Химиядн дидактик уен


Химиядән дидактик уен «Кем күбрәк белә?»
Максат: химия фәненә кызыксыну тәрбияләү; химиядән 8 класс курсы буенча алган белемнәрне ныгыту һәм кабатлау .Җиһазлар : мультимедия проекторы, химик элементларның Д. И. Менделеев периодик системасы, эрүчәнлек таблицасы.
Уен кагыйдәләре.
Һәр дөрес җавапка - 1 балл;
Дөрес җавап бирмәүче укучы уеннан чыга;
12 балл җыйган укучыга «5»ле билгесе куела;
Уенда катнашучының 3 подсказка куллану мөмкинлеге бар (класстан ярдәм сорау, 50х50, 30 секунд дәреслектән материалны карау мөмкинлеге.
Уен барышы
Сайлап алу туры.
Бирелгән химик элементларны тәртип номеры кимү тәртибендә күрсәтергә:
А – кислород
В – гелий
С – водород
D - хлор 1 сорау
Тимер атомындагы электроннар саны:
А – 56
В – 26
С – 30
D - 55
2 сорау
Натрий металлы нинди элемент:
А – s элемент
В – p элемент
С –d элемент
D – f элемент
3сорау
Cl2 молекуласында атомнар арасында нинди химик бәйләнеш:
A – ковалент поляр
В – ковалент поляр булмаган
С – ионлы
D – металлик 4 сорау
Галлий атомының соңгы сүрүендә ничә электрон бар?
А – бер С – өч
В – ике D - дүрт

5 сорауКайсы ике матдәдә аллотропик модификация күзәтелми?
А – ак һәм кызыл фосфор
В – кислород һәм озон
С – кремнезём һәм кварц
D – алмаз һәм графит
6сорау
Al(OH)3, формуласына туры килгән матдә ул:
А – селте
В – амфотер гидроксид
С – алюминий оксиды
D – эче тоз
7сорау
Реакция тибын билгеләргәCuSO4 + Fe = Cu + FeSO4
А – таркалу
В – алмаштыру
С – кушылу
D - алмашу 8 сорау
Химик күренеш:
А – утын яну
В – электр лампочкасы яну
С – пыяла ватылу
D – ис таралу
9 сорау
Кислота һәм нигез кушылып барлыкка килә:
А – тоз һәм водород
В – тоз һәм су
С – яңа кислота һәм су
D – яңа кислота һәм яңа тоз
10 сорау
Кайсы металл белән хлорид кислотасы реагирлашмый?
А – цинк белән
В – бакыр белән
С – кальций белән
D – тимер белән

11 сорау
Селтеле тирәлектә фенолфталеин нинди төсне күрсәтә?
А – кызыл
В – шәмәхә
С – сары
D – кура җиләге төсе
12 сорау
Кайсы үзлек металларга хас түгел?
А – электр тогы үткәрә
В – электр изоляторы
С – каты
D – чүкелүчән
Әтнә муниципаль районы
Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе
Химия укытучысы Ганиева Ләйсән Фәргать кызы.
GLF_72@mail.ru


Приложенные файлы


Добавить комментарий