Хрби патриотик трбия


Газимҗанова Р.Г.
Чирмешән муниципаль районы
МБГБУ “Лашман урта гомуми белем мәктәбе”
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәрби-патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музееның әһәмияте.
«Музей — кешелек, халык, милләт хәтере генә түгел, ә музейга килүчеләргә педагогик йогынты ясау чарасы да».
(В.Старцев «Музей педагогикасы турында»)
  Соңгы елларда барыбызны да борчыган мәсьәләләрнең берсе – яшь буында патриотик рухның аксавы. Мәгълүм ки, патриотик рух ул – патриотик тәрбия җимеше.  Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе исә киң мәгънәне аңлата: ул бала күңелендә Туган иленә, аның табигатенә, туган йортына, туган авылына, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.
Туган ил - ул яшәгән җиребез, авылыбыз, безне чолгап алган яраткан табигать, без белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр. Һәркем өчен иң изге, иң якын, иң кадерле сүзләр ул – Туган ил, Туган җир. Кеше кайда гына булса да, һәрвакыт әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле хәтирәләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, туган төбәгеңнең тарихын, бүгенгесен белмәү, өйрәнмәү аны яратмауга тиң. Димәк, патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү гаять мөһим, алар уку-укыту процессының нигезендә ятырга тиеш.
Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә болай бирелә: “патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз илеңә, халкыңа мәхәббәт”. Шулай да, туган җирен яратучы, кадерләүче шәхесне ничек тәрбияләргә? Күпләр килешер: тәрбиянең нигезе музейлардан башлана.
Безнең мәктәбебезнең музей инде өч дистә еллар эшләп килә. Еллар буена җыелган материал, экспонатлар музей фондына нигез булдылар. Еллар узган саен фондыбыз тулылана гына бара. Мәктәп музееның төп бурычы – туган якның тарихын, материалларын саклау гына түгел, ә бәлки, укыту-тәрбия эшен нәтиҗәле оештыру, гуманлы укучы шәхесен формалаштыру процессына өлеш кертү. Мәктәп музее -  ул мәктәпнең дәвамы, чөнки укучылар музейда тарих, әдәбият, география һәм башка дәресләрдә ишеткәннәре турында фикер йөртүне дәвам итәләр. Мәктәп һәм музей укучыларда патриотизм тәрбияләүдә бербөтен   тәрбия үзәге булып тора. Бу аның күп юнәлешләрдә эш алып баруы белән бәйле. Ул исә, үз чиратында, музей материалларын укыту-тәрбия процессында куллану, яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә.
Музейга экскурсияләрне тәҗрибә, тормыш белән бәйләп алып бару шәхеснең белемен, хис, тойгыларын баета. Шуңа да туган ягыбыз, авылыбыз, мәктәбебез тарихында якты эз калдырган шәхесләр белән һәрдаим таныштырып бару максатында планлы экскурсияләр ясала. Бу очракта төбәк компоненты мөһим урын алып тора. Шуңа туган як тарихына багышланган материалларны туплауга укучылар да җәлеп ителә. Эзләнүләр барышында алар мәктәп программасында каралмаган күп кенә фәнни дисциплина нигезләре (генеалогия, археология, этнография, музей белеменең төп төшенчәләре) белән якыннан таныша.
Мәктәп музее эшчәнлеген җәелдерү, музей тарафдарларының санын арттыру, иҗади-эзләнү эшләренә җитди игътибар бирү музеебыз фондын шактый баетты. Истәлекле даталарга бәйле рәвештә музейдагы экспозицияләр, альбом һәм стендлар  һәрдаим яңартыла. Музеебызда 950 ләп экспонат исәпләнә, шулардан 530 — төп нөсхә. Биредә “Сугышчан дан”, “Көнкүреш тарихы”, “Авыл тарихы”, “Мәктәп тарихы”, “ Колхоз тарихы” кебек бүлекләр бүлеп куелган. Һәр бүлек өчен музей советының җаваплы кешесе бар. Бүлекләр буенча эзләнү эшләре алып барыла, алар бәрабәренә фондыбыз тагы да тулылана, байый. Дәвамлы рәвештә яңартылып торучы экспозицияләребез дә бар. Мәсәлән, “Мәктәп тарихы” бүлегендә мәктәбебезнең оешу елларыннан алып бүгенгә кадәр хезмәт куйган укытучылар турында стендыбыз бар. Биредә аларның рәсемнәре, исем-фамилияләре урын алган. Эзләнү өчен җирлек зур әле: мәктәбебез тирә-якта татарча урта мәктәп буларак бердәнбер генә булган чорда укучылар һәм укытучылар континенты бик зур булган. Күп шәхесләрне табу, барлау кирәк әле. Бу эшкә укучыларның әти-әниләре, хәтта әби-бабайлары да тартыла. Кайвакытта табылган сурәтләрдәге шәхесләрне тануда аларның зур ярдәме тия.
Танылган язучы Гаяз Исхакыйның нәсел тамырлары безнең Лашман авылына килеп тоташа. Әтисе Гыйләҗетдин мулла тумышы белән Лашманныкы, Исхак хәзрәт улы була. Репрессия елларында әлеге нәселгә бик кыенга туры килә. Гаяз Исхакыйның туганнан туганы Касыйм мулланы кулга алалар, халык дошманы дип юк итәләр. Музеебызда алар турында да бик күп мәгълүмат тупланган. Кызыклы мәгълүматлар белән рәттән үзенчәлекле оригинал экспонатларыбыз да бар. Мәсәлән, Гаяз Исхакыйның өченче буын туган Раузателҗинан әбинең истәлекләре – 1898 нче елга һәм 1908 нче елга караган гарәпчә язулы басма китаплары. Китапларның шул чор газета кисәкләре белән ябештерелеп, төпләнеп куелуы да бик кызыксыну уята. Исхак хәзрәтнең күп тармаклы нәсел шәҗәрәсе белән танышу, бу нәселдән чыккан танылган шәхесләрне белү укучыларда Туган җире белән горурлану уята дип саныйм мин. 2013 нче елның февралендә Чистай районы Яуширмә авылында уздырылган Гаяз Исхакыйның 135 еллыгына багышланган Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә мәктәбебездән ике җиңүче булу моңа ныклы дәлил буладыр.
“Сугышчан дан” бүлеге патриотик тәрбия бирүдә иң төп өлешне алып торучы бүлек дисәм дә була. Биредә Бөек Ватан сугышына бәйле бик күп материаллар тупланылган. Бөек Ватан сугышына безнең районнан 19852, безнең Лашман авылыннан гына да 335 кеше киткән. 1418 тәүлеккә сузылган бу дәһшәтле сугыштан исән-имин әйләнеп кайту бәхете 162 кешегә генә насыйп була. Ә 173 кеше кайта алмый. Бу бүлектә дә даими эзләнү эшләре алып барыла. Шәһитләрне тулы исемлеге, исән кайтучы ветераннарыбызның сугыштан соңгы тормышы (кызганыч, бу исемлекне әле һаман тулыландырып җиткерә алмыйбыз) турында мәгълүматлар белән рәттән бу бүлектә өчпочмаклы хатлар, “кара пичәтле кәгазь” кебек оригинал экспонатлар белән танышырга була. Шулай ук биредә төрле елларда чыгарылган альбомнар, эзләнү эшләре дә урын алган. Кызганыч, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда Бөек Ватан сугышы ветераннары инде күп калмадылар, тик   без яшь буынга  батырлар үлсәләр дә, аларның Ватан өчен күрсәткән батырлыклары үлемсез икәнен, чын каһарманнар икәнен күрсәтә белергә тиеш.  Бу уңайдан да зур эш башкарыла. Ветераннарның истәлекләрен язып алабыз, басмага әзерлибез. Шулай ук очрашулар уздырабыз, патриотик темага чаралар уздырабыз. “Музей эшчәнлеге” түгәрәге әгъзалары белән Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтшин Габдулла бабайның истәлекләрен өйрәнеп, аларга нигезләнгән китап бастыру өстендә эшлибез. 17 яшендә сугышка алынган бу ветеранның истәлекләре уйландырырлык: алгы сызыкта сугышып, әсирлеккә эләгү; аннан качу, кабат тотылу, Германиядәге коллык хезмәте, Җиңү көннәре, кабат 5 еллык армия хезмәте, дәрәҗәләргә ирешү... Яшь буынга әйтеп калдырасылар бик күп.
Озак еллар мәктәбебездә хәрби әзерлек дәресләре укыткан Ахтәм Фатыховтан (музеебызның эшчәнлегенә гаять зур өлеш керткән үз һөнәренең чын фанаты дияр идем мин аны) бик үзенчәлекле традиция калды. Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә киткән үзебезнең чыгарылыш егетләребез, үз хезмәтләре турында мәктәпкә хат язалар. Бу хатлар да альбом формасында тупланып барыла. Әфган, Чечен сугышларында хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз турында да онытмыйбыз, музейда алар турында да күп мәгълүматыбыз бар. Төрле тәрбия сәгатьләрендә, тарих дәресләрендә, тәрбия чараларында алар да кулланыла.
Музейда  пионер, комсомол оешмалары тарихына кагылышлы материаллар да бар. Укучыларны эзтабарлар һәм варислар сафына кабул иткәч, педагог организатор шул бүлеккә экскурсия ясый. Безнең мәктәпнең варислар дружинасы Тәскирә Мөбәракшина исемен йөртә. Мәскәү шәһәренең Бөтенсоюз Ленин Коммунистлар Яшьләр союзы тарафыннан пионер оешмасының Почёт китабына кертелгән бу 13 яшьлек кыз иптәшен үлемнән коткарып кала, ләкин үзе һәлак була. Бик актив, пөхтә, уку алдынгысы булган Тәскирә дус кызының давылдан соң өзелеп төшкән электр чыбыкларына басып бәргәләнә башлавын күрә һәм ярдәмгә ташлана. Барысын да дөрес эшли, ләкин куркыныч зонадан чыга алмыйча һәлак була. Иптәшенең гомере хакына үзенең корбан иткән бу батыр кыз турында музейда аерым экспозиция эшләнелеп куелган. Биредә аның укуда өлгерешен чагылдырган шәхси эше, фотосурәтләр белән рәттән байтак материал тупланылган. Укучылар белән аның батырлыгы турында әңгәмәләр оештыру гуманлылык тәрбияләүдә үтемле чара дип саныйм мин. Бу әңгәмәләр алар күңелендә аеруча истә кала.
Мәктәп музее үз эченә генә бикләнеп эшли алмый. Биредә һәрдаим аралашу, элемтә, эзләнү һәм табу. Без авылыбызның мәдәният йорты, китапханәсе, Ветераннар Советы, балалар бакчасы, районның “Туган як музее” белән һәрчак элемтәдә торабыз. Балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме планлы рәвештә музейга экскурсия белән киләләр. Балаларның күзләрендәге очкын, шатлык алар күңеленә чәчелгән туган җирләре белән горурлану хисенең чагылышы икәнен күрәбез.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, күркәм затларыбыз, халкыбыз үткән олы тарихыбыз, гүзәл туган җиребез белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә, илебезнең чын патриотлары булырга һәм укучыларыбызда да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиешбез. Патриотлар булып тумыйлар, патриотлар булып формалашалар. Музей эшчәнлеге белән кайнап үскән буын исә киләчәктә, һичшиксез, үз иленә лаеклы гражданин булуы белән горурланачак!
(Язма музей материалларына һәм шәхси тәҗрибәгә таянып язылды)
       

Приложенные файлы


Добавить комментарий