Хуш килсенкыш бабаы 2003


Хуш киләсең , Кыш бабай!

Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызы
Актаныш районы “Каенкай” балалар бакчасы
(икенче кечкенәләр төркеме өчен)
Музыка астында кулга – кул тотынышып, балалар залга керәләр. Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.
Тәрбияче: Әй Яңа ел, әй Яңа ел,
Кил син безгә тиз(е)рәк.
Җыйналышып түгәрәккә
Басыйк дуслар бергәләп.
Гөлзирә: Үсте чыршыбыз урманда,
Шаулап торды анда.
Җәен дә, кышын да зифа,
Матур ул һаман да.
Ислам: Чыршы, чыршы бизәлгәнсең,
Мәрҗәннәр элгәнсең
Бик күп шатлыклар син безгә
Алып килгәнсең.
Тәрбияче: Балалар, нишләптер безнең чыршыбызның утлары янмый. Әйдәгез әле, барабыз бергә бик каты итеп кул чабыйк. Бәлки ул безгә үзенең серле утларын кабызыр.
( Уен: чыршы утлары яна, аңа өрәләр, ул сүнә, тагын кул чабып утны кабызалар.)
Данил: Әйдә, чыршы, түрдән уз,
Туңгансыңдыр, тиз җылын.
Җырла безгә быелгы
Дәртле Яңа ел җырын.
Җыр: “Кечкенә чыршы”
1.Урманда чыршыга
Кыш көне салкын.
Алып кайттык өйгә
Ул тора басып.
2.Өскә куйдык йолдыз
Барсы да булды.
Шулай каршылыйбыз
Без Яңа елны.
Нәргизә: Тышта буран, бөтен җиргә
Карлар тутыра.
Безнең бүлмәдә бик матур
Чыршы утыра.
Раил: Күрегез чыршы апаны
Матурланган, киенгән.
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
Таңсылу:Исәнме.чыршы, исәнме
Яңа ел килеп җитте!
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
Җыр: “Бир кулыңны”
Бир кулыңны, бир кулыңны
Булсын әле түгәрәк.
Әйе шул, әйе шул,
Булсын әле түгәрәк.
Ә хәзер күтәреп кулларны
Чәп –чәп итик , чәп итик.
Әйе шул, әйе шул,
Чәп –чәп итик , чәп итик.
Ә хәзер бергәләшеп
Тап – тап, тап- тап, тап итик.
Әйе шул, әйе шул,
Тап – тап, тап- тап, тап итик
Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер әкият сөйләмәкче булам.
Борын-борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән, ди, Батыр исемле бер егет. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып кайтырга дип урманга киткән.
(Бу вакыт Батыр чыршылар арасында “урманда” йөри, бер чыршы янына килеп туктый).
Бер чыршыны кисәм дип селтәнүе булган,чыршы төбеннән бер куян килеп чыккан.
Куян: Минем яраткан агачны
Зинһар өчен кисмә син.
Мин бит шушы урманда
Чыршы төбендә яшим.
Батыр: Ярый, ярый, Куянкай, кисмим синең чыршыңны.
Тәрбияче: Куян бик шатланган. Шатлыгыннан җырлый башлаган.
Җыр “Ап-ак Куян”
1.Ап-ак куян утыра,
Колагын селкеп тора.
Менә шулай, менә шулай,
Колагын селкеп тора.
2. Куян тик торса туңа,
Сикергәли ул шуңа.
Һап,һап, һап, һап
Сикергәли ул шуңа.
3. Кем куянны куркытты?
Куян сикереп качты.
Ай, качты,качты, качты,
Куян сикереп качты.
Тәрбияче: Батыр юлын дәвам иткән.
Ефәк кушак билендә,
Көмеш балта кулында,
Зифа буйлы бер чыршы,
Үсеп утыра юлында.
Балта белән селтәнүе булган, агач төбеннән Төлке килеп чыккан.
Төлке: Ашыкмачы,әй Батыр,
Бу чыршыны кисми тор.
Бу чыршы матур түгел,
Әнә тегесе матур.
Батыр: Ярый, Төлкебикә, ямьсез чыршы миңа кирәк түгел.
Тәрбияче: Төлке бик шатланган.Шатлыгыннан кар турында җыр җырлап җибәргән.
Җыр: “Кар яуган”
1.Кар яуган, кар яуган
Агарган бөтен урам.
Түгәрәккә бәйләндек,
Карлар булып әйләндек.
2.Кар яуган, кар яуган
Агарган бөтен урам.
Без көрәкләр алабыз,
Урамга юл салабыз.
3.Кар яуган, кар яуган
Агарган бөтен урам.
Без чаналар алабыз,
Атлар булып чабабыз.
Тәрбияче: Батыр икенче чыршы янына барып кисмәкче булган.Чыршы төбеннән Аю килеп чыкканда үкереп җибәргән.Шулай йөри торгач,Батыр урмандагы бер өй янына килеп җиткән.
Батыр: Нинди матур йорт.Кем яши икән монда?
Ишек шакый.Өйдән Кар кызы килеп чыга.
Кар кызы:Син кем?
Батыр: Мин – Батыр атлы малай.Урман эчендә йөрим,үземә чыршы эзлим.Ә син кем?
Кар кызы: Мин Кар кызы.Мин балалар бакчасына барырга җыенам,бүген анда Яңа ел бәйрәме.Аларның инде чыршылары да бар.Әгәр теләсәң,сине дә алып барам.
Батыр: Бик барыр идем дә,аягымда итекләр, кулымда балта, балалар миннән куркырлар бит.
Кар кызы: Борчылма,Батыр малай. Мин сине рус халык уеннарында яшәүче кызык малай – Петрушка итеп киендерермен.
Батыр йортка кереп китә.
Кар кызы:Менә Батыр да әзер.Киттек балалар бакчасына.
Җәнлекләр: Безне дә алыгыз бәйрәмгә.
Кар кызы: Әйдәгез, дусларым,әйдәгез.
Чыршыны әйләнеп узалар, чыршыда утлар кабына.
Кар кызы: Исәнмесез,балалар! Сез мине таныйсызмы?Мин Кар кызы. Бу – Петрушка, ә болары – минем дусларым, урмандагы җәнлекләр.Балалар,ә кайда соң Кыш бабай?Әллә ул килеп җитмәдеме?
Саидә: Суык бабай, кил безгә,
Яңа ел бәйрәменә,-
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә.
Кар кызы: Кыш бабай ишетмәде,ахры,һаман килми. Әйдәгез, бергәләп чакырыйк Кыш бабайны.
Барысы бергә: Кыш бабай, а-а-у-у!
Ишектә Кыш бабай күренә.
Кыш бабай: А-а-у-у. Мин монда. Сезнең бакчаны бик озак эзләдем, сезнең тавышны ишетеп килдем.Исәнмесез, кунаклар, исәнмесез,балалар. Сезне Яңа ел белән котлыйм. Акыллы, дәү булып үсүегезне телим.Ә-ә,минем яраткан кызым да монда икән. Балалар ничек матур итеп киенгәннәр, ничек дәү үскәннәр. Ә чыршылары – минем урмандагы иң матур чыршы. Нинди матур итеп бизәлгән!
М.Әмир:Әй,Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең сөйгән кунак син
Ямьле үтсен кичәбез,
Безне көлдер уйнат син.
Җыр: “ Кыш бабай”
1.Кыш бабай, Кыш бабай,
Кунакка килгән.
Килмәс иде, безнең белән
Биисе килгән.
2.Кыш бабай белән
Кызы да килгән.
Елтырыйклы, ап-ак бәсле
Күлмәген кигән.
Тәрбияче: Кыш бабай, безнең балалар бик матур шигырьләр өйрәнделәр,алар сиңа сөйләп күрсәтерләр.
Илназ:Салкын саф һава
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң
Битләр кызара.
Әминә:Кар бөртекләре
Өстеңә куна.
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Альмир:Бүлмәдә чыршы агачы
Ул яшелдән киенгән
Чыршы да урманнан безгә
Бәйрәм итәргә килгән.
Адилә:Уянып бүген иртән
Карасам тәрәзәгә
Ак сакаллы Кыш бабай
Кар алып килгән безгә.
Зәлия: Кыш бабай килгән
Ап-ак тун кигән.
Көтә кем генә
Чыгар дип өйдән.
Вильдан:Чыксаң өшетә
Битне чеметә.
Менә шул аның
Бөтен эше дә.
Регина:Яңа ел килә диеп,
Урман, кыр куана.
Чыршылар, усаклар,
Ак карга коена.
Данияр: Юеш көннәрдә
Зарыгып беттек.
Кыш бабабызны
Сагынып көттек.
В.Әмир: Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз әйләнеп.
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, Кыш бабай белән Кар кызына биеп күрсәтик,соңыннан тагын шигырьләр сөйләүне дәвам итәрбез.
Хоровод: “Погуляем”
Тимур:Җырлый-җырлый әйләнәбез
Чыршы синең тирәңдә.
Кунак булып ак сакаллы
Бабаебыз килгәнгә.
Наил:Ямьле Кыш бабай
Килдең син безгә.
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.
Азамат:Кыш бабай,мине
Бүген син макта.
Бер яшькә үстем
Син килгән чакта.
Хәлил:Кунак булып яшел чыршы
Килгән безгә.
Ул ямь өстәп тора
Безнең бүлмәбезгә.
Тәрбияче: Балалар,әйдәгез, Кар кызы белән җыр җырлап алыйк.
Җыр: “Кар кызы”
Тәрбияче: Безнең Кыш бабабыз утырып арыгандыр, безгә биеп күрсәтсен әле.
Кыш бабайның биюе.
Алисә:Бүген бездә зур бәйрәм
Бүген Яңа ел килә.
Безнең күңелләр җырга
Һәм биюгә җилкенә.
Самир:Яшел чыршы тирәсендә
Үткәрәбез зур бәйрәм.
Җырлыйбыз да биибез
Уйныйбыз әйлән – бәйлән.
Марсель:Яңа бәхет,яңа шатлык
Алып килсен Яңа ел.
Яңа җиңүләре белән
Котлы булсын Яңа ел.
Анжелика:Бераз гына моңсуда
Ник икәнен мин беләм.
Хушлашабыз, чөнки без
Бүген иске ел белән.
Хоровод: “Приседай”
Тәрбияче: Әйдәгез, Кыш бабай эреп беткәнче “Өшетәм” уенын уйнап алыйк.
Кыш бабай: Мин Кыш бабай, Суык бабай,
Балаларны яратам.
Яңа ел белән котлап,
Бүләкләр дә таратам.
Ә-ә-й җәнлекләр,алып килегез әле урманнан минем чанамны.Анда мин балаларга бүләкләр әзерләгән идем.
Җәнлекләр чананы алып киләләр.Кыш бабай бүләкләр өләшә.
Кыш бабай:Балалар,миәа китәргә вакыт.Мин хәзер еракка-еракка китәм.Хушыгыз,балалар,кунаклар!
Тәрбияч:Әйдә,Яңа ел,
Шатлык белән кил!
Сине каршылый
Бөтен Туган ил.


Приложенные файлы


Добавить комментарий