Хонрлр


Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе“25 нче гимназия”
Тема: Һөнәрләр һәм һөнәрчәлек сүзләре.
Максат: 1. Һөнәрчелек сүзләре турында гомуми төшенчә бирү һәм аларны сөйләмдә камилләштерү;
2. Ишетеп аңлау күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү.
3. Төрле һөнәр ияләренә ихтирам хисе уяту.
Материал: Харисов Ф.Ф. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б.94-96.
Өстәмә материал: Ф.С.Сафиуллина. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары ук йортлары студентлары өчен). – Хәтер нәшрияты, 1999. – Б.92-95
Җиһазлау:
Дәреслек;
Эш дәфтәре;
Компьютер;
Интерактив такта;
Карточкалар.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату, белем һәм күнекмәләрне формалаштыру
Дәрес методы: таныштыру, тәрҗемә итү.
Алымнар: аңлату, сөйләшү, күзәтү.
Чаралар: дәреслек, программа, техник чара, рәсемнәр, таратма материаллар
План:
Актуальләштерү.
1. Укучылар белән исәнләшү, дежур кешене ачыклау;
2. Дәреснең темасы һәм максатлары белән таныштыру.
II. Яңа материалны өйрәтү.
Рәсемнәр белән эш;
Һөнәрчелек сүзләре турында төшенчә бирү.
III. Яңа материалны ныгыту.
1. “Кайда эшли?” таблицаcы белән эш;
Джанни Родариның “Чипполино маҗаралары” әкиятеннән өзек белән эш;
214 нче күнегүне эшләү;
Башваткыч белән эш;
Диалог төзү.
V. Йомгаклау.
1. Сорау бирү рәвешендә дәрестә өйрәнгәннәрне сөйләтү;
2. 215 нче күнегүне өйгә эш итеп бирү;
3. Билгеләр кую.
I. Актуальләштерү.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Укулар барамы?
Укучы: Яхшы. Укулар да бара.
Укытучы: Бүген дәрестә кем дежур?
Укучы: Мин дежур.
Укытучы: Дәрестә кемнәр юк?
Укучы: Барысы да бар.
Укытучы: Бүген атнаның нинди көне, укучылар?
Укучы: Бүген чәршәмбе.
Укытучы: Ярый. Укучылар, без алдагы дәресләрдә гомумхалык сүзләрен өйрәнгән идек. Ягъни без көндәлек тормышта куллана торган сүзләрне карадык. Алия, өйгә эш итеп нәрсә бирелгән иде әле?
Укучы: Әдәбият дәреслегеннән гомумхалык сүзләре кергән 5 җөмлә язып килергә иде.
Укытучы: Яхшы. Өй эшен барыгыз да эшли алдымы? Сорауларыгыз бармы?
Укучы: Әйе, эшли алдык. Сораулар юк.
Укытучы: Ул очракта, әйдәгез бер – ике укучы өй эшен укып китсен әле.
( 2 укучы җөмләләрен укый)
Укытучы: Укучылар,сез барыгыз да иптәшләрегез белән килешәсезме?
Укучы: Әйе, килешәбез.
Укытучы: Укучылар, экранга игътибар белән карагыз әле. Биредә сез Р.Миңнуллинның “Малайлар сөйләшә” шигырен күрәсез. Әйдәгез, рольләргә бүлешеп шигырьне сәнгатьле итеп укыйк. Шигырьне игътибар белән тыңлагыз.
- Мин, үскәч, абый булам!
Аннары бабай булам!
- Ә мин бабай булгач та,
Гел әйбәт малай булам!
- Мин батыр солдат булам!
- Ә мин космонавт булам!
- Ә мин аучы булам да,
Көн дә йөрим урманга!
- Ә мин начальник булам,
Йөрим “Волга”да гына!
- Ә мин кибетче булам,
Яисә нефтьче булам!
- Мин комбайнчы булам,
Кырда иген урырга!
Укытучы: Балалар, нинди һөнәрләр ишеттегез?
Укучы: Космонавт,солдат, комбайнчы, кибетче, начальник, нефтьче, аучы.
Укытучы: Димәк, шигырьнең авторы кем булды инде?
Укучы: Роберт Миңнуллин.
Укытучы: Роберт Миңнуллин – татар халкының күренекле язучысы. Күпчелек шигырьләре балалар өчен язылган. Г-X. Андерсен исемендәге халыкара Почетлы дипломга лаек булган шагыйрь. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен - Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе, ә 1998 елда "Күчтәнәч" (1995) дигән китабы өчен - Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
Укытучы: Укучылар, һөнәр сүзе русча ничек була әле?
Укучы: Профессия.
Укытучы: Бик дөрес. Ә һөнәрчелек сүзләре ничек була?
Укучы: Профессиональные термины.
Укытучы: Молодцы, укучылар. Без бүгенге дәрестә аерым һөнәрләр һәм һөнәрчелек сүзләре турында сөйләшербез. Кызыклы күнегүләр эшләрбез, карточкалардагы биремнәрне үтәрбез.
Яңа материалны аңлату.
Укытучы: Әйдәгез әле яңа теманы башлар алдыннан яраткан шигыребезне бергәләп укыйк әле.
(балалар, күрсәтеп-күрсәтеп, хор белән сөйлиләр).
Уң кул белән каләм тотабыз,
Без дөрес хәрефләр язабыз.
Сул кул белән дәфтәр тотабыз,
Уң кулыбыз белән булышабыз.
Куллар яши тату гына,
Дус булып, булышып кына.
Укытучы: Балалар, бүген без сезнең белән гадәти булмаган дәрестә белем алырбыз. Бүген безнең ярдәмчебез – компьютер. Балалар, экранга игътибар белән карагыз. Анда төрле һөнәр ияләре рәсемнәре.
(Рәсем белән эш)
Укытучы: Бу кем?
Укучы: Теш врачы.
Укытучы: Русча ничек була?
Укучы: Стоматолог.
Укытучы: Икенче рәсемгә карыйк.
Укучы: Машина йөртүче – шофёр.
Укытучы: Алдагы рәсемдә кемне күрәсез?
Укучы: Пешекче – повар.
Укытучы: Бусы кем?
Укучы: Хат ташучы – почтальон.
Укытучы: Бик дөрес. Бу рәсемдәге кеше нинди һөнәр иясе?
Укучы: Умартачы – пчеловод.
Укытучы: Соңгы рәсемгә карагыз. Анда кемне күрәсез?
Укучы: Тегүче – швея.
Укытучы: Молодцы, укучылар. Һөнәр исемнәрен беләсез икән. Ә нәрсә соң ул һөнәр? С.Ожеговның аңлатмалы сүзлегендә һөнәр сүзенә мондый аңлатма бирелә: профессия – это у людей основной род занятий трудовой деятельности. Димәк, һәнәр – ул кешенең төп эш шөгыле, хезмәт эшчәнлеге. Шуларны сүзлек дәфтәрләрегезгә теркәп куегыз. Термин сүзен дә теркәп куйыйк. Укучылар, аерым һөнәр ияләре куллана торган фәнни атамаларны белдерүче сүзләрне – терминнар дип атыйлар.
Ожегов Сергей Иван улы, укучылар - совет тел белгече, лексикография фәне белән эшләүче, аңлатмалы сүзлеген төзүчеләреннән берсе. Боларны исегездә калдырырга тырышыгыз.
Укытучы: Укучылар, мин сезгә сүзләр әйтәм, шуларны игътибар белән тыңлагыз.
Такта, акбур, журнал;
прививка, ангина, дару;
балта, пычкы, пычак;
водород, реакция, кислота.
Укытучы: Бу нинди һөнәр ияләренә караган сүзләр? (укытучы тагын бер кат укый)
Димәк, укучылар без аерым һөнәр ияләре куллана торган сүзләрне тыңладык. Һәм мондый сүзләрне һөнәрчелек сүзләре дип атыйлар. Зөмәрә, экрандагы билгеләмәне укып кит әле.
Укытучы: Рәхмәт, булдырдыгыз. Укучылар, әйдәгез, ял итеп алабыз.
Без әле бераз ардык, ял итәргә уйладык.
Башны иябез алга, ә аннары артка,
Уңга-сулга борабыз, аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез, кулларны биетәбез.
Бер алга, бер артка сузып куңелле ял итәбез.
Аннары без чүгәлибез, тезләрне кочаклыйбыз.
Башларны алга яшереп, бераз гына йоклыйбыз.
Менә ничек ял иттек, дәресне дәвам иттек.
Яңа материалны ныгыту.
Укытучы: Укучылар, дәресебезне дәвам итәбез. “Кайда эшли?” дигән таблица белән эш эшләп алыйк. ( экранда рәсемнәр чыга)
Укытучы: Балалар, бу һөнәр ияләре кайда эшли?Аш пешерүче кайда эшли?
Укучы: Аш пешерүче ашханәдә эшли.
Укытучы: Сыер савучы кибеттә эшлиме?
Укучы: Юк, сыер савучы кибеттә эшләми, ул фермада эшли.
Укытучы: Димәк, балалар, һәр һөнәр иясенең үз эш урыны була. Ә менә сез яратып укыган “Чипполино маҗаралары” әкиятенең авторы Джанни Родари һәр һөнәрнең әле тагын үзенә генә хас, шәхси һөнәри исе булуын да билгеләп үтте. Тыңлап карагыз әле.(бер укучы укый)
Укучы:
В булочной пахнет
Тестом и сдобой,
Куртка шофёра
Пахнет бензином,
Блуза рабочего –
Маслом машинным.
Пахнет кондитер
Орехом мускатным.
Доктор в халате –
Лекарством приятным.
Рыхлый землёю,
Полем и лугом
Пахнет крестьянин,
Идущий за плугом.
Рыбой и морем
Пахнет рыбак.
Только бездельник
Не пахнет никак.
Укытучы: Джанни Родари сезнең уйлавыгызча хаклымы? Ничек уйлыйсыз? Зөлфия, әтиеңнең эш курткасыннан бензин исе киләме?
Укучы: Әйе, бензин исе килә.
Укытучы: Гүзәл, әнеңнең эш халатыннан дару исе киләме?
Укучы: Әйе, килә.
Укытучы: Һөнәрләрнең үз исләре генә түгел, ә тагын һәр һөнәргә хас махсус эш кораллары да була. Укучылар, рәсемнәргә карап әйтегез. Бу предметлар кемгә кирәк?
(укучылар җавап бирә)
Укытучы: Молодцы, укучылар. Ә хәзер дәфтәрләрдә дә эшләп алыйк. Дәреслекнең 96 биттәге 214 нче күнегүне язмача эшлибез. Алия, биремне укып кит әле. (укучы укый)
Укучы:
1. Математика терминнары: сумма, плюс, минус;
2. Тел белеме терминнары: тартык авазлар, иҗек, ассимиляция;
3. Әдәбият белеме терминнары: персонаж, герой, сюжет;
4. География терминнары: глобус, карта, атлас;
5. Музыка терминнары: нота, бас, сопрано;
6. Информатика терминнары : дискет, процессор, экран.
Укытучы: Молодцы, укучылар. Булдырдыгыз. Хәзер мин сезгә карточкалар таратам. Анда бирелгән җөмләләрне татарчага тәрҗемә итеп языгыз.
1 карточка
Ветеринар лечит животных.
Медсестра присматривает за больными.
Учитель учит детей писать грамотно.
Марату понравился герой из сказки Габдуллы Тукая “Шурале”.
Таблетки врачей хранятся в специальных комнатах.
Музыканты играют на разных музыкальных инструментах.
Укытучы: Укучылар, әйдәгез җөмләләрегезне укып китегез әле.
(укучылар җөмләләрне укыйлар)
Укытучы: Хәзер игътибарлылыгызны тикшерер өчен башваткыч эшләп карыйк. (тактада сызабыз һәм өләшәбез)
Кемнең җавабы бар, кулын күтәреп, тактага чыгып билгеләсен.
а с а т у ч ы һ т
б а л ы к ч ы я ә
җ ы я б ы ю о й р
һ и ң к т а б и б
ө н л ж у ү п з и
ң ү э ш ч е л р я
ш л у р ы п и н ч
х ә а р к т ы с е
Сатучы, тәрбияче, укытучы, балыкчы, табиб, укчы.
Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар. Хәзер әйдәгез янәшәдә утырган иптәшләрегез белән диалог төзегез. Тик бер шарты бар: анда һөнәр исемнәре һәм һөнәрчелек сүзләре кулланылсын.
(диалогларны укыйлар)
Йомгаклау.
Укытучы: Укучылар. Без дәрестә нәрсә турына сөйләштек?
Укучы: Һөнәр исемнәре һәм һөнәр исемнәре турында сөйләштек.
Укытучы: Нинди һөнәр исемнәрен хәтерләп калдыгыз?
Укучы: Укытучы, табиб....
Укытучы: Һәр һөнәргә хас нинди үзенчәлекләр була?
Укучы: Һәр һөнәрченең яки һөнәрнең исе бар, һөнәргә хас махсус сүзләре, эш кораллары да була.
Укытучы: Укучылар, ә сезнең төп эшегез нәрсәдән гыйбарәт?
Укучы: Укырга, белем алырга һ.б.
Укытучы: Бик дөрес. Дәрестә актив катнаштыгыз, сорауларга да җавап бирдегез. Дәрес сезгә ошадымы соң?
Укучы: Әйе.
Укытучы: Ярый алайса, ошагач мин бик шат. Өйгә эш итеп 215 нче күнегүне язмача эшләргә. Биремдә күрсәтелгәнчә, терминнарны укып, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” нән карап дәфтәрләргә мәгънәләрен язарга. Шуның белән дәресебез тәмам. Актив укучыларга яхшы билгеләр куела. Көндәлекләрегезне алып килерсез. Сорауларыгыз булмаса, чыгарга мөмкин.


Приложенные файлы

  • docx honrlr
    Размер файла: 31 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий