Хлак трбиясе


Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап,раслап килгән.Әле борынгы грек философы Сенека ук:”Гыйлемлелектә алга китеп тә ,әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”,-дигән гыйбәрә әйткән. Әхлак ул-кешенең эш-хәрәкәтләрендә,көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган,билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат.
Әхлаклылык сыйфатлары мәңгелек калып түгел,алар җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр.
Әхлак һәм хокук үзара тыгыз бәйләнештә, алар бер-берсенә тәэсир итәләр.
Гадәттә,әхлак нормаларының иң катгыйлары хокук нормалары булып урнаша. Шуңа күрә дә,җәмгыять тормышында хокук һәм закон әлеге җәмгыятьнең нинди әхлак сыйфатларына табынып яшәвенә бәйле.
Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлкый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.
Әхлакый аң-кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары,рухи бәяләве аша танып белүе,шушы чынбарлыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул.Әлеге аң кешенең эш-хәрәкәтләрендә,яшәү принципларында,теге яки бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.
Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын,яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра.Монда инде кешенең , шәхеснең нинди идеалларга табынуы, аның яшәү максатын чагылдыручы төп төшенчәләр зур роль уйный.Әлеге идеаллар шәхеснең тормышында һәм яшәү рәвешендә,яшәү мәгьнәсен билгеләгән эш-хәрәкәтләрендә чагыла.
Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык намус,вөҗдан,нәфрәт,оялу,хафалану яки үз-үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели.Хисләр исә дөньяны танып белү процессына да үтеп керәләр һәм,эзләнү шатлыгы,ачышлар бәхете,хакыйкать өчен көрәшләрдәге кичерешләр булып,кешенең кылган барлык гамәлләрендә чагылыш табалар.
Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр.Ләкин тәртип ул-артык киң төшенчә һәм билгеле бер шәхес тормышының барлык якларын үз эченә ала.Шуңа күрә дә әхлакның асылын билгеләгәндә әлеге шәхес тормышында бербөтен булган күренешенең сыйфатларын саклаган,әмма кечерәк күренештән торган берәмлекне алып карарга кирәк.Андый иң кечкенә берәмлек итеп кеше тарафыннан кылынган берәр гамәл исәпләнә.Гамәл-кеше тәртибендәге чагыштырмача мөстәкыйль бер күренеш,һәм шушы күренештә шәхеснең әхлагы ачыла.
Әхлак тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең роле зур.Алар тиешле шартларны тудыра,оештыра да,алар балаларның укуы,хезмәте,ялы,уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә.
Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора.Яхшыны-яманнан,яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы,эше,эшчәнлеге,башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара.Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән,олыгайган чорына кадәр озата бара.
Яманны яхшыдан аера белмәү,әхлак турында тискәре тәҗрибәләр туплау исә җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләрен бозуга, шәхси бәхетсезлеккә илтә.Менә шуңа күрә дә әхлак тәрбиясенең бурычларына аеруча игьтибар итәргә кирәк.Бу бурычларга түбәндәгеләр керә:
-балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру, даими рәвештә хәбәрдар булуларына ирешү;
-балаларда әхлак төшенчәсе турында уңай тәҗрибә булуына ирешү;
-балаларның хисләрендә,аңында,тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;
-ирекле,һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына,шуңа омтылуына ирешү.
Җәмгыятькә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү-димәк,укучыда граҗданлык хисләре,патриотизм,иҗтимагый һәм рухи активлык тәрбияләү. Кеше,димәк, үзенең шәхси тормышында,гаиләдә үзен билгеле бер җәмгыятьнең тулы хокуклы һәм җәмгыять алдындагы бурычларны тоя белгән гражданы итеп хис итәргә тиеш.
Үз-үзеңә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү,җәмгыятьтә үз урыныңны таба белү,үзеңне башкалар янәшәсендә дә, ялгыз калганда да әхлаклы итеп тота белү-укучы баланың шәхес булып формалашуында иң төп сыйфатларның берсе.Аңлы тәртип-әнә шул сыйфатларның бер күренеше.
Тәртиплелек дигән төшенчә белән һәрдаим бәйләнештә торган сыйфатлар бар. Алар-намуслылык һәм хаклык.
Беренче проблема-укучыларның һәркайсын төрледән-төрле практик эшчәнлеккә тарту, әхлак тәрбиясенә әнә шул эшчәнлек аша ирешү мәсьәләсе. Монда инде уку барышы да, мәктәпнең эчке кагыйдәләрен төгәл үтәү дә, хезмәт тә, җәмәгать эшләре дә, мәктәпнең матди байлыгын саклап тоту да керә. Әгәр укучы менә шушы гомуми эшчәнлеккә, уртак кагыйдәләргә кушылмый кала икән, ул инде тиешле әхлакый үсеш дәрәҗәсенә дә ирешми дигән сүз.
Икенче проблема-укучыларга тәртип күнекмәләрен алуда, аларны куллана белүдә практик ярдәм итү мәсьәләсе.
Педагогикада шундый фикер яши: кеше беркайчан да өлешләп җитлекми, аның аң үсеше дә, ахлак үсеше дә бергә үрелеп бара. Әлбәттә, бу фикерне артык тар мәгънәсендә күзаллау ярамый. Шәхес үсешенең һәрьяклап бергә үрелеп баруы-аның тышкы тирәлек тәэсирен бербөтен итеп, берьюлы кабул итүе, әлеге тәэсир көчен, тирәлекнең йогынтысын- төрле тарафтан килгән йогынтысын- үз инанулары аша үткәреп кабул итүе ул. Әйтик, укучы баланың хезмәттә актив катнашуы ул әле анда хезмәт сөючәнлек тәрбияләү генә түгел, ә бәлки коллективизм хисе тәрбияләү, характер тәрбияләү, дуслык-иптәшлек хисләре, эшкә җаваплылык хисе тәрбияләү.
Халык педагогикасы яшь буынга белем алу, фән һәм сәнгать өлкәсендә иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнү, әхлакый камилләшү өчен җирлек тудыручы чараларның башлангыч нигезен тәшкил итә. Халкыбыз кешелек тормышында белемнең зур роль тотканын тирәнтен аңлый. Белем кешегә яхшы тормыш өчен көрәшне җиңеләйтүче зур көчкә ия. Халык фәнне, гыйлемне барлык байлыклардан да өстен куйган, әдәпсезлекне һәм наданлыкны өнәмәгән, кешенең акылын һәм зирәклеген югары бәяләгән. Моның шулай икәнлеге татар халык иҗаты әсәрләрендә дә киң чагылыш тапкан. Фольклор әсәрләре - хезмәт халкының тормыш һәм хезмәт тәҗ рибәсе нәтиҗәсендә туган барлык белемнәрнең бергә җыелмасы ул. Фольк лор халык һәм борынгы кешелек җәмгыяте культурасына нигез салучылар ның аң - белемен, тапкырлыгын, зирәклеген чагылдыра һәм балаларга рухи- әхлакый тәрбия бирудә милли мәгарифнең төп таянычы булып тора. Фольклор әсәрләре, этнографик материаллар, халык традициялэре, уен һәм бәйрәмнәр, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләр, гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе халык педагогикасы мирасының төп өлешен тәшкил итә. Дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда балада гуманлылык, гаделлек, хезмәт ярату, тәртиплелек, җаваплылык, тыйнаклык кебек сыйфатлар формалаштыруда, аң - белем һәм тәрбия бирүдә без халык педагогикасыннан киң файдаланабыз.
Татар халкының әхлакый тәрбия бирү тарихына мөрәҗәгать иткәндә без борынгы бабаларыбызның инде күптәннән нәсыйхәт китаплары булуына инанабыз. Мәхмүд Болгариның «Нәһҗел фәрадис», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Риза Фәхретдиннең «Насыйхәт», Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» әсәрләре әнә шундыйлардан. Без дәресләрдә бу әсәрләрне өйрәнәбез.
«Әкиятләр» темасын үткәндә, укучыларга шундый хакыйкать төшендерелә: хаклык үзеннән- үзе генә җинә алмый. Тырышлык, эш сөючәнлек, кешеләргә ярдәм кулы сузарга әзер тору кебек сыйфатларнын тормышта зур әһәмияткә ия булуы анлатыла. Нәтиҗә ясарга өйрәтеп, фикерләрен мәкальләр, әй темнәр һәм акыллы гыйбарәләр белән дәлилләүгә игътибар ителә. Укучыларга төбәгебез белән бәйле бәетләрне, шигырьләрне жыю бурычы да куелды. Язучыларыбызның, күренекле шәхесләрне» тормышлары турында язылган әсәрләрне» матур үрнәкләрен өйрәнү дә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.
Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, гаилә бәйрәмнәре үткәрү, гаилә шәҗәрәләре төзү, «Безнең гаилә» темасына иншалар язу отышлы дип саныйм.



Приложенные файлы

  • docx hlak_trbiyase
    Размер файла: 17 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий