Хуснутдинова


Чтобы посмотреть презентацию с оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов:

«Татар гимназиясе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе«Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» темасына иҗади проект Төзүче: 2 А сыйныфы укучысы Хөснетдинова Әминә Рөстәм кызыҖитәкче: Шәрифуллина Гөлназ Валериан кызы Проектның актуальлеге: Башлангыч мәктәптә баланың, төрле яклап үсеш алган шәхес буларак формалашуында, иң мөһим рольләрнең берсен сабыйларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыру алып тора. Әти-әниләрнең, якыннарының нинди һөнәр ияләре булуыннан чыгып, алар белән якыннан танышу, балага җәмгыятькә яраклашкан шәхес булып үсәргә ярдәм итә. Шулай ук, үзеңә кулай һөнәр сайлап, тормышта дөрес юл табачаксың. Проектның максаты: Балаларның һөнәрләр турында белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү. Бурычлар: Төрле һөнәр ияләренә карата кызыксыну уяту. Кеше хезмәте турында реаль күзаллаулар булдыру. Балаларга һәр һөнәрнең никадәр мөһим, кирәкле булуын аңларга ярдәм итү.Көтелгән нәтиҗә:   Нинди һөнәр иясе булуга карамастан, аңа карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Балаларга гаиләдә үзенең көче җитрлек вазыйфаларны үтәргә этәргеч булдыру. “Әнием һөнәре”Минем әнием тегүче,Үз эшен бик нык сөя,Ул теккән җылы киемнеБик күп кешеләр кия. “Доктор”Малайлар, юкка сезДоктордан куркасыз.Бик әйбәт ул, димен:Әни бит ул минем. “Сатучы апа”-Ә менә минем апаКонфет-прәнник сатаУл эшләгән кибеттәБар ак күмәч тә, сөт тә. ТракторчыТракторчы һөнәреЭшнең катлаулы төре.Тырышлык, тәҗрибә сорыйМул уңышның сере.  Һөнәрләр турында шигырьләр“Минем әби”Минем әби бик уңган,Ул укытучы булган.Ул укыткан балаларЗур үскән инде, аларТөрле һөнәр беләләр:Кукуруз үстерәләр,Казанда – алар мехчы,Химик, шофёр, сабынчы,Металлист һәм тегүче,Ә Җәлилдә – төзүче. Шофёр буламМин дә, әтием шикелле,Шофёр булырга уйлыйм.Шуның өчен һәрвакытМашинам белән уйныйм. КөтүчеАлды кулга чыбыркысын,Көтүче иртән иртүк.Куып китте мал-туарныЧарт та чорт, әйдүк.   Һөнәрләр турында мәкальләр Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар. Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата. Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас. Һөнәр - кулдагы алтын беләзек. Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә. Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык. Һөнәрле - ком өстеннән көймә йөргезә. Һөнәрсез яшәү кәҗә савып гомер итү белән бер. Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Агач жимеше белән, кеше хезмәте белән. Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс. Эш остадан курка.  Хат , газета – журналларныУл бар өйгә тарата.Пенсия биргәнгә күрә,Бар өлкәннәр ярата.   (Хат ташучы) Әйтегезче, кем соң шулайТәмле ашлар,Хуш исле котлетлар,Салат, венегретларӘзерләп, безне сыйлый? (Пешекче) Без ут белән көрәшергә тиеш,Без көчле һәм кыюлар.Бар кешегә кирәк һөнәр –Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр)  Һөнәрләр турында табышмакларУкырга да өйрәтә,Язарга да өйрәтә.Аны белә һәр кеше,Ул була…………(Укытучы). Ул шәһәрләр төзиКәгазьдә еллар буе.Хыялы һәм оста кулыБүләк итә өй туе.   (Архитектор) Пыяла күзен көйли дәБер генә йомып ала –Сезне истә калдыра.Аңлатыгыз, бу һөнәрне кем бик оста башкара?  (Фотограф) «Ватаным Тататарстан» газетасы корреспонденты, бүлек мөдире, абыем – Илнар ХөснуллинКорреспондент – газета битләренә яңалыклар, мәгълүмат туплаучы. Газетада корреспондент булыр өчен күп укырга, матур язарга, күп эзләнергә кирәк. Алар җыйган мәгълүматны матур итеп язып халыкка җиткерә белергә тиеш. «Яңа гасыр» ТРК сының «Манзара» тапшыруы корреспонденты, «Дәрья» сәхифәсе алып баручысы - апам Ләйсән ХөснуллинаТелевидение корреспонденты – шулай ук мәгълүмат җиткерүче. Тик бу очракта камера алдында үзеңне матур тота белү дә мәҗбүри. Тиз фикерләү, матур әңгәмә кора белү дә бик кирәк. Түбән Кама районы буенча полиция хезмәте бүлек инспекторы, өлкән лейтенант – Раил абый ГабидуллинПолиция хезмәткәре – алар гадел, көчле булыргакануннарның барысын да белергә, кешеләр белән матур сөйләшә белергә тиешләр. Шулай ук алар кирәк вакытта беренче ярдәм күрсәтә белү дә сорала. Үзен төрле өлкәләрдә сынап караучы - Әминә Танылган космонавт - Әминә Хөснетдинова! Һөнәрләр була төрле.Һөнәрләрнең була төрлесе,Тик хөрмәткә лаек һәммәсе:Укытучы, оста пешекче,Тегүче һәм матур биюче. Күпләр ия табиб һөнәренә, Кемдер диктор эшен үз итә. Балам дөрес һөнәр сайлар диеп, Әти-әниләр дә бик көтә.“Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, дипБелми әйтмәгәндер халык та.Һәр кешенең үз һөнәре була,Ия аңа суда балык та. Гәҗит битләрендә хәбәрләрне, Яза көн дә каләм остасы. Әллә Илнар абый кебек үземә дә Журналистмы икән буласы.Иртән торып тизрәк пультны аламТНВны ачам ашыгып.Аннан хәзер Ләйсән апа чыгар,Сәлам, дияр, безгә елмаеп. Юлда тәртип саклый Раиль абый, Хөрмәтем бик зур аңа. Исән-имин генә йөрсен юлда Әти-әни, һәр бала!Хәзергә мин әле бик кечкенә,Тик шулай да хыялый үзем,Һөнәр сайлар вакыт килеп җиткәч,Космонавт булырмын, димен. Очармын мин чиксез галәмнәрдә, Юллармын дим, сезгә зур сәлам. Ә хәзергә, дуслар, гимназиямдә Укучы булып калам.Гөлнар һәм Әминә Хөснетдиновалар

Приложенные файлы

  • pptx husnutdinova
    Размер файла: 2 MB Загрузок: 0

Добавить комментарий