Методик семинарга анлатма язуы


ТР Яңа Чишмә районы “Чертуш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы”ның башлангыч сыйныфлар укытучысы Зарипова Лидия Әзгать кызының методик семинарга
Аңлатма язуы.
Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Хәзерге җәмгыятькә һәрьяклап гармоник үсешкә ирешкән, тирәнтен фикерли алучы һәм иҗади сәләткә ия булган шәхес кирәк. Укытучылар алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Алар замана таләпләренә туры килгән, уйларга, фикер йөртергә сәләте булган, заман белән бергә атлаучы, уйлап табучан, үз халкының тарихын яхшы белүче шәхес тәрбияләргә тиешләр. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә.
Минем педагогик темам: “Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта башлангыч мәктәптә укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыру”.
Миңа педагогик тема сайлаганда түбәндәге галим-педагогларның фикерләре ярдәмгә килде:
Интеллектуаль активлыкны уяту нигезендә философик карашлар ята. Сократ һәм Пифагорның дискуссияләре дә проблемалы сораулар кую белән характерланган.
Танылган чех галиме Я.А.Коменский актив укыту яклы булган. Аның “Бөек дидактика”сы “малайда белем алуга зур омтылыш кабызырга” зур юнәлеш бирә. Ул балаларны “чит акыл белән фикер йөртергә” өйрәтүгә каршы чыга.
И.Г.Пестоллоци 19 гасыр башында укытуны күргәзмә әсбаплар, күзәтүләр, йомгаклаулар һәм самостоятельный нәтиҗәләр ярдәмендә активлаштыру идеяларын җәелдергән.
Ж.Ж.Руссо баланың акыл эшчәнлеген үстерүдә һәм белем бирүдә исследовательский якын килү өчен көрәшкән.
“Балагызны табигать күренешләренә игътибарлы булырга өйрәтегез. Аңа аңлаешлы сораулар куегыз һәм җавапны табарга үзләренә мөмкинлек бирегез. Ул сез әйткәнгә генә өйрәнмәсен, үзе аңласын.”
К.Д.Ушинский: “Укучыларга теге яки бу белемне генә бирергә түгел, укытучыдан башка да яңа белемнәр алуга мөмкинлек тудырырга кирәк” дип язган.
6. Г.И.Щукина идеялары: танып-белүгә кызыксынуны үстерү идеясы – укытуның кыйммәтле мотивы, укучының танып-белү активлыгын үстерү идеясы – дөньяны танып-белүгә караш тәрбияләүнең төп бурычы.
8. А.Я.Данилюк редакциялегендә чыккан «Кече яшьтәге мәктәп балаларында рухи-әхлак нормаларын үстерү һәм тәрбияләү” китабы укыту-тәрбия процессына керә һәм аның нигезен тәшкил итә.
Мин инде 23 ел мәктәптә эшлим. Минем башымда гел шул сорау туа: “Дәресне ничек нәтиҗәлерәк ясарга?” Укучыларның алган белемнәрен практикада ничек кулланырга өйрәтергә? Балаларны укырга да өйрәтергә, шул ук вакытта аларның сәламәтлекләрен дә сакларга, җәмгыятькә файдалы гражданин да тәрбияләргә, үзләренә шатлык һәм бәхет китерә торган һөнәр сайларга да булышырга. Бик күп педагогик технологияләрне өйрәнгәч, үз эшемдә түбәндәге технологияләрне кулланам. Әлеге технологияләр педагогик темамның таләпләрен тормышка ашырырга да булыша.
- шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе;
-уен технологиясе;
-проблемалы укыту технологиясе;
-заманча проектлар технологиясе;
-сәламәтлекне саклау технологиясе;
-информацион-коммуникатив технология.
Шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.
Һәр балага шәхес итеп карап, аның шәхси сыйфатларын ачуга һәм үстерүгә юнлдерелгән укыту технологиясе- шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе була. Әлеге технологияне билгеләре:
-укучының коллектив алдында дәрәҗәсен тану;
-юнәлеш бирү функцияләренә ия булса да, укыту процессында укытучы үзен укучы белән тигез хокуклы итеп кую;
-балаларны “көчлеләр” һәм “йомшаклар” дип группаларга бүлмичә, һәр баланың нәрсә белән булса да бүтәннәрдән әйбәт икәнен күрә белү;
-укыту процессында шундый гуманистик карашлар булдыру: һәр укучы үзен тулы хокуклы шәхес итеп сизсен һәм башкаларның шәхесен дә хөрмәт итсен;
-укытучының, үзе азрак сөйләп, күбрәк укучыларга үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирсә, дәреснең нәтиҗәлерәк булуын аңлавы.
Уен технологиясе.
Уен технологиясенә мин зур игътибар бирәм. Чөнки уен технологияләре белем бирүнең иң уникаль технологияләре булып тора. Уен-бала өчен кызыклы һәм гадәти әйбер., шул ук вакытта белем бирүнең гуманлы формасы да. Уен яки уен ситуацияләре кулланып биргән дәресләр белем 1әм тәрбия бирүнең нәтиҗәле ысулы булып тора, традицион булмаган дәрес формасы сыйныфтагы бөтен укучының игътибарын тартып тора. Уенның эчтәлеге булып укыту мәсьәләләрен чишү тора. Уен вакытында укучылар төрле ситуацияләргә юлыгалар һәм белемнәрен кулланып проблеманы чишү юлын табалар. Уен вакытында теге яки бу рольдә сыйныфның барлык укучысы да катнаша. Такта янында берничә укучы эшләсә, калганнары контролёр, судья яки укытучы ролендә була.
Проблемалы укыту технологиясе.
Проблемалы укыту – укытучының укучылар белән берлектә проблемалы ситуацияне хәл итү юлларын эзләү процессы. Нәтиҗәдә ныклы белем һәм күнекмәләр формалаша, балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә. Әдәби уку, татар теле дәресләрендә проблемалы ситуацияләр тудырам: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып сораулар куям; проблемалы бурычлар куям;  тел күренешләрен чагыштыру, гомумиләштерүдә укучыларда кызыксыну уятам.
Проблемалы ситуация тудыру. Укыту процессында проблемалы ситуация тудыру чарасы булып проблемалы мәсьәлә, проблемалы бирем, проблемалы сорау тора. ФГОС таләпләренә туры килә торган дәресләрне проблемалы ситуациясез күз алдына да китереп булмый.
Проблемалы диалог төзү– бу укучыларның бирелгән сорауга хор белән җавап бирүләре генә түгел. Диалог өчен сорауларны алдан яхшылап әзерләргә, нинди җавап бирәселәрен фаразлап куярга кирәк. Проблемалы диалог үткәргән вакытта укучыларда түбәндәге үсеш күзәтелә: 1. Укучыларның акыл эшчәнлеге активлаша (барлыкка килгән кыенлыклар укучыларны уйланырга, куелган проблемалы ситуациядән чыгу юлын эзләргә мәҗбүр итә); 
2. Туган кыенлыкны үзенә хәл итәргә өйрәтә (проблеманы үзлектән күрә белергә, проблеманың соравын куя белергә һәм проблеманы чишү планын сайларга өйрәтә);
З. Креатив фикерләргә этәрә (булган белемнәрне, хәрәкәт итү ысулларын, стандарт булмаган чишелешләр эзләүне үзлектән кулланырга)
Проектлар технологиясе.
“Бөтен белемнәрем миңа ни өчен кирәк икәнен һәм мин аларны кулланачагымны беләм” – яңа проектлар методының төп тезисы менә шул.
Проект ул – кешеләрнең берләшеп эшләү формасын оештыру.
Проект ул – укытучының махсус оештырган һәм укучыларның үзлектән эшләгән эшчәнлек комплексы нәтиҗәсендә иҗади продукт барлыкка килү. Мин әлеге технологияне әдәби уку, татар теле, технология дәресләрендә, сыйныфтан тыш чарааларда кулланам. Укучыларым да проектлар төзергә яраталар. “Җир-табышмаклар планетасы” исемле район фәнни конференциясендә укучыларым ике ел рәттән үзләренең проект эшләре белән катнаштылар.
Сәламәтлек саклау технологиясе.
Мәктәп еллары-кешенең шәхес буларак формалашуында иң мөһим чор. Бүген мәктәптә баланың сәламәтлеген саклау дигәндә, нигездә аның физик иминлеген кайгырту, тагын да төгәлрәк әйтсәк, белем алу шартларының санитар нормаларга туры килүе күздә тотыла.
       Мин укыту-тәрбия эшен укучының сәламәтлегенә зыян килмәслек итеп оештыруга нык игътибар итәм. Көндәлек режим, дөрес туклану, шәхси гигиена темаларына әти-әниләр белән берлектә әңгәмәләр оештырам, анкеталар тутырабыз, фельдшерлар белән очрашабыз. Балаларның умыртка баганасын, арка, корсак, аяк-мускуллар ныгытуга даими рәвештә күнегүләр ясыйбыз, динамик паузалар үткәрәбез.
     Мәктәптә укучылар белән төрле чаралар үткәрәм, балаларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнәм, әти - әниләр белән тыгыз элемтәдә торам.
Информацион-коммуникатив технология.
Информацион  коммуникатив технологияләр – ул җәмгыятьнең информацияне җыю, саклау, эшкәртү һәм тарату өчен кулланыла торган алымнар, җайланмалар һәм процесслар җыелмасы.   Мин дәресләрдә түбәндәге программаларны кулланам: Microsoft Word, Microsoft PowerPoint. Әлеге программаларның укыту процессында куллану спектры бик зур. Алар ярдәмендә күргәзмәлелек(презентация), тестлар төзим. Укучыларым да бу программалар белән эшли беләләр.
 Башлангыч класста укыту процессында  информацион  коммуникатив технологияләр куллану нинди мөмкинлекләр бирә соң?
белем бирү эффектын көчәйтә, укуга мотвацияне арттыра;
материалны үзләштерү сыйфатын күтәрә;
укучыларга индивидуаль белем бирү траекторияләре төзергә мөмкинлек бирә;
укырга әзерлекләре төрле булган балаларга дифференцияле якын килү мөмкинлеге бирә;
сәләтләре һәм мөмкинлекләре төрле булган балаларны бергә туплый;
кече яшьтәге мәктәп балаларында үзлектән белем алу һәм үзконтроль күнекмәләрен үстерә;
Минем үземнең шәхси сайтым бар: Мой <a href = "http://nsportal.ru/zaripova-lidiya-azgatovna" > Сайт учителей начальных классов</a>
Иң нәтиҗәле белем бирү ысулларын эзли торгач, 2012 нче елда 1 нче сыйныфларны алганда, “Перспектив башлангыч мәктәп” УМКсын сайладым. Бу УМК буенча өченче ел эшлим.
Әлеге программаның төп идеялары, концепцияләре белән танышкач, мин үземнең сорауларыма җавап таптым.
“Перспектив башлангыч мәктәп” УМКсының төп идеясы булып, махсус оештырылган укыту процессында һәр баланы индивидуальлеге нигезендә белем бирү тора. Укучыга нәтиҗә ясау өчен тикшеренү эшләре алып барырга, дәлилләргә, фикер йөртергә һәм һәрдаим эзләнергә туры килә. Нәтиҗәдә, һәр укучы үз эшчәнлеге белән мәшгуль. Дәреслекләрдәге, эш дәфтәрләрендәге биремнәр укучыларның индивидуаль, үзлектән, парларда һәм группада эшчәнлекләрен тәшкил итә. Бу уку хезмәте күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итә.
Укучыларны даими рәвештә фикер йөртергә, белемнәрен арттыру өстендә эшләргә һәм шуларны уку эшчәнлегендә кулланырга өйрәтергә кирәк. Кече яшьтәге мәктәп балаларының танып-белү эшчәнлеге тотрыклы булмаганлыктан, барлык эшчәнлек төрләрен кулланып, балада танып-белүгә кызыксыну уятырга һәм үстерергә кирәк.
Мин дә, районның башка укытучылары кебек үк, Сингапур методы буенча курслар үттем. Анда үзләштергәннәрне практикада кулланам. Оештыру өлешендә ХАЙ ФАЙВ – тынычлану сигналын куллану уңай нәтиҗә бирә. Дәрес вакытында төркемләп эшләү алымын кулай күрәм.
Сүзләргә җөмләләр  төзегәндә СИМАЛТИНИУС  РАУНД  ТЭЙБЛ  структурасы бик уңайлы. ТЕЙК ОФ ТАЧ ДАУН һәм ТАЙМД ПЭА ШЭА структураларын дәресләрдә өйрәнгәннәрне ныгыту һәм кабатлау өлешендә кулланам. Ял  итү  вакытында МИКС  -ФРИЗ- ГРУП структурасын куллану җайлы. Бу методикаларны куллану балаларның бердәмлегенә, бергәләп фикерләшә белергә өйрәнүгә китерә. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аларның аралаша белү күнекмәләре үсә. Дәрес вакытында ялкаурак булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була.
Эшчәнлегемнең нәтиҗәләре. Укучыларымның уңышлары.
Укыту һәм тәрбия бирү өлкәсендә яңа технологияләр куллану укучыларда укуга теләк һәм кызыксыну уята, укучыларымның уку сыйфатларын күтәрергә булыша, аларның танып белү активлыгын арттыра, иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачарга ярдәм итә. Укучыларым төрле конкурсларда һәм фән олимпиадаларында теләп катнашалар, грамоталар, дипломнар, сертификатлар алалар.
2010-2011 нче уку елында 4 нче сыйныф укучысы Абдуллина Рәйхан “Русский медвежонок” бөтенроссия филология чемпионатында призёр исемен яулады һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде;
2012-2013 нче уку елында 3 нче сыйныф укучысы Нәгыймов Ранэль “Җир-табышмаклар планетасы” район фәнни конференциясендә “Районыбыз чишмәләре” проект эше белән катнашып, региональ “Зирәк тиен” уен конкурсына эшләрен җибәреп сертификатлар алды;
2012-2013 нче уку елында “Чудо-лоскуток” Республика кул эшләре конкурсына панно ясап җибәрдек;
2013-2014 нче уку елында 2 нче сыйныф укучысы Нәгыймова Нуридә “Җир-табышмаклар планетасы” район фәнни конференциясендә “Бал кортлары-файдалы бөҗәкләр” проект эше белән катнашып, Россиякүләм математика конкурсы “Көңгерә”дә катнашып сертификатлар алды;
2013-2014 нче уку елында 4 нче сыйныф укучысы Нәгыймов Ранэль “Юл кагыйдәләрен бел” Республика рәсем конкурсында катнашып, грамота белән бүләкләнде;
2013-2014 нче уку елында “Сочи-2014” Россиякүләм рәсем конкурсына сыйныф белән рәсемнәр ясап җибәрдек;
2014-2015 нче уку елында 3 нче сыйныф укучылары Саттаров Тимур һәм Газизов Илсаф татар теле һәм әдәбияты буенча “Халыкара олимпиада”да катнашып җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр;
2014-2015 нче уку елында 1 нче сыйныф укучысы Зарипов Рузиль һәм 3 нче сыйныф укучылары Саттаров Тимур һәм Газизов Илсаф “Классики” бөтенроссия интеллектуаль конкурсында катнашып, Россия буенча 12 нче урынны алдылар;
2014-2015 нче уку елында 1 нче сыйныф укучысы Зарипов Рузиль һәм 3 нче сыйныф укучылары Саттаров Тимур һәм Газизов Илсаф “Инфоурок” бөтенроссия интеллектуаль конкурсына һәм Бөтенроссия “Русский медвежонок” филология чемпионатына да биремнәр эшләп җибәрделәр;
1 нче һәм 3 нче сыйныф укучыларым “Минем өем-минем Республикам” исемле Бөтенроссия балалар рәсем конкурсында да катнаштылар, “Урман уттан курка” исемле рәсем конкурсына эшләрен җибәрделәр;
1 нче сыйныф укучысы Зарипов Рузиль “Боз өстендә сак бул” бөтенроссия рәсем конкурсына үз эшен җибәрде;
1 нче һәм 3 нче сыйныф укучыларым региональ “Зирәк тиен” уен конкурсында катнашырга заявка җибәрделәр;
Үземнең уңышларым.
Мин үз өстемдә, белемемне күтәрү һәм һөнәри осталыгымны арттыру өстендә даими эш алып барам. Укытучылар өчен оештырылган квалификацияне күтәрү курсларында белем алып киләм. Эш тәҗрибәмне коллегарым белән уртаклашам, интернет челтәренә даими рәвештә дәрес эшкәртмәләремне, гамәли күнекмәләр, сыйныф сәгатьләре конспектларын куеп торам. 2014 нче елның декабрь аенда “Методик эшкәртмәләр ” республика конкурсына үземнең эшемне җибәрдем. 2013-2014 нче уку елында педагогик аттестация үттем һәм югары квалификация категориясе алдым. Дүртенче ел рәттән мәктәптә методик берләшмә җитәкчесе булып торам. Төрле конкурсларда, семинарларда һәм вебинарларда катнашып киләм. Уңышларым өчен алган грамоталарым һәм сертификатларым бар:
2009-2010 нчы уку елында “Иң яхшы сыныф җитәкчесе” район конкурсында катнашып, 3 нче урынны яулаган өчен район мәгариф бүлеге мактау грамотасы;
2009 нчы елда “Сыйныфтан тыш эшләрдә инновацион технологияләр куллану” фәнни-практик конференциясендә катнаштым һәм докладым конференция материаллары җыентыгында басылып чыкты;
2010 нчы елда “Русский медвежонок” бөтенроссия филология чемпионатына призёр әзерләгән өчен диплом ;
2013 нче елда бөтенроссия математика конкурсына укучылар әзерләгән өчен сертификат;
2014 нче елда балаларга юл кагыйдәләрен өйрәтүгә керткән хезмәтләрем өчен “ТР автомәктәпләр федерациясе” тарафыннан мактау грамотасы;
2014 нче елда татар теле һәм әдәбияты буенча “Халыкара олимпиада”да җиңүчеләр әзерләгән өчен рәхмәт хаты;
2012 нче һәм 2014 нче елларда Республика педагогик семинарларда катнашкан өчен сертификатлар;
2015 нче елда вебинарларда катнашкан өчен сертификатлар;
2015 нче елда “Инфоурок” һәм “nsportal” социаль челтәрләрендә үземнең шәхси сайтымны ачканга сертификатлар;
Мин эшләгән эшләрем һәм ирешелгән уңышларым белән генә тукталып калырга җыенмыйм. Алга таба да заманча инновацион технологияләрне, яңа программаларны өйрәнеп барачакмын һәм эш тәҗрибәмдә кулланачакмын. Укытучы гомер буе укый, өйрәнә - бу барлык кешеләргә дә билгеле чынбарлык. Укытучы һәрвакыт үсештә һәм барлык эшләү дәверен эзләнеп үткәрә. Бары тик фәнни – методик эшчәнлеге, эзләнүләре укытучыны профессионал дәрәҗәсенә үстерә ала.

Приложенные файлы


Добавить комментарий