Хуш килсен фестивалзх статя


Хуш киләсең, Фестиваль!(статья)Балачак – ул кешенең тормыш дәверендәге иң гүзәл һәм күңелле вакыт. Балачакта безнең күңелләр, уй-фикерләребез ташып тора. Шушы чорда, мөгаен, үзебезне тулысынча ача алабыз.
Балачак мәктәп еллары белән бәйләнә. Гайлә бала тәрбияләүнең беренче чоганагы булса, мәктәп- икенчеседер. Белем алу йортларында укучылар үзләрен нинди яктан гына күрсәтмиләр: берсе белем ягыннан алдынгы, олимпиадаларда урыннар алса, икенчесе сәхнәдә үзен судагы балык кебек хис итә, ә өченчесенең инде кулларыннан ут чыгып торырга мөмкин.
Сүземне Казаклар мәктәбе укучылары һәм укытучылары турында дәвам итәсем килә. Мәктәпкә кергән кеше мондагы җылылык, бердәмлек атмосферасын бер керүдә күреп хәйран калыр иде. Авылның матур табигатен күреп үскәнгәме, мондагы балаларны ачык күңелле дип әйтә алам. Ә укытучыларга килгәндә, нинди генә ситуацияләр булмасын, киң колачларын җәеп, ярдәм кулын сузырга әзер торалар.
Шул бердәмлек атмосферасында үтте дә инде 20-нче балалар сәнгать үзешчән-фестивале. Инде традициягә кергән бу фестиваль быел Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Анда мәктәптә укучы барлык балалар катнаштылар. Алар үзләрен җыр, бию һәм нәфис сүз ягыннан сынадылар. Кичәдә җырлар да, шигырьләр дә патриотик рухта булып, төрле халык биюләре белән үрелеп барды.
Сәхнәгә чыгу –ул, минемчә, зур батырлык. Күпме кеше карап тора бит сиңа залдан: әти-әниләр, абый-апалар, дуслар... Шулар янында жюри әгъзалары да бар бит әле. Алар ничек бәяләрләр икән? Әмма, темасы җитди булуына карамастан, һәр бала үзенең осталыгын күрсәтте.
Быелгы фестивальга алдагы елларда урын алып баручы укучылар чакырылган иде. Алар мәктәп елларын искә алып, матур чыгышлар ясадылар, укучыларга уңышлар теләделәр.
Кичә бик матур үтте. Казаклар мәдәният йортына җыелган кешеләрнең уйга калган вакытлары да, йолаган мизгелләре дә, дәртләнеп алган минутлары да булгандыр, мөгаен, Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Алар мәктәп директоры Исхаков Г.Р. кулыннан мактау грамотасы һәм бүләкләр алдылар. Урын алмаган укучылар да игътибарсыз калмады. Шулай итеп, патриотик һәм әхлак тәрбиясен үстерүгә юнәлгән быелгы фестиваль үтеп тә китте.
Бу чара авыл халкын тагын да бердәм итте, тагын да берләштерде. Алдагы елларда да мондый чаралар булып торсын дигән теләктә калдылар. Укучыларга бары тик уңышлар!
Алсу Хаирова
Казаклар мәктәбе укытучысы.

Приложенные файлы


Добавить комментарий