Хетер коне 2012-2013


Татарстан Республикасы
Балтач муниципаль районы
Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбе
“ХӘТЕРЛӘРДӘ ТАРИХ ЯҢАРА”
Әзерләде һәм үткәрде:
Галиева
Гөлнара Зиннатулла кызы.
2012
Хәтерләрдә тарих яңара.
“Хәтер көне”н үткәрү өчен дәрестән тыш чара эшкәртмәсе.
“Тәфтиләү “ көе яңгырый.

1 а.б. 15 октябрь-халкыбызның катлаулы тарихында коточкыч көннәрнең берсе. Бу көнне Казан ханлыгы үзенең бәйсезлеген югалткан, колония сыйфатында яшәргә мәҗбүр булган. 1552 елгы дәһшәтле вакыйганы халык бик авыр кичергән. Ул гасырлар буе сыкранган, әрнегән, нәфрәтләнгән. Ләкин күп газаплар кичерүенә карама стан, киләчәгенә өметен өзмәгән, телен, динен, гореф- гадәтләрен һәм, ниһаять, үзенең милли үзаңын саклап калган.
2 а.б. Бу көнне һәр татарның күз алдында тарихтагы коточкыч фаҗигале вакыйгалар гәүдәләнә. Шуңа да “Хәтер көне” билгеләп үтелә.
Гасыр төпкеленнән килә аваз,
Хәтерләрдә тарих яңара.
“Онытмагыз! Хәтерләгез безне!
Шәһит булдык авыр яуларда.
(Сөембикә булып киенгән кыз чыга)

Мең бишйөз унбиштә бу доняга килгәнмен,
Ата-ана дәүләтен китмәс диеп белгәнмен.
Ата-ана кулында бер кайгы да күрмәдем,
Бу кайгылар күрермен дип исәпләп тә йөрмәдем.
Сөембикә атым ,нугай затым,кайда минем яшь дәүләтем,
Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым?
Үнсигез яшләрем тулган чакларымда ,
Хан хатыны булдым мин ата-ана хакларында.
Кырымнан Казанга китерде тәкдирем,
Казанның яшь ханы Җангали булды ирем.
Гомерем үтте үндүрт ел Сафагәрәй хан белән,
Казан шәһәре күңелсез юлда түккән кан белән.
Шәһәр тышында сугыш,эчендә тулган афәт,
Шул тынычсыз вакытта Сафагәрәем вафат.
Ике яшлек углым, күз нуры, колыным,
Үтәмешгәрәем калды ятим,былбылым.
Хан кабере өстендә кордырдым таш манара,
Дидем: “Үзем үлсәм дә,исемем күп елларга бара”.
Мәскәү әйтә: “Сугышмагыз, мин Казанны алырмын,
Рәнҗемәгез, ахырында яхшы ук җәфа салырмын”.
Казан-Мәскәү арасынды тагын бер сугыш булды,
Җиңгелгәчтен казанлылар, солыхка киңәш калды.
Казандагы кенәзләр үзе тыныч булырга,
Һәркаюсы кул куйганнар мине әсир кылырга
1 укучы. Сөембикә –Нугай морзасы кызы. Казан ханы Җангали хатыны. Җангали үтерелгәч, Сафагәрәй ханга кияүгә чыгып, Үтәмешгәрәйне дөньяга бүләк иткән гүзәл һәм горур Сөембикә! Ул да ап-ак болытларга соклангандыр. И, азатлыкның илаһи мизгелләре! Казан феодаллары, аксөяк морзалар әле Мәскәү, әле Кырым яклы төркемнәргә бүленеп, Сөембикә белән тәхет өчен көрәшкән. Мәскәүгә күз төбәгән төркем җиңгәч, Сөембикә хөкүмәте җимерелгән. Сөембикә улы белән Мәскәүгә сөргенгә җибәрелгән. Соңыннан аны Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә биргәннәр. Үтәмешгәрәйне христиан иткәннәр, югыйсә ул хан тәхетен дәгъваларга мөмкин булган. Шул көннәрдә Сөембикә үзенең баш очында әсир болытлар шәүләсен күргәндер. Татар халкының гүзәлләрдән- гүзәл ханбикәсе- Сөембикә. Аның язмышы бөек тә, гүзәл дә, легендар да, фаҗигале дә.

(Хәйдәр Бигичев башкаруында “ Кол Шәриф мәчете” җыры башкарыла, кызлар бииләр.)

2 укучы. Аерылу... Чиксез сагыш, күз яше... Көчләп кияүгә бирү нәтиҗәсендә туган нигездән аерылу минутлары гүзәл Сөембикәбезгә дә җитә.
(Сөембикә үзе турында сөйли)

Әмер булды китәргә, белмим нихәл итәргә.
Күзем салдым халыкка, күбе җылап озата,
Кайсылары “Мәскәү ханы рәхимле ” дип юата.
Волгига чыкканда карадым мин калага,
Калды җылап Казаным, охшап үксез балага.
Күп заманнар баргачдин , Мәскәүгә барып җиттек,
Бү бәхетсез башларга ни була дип,без көттек.
Әсир булгач ни чара?Кузгалдым мин,бичара,
Балам белән икебезне кая алар алып бара?
Барып кердек зур йортка ,эчендә аның хансарай,
Күп кешеләр җыелган, барысы да безне карай.
Падишах та шунда үзе, миңа әйтә бер сүзне:
Балаң монда асралыр, иргә бирәм мин сезне”,-
Диеп ,шунда баламны кулымдин да алдылар,
Әсирлектән янган идем,тагын утка салдылар.
Дөняга килгән адәм кайгы күрмичә тормый,
Дөняда шат йөргәннең дә тупракдыр ахыр урыны.
Сөембикә атым, нугай затым, күземяшле , юк рәхәтем,
Күрдем михнәт, чиктем газап, онытылмый һич хәсрәтем.
3 укучы. Ниһаять, аерылу сәгате килеп җитте. Киң мәйдан меңнәрчә ирләр, хатын- кызлар белән тулы. Барысы да, сүзсез генә дулкынлану, соклану хисе кичереп, үз бикәләренең чыгуын көтәләр иде. Сөембикә китә. Һәркем яраткан Сөембикә, бәлки, бүтән бөтенләй әйләнеп кайтмас өчен китә. Сөембикә җир өстенә җәелгән ак ефәк өстеннән әкрен генә атлап килә.(Әкрен генә атлап Сөембикә чыга). Йөзенең төсе качкан, күзләре эчкә баткан, иреннәрендәге мәшһүр кызыллыкның әсәре дә калмаган иде. Ниһаять, бикә соңгы минутта, тирәсендә кешеләр барын, рәсмилекне онытып, болай диде:

СӨЕМБИКӘ. Куркам, әткәем, бик куркам, күңелемдә үлемгә хөкем ителгән кеше тойгысы, әйтерсең лә мине бер бәла көтә. Ни генә булса да, мине ялгыз калдырмагыз! Дусларым, кардәшләрем, барыгыз да биредә каласыз, мине генә үзегездән аерып җибәрәсез. Ялгыз башым нишләрмен соң мин анда? Минем күңелемне кем күтәрер? Кыенлыклар килеп туса, кем ярдәм итәр? Үзем анда китсәм дә, өметләремнең барысы да сезнең белән кала. Сезне яраткан Сөембикәне онытмагыз.

Әтисе. Беләм, балакаем,беләм. Кайгыңның ни тикле зур, борчылуыңның никадәр чиксез икәнен беләм. Нык бул, кайгыңның бөеклеге иртәгә сөенеч яшьләре түгәр, син үзең дә бәхетеңнән еларсың. Җитәр,кызым, сабыр, батыр бул. Кара аны, курыкма, курку ул җиңүгә ирешү юлында иң зур киртә, ә кыюлык- уңышның иң якын дустыдыр.
5 укучы. Туган якны оныту мөмкинме соң? Ачы аерылу сагышларын, сагыну хисләрен халкым күңелендәге җыр- моңга салган.
(Туган якка багышланган җыр башкарыла)

6 укучы. Туган як! Идел-йорт күңелдә бары тик матур хисләр генә уята. “Идегәй” дастанында сурәтләнгәнчә, ул бик күп яклап хәтердә саклана.
(“Идегәй” дастаныннан өзек укыла)
7 укучы. Туган ягыбызга, мәркәзебезгә килгән фаҗигагә багышланган әсәрләрне, бәетләрне тыңлагач, күз алдыбызга халкыбызның газаплы минутлары килеп баса. Әлеге вакыйгалар һәркемне тетрәндерә.
(Казанны алу турында тарих укытучысы сөйли.)

Сугыш. 1552 елның 20 августында Казансу елгасы кушылдыгы янында булган кичүдән башланып, шул елның 2 октябренә чаклы дәвам итә. Бу 41 көн эчендә Казан халкы кичергән авырлыкларны , бала-чага, хатын-кызларның күз яшен, аларның ялварулы догаларын, дошманнарына каршы булган нәфрәт- каргышларын санап бетермәле түгел! Әмма үз көчләренең күпкә зурлыгын күргән, чиркәү руханилары идеологиясеннән күзләре томаланган басып алучыларны күз яшьләре дә, бер гөнаһсызга коелган кан елгалары да туктата алмый.
Бу көннәрнең сулышын рус тарихчысы М.Худяковның “ Казан ханлыгы тарихы” китабында язылганнан да ачыграк тасвирлап булмас кебек. “Җиңучеләр... кайберләре кире борылса, калганнары үлгәнгә сабышты яисә яраланган булып кыланды... Казанлыларның Кол Шәриф мәчете янындагылары барысы дашәһит киткәнчегә чаклы сугыштылар...Сугышчыларны, ир затыннан һәм арба тәгәрмәченнән калку булганнарның барысын да кылычтан уздырып, коллыкка бары хатыннар белән кечкенә балаларны гына алдылар. Ә бу вакытта шәһәрдә коточкыч күренеш, янгын котыра, урамнар һәр җирдә мәетләр белән түшәлгән юллардан аккан кан чокырларда җыелып, күлчекләр хасил була. Мәетләр күп булганга Казан суы буылып, ярларыннан күтәрелә...”
Югалтулар ике яктан да күп була. Казан сугышын тасвирлаучы князь Курбский сүзләре белән әйткәндә: “Казанны алганда рус гаскәрендә югалтулар шулчаклы күп булды ки, моңа күңел дә ышанмый, бу хат акылга да сыймый”.
“Казан тарихы” дигән елъязмада бабаларыбызның үз онык- угылларының киләчәген саклап, батырларча шәһит китү үрнәкләре күп сакланган. Монда аларның барын да бәян итеп бетереп булмый. Үткәннәрдән тагын бер генә мисал китереп узасы килә.
Сугыш бетеп, соңгы үлем ачысы тавышлары тынгач, рус патшасы үз яраннарына шәһәрне йөреп чыгып, казанлыларның һәм русларның мәетләрен санарга куша. Санаучылар казанлыларның берничә дистә мең бала-чагалары, яшьләре һәм картлары, хатыннары һәм ирләре үтерелүен искәртеп, әсирлеккә алынганнарының тагын да күбрәк икәнлеген белгертә. Патша башын чайкап: “ Бу кешеләр, дөрестән дә , кыюлык күрсәтеп, минем теләгемә буйсынмыйча, чын ирләрчә сүзләрендә торып, соңгы чиккәчә сугышып, ирекле калып, батырларча үлделәр,” - дип таный.
(Дин әһеле аяусыз шәһит булган ватандашларыбызның изге рухына дога кыла.)

9 укучы. Халкым, гасырлар буе басылып, кимсетелеп яшәсәң дә, үз телеңне, динеңне, йолаларыңны югалтмадың. Яшәү учагың пыскып яна-яна, дөрләп китте.
(Барысы бергә чыгып басалар.)

(М.Гафуриның “Ана теле”шигыре укыла.)

10 укучы. Билгесезлек томаны таралды. Чын тарих кире каккысыз дәлилләре белән күз алдыбызга килеп басты. Халкым күзен ачты, уянды.
( “Туган тел”җыры башкарыла)
(Укучылар тезелеп басып, бер-бер артлы укыйлар.)
Татар кешесе! Дәүләтебез бар, аны кадерлә, горурлык хисе тоярга өйрән!
Гореф-гадәтләреңне онытма, тугрылыклы бул!
Телебез дистәләгән гасырлар буена чарланган, камилләшкән. Аны хөрмәт ит, сакла, үстер!
Башка халыклар белән тыныч, тату яшә! Барлык халык та тигез!
Көнчелек белән яшәмә. Игътибарлы һәм ярдәмчел бул. Мохтаҗларга ярдәм ит!
Укы, белемле бул. Иҗади эшлә! Эчкечелек, наркоманиядән сак бул. Аларга каршы тор. Ихтыяр көче тәрбиялә!
Яшәгән җиреңнең кадерен бел. Киләчәк буынга аны пычранмаган килеш тапшыр!
Сәламәт бул. Сәламәтлек үз кулыңда!
Тугандаш һәм башка халыкларга ярдәм ит!
УКЫТУЧЫ. Татар утлар-сулар кичте, биниһая күп авырлыклар үтте аның башыннан. Дәүләтен югалту шулар арасында иң ачысы булгандыр. Әмма ул , бернинди зилзиләләргә дә карамыйча, янәдән тернәкләнде. Татар яшәде, яши, яшәячәк. Халкыбыз хәтереннән үткән тарихны күпме генә җуярга теләсәләр дә, гаделлек җиңеп чыкты. Дәүләтебез бар! Аның үз теле, үз байрагы, гимны, конституциясе бар. Якты киләчәккә горур атла, Татарстаным!

ТАТАРСТАН ГИМНЫ ЯҢГЫРЫЙ.



Приложенные файлы


Добавить комментарий