче, интеллектуаль базасы, күрсәтмәлелек белән ярашуы вакыйгаларда турыдан – туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә, үсеше белән идарә итәргә этәрә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә компьютер технологияләрен максатка туры китереп кулланырга мөмкин. Укытуның бу төр яңа технологияләрен урынлы куллану укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да , дәреслекләрне дә алыштыра ала.
Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютерда эшләү бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү—компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:
Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы.
Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар.
Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин).
Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланырга мөмкин. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын  ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү  өчен дә тестлар уңайлы.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була.  
Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.      
 Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохиттә шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә.
Төп максат: укучыларда  фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.   
 Компьютер дәресләрен әзерләгәндә түбәндәге бурычларны билгеләргә була:
Укучыларның белемгә булган омтылышларын үстерү.
Укучыларда махсус белем һәм күнекмәләр формалаштыру.     
Укучыларда иҗади эшчәнлекне үстерү мөмкинлеген тудыру.
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы итүдә уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга мөмкинлек бар, барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән, интернетка тоташтырылган.
Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чаралары еш кулланыла. Бу мультимедиа технологияләрен куллану яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә. “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәм итә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, бу электрон уку – укыту ярдәмлеген файдалану, татар телен дәүләт теле буларак үстерү һәм саклаү, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеклеген баерак һәм кызыклырак итү өчен зур ярдәмлек булып тора.
Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята. Аларны яңа теманы аңлатканда, материалны ныгытканда, язучыларыбызның тормыш юллары белән таныштырганда, класстан тыш чараларда кулланып була.
Мультимедия технологиясе слайд - иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендә компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.
Интернет – татар әдипләренең яңа әсәрләрен һәм танылган язучыларның сирәк басмалары белән таныша алу мөмкинлеге бирә.
Компьютер ярдәмендә укыту - тиз һәм нәтиҗәле итеп үткән материалны актуальләштерә ала.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләүдә ярдәм итә.
Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә.
Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.

Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.
Компьтер куллану түбәндәге очракларда үзен акларга мөмкин:
-объект һәм күренешләрне күрсәтү өчен;
-анимация, моделләштерү өчен;
-белемнәрне тикшергәндә тест сорауларына җавап алу өчен;
-виртуаль экскурсияләр үткәрү өчен.
Информацион технологияләрне куллану формалары:
1. Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.
2. Мультимедиалы презентацияләр куллану. Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп, материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.
3. Интернет челтәре ресурслары куллану. Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.
Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланырга була:
-проблемалы ситуация тудыру өчен;
-яңа материалны аңлату өчен;
-өй эшен тикшерү өчен;
-дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.
Видео-аудио һәм текст материалын берләштерү теманы комплекслы ачарга, аны иҗади кабул итәргә, укучыларның активлыгын күтәрергә булыша.
Презентация - уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз. Анда төрле сүзләр, җөмләләр, рәсемнәр, таблица, схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтелә.
Презентацияләр Power Point программасында эшләнә. Презентацияне тулы бер дәрескә яки дәреснең аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин. Информацион-коммуникатив технологияләр классны активлаштыра һәм дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә. Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша. Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә, иң әһәмиятлеләрен аерып алып, төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин. Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында бирергә була. Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый, иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә. Ә эмоцияләр, кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора.
Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күззаллауларын үстерә. Предмет буенча өлгерешләрен арттыра. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә. Үз уңышларын күреп, сөенү, куану хисләрен тудыра.
Әгәр укытучы үзе үзләштергән методлар, алымнар белән генә эшләсә, аның хезмәте бик чикләнгән булыр иде. Андый укытучы белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешүдән генә туктап калмый, ә шәхес буларак та үсүдән туктый. Инновацион алымнар куллану гына укытучының ителлектуаль үсүенә ярдәм итә. Ул аны яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту-тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша. Шулай итеп инновацион эшләү педагогның информацион культурасы үсүенең төп чыганагына әверелә. Ә ул үз чиратында үзбелемнең үсүенә һәм инновацион процессларның тизләнүенә сәбәпче була.
Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк, без шуны күрәбез: мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора. Шуннан башка безнең инновацион технологияләр турында сөйләвебез коры сөйләнүдән узмаска мөмкин. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.

Приложенные файлы


Добавить комментарий