Хокук трбиясе


Максат: Балаларның ялга, уенга, төрле эшчәнлеккә хокуклы булуларын гади һәм аңлаешлы итеп аңлату, хокук һәм кагыйдәләр турында төрле эшчәнлек аша өйрәнүне дәвам итү; бар да бертигез һәм дус булырга тиешлеген төшендерү.
Туган җирне, туган илебезне ярату хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: проектор, “Простоквашинода өчәү” мультфильм, рус, татар, башкорт милли киемнәреннән киендерелгән курчаклар, чебиләр маскасы, ватман кәгазе, әзер өлгеләр, клей, салфетка, юеш салфетка.
Сүзлек өстендә эш: адрес, хокук-кагыйдә.
Алдан әшләнгән эш: күргәзмәлек “Бала хокуклары турында конвенция”. Ата-аналар өчен күрсәтмәлек: ширма
Оештыру: балалар ярымтүгәрәк булып утыралар
-Хәерле көн балалар.
-Карагыз әле күпме кунаклар килгәннәр. Әйдәгез, апалар белән исәнләшик әле.
Кыңгырау тавышы.
-Балалар, кем тавыш бирә икән? Бәлки берәрсе кунакка килгәндер?
Укытучы керә.
Укытучы. Исәнмесез балалар. Мин дә башка кунаклар белән беррәттән сезнең белән танышырга килдем. Мин башлангыч класс укытучысы Хисамова Айсылу Фәрит кызы.
-Балалар, әйдәгез үзебез белән таныштырып китик.
-Мин Амиров Маннур Нурзат улы һ.б.
-Балалар хәзер экранга карагыз әле.
1 слайд. “Простоквашинода өчәү” мультфильм
-Бу кайсы мультфильмнан? (“Простоквашинода өчәү”)
-Песинең фамилиясе ничек? (Песинең фамилиясе Мотроскин)
-Малай кем исемле? (Малайның исеме Фидаил абый)
-Песи кайда яшәгән? (Песи чормада яшәгән)
-Балалар сез үзегезнең тору урыныгызны-адресыгызны беләсезме? Без тору урынын ничек атыйбыз? (Адрес)Мин Тукай урамы 10 йортта яшим.
-Син Гадел кайда яшисең?
-Без кайсы авылда яшибез? (Без Аккүз авылында яшибез.)
2 слайд (Актаныш картасы)
-Безнең район ничек атала? (Безнең район Актаныш)
-Без кайсы республикада яшибез? (Без Татарстан республикасында яшибез).
3 слайд (Казан фотолары)
-Аның башкаласы нинди шәһәр? (Татарстанның башкаласы Казан шәһәре).
-Безнең Татарстанда нинди милләт кешеләре яши? (Татарстанда татар, рус, башкорт, марилар яши).
4 слайд (милли киемнән)
-Айсылу апабызны милли киемдәге курчаклар белән таныштырыйк әле.
-Бу татар (башкорт, рус) киеме кигән курчак.
-Ә хәзер Айсылу апабызны үзебезнең балалар бакчасындагы эшчәнлегебез белән таныштырыйк.
-Без һәркөн Хәерле иртә теләп балалар бакчасына киләбез.
5 слайд
“Хәерле иртә”
Хәерле иртә, апаларга!
Хәерле иртә, алсу таңнарга!
Хәерле иртә, зифа талларга!
Хәерле иртә, зәңгәр суларга!
Хәерле иртә, назлы җилемә!
Хәерле иртә, туган җиремә!
-Без төрле уеннар уйнарга яратабыз. Һәр иртәбез кызыклы уеннардан башланып китә. Әйдәгез “Кем синең дустың?” уенын уйныйк. Кем искә төшерә?
Балалар түгәрәккә басалар,тәрбияче бер балага туп ыргыта. Бала тупны тота һәм үз дустын тасвирлый. Балалар кем икәнен табалар һәм әйтәләр.
-Һәр эшнең үз тәртибе бар. Уеннардан соң безне нинди эш-шөгыль көтә.
(Иртәнге гимнастиканы һәрбер бала ярата.)
6 слайд
“Нәни чебиләр”
Нәни чебиләр барсыда
Сары майка кигәннәр.
Зарядка ясарга дип
Бер урынга килгәннәр.
Корт,корт,корт,
Бер урынга килгәннәр.
Тавык әйтә “Корт, корт” диеп
Үз телендә аларга.
Зарядка ясаган чакта
Ничек канат кагарга.
-Бөтен көчне биреп гимнастика ясагач, безне тәмле иртәнге аш көтә. Ә табын янына килү тәртибен балалар яхшы белә.
-Безне апалар пөхтә булырга өйрәтәләр.
7 слайд
“Йомшак су”
Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та калмасын,
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын...
Тешләрем тазарсын,
Авызым елмайсын,
Колагым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
-Без кайсы шөгыльләрне яратып көтеп алабыз? (физкультура, музыка, санарга өйрәнәбез, тирә-юнь белән танышабыз, рәсем ясыйбыз, төзибез).
- Без укытучыга балалар бакчасы турында бер көн күрсәттек. Үзебезнең хокукларны искә төшердек. Һәр бала аерым шәхес буларак билгеләнергә хокуклы – аның исеме, фамилиясе бар һәм яшәү урыны.
-Яшәү урыны ничек атала? (Яшәү урыны адрес дип атала).
8 слайд
-Һәр бала уйнарга, ял итәргә хокуклы. Балалар сез тагын нәрсәләр эшләргә хокуклы? (шөгыльләрдә катнашырга, экскурсия, китап укырга, ярышырга).
-Әйдәгез балалар, үзебез яратып килгән, күп төрле эшчәнлеккә өйрәнгән йортны Айсылу апабызга төзеп күрсәтик.
(Балаларның эшләре)
-Бу матур йортта шат, акыллы, дус балалар яши. Бу безнең дуслык йорты.
- Балалар бүген без сезнең белән балалар бакчасында үзара аралашу, үз-үзеңне уеннар, төрле шөгыльләр вакытында дөрес тотуны искә төшердек. Бүген бер-беребезгә аеруча ягымлы, игътибарлы һәм дус булдык. Димәк, киләчәктә без дөрес итеп аралаша беләчәкбез. Туган җиребезне, йортыбызны һәрвакыт чиста, саклап истә тотачакбыз. Дусларыбызга, өлкәннәргә матур итеп эндәшәчәкбез. Болар хокук кагыйдәләре дип атала.
Җыр: “Йөрибез җир шары өстендә”.

Приложенные файлы


Добавить комментарий