Хикя. Ашыт кошчыгы


Ашыт кошчыгы
Хикәя
Кәримә әти-әнисе белән шәһәр янындагы бистәдә яши. Ә дәү әнисе белән дәү әтисе авылда торалар. Битаманда. Җәй җиттеме, Кәримә Битаманга кайта. Анда аны дәү әниләре генә түгел, дуслары, иптәш кызлары да көтә. И авылдагы рәхәтлек! Бигрәк тә Ашыт буенда. Ак, ал, сары, зәңгәрсу вак чәчәкләр елга ярын матурлап торалар. Дәү әнинең чәчәкле яулыгы шикелле бу җир.
Быел да Кәримә җәйге каникулда авылга кайтты. Дуслары белән Ашытта туйганчы су коендылар, су өстендә таш сикерттеләр, кызлар белән ташлар буядылар. Таш сикертү - бик кызык уен ул. Шома гына кечерәк ташны эзләп табасың. Бик әйбәтләп су өстеннән ыргытып җибәрәсең! Таш батмый! Елга өстеннән бара.Бер, ике мәртәбә сикерә!..Бу мизгелләрдә малайлар, кызлар куаналар, кычкырыша башлыйлар! Кулларын чәбәклиләр, һавага сикерәләр! Ашыт буе шау-гөр килә! Ярый әле шушы Ашыт бар, Битаман бар.Башка берни дә кирәкми Кәримәгә.
Беркөнне кыз елга буена үзе генә килде. Кояш инде хәйран кыздыра. Нурлары су өстендә җемелди. Кәримәнең ялгызы гына йөрисе килде монда. Уйлары бар: нишләп әтисе белән әнисе Битаманда гына яшәмиләр икән? Монда бит ничек әйбәт! Урманнар, Ашыт. Урамнар буйлап төрле төсләргә буялган өйләр тезелеп киткән. Шуларның берсендә торасы килә Кәримәнең...
Кыз башмакларын салды да, комда йөреп китте. Аякларны җылыта, кыздырып ала ком. Аннары су кырыена килде. Иелеп, кичә әзерләп калдырган ташларын буйый башлады.Карандашлар, фломастерлар да кирәк түгел.Ашыт үзе бирә буяуларны. Су эченнән зәңгәрсу,коңгырт, алсу буяуларны аласың да буйыйсың. Су кырыйлап төсле ташчыклар тезелеп китте... Бервакыт таллыклар арасыннан “ чип-чип!” дип кош чыелдаган тавыш ишетелде. Кош баласы ахры бу. Кәримә башмакларын алып киде. Аваз килгән төшкә китте. Талларны аралап, эчкә керде. Җирдә бер кечкенә генә кошчык чиелдап ята: чип! чип! Кыз өскә күтәрелеп карады. Тал ботагында буш кош оясы тибрәлә. ”Ялгызы гына калган да, егылып төшкән икән бу”,- дип уйлады Кәримә.Ләкин кошчыкны урынына куярга буе җитми шул. Нишләргә инде? Кыз таллыктан чыгып китте.” Берәр кеше килсен иде монда!”,- дип борчылды ул.
-Әй, кызый, нишләп йөрисең монда берүзең?
Кәримәгә шулай усал гына түбән оч малае кычкыра икән. Белә аны Кәримә. Җәүдәт исемле. Тик беркайчан да аның белән уйнаганы юк.Кыз куркып киткәнен сиздермәде.
-Ә син монда нишләп йөрисең?.. Әнә анда кош баласы егылып төшкән!
-Кайда? Нинди кош баласы? – дигән булды малай. Имеш, исе китми вак-төяк хәлләргә.
-Әйдә, күрсәтәм үзеңә, - диде Кәримә.
Таллыклар эченә керделәр. Тал төбендә мескен кошчк һаман ята иде.
-Нәрсә, бәләкәч, әниең өйдә юкмыни? – диде Җәүдәт. Кошкайны кулына алды. Кәримә гаҗәпләнде. Эченнән: ”Кара әле, бер дә усал түгел икән ич бу Җәүдәт!” – дип уйлап алды. “ Бөтен кешенең дә күңелендә иманы бар, күренми генә ул!” – дип әйтә бит дәү әнисе. Шулай икән шул.
- Мә, тотып тор, - диде Җәүдәт, кошчыкны кызга бирде.Үзе җитез генә талга үрмәләде. Аның өчен бу бер дә кыен түгел.Җәй көне койма өсләре, урманда агач башлары иптәш малайлары белән аныкы инде! Батыр малай Кәримәдән кошны үрелеп алды да җайлап кына оясына куйды.
- Тыныч кына утыр!Тиздән әниең кайтыр! – диде кырыс кына.
- Чип чип! – диде кошчык. “ Ярар, ярар!” – дип әйтүе бугай.
Җәүдәт белән Кәримә таллыктан чыгып киттеләр. Яктылыкка чыккач, икесе дә кинәт өскә карадылар. Зәп-зәңгәр күктә Әни- кош кайтып килә иде. Баласына җим алып кайта... Ашыт янындагы таллыктагы баласына.
-Бу Ашыт кошчыгы турында үзебезнең поселоктагы иптәшләремә сөйләрмен әле... Синең турыда да! – диде Кәримә.
Җәүдәт горур гына елмаеп куйды.
-Синең исемең ничек соң? – дип сорады ул.
-Кәримә, - диде кыз.
-Кәримә түгел син! Син үзең дә – Ашыт кошчыгы! – диде Ашыт малае.

Приложенные файлы


Добавить комментарий