Хтакташ ак ччклр


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы “Исергәп урта гомуми белем мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе8нче сыйныфта әдәбият Һади Такташ “Ак чәчәкләр” (А. Яхин методикасы буенча анализ)Дәрес эшкәртмәсе авторы:Исергәп урта гомуми белем мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәгыймова РиммаИлдус кызы (1901 -1931)Һади Такташның “Ак чәчәкләр” шигыренә лирик анализ Тема:Максат: Укучыларны иҗади фикерләргә, шигырьгә анализ ясарга өйрәтү. Өйрәнелә торган әсәр: Һади Такташ “Ак чәчәкләр” шигыре.Һади Такташның “Ак чәчәкләр” шигыренә лирик анализ Биографик белешмә. Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 январенда элекке Тамбов губернасы Спас өязе (Мордва АССРның Торбеево районы) Сыркыды авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, Пешлә мәдрәсәсендә укый. Авыр тормыш унөч яшьлек Һадины Бохарага китә. Ул анда үзлегеннән укый, шигырьләр яза. 1918 елның 21 гыйнварында беренче шигыре дөнья күрә. Аннан соң Такташ яңадан Сыркыдыга кайта, китапханәче һәм укытучы булып эшли. 1919 елның көзендә Оренбургка китә, анда «Юксыллар сүзе» газетасында эшли. 1921 елда Ташкентка килә һәм анда «Белем йорты» дигән журналда эшли. Төркстан университетында тел-әдәбият укыта. Бу чорда ул шагыйрь буларак формалашып җитә. 1922 елның җәендә Мәскәүдә яши һәм Казанга килә. 1923 елда Казанда аның «Җир уллары трагедиясе» һәм башка шигырьләр» дигән китабы басылып чыга. Казанда Такташ башта татар театрында суфлер булып, 1923 — 1924 елларда «Чаян», 1925 елда «Октябрь яшьләре», 1926 елда «Авыл яшьләре», 1926 — 1929 елларда «Азат хатын» журналларында эшли. 1929 елда шагыйрь яңадан «Чаян»га әйләнеп кайта. Ул 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була. Ак чәчәкләр.Ул,Эретеп туңган тәрәзәне,Моштым гына карый урамга, – Ак   чәчәкләр  ява урамда...Берәү,Борын очын кулына кысып,Сүгенеп узды кышкы салкыннан, –Җил ияреп китте артыннан...Алар,Чана тартып җырлый-җырлый,Тау шуарга икәү уздылар, – Ә бераздан кире сыздылар... ***Ак чәчәкләр ява.Дөнья матур,Шундый матур булып тоела;Күге зәңгәр, гүя йолдызларыАк кар булып җиргә коела...Яз янгыны җиргә кабынганчы,Кар астында йоклар урамнар,Төне матур булса, төн үтүгә,Таңнар алып килер бураннар...Дөнья матур,Шуның өчен дә бит,Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан;Ә җил моштым гына, эндәшмиче,Ияреп килә минем артымнан...Белмим, нигә, әллә гыйшкы төшкән,Кайда барсам - шунда бара ул;Өйгә кергәндә, җиргә ятып,Чыкканымны саклап кала ул...Шуның өчен дә мин чыкмый гынаТәрәзәдән карыйм урамга -Ак чәчәкләр ява урамда...Ак чәчәкләр ява, дөнья матур,Шундый матур булып тоела;Күге зәңгәр, гүя йолдызларыАк кар булып җиргә коела... Шигырьнең объектив эчтәлеге — табигать матурлыгы. Урамда кар явуы, күкнең зәңгәрлеге. Һәркемгә күренә торган матурлык. Субъектив эчтәлек исә бу матурлык эченә яшеренгән ялган. Репрессия елларында бу шигырьне автор ачыктан-ачык язган булса, аның үзен төрмәгә алып китәчәкләр иде. Лирик шагыйрь “Кара ел”ларны-матурлык аша бирергә тырышкан. Бу — шагыйрьнең төп табышы. Тема: тормыш авырлыгы. Идея: лирик герой яшәгән тормышта ялган күп, хәтта шагыйрьләр дә дөреслекне яшереп кенә әйтергә мәҗбүр. Бәйләнеш табу өчен, таркату юлы белән, анализ ясау Беренче өлеш «Ул» турында (Бу өлештә әсәрнең эчтәлеген ачарга ярдәм итә торган мөһим сүз «моштым». «Моштым» төшенчәсе «Кеше күрмәсә ярар иде» һ.б.) Икенче өлеш «Берәү» турында (Биредә дә үз урынында «утырмый торган», тынгысыз сүз «Жут» сүзе. Ул кышкы салкынны сүккән.) Өченче өлеш «Алар» турында. (Алар кышкы салкыннан кача, хозурланырга уйламый... артларыннан җил ияреп йөри...) Дүртенче өлеш «Мин» турында. (Бу өлештә«җил», «моштым» сүзләре кабатлана. Алда телгә алынган «моштым» сүзе тормыш авырлыгын сүккән кешеләрне. үзләренә күренмичә генә карап йөрүчене: куркак кешене аңлата.) Әсәр ни өчен “Ак чәчәкләр” дип атала? Яуган кар ак чәчәкләр кебек матур, әмма салкын. Бактың исә чәчәкләр — ялган матурлык икән, чөнки ул, шагыйрь әйткәнчә, аяз күктән төшә. шул ук вакытта эреп юкка да чыга. Ак чәчәкләр яуган дөнья матур булып тоела гына, ә нигездә «йолдызларның күктән коелуы» — ул шул вакыттагы идеология, ягъни илдәге сәясәт. Һ.Такташ тормышның авырлыгын, гаделсезлеген күрсәтергә теләгән. Ул заманда дөресен әйтергә ярамаган, кешеләр артыннан җил «күзәтеп» ияреп йөргән һ.б. Шигырь композициясенә үткәрелә торган анализ схемасы{5940675A-B579-460E-94D1-54222C63F5DA}ЦитаталарКомпонентлар Компонентлар нәрсәгә хезмәт итәләр (идея, художество функцияләре)“Ул”пейзажКышкы матурлык турында, карны  ак   чәчәкләр  белән чагыштыра, әмма «мыштым» сүзе эчтәлеккә туры килми, матурлыкны алай качып кына күзәтмиләр. Мыштымнар – шымчылар, дөреслекне әйткән кешене эзәрлекләүчеләр.“Берәү” портретБерәү качып кына тормый, салкынны ачулана, шуңа күрә җил, ягъни шымчы аның артыннан китә. Дөреслекне әйтүчеләр. (Тормышмыни бу. Ул бит авыр диючеләр)“Алар”хикәяләүАлар, ягъни күпчелек дәшми генә кача, җил аларга иярми. Тормыш авырлыгын күтәреп тә дәшмәүчеләр.“Мин”Хикәя- характеристика«мин» дә салкынны тирги, аны да жил-шымчы эзәрлекли, ул да качып, мыштым гына күзәтә. Тормыш авырлыгын читләтеп (кинаяләп) әйтүчеләр. «Ул, берәү, алар, мин» дип автор үз чорындагы кешеләрне 4 төркемгә бүлә. 1. Салкынны сүгүчеләр, ягъни хакыйкатьне курыкмыйча кычкырып әйтүчеләр. 2. Тормыш авырлыгыннан риза булмасалар да, сиздермәүчеләр. 3. Хакыйкатьне әйтүчеләрне эзәрлекләүчеләр. 4. Лирик герой кебек хәйләкәрләр. Объектив эчтәлек– идиллия, табигать матурлыгы. Субъектив эчтәлек– тормышның ялганга корылуы, авыр булуы, кешеләр арасында төрле төркемнәр булуы, хакыйкатьне әйтергә ярамавы, әмма шагыйрь кебекләрнең яшереп булса да дөреслекне әйтергә, кешеләргә аңлатырга теләве. Шагыйрь шигырьне куркак кешеләрдән көлеп язган. Шул көлү астына фаҗига яшеренгән. Шагыйрь хәсрәтләнә, нәфрәтләнә. Аның гомерендә беркайчан да яз булмаячак. Чөнки дөньясы ялганга корылган, Һ. Такташның хатыны Мәскәүгә укырга киткән җиреннән кайтмый, әдипне ташлый. Улын алдап үзе белән алып китә, башкага кияүгә чыга. Шундый талантлы шагыйрьнең торырга юньле йорты, акчасы да булмый. Соңгы көннәре сагышта, хәсрәттә үтә аның. Өйгә эш. Һади Такташның “Үтеп барышлый” шигыренә анализ ясарга.

Приложенные файлы


Добавить комментарий