Хонрлр бакчасында


Һөнәрләр бакчасында...Максат: балаларны төрле һөнәрләр белән таныштыру;
аларда хезмәткә карата хөрмәт һәм кызыксыну уяту;
хезмәт тәрбиясе бирү.Материал, җиһаз: һөнәрләр турында слайдлар, һөнәр ияләре сурәтләнгән рәсемнәр, алфавит хәрефләре язылган карточкалар.Эш барышы.I.Оештыру өлеше. 1.Кереш әңгәмә.-Исәнмесез, балалар!Әти – әниләр гел эштә,Сез укыйсыз мәктәптә.Уку зур хезмәт икәненҺәркем белә, әлбәттә!2. Уңай психологик халәт тудыру.Без бүген сезнең белән һөнәрләр иленә сәяхәт кылырбыз. Бу тормышта һәркемнең үз эше. Әйдәгез әле слайдлар карап үтик.(Слайд карау)IIТөп өлеш.1.Бирем№1.Укучылар, мин сезгә рәсемнәр өләшәм, ә сез рәсемнәргә карагыз да, бу һөнәр иясенең эшен тасвирлап бирегез, нинди һөнәр икәнлекне классташларыгыз әйтеп бирер.(Укучылар мөстәкыйль әзерләнә)-Ягез әле, кайсы һөнәр ияләре сурәтләнгән микән безнең рәсемнәрдә.-Балаларның җавабы.Чагыштырмача көтелгән җаваплар:1. Бу-иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Авырсак, гел аның янына барабыз. Ул ак халат киеп йөри. – Табиб2. Кечкенә балаларын әти-әниләр иртән аңа тәрбиягә илтәләр һәм кич белән килеп алалар.- Тәрбияче.3. Ул хайваннарны дәвалый.-Мал табибы4. Ул балаларны укыта. –Укытучы.5. Ул фермада сыер сава.- Сыер савучы.6. Бу һөнәр иясе булырга теләгән кешегә математика фәнен яхшы үзләштерергә кирәк. Ул акча белән эш итә. Ул тиз һәм дөрес итеп исәпләп , сатып алучыларга тиешле акча һәм продуктны тапшыра. -Сатучы 2. Бирем №2.Әйдәгез белгән һөнәрләрегезне искә төшерегез әле. Мин сезгә хәрефләр күрсәтәм, ә сез һәр хәрефкә бер һөнәр табарсыз.Шартыбыз- авыл хуҗалыгы һөнәре булсын.• Көтелгән җаваплар:• А –агроном• Б – бригадир• В – ветеринар• З- зоотехник• И- игенче• Т –тракторчы, терлекче.• У –умартачы, урманчы• Ш – шофёр• С –сыер савучы• К -комбайнчы.3. Бирем №3Безнең җирлектә дә шушы һөнәр ияләре бар бит. Сыер савучы апаларыгыздан кемнәрне беләсез? Алар таңнан торып эшкә киткәндә, сез әле татлы төшләр күреп йоклыйсыздыр. Гомумән, авылыбызның хезмәт сөюче халкы арасында балта осталары, мич чыгаручы, итек басучы, шәл бәйләүче, тегүче, үсемчелек белән шөгылләнүчеләр дә бар. Кемнәр соң алар? (Балта остасы- Сабирҗан абый, бакчачы- Өлфәт абый ,.........)-Балаларның җавабы.-Үзеңнең тырыш авылдашларыңны белү бик мөһим. Бәлки, киләчәктә сез аларның һөнәрләрен лаеклы дәвам итәрсез.III. Йомгаклау өлеше.1.Нәтиҗә ясау.Укучылар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?- Төрле һөнәрләр, авылыбыз кешеләре турында сөйләштек. 2. Алга куелган максат белән таныштыру.-Укучылар,без әле һөнәрләр турында сөйләшүне дәвам итәбез.Дәресләрдән соң, үсемчелек белән шөгылләнүче авылдашларыбыз Алсу һәм Өлфәт Зияевларның теплицасына экскурсиягә барабыз. Безне бу һөнәрнең нечкәлекләре белән таныштырырга хуҗалар бик теләп риза булды.3.Өй эше бирү.- Балалар, ә сез нинди һөнәр сайлар идегез?Шул һөнәр иясен рәсемгә төшереп алып килегез әле.(Әңгәмә)

Приложенные файлы


Добавить комментарий