Хсн туфан


Тема: Хәсән Туфан “Илгә сәлам”, “Иркәләнеп кояш нурында”
Максат:1. Шагыйрьнең иҗаты белән танышуны дәвам итү;
2. Йөгерек, сәнгатьле, дөрес уку күнекмәләрен үстерү;
3.Шигъри әсәрләрне анализларга өйрәтү;
4.Туган илгә, туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Материал һәм дәреслек 74 – 75 битләр, Хәсән Туфан портреты,магни -
җиһазлау:тофон, кассета.

Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
II.Өй эшен тикшерү.
- Узган дәрестә без кайсы шагыйрьнең иҗаты белән таныштык?
- Хәсән Туфан ничәнче елны туган?
- Аның турында нәрсәләр беләсез? (Аның тормыш юлы бик авыр,катлаулы булган. Репрессиягә эләккән.)
- Аның бала чагы турында нәрсә әйтә аласыз? (Галия мәдрәсәсендә укый,10 яшь вакытында Галей кометасы күрә.Яңадан 86 елдан кабатлануын белгәч,шуны күрү теләге белән яши.)
- Туфан аның чын фамилиясе түгел, аның псевдонимы.Чын фамилиясе ничек дигән идем әле? Кем хәтерли? (Гөлзизин)
- Туфан сүзе нәрсәне аңлата? (давыл,өермә).
- Узган дәрестә нинди өй эше бирелгән иде?
- Кем язган?
- Димәк, Хәсән Туфанның шигырен яттан өйрәнеп килергә иде.
III. 1.Тактадан эпиграф уку.
Син дә бит бер
Туктарсыңдыр, йөрәк.
Ә шулай да нигә син ...тыныч
Менә шундый – яшәп туялмаслык
Гаҗәп нәрсә шул син, и Тормыш!
2.Бүген без сезнең белән Хәсән Туфанның “Илгә сәлам”, “Иркәләнеп кояш нурында”шигырьләрен укырбыз.
3.Иң элек без аны аудиоязмадан тыңларбыз.
- Бу шигырьдә сезгә таныш булмаган сүзләр юкмы?
-Юра – уйла (бу очракта), төш юрау, яхшыга юра.
- Аваз салганда – кычкырганда .
- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? (Сагыну).

- Нәрсә турында уйлый ул? (Туган үскән җирен).
- Ни өчен күңелләре өйдә түгел? (Чөнки ул өйдән ерак, Туган илен сагына).
- Кошлар тавышын нәрсәгә юрарга куша ул? (Сәламгә, без тапшырган сәламгә ди).
- Шагыйрь бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән? (Үзенең чиксез сагынуын).
4.Шигырьне үрнәк уку.
5. Балаларның эчтән укулары.
6.Сайлап уку.
- Укучылар сезгә шигырьнең кайсы юллары ошады? Ни өчен?
- Шагыйрь озак еллар туган иленнән аерылып яшәргә мәҗбүр булган. Моны кайсы юллардан аңлап була?
-Ни өчен туган иленнән аерылып торган?
- “Илгә сәлам” шигыре нәрсәгә охшаган? (җырга)
- Хәсән Туфан сүзләренә язылган нинди җырлар беләсең? ( “Агыла да болыт агыла”)
IV. Физкультминут.
V. Ә хәзер Хәсән Туфанның икенче шигырен тыңларсыз.
1. Аңлашылмаган сүзләр бармы?
Факыр – мескен
Аның – ачык
Гамьсез – кайгысыз, хәсрәтсез, ваемсыз.
- Бу шигырь нәрсә турында?
- Нәрсә күз алдына килде?
- Нинди рәсем ясар идегез? (Аңлаталар).
- Чыршыга гел шулай рәхәт буламы?
- Шигырьдә бу турыда ничек сүрәтләгән? (Укып күрсәтәләр)
- Аңа гел шулай авыр булачакмы?
- Ничек уйлыйсыз?
- Бу чыршы нинди кешене хәтерләтә? (Авырлыкларга бирешми, сынмый, сыгылмый торган кешене).
- Бу шигырь чынлыкта чыршы турындамы? (Шагыйрьнең үзе турында)
Шагыйрь бу шигырьләрен Себердә тоткынлыкта чакта, яки 1955 елда язган.Аның өмете аклана, 1956 елның җәендә Казанда кайта һәм ахыргы көннәренә кадәр Казанда яши.
VI. Шигырьне үрнәк уку.
Укучылардан укыту
Хәсән Туфанның тагын бер үзенчәлекле ягы бар.Ул чәчәкләр яраткан, ручкалар җыйган, туктап торган сәгатьләрне яратмаган. Берәр туктап торган сәгать күрсә, шунда ук төзәтергә тотынган.

- Без Хәсән Туфан иҗаты белән танышуны алдагы дәресләрдә дә дәвам итәрбез.
Өй эше . Үзегез теләгән бер шигырьне ятларга. Теләгән кешеләргә “Иркәләнеп кояш нурында” шигыренә рәсем ясап килергә.
VII. Йомгаклау. Бу дәрес сезгә ошадымы? Нинди яңалыклар белдегез? (Бу шигырьләр шагыйрьнең үзе турында)
Билге кую.

Приложенные файлы

  • docx hsn_tufan
    Размер файла: 14 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий