Методик тема



Үземнең чыгышымны бөек философ Декарт сүзләре белән башлыйсым килә. Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе –белгәнне дөрес итеп куллану. Мин дә үз алдыма укучыларымның алган белемнәрен гамәлдә куллана белү күнекмәсен үстерүне максат итеп куям.
Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелә. Ул укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куя. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга өйрәтүне алгы планга китереп чыгара. Яңа стандарт укучыларны алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да, белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны бурыч итеп куя.
Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң? Бу дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан төрле эш алымнарыннан файдаланып үткәрелгән дәресләр генә нәтиҗәләр бирә дип саныйм мин .
Минем фәнни методик темам –татар теле дәресләрендә уен алымын куллану. Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе. Үткән теманы ныгыту, яки кабатлау өчен – уен иң нәтиҗәле алымнарның берсе дип саныйм.
Максатларым:
гомуми белем бирү максаты – укучыларга татар теле буенча белем бирү; аларның сүз байлыгын арттыру; сөйләшергә өйрәтү; тәрбияви максат – балаларның рухи дөньяларын баету; аларга татар халкының мәдәниятен, сәнгатен өйрәтү;
төрле милләт вәкилләре арасында дуслык, хөрмәт хисе булдыру; үстерү максаты – акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен булдыру.
Башлангыч сыйныфларда укучыларны дәрес темасы белән кызыксындыру өчен әлеге алымга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Дөрес, уен алымын күп кенә укытучылар үз дәресләрендә куллана, ләкин һәркем аны үзенчә тәгъдим итә. Уен – ул укытучының иҗади эше. Димәк, аның яңалыгы да шунда.
Дәресне бер-берсенә охшамаган, яңа уеннар белән тулыландырсаң, укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуы артачак.
Формалары буенча алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр. Сүзләр белән бәйле күп төрле биремнәр дә балаларда кызыксыну уята:
- аерым билгеләр буенча сүзләр табу (беренче яки соңгы аваз, хәреф һәм ижек буенча; бирелгән тема ягъни рәсем буенча; синонимнар һәм антонимнар табу);
- сүз төзү (төшеп калган хәрефләрне кую; таралган хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштыру);
- яңа сүзләр ясау (бер хәрефне икенчесе белән алмаштыру, хәрефләр, ижекләр өстәү яки алып ташлау, сүзне озайту я кыскарту);
- бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.
Мин үземнең дәресләремдә “Алмагач”, “Такыя үрәм”, “Иҗек аукционы”, “Кем акыллырак”, “Син игътибарлымы?”,“Яңа сүз уйла”,“Светофор” уены, “Тукталыш”,“Тылсымлы чылбыр”, “Җил” уены, “Яфраксыз агач”, “Хисләреңне күрсәт”, “Корректор уены”,“Тылсымчы”, “Кояш” , “Җиләк җыям”, “Ромашка”, “Кайсы артык”,“Ватык телефон”, “Кроссвордлар чишү” кебек уеннарны кулланам. Бу уен төрләреннән “Алмагач”,“Кем акыллырак”, “Син игътибарлымы?” уеннарын бик нәтиҗәле дип саныйм. Әлеге уеннарны авазларны өйрәнгәндә дәрес темасын ныгыту этабында файдалану бик отышлы. Түбәндәге уеннар нигезендә укучылар өйрәнгән авазларны кулланып яңа сүзләр ясыйлар. Үтелгән теманы хәтерендә яхшырак калдыралар.
Мәсәлән. 2 нче сыйныфта иҗекләрне өйрәнгәндә, дәреснең яңа белем бирү этабында “Такыя үрәм”, “Иҗек аукционы” уеннарын укучылар өчен кызыклы һәм нәтиҗәле дип күрәм. Алар бу уен ярдәмендә иҗекләрдән яңа сүзләр ясау белән бер-рәттән параларда яки төркемнәрдә эшлиләр, үзара киңәшләшәләр. Дәрестә җавап бирергә оялган укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Әлеге уеннар ярдәмендә укучылар бер-берсен тыңларга өйрәнәләр, аралашалар.
Дәреснең йомгаклау өлешендә “Тукталыш”, “Светофор”, “Яңа сүз уйла”, “Корректор уены” укучылар өчен нәтиҗәле. Укучылар дәрестә алган белемнәрен күрсәтәләр. Корректор уенында мәсәлән текст, җөмләләрдә хаталы сүз, иҗекләрне күрсәтәләр. Әлеге уен алымын шулай төркемдә уздырырга мөмкин. Укучылар бер-берсенең хаталарын төзәтәләр, үзләрен укытучы ролендә тоталар. Аңламаган укучыларга теманы яңадан аңлатып күрсәтәләр. Бу уеннарның укучылар өчен әһәмияте бик зур: дәрес ахырында укучыларның теманы ничек үзләштергәне күренә. Сыйныфта төрле укучылар була. Шулар арасында теманы тулысынча аңламаган очракта, әйтергә оялып утыручылар да бар. Уеннар аларны материалны яхшырак үзләштерергә, кыюрак булырга өйрәтә.
Мәсәлән “Исем” темасын узганда актуальләштерү этабында, ”Тылсымчы”, “Кояш”,”Кайсы артык” уеннарын кулланам. Укучылар конвертларда, яки кояш нурларында язылган исемнәрне килешләрен белән төрләндерәләр. Бу уеннар гадәти дәреслектәге күнегүләрдән аермалы буларак укучыларда кызыксыну хисе уята. Укучылар дәресне көтеп алалар, уенны уйнар өчен теманы өйдә яхшырак үзләштерәләр. Башлангыч сыйныф укучылары мөстәкыйль эш яки тест сүзләреннән куркалар. Укучыларга “хәзер бер уен уйнап алабыз” дигәч, аларның кәефләре күтәрелә, һәм биремне бик уңышлы үтиләр. Шуңа мин уен алымын укучыларның алган белемнәрен тикшерү, уңай психилогик халәт тудыру өчен дә кулланам.
“Җиләк җыю”, “Ромашка” уеннары исем турында алган белемнәрне ныгыту этабында уздыру уңышлы. Укучылар чәчәк таҗларына, яисә җиләк артына үткән тема буенча сораулар язалар. Бирелгән вакыт эчендә бу сорауларны бер-берсенә биреп, карточкалары белән алмашыналар. Бу бирем ярдәмендә укучылар диалогик сөйләм күнекмәләрен ныгыталар. Шул ук вакытта хәрәкәт итеп ял итәләр, үзара аралашалар. Кайбер укучылар дәрестә “җавабым дөрес булмаса укытучы түбән билге куя” диеп кулын күтәрмичә утыралар. Ә сыйныфташларына җавап бирү аңа күпкә җиңелрәк. Аралашу ярдәмендә “артта калучы” укучылар да үткән тема буенча белемләрен шомарталар, нәтиҗәдә укытучы сорагач аларда оялу хисе югала.
Дәреснең төрле этабында да мин атап үткән уен төрләреннән кулланырга мөмкин.
Сүз байлыгын арттыру өчен рәсемнәр бирү отышлы. Балалар рәсемнәр буенча җөмләләр, хикәяләр төзиләр. Кызыклы әкият, хикәя уйлап табу ярышларын да оештырырга була.
Мәсәлән “Ватык телефон” уены укучыларда сөйләм эшчәнлеген камилләштерә. Дәресләрдә, шулай ук класстан тыш чаралар составында кроссвордлар бик еш кулланыла торган чара булып тора. Дәресләрдә булсынмы, класстан тыш эшләр составындамы кроссвордлар бер төрлелектән котылу чарасы булып тора. Әйтик, дәрес барышында укучыларга кроссворд чиштерү аларны “уятып” җибәрә, кызыксынучанлыкларын арттыра, белемнәрен баета. Әлеге уенны өй эше итеп тә бирергә мөмкин.
Башлангыч сыйныф укучылары тиз арый, шуңа ял минуткалары дәреснең мөһим элементларыннан берсе санала. “Очты-очты”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Җил исә”, “Зинһар өчен”, “Кояш чык” кебек уеннарны укучылар яратып уйныйлар. Яңа уеннар куллану, аларның кызыксынуын тагын да арттыра. Мәсәлән ял итү өчен “Күңелле яшисең килсә болай ит...”уены отышлы.
Балалар түгәрәктә, алып баручы уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны әйтәләр, "болай ит” дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар. Шулай ук“ әби-бабайларыбыз уйнаган уеннарга кызыксыну хисе уяту максатыннан “Капкалы”,“Йөзек салыш” уеннарын ял вакытында кулланырга мөмкин.
“Йолдыз сәгате”, КВН, викторина кебек чаралар уздыру татар теле дәресләрен тагын да тирән эчтәлекле итүгә булыша.
Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәжәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.
Нәтиҗә ясап,чыгышымны башлаган сүзләргә әйләнеп кайтасым килә. Кагыйдә ятлап кына укучының белеме артмый. Чыннан да иң мөһиме алган белемнәреңне гамәлдә куллана белү. Түбәндә әйтелеп киткән уен, һәм уен алымнары ярдәмендә мин белем бирү максатына ирешәм дип саныйм.
Эшемнең нәтиҗәсе укучыларымның белем сыйфатында чагылыш таба.
Укучылар саны Сыйфат Өлгереш
2011/2012 29 72% 100%
2012/2013 22 72% 100%

Приложенные файлы

  • docx metodik_tema
    Размер файла: 24 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий