Хсн туфаннын тормышы хм изхат ыулы


9 нчы сыйныф, Әдәбият дәресе
ТЕМА : Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы.
“Туган тел турында җырлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырьләре
УРОК ЛИТЕРАТУРЫ :
ЖИЗНЬ И ТВОРЧЕСТВО ХАСАНА ТУФАНА . ( 9 класс)
Максат:
Укучыларны Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру, “Туган тел турында җырлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Сез кем?” шигырьләрен анализлау, балаларның сөйләм телләрен үстерү, шигырьләр хакында фикер йөртә белергә, аны аңларга өйрәтү, сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирү һәм балаларда туган илгә, туган телгә, ата-анага, сөйгән ярга, дус-ишләргә, табигатькә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:
Хәсән Туфан портреты, “Гүзәл гамь”, “Лирика” шигырь җыентыклары, “Туфан” истәлекләр, шагыйрь турында язылган газета-журнал мәкаләләре, Хәсән Туфанга багышланган Power Point программасында компьютер презентациясе, компьютер, мультимедиа аппараты.
Дәрес барышы.
1. Оештыру. ( Организационный момент)
Исәнмесез! Хәерле көннәр! Кәефләрегез ничек? Укучылар, сез дәрескә әзерме? Бик әйбәт!
2.Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.
( Сообщение темы и целей урока)
3. Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗат юлы белән танышу.
( Знакомство с жизнью Х.Туфана)
Укытучы. Татарстанның хәзерге Аксубай районында Иске Кармәт исемле авыл бар, гадәти татар авылы. Әмма күп хәлләрне кичергән бу авыл. 1740 елларда көчләп патша тарафыннан чукындырылган, ә 1830 еллардагы чуалышлар чорында христиан диненнән бөтенләй баш тарткан. (1,2,3 нче слайдлар)
Менә шушы авылда 1900 елның 9 декабрендә әти-әнисенең соңгы, унынчы баласы булып, Хисбулла исемле малай дөньяга килә. Тарих аның исемен үзгәртеп китапларына “Хәсән” – дип язар, фамилиясен “Туфан” дип танытыр...
Шагыйрь үзе турында (анкетага җаваплар)
( “Поэт сам о себе”- ответы анкетирования)(4,5 нче слайдлар)
Исемегез – Хәсән
Әдәби кушаматыгыз – Туфан
Туган вакытыгыз – 1900 елның 9 декабре (иске стиль белән 27 ноябрь)
Туган җирегез – элекке Казан губернасы, Аксубай волосте, Кармәт авылы
Белемегез – Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе, үзлегемнән уку
Эшләгән эшләрегез – бакырчы-шахтер, токарь, слесарь, укытучы, журналист
Матбугатта басыла башлавыгыз – 1924 ел
Язучылар союзына алыну вакытыгыз – 1934 ел
Бүләкләрегез – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Әдәби остазларыгыз – Лермонтов, Хәйям, Тукай, Ибраһимов, Маяковский, Есенин, Багрицкий.
Яраткан мавыгуыгыз – чәчәкләр үстерү, сәгать төзәтү
Кайсы вакытта иҗат итәргә яратасыз – төнлә белән
Нинди кара белән язарга яратасыз – яшел белән
Иң бәхетле чагыгыз – иҗади накалда яшәгән чак. Җанның, күңелнең, йөрәкнең, бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып ташып торган чагы
Укучыга әйтәсе сүзегез –
Ничек икән синең йөрәк? дисәң,
Ничек икән гомер көннәрең? –
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә – минем йөрәгем.
Шагыйрь турында замандашлары (6,7,8 нче слайдлар)
( Высказывания писателей о Х.Туфане)
1927 ел. Шагыйрь Һади Такташ:
«Соңгы вакытта Туфан үзенең шигырьләре эчендәге сирәк, ләкин яшь, яңа хисләре, күп вакытта гакыллы тирән хисләре белән җанга җылылык кертә башлады. Анда зәңгәр яшьлек хисләре бөдрәләнә. Чәчәгеннән бигрәк җимешле агач булыр ул...»
1966 ел. Шагыйрь Сибгат Хәким:
«Туфан – авыр, катлаулы юл үткән, татар поэзиясенең зурлыгын гел сиздереп торган, Такташлар чорын бүгенге белән нык тоташтырган бердәнбер олы фигура. Татар поэзиясендә Туфан бер генә, башка Туфан юк!»
1964 ел. Болгария укучысының шагыйрьгә язган хатыннан:
«Бер китапханәдә рус телендәге китапларны актарганда, сезнең җыентыкка күзем төште. Нинди шигырьләр икән дип, берничәсен укып карамакчы булдым. Моңа кадәр сезнең шигырьләрне укыганым юк иде. Хәер, гафу итегез, татар халкының шундый яхшы язучылары барлыгын да белми идем. Нигә яшерергә, хәтта әдәбиятыгызның барлыгын да белми идем. Бәлки шуңа күрәдер дә, минем шатлыклы гаҗәпләнүем сезнең хөрмәтле халкыгызга – миңа таныш булмаган татар халкына – туганлык мәхәббәтенә әверелде. Янымда бер буш конверттан башка кәгазь юк иде. Шул конвертка “Сиңа” дигән шигырегезне күчереп алдым. Мәхәббәт турында шундый кыска һәм шундый үзенчәлекле итеп моңа кадәр әле берәүнең дә язганы юктыр дип уйлыйм.»

1970 ел. Әдип Гомәр Бәширов:
«Шагыйрьләр хакында сүз чыкканда, гадәттә, поэзия өчен яши, диләр. Х.Туфанны исә мин ул үзе шигырь булып яши дияр идем. Чөнки Туфанны шигърияттән, шигырьне Туфаннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ул шигъри образга, шигърият дөньясына гашыйк кеше. Шигырьнең теләсә нинди киртәләрне җимерерлек тылсымлы көче барлыгына Туфан кебек чын күңелдән инанган башка кешене мин белмим.»
1978 ел. Рус совет шагыйре Михаил Дудин:
«Хәсән Туфан – поэзиядәге сирәк очрый торган, гаҗәеп, уникаль күренешләрнең берсе. Ул – татар халкының горурлыгы. Кадерен белегез аның, саклагыз аны!»
Знакомство с родителями поэта(9 нчы слайд)
Укытучы. Х.Туфан лирикасының чишмә башы да шул Кармәт авылында. Самими, эчкерсез һәм бай фантазияле халык иҗаты аның беренче поэтик дәреслеге дә, беренче иҗат мәктәбе дә булган.
- Булачак шагыйрьнең әти-әнисе кемнәр булган соң?
Воспоминания Х.Туфана (10слайд) Әнисе язу яза белмәсә дә, шигъри җанлы кеше була. Шагыйрь аның турында болай дип искә ала: «Дөньяның, табигатьнең матурлыкларын күрергә иң әүвәл әнием өйрәтте мине. Белеп, максат итеп түгелдер, әлбәтттә, ә үзе шундый үтә нечкә күңелле, үтә шигъри җанлы булгангадыр, тормышның безне чолгап алган ямьсез якларын минем күздән яшерергә, күңел күземне табигатьтәге ямьлелекләргә юнәлтергә тырышкан булган күрәсең ул. Мине йортка яки бәрәңге бакчасына алып чыга да дөнья күрсәтеп йөри, кайткан яки киткән кыр казлары, торналар белән генә түгел, куаклар, үсемлекләр, иҗлләр, йолдызлар белән дә сөйләшә башлый иде. Йолдызларны танырга, табарга өйрәтә, аларның исемнәрен әкиятләргә кушып сөйли иде. Әни миндә табигатьтәге бар нәрсәнең җаны бар икән, чишмәләр генә түгел, йодызлар да, җилләр дә сөйләшә икән дигән “иман” тудырды».
(12 нче слайд) “Авыл малае нәрсәләр белергә һәм эшләргә тиеш булса, мин дә шуларның барысын башкардым: иген урдым; печән чаптым, чабатаны үзем үреп кидем, сәгатьләр төзәтеп, тәрәзәләргә пыялалар куеп йөрдем, алачыкка йөреп тимерче булырга өйрәнә башладым”.
Годы учебы поэта (13,14 нче слайд)
Укытучы.- Хәсән Туфан кайларда укый, кайларда белем ала?
Укучы: Хисбулла башта үзләренең авыл мәктәбендә укый, икенче елны ул чуаш ягындагы рус мәктәбенә йөри башлый. Гүя тормышының төрле җирләрендәге мәктәпләреннән белем алып калырга ашыга ул. Өченче елның ярты кышын Чистайда, дүртенче кышын – Адамау авылында укый.
“1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына киттем. Ул вакытларда мин авылдан бөтенләй китүемдер дип һич уйламаган идем” – дип яза Хәсән. Юк, бакыр чыгару “баеп” була торган эш булмаганын Хәсәннең абыйлары яхшы аңлыйлар һәм үзара киңәшкәннән соң кече энеләрен – укуга җибәрергә карар кылалар. Шулай итеп, Туфан Уфага, “Галия” мәдрәсәсенә, хыялындагы яңа дөньяга китеп бара.
(14 нче слайд) “Галия”дә, татар-башкорт халыкларының ирек сөюче, кыю, зирәк уллары арасында, Төркестан кышлакларыннан, казак далаларыннан, Кавказ тауларыннан, Кара диңгез ярларыннан килгән укучылар арасында күкрәп торган яшьлек дөньясы мәйданында яши башладым” – дип искә ала.
Укытучы: “Галия”дә Туфан ике ел укый. Аны тәмамларга дүрт ел кирәк була. Укуын дәвам иттерү өчен, акча табарга кирәк булганга күрә, ул Уралдагы Лысьва заводларына эшкә керә.
(16,17 нче слайдлар) 1928 елның язында Урта Азия һәм Кавказ халыкларының тормышларын өйрәнергә теләп җәяүләп сәяхәткә чыгып китә.
(18 нче слайд) 1924 елда, татар мәдәнияте мәккәсе булган Казанга алар икәү киләләр: шагыйрь Хәсән Туфан һәм булачак артистка Луиза Салигаскарова. Аларның яшьтән үк, Лысьвада ук башланган мәхәббәтләре Казанда дәвам итә.
Хәсән Туфанның иҗатташлары, дуслары ( Друзья Х.Туфана)
(19-23 нче слайдлар)
4.Шигырьләре белән танышу. ( Знакомство со стихотворениями поэта)
“Туган тел турында җырлар” шигырен тыңлау.(Прослушивание аудиозапись стихотворения “ Песни о родном языке”
Х.Туфан шигырен ни өчен “Туган тел турында җырлар” дип атаган? ( Почему стихотворение так называется?)
- Бу шигырь юллары белән шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән? ( Автор что хотел выразить в этих строках?)
Һәр шагыйрьнең визит карточкасы булган бер шигыре була. Тукайны – “Туган тел”дән башка, Такташны – “Мокамай”дан тыш, Дәрдмәндне – “Кораб”сыз күз алдына китерүе кыен. Ә Туфанны “Кайсыгызның кулы җылы?”дан башка күз алдына китереп булмый.
“Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен тыңлау.(Прослушивание аудиозапись стихотворения )
Шигырь кемгә багышланган? Авторның үз тормышы белән бәйләнеше
бармы?( Стихотворение кому посвящается?Есть ли связь с его жизнью) (Стихотврение автобиографического характера и посвящается его жене Луиза
- Шигырьне ничә өлешкә бүләргә була?( На сколько частей можно разделить стихотворение? (I өлеш – Ныклыкка өйрәтте. Кирәкне бирә-бирә өйрәтте. Еламаска өйрәнү – коточкыч дәрәҗәдәге кайгы. Әйберне киресе белән биргән бәя иң көчле бәя. II өлеш – Үземне үзем юатыйм әле. ни өчен күлмәк ерта? Үземә үзем зыян ясап юата. Йөрәк яралы, бәйлисе бар. Ләкин бернәрсә юк бәйләргә. Үзен юата. III өлеш – Каршылык. Матурлык белән кабер. Матурлык – алкалар. Тагын бер мәртәбә дөнья кирәкне бирде. Баштагылары үзенә кагыла иде, ләкин монысы якын кешесе юк булу. Хәсрәтнең дәрәҗәсе артты. Юану-юанырга теләү. Монда юатыгызчы, ди.
5.Хәсән Туфан образы сәнгатьтә ( Образ Х.Туфана в искусстве)
(24-27 нче слайдлар)
Марсель Галиев, Б.Урманче, Мансур Рәхимов, Рәшит Имашев иҗат иткән рәсемнәр, эшләрне карау.( Просмотр картин художников М.Галиев, М.Рахимов,Р.Имашев)
6.Хәсән Туфан музеена читтән торып сәяхәт итү
( Знакомство с музеем поэта) (28-34 нче слайдлар)
7.Хәсән Туфанның басылган китаплары
( Книги Х.Туфана) (35-36 нчы слайдлар)
8.Шагыйрь исеме мәңгелек. Яр Чаллы шәһәрендә Хәсән Туфан проспекты ( Вечная память о поэте. Проспект Х.Туфана в г.Набережные Челны) (37 нче слайд)
9.Хәсән Туфан иҗаты һәм тормышы буенча белемнәрне тикшерү.
( Тестирование) (38-39 нчы слайдлар)
1.Хәсән Туфанның туган ягы:
А. Аксубай районы Иске Кармәт авылы
Ә. Тобол губернасы Лысьва шәһәре
Б. Казан шәһәре
2.Хәсән Туфан шәкерт булып укыган мәдрәсә:
А. Оренбургтагы “Хөсәения”
Ә. Казандагы “Мөхәммәдия”
Б. Уфадагы “Галия”
3.Хәсән Туфан әдәбият дәресләрен кемнән ала?
А. Габдулла Тукай
Ә. Галимҗан Ибраһимов
Б. Шәехзада Бабич
4.Хәсән Туфан җәяүле сәяхәт иткән яклар:
А. Урта Азия һәм Кавказ
Ә. Урал һәм Себер
Б. Кавказ һәм Урал
5.Бу юллар Х.Туфанның кайсы шигыреннән алынган?
...Әгәр тагын килсәләр:
- Сау! – дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул... дисәләр.
А. Илдә ниләр бар икән?
Ә. Кайсыгызның кулы җылы?
Б. Сез кемнәр?
10.Йомгаклау. ( Подведение итогов)
Кеше китә – җыры кала...
Шагыйрь мәңгегә китте. Җыры калды, сөюе, мәхәббәте калды, йөрәк-вулканнан атылган кайнар шигырьләре калды. (42 нче слайд)
Бүгенге дәрестә бигрәк тә нәрсәләр исегездә калды?
Туфан шигырьләренә карата нинди хисләрегез яңарды?
Бүгенге дәрес алдагыларына нинди яңалыклар өстәде?

Приложенные файлы


Добавить комментарий