Хят дрес ешкртмсе


Татарстан Республикасы Әтнә районы Иске Өҗем урта мәктәбе муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Әдәби әсәрдә каршылык
( Татар урта мәктәбенең 7 нче сыйныфында Ф. Әмирханның “Хәят” повесте буенча дәрес эшкәртмәсе)
Автор: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хафизова Миләүшә Рәфкать кызы
2012
Дәреснең максатлары:
фәнни максат: чәчмә әсәрдә каршылык табарга өйрәнү, Фатих Әмирханның иҗат үзенчәлеген, әдәби осталыгын ачыклау;
коммуникатив максат: уйларга, үз фикерләреңне матур һәм дәлилле итеп башкаларга җиткерергә өйрәтү;
тәрбияви максат: мөстәкыйль нәтиҗә ясарга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү.
II. Бурычлары:
1) чәчмә әсәрдә каршылык, аның төрләрен билгеләү;
2) чагыштырып анализлау һәм нәтиҗәләрне гомумиләштерү;
3) әдәби образларга , вакыйгаларга бәя бирү;
4) әсәрдәге метафораларның символик ролен билгеләү
5) портрет төшенчәсен бирү.
III. Принциплары:
1) дидактик: фәннилек, тормыш белән бәйләнеш;
2) лингвистик: функциональ;
3) гомумметодик: чагыштыру, каршылык табу, гомумиләштерү; әдәби әсәр эчтәлеген бүгенге тормыш яссылыгы белән чагыштырып бәяләү.
IV. Укыту алымнары: уку мәсьәләсе чишү, модельләштерү, әңгәмә.
V. Эш оештыру формалары: фронталь һәм төркемнәрдә.
VI. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәнү- әсәргә анализ.
VII. Җиһазлау: тематик презентация, урман рәсеме һәм шәмаил.
VIII. Файдалану өчен материал: А. Г. Яхин. 7 нче сыйныф өчен әдәбият дәреслеге- Казан, “Мәгариф”, 2006; А. Г. Яхин. 7 нче сыйныфта әдәбият дәресләре, методик кулланма- Казан, “Мәгариф”, 2007. Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих.- Казан, “Мәгариф”, 2004.
Дәрес барышы.
Уңай психологик халәт тудыру.
Айдар Галимов башкаруында “Ай алкалы татар кызы” җырының беренче кисәге тыңлана.
Укытучы. Без бу уку елында берсеннән- берсе матур хатын- кыз образлары белән таныштык. Искә төшерик әле аларны..
Көтелгән җавап. М. Әмирнең “Агыйдел” повестенда Артыкбикә, Ш. Камалның “Акчарлаклар” әсәрендә Газизә, М. Фәйзинең “Ак калфак” драмасында Хәмдия.
Укытучы. Әйе, үзләре матур, үзләре акыллы һәм горур, һәркемне сокландыра торган образлар. Яңа гына укыган “Хәят” повестендагы Хәят образы да сезгә ошагандыр, дип уйлыйм.

II. Уку мәсьәләсе кую. Бүген без шушы әсәр турында сөйләшербез, андагы каршылыкларны табарбыз, нәтиҗәләрне модельгә язып барырбыз. Эш барышында туган сорауларга җавапны уйлап, үз фикерегезне әйтергә кирәк булыр.
III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.
1 нче адым. Тышкы каршылыкны табу.
Укытучы. Хәят яшәгән чор- 19 нчы гасыр ахырлары, әйдәгез, шул замандагы Казан тормышын күзаллап карыйк әле.
Көтелгән җавап. 19 нчы гасыр ахыры. Казан. Татарларның күбесе сәүдә итә, һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Дин көчле була. Егетләр мәдрәсәләрдә укыса да, кызлар өйдә генә белем ала. Шәһәрдәге татар яшьләре рус спектакльләренә (әлегә татарчасы юк), әдәби кичәләргә йөри, ләкин олы кешеләр белән бергә.
Укытучы. Әйе, әсәрне укыгач, шундыйрак картина күз алдына килеп баса. Ә хәзер Хәятны күз алдына китерик. Ф. Әмирхан үз героена бик матур исем биргән. Нинди мәгънә аңлата икән ул?
Көтелгән җавап. Хәят- гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “тормыш” дигән сүз.
Укытучы. Әсәрдә Хәятның иптәш кызы Лиза образы да бар. Әйдәгез, кызларга бәя биреп карыйк әле. Моның өчен без ике төркемгә бүленеп эшләрбез. Төркемнәргә сорау: язучы кызларны нинди итеп сурәтли?
Беренче төркем җавабы. Китаптан табып, укып күрсәтергә мөмкин: “... матур бу кызның озын керфекле кара күзләре алсу- ак йөзенә, могҗизалы якутлар шикелле, нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренә иде... ал кием безнең Хәятка бик килешә: ул аның эчендә ал фәрештә шикелле була...”
Икенче төркем җавабы. Лиза “...гимназия формасында киенгән уналты- унҗиде яшьлек... бик куе сары чәчле...”.
Укытучы. Язучы әнә шулай үз геройларын укучы күз алдына китерерлек итеп сурәтләп биргән. Бу- образныж тышкы портреты.
Портрет, тышкы портрет төшенчәләре модельгә төшерелә.
Укытучы. Хәятның белеме, тормыш рәвеше нинди?
Көтелгән җавап. Хәят җиде яшьтән ундүрт яшькә кадәр абыстайда дини белем алган, биш- алты ай русча укыган, рус яшьтәшләре белән аралаша, намаз укый, әти- әни рөхсәтеннән башка беркая бармый, кул эшләренә оста.
Укытучы. Әйе, ә холкының нинди сыйфатларын атый алырсыз? Җавабыгызны дәлилләгез.
Көтелгән җавап. Тәртипле, тыйнак, оялчан (матур итеп аралаша, Михаил белән очрашудан кача); горур (хисләрен тышка чыгармаска тырыша), һәр нәрсәне уйлап эшли (Салихка кияүгә чыгарга ризалашуы); әти- әнисен, гореф- гадәтләрне ихтирам итә; сабыр, нечкә күңелле ( кичерешләре, хис- тойгылары тирән).
Укытучы. Лизаның тормыш рәвеше, холкы турында ни әйтә аласыз?.
Көтелгән җавап. Лиза бай гаиләдән, гимназиядә укый, татарларга кимсетеп карамый, яхшы дус, кыю, үз дигәнен эшләргә күнеккән (Хәятны кунакка алып китүе), үзен иркен тота (егетләр белән аралашуы), тәрбияле (Хәятның карашларын, үз- үзен тотышын аңлый һәм хөрмәт итә).
Укытучы. Яхшы. Шулай итеп, без образларның эчке портретларын да төзедек.
Эчке портрет төшенчәсе модельгә төшерелә.
Бу образларны каршылыклы дип буламы? Булса, аерма, каршылык нәрсәдә?
Җаваплар төрле булырга мөмкин: киемдә, белем алуда, һ. б. Төп каршылык Хәятның гореф- гадәтләргә, кагыйдәләргә буйсынып, ә Лизаның үзе теләгәнчә яшәвендә.
Укытучы. Димәк, әсәрдә образлар арасында каршылык булырга мөмкин икән. Ул күренеп тора. Шуңа күрә без аны тышкы каршылык дип атарбыз һәм моделебезгә язып куябыз.
1 нче нәтиҗә: әсәрдә тышкы каршылык була. Без моны рус кызы Лиза һәм татар кызы Хәят образлары арасында күрәбез, ягъни кеше- кеше каршылыгы.
Нәтиҗә модельгә төшерелә.
Укытучы. Ә менә Рәхимовлар гаиләсендәге кызларны кайсы төркемгә кертер идегез?
Җаваплар төрле булырга мөмкин: рус гаиләсендәге кебек театр, кичәләргә йөриләр, белемнәре дә Хәятныкыннан өстен, шулай булгач, Лизага охшаганнар. Ләкин үзләре теләгәнне эшли алмыйлар, шулай ук билгеле бер кагыйдәләр буенча яшиләр. Димәк, алар барыбер татар кызлары булып калалар.
2 нче адым. Эчке каршылык табу.
Укытучы. Әсәрдә Хәятның хис- кичерешләренә зур урын бирелгән. Әйдәгез, шулар турында сөйләшик. Михаилга булган хисләреннән нигә кача ул?
Көтелгән җавап. Хәят та, Михаил да бер- берсенә гашыйк булалар. Ләкин Михаил- рус егете булганга, Хәят бу хисләреннән баш тартырга мәҗбүр була. “...яшьлек теләве буенча, бу җәмгыятьнең сөйкемле егетләрен читкә кагып җибәрә алмаса да, алар белән катнашуын ...бары тышкы яктан гына ясап... күңелгә һичбер төрле итеп катыштырмаска тырыша иде...бик күп вакытларда аңар яшь йөрәгендә яңа гына туып килә торган бик матур тойгыларны буып ташларга туры килә...”
Укытучы. Әйе, Хәят үзе ярата- үзе мәхәббәтеннән кача. Соңрак Хәятның юлында Гали исемле мөселман егете очрый. Ни өчен Хәят аны бик ошатса да, “мөселман булгач, танышып булмый шул инде” дигән фикергә килә?
Көтелгән җавап. “Хәят яр сөя икән”,- дип сөйләүләреннән курка, чөнки татар кызларына татар егетләре белән танышып аралашу тыелган булган.
Укытучы. Әйе, Михаил белән аралашырга ярый, чөнки ул, рус егете булганга, Хәят аңа кияүгә чыкмас иде, ә менә татар егете белән очрашырга ярамый. Хәят тагын үз хисләреннән кача. Ә менә Салихка мөнәсәбәте ничек аның?
Көтелгән җавап. Хәят Салих белән таныш түгел, шулай булгач, ярату турында да бернәрсә әйтеп булмый. Ләкин Хәят аны яратырмын дип өметләнә.
Укытучы. Хәят шул рәвешле яраткан кешесеннән баш тарта, ә бер белмәгән кешене яратырга тырыша. Бу нинди каршылык булыр?
Көтелгән җавап Хисләр каршылыгы.
Укытучы. Дөрес. Һәм бу каршылыклы хисләр көрәше Хәятның күңелендә бара, ул аларны кешегә сиздермәскә тырыша. Шуңа күрә моны эчке каршылык дип атарбыз.
2 нче нәтиҗә. Образның үзендәге каршылык эчке каршылык була. Хәятның хисләр каршылыгы моңа мисал.
Нәтиҗә модельгә төшерелә.
3нче адым. Төп каршылыкны табу.
Укытучы. Хәятның шушындый каршылыклы хисләр кичерүе аның гаиләдә алган тәрбиясеннән килә. Ул үзе өчен билгеле бер киртәләр корып куйган һәм шуларны атлап чыкмый. Нинди гаилә соң ул Гыймадовлар гаиләсе?
Көтелгән җавап. Укымышлы, бай гаилә. Дини тәртипләр, гореф- гадәтләр көчле. Гаиләдә өлкәннәр, бигрәк тә әти сүзе закон.
Укытучы. Рәхимовлар гаиләсе алардан аерыламы?
Көтелгән җавап. Бу гаиләдә чит ил мөгаллимнәре дә укыта, музыкага да өйрәнәләр. Хәтта өлкәннәре дә театрларга йөри. Ләкин аларда да дин көчле, гореф- гадәтләрне үтәп яшиләр.
Укытучы. Әйе. Беренче карашка шактый иркенлек сизелсә дә, Рәхимовлар гаиләсе Борһан абзыйларныкыннан нык аерылмый. Әсәрдә татар гаиләләре бер төрле тормыш рәвеше алып баралар. Ә менә рус гаиләседә яшәү тәртипләре ничегрәк?
Көтелгән җавап. Мясниковлар гаиләсе дә- бай, зыялы гаилә. Ләкин монда һәркем үзе теләгәнчә яши, үз язмышын үзе хәл итә.
Укытучы. Әйе, рус гаиләсе татар гаиләсеннән аерыла икән. Берсендә билгеле бер кагыйдәләр буенча яшәсәләр, икенчесендә тулы иркенлек хөкем сөрә. Ә хәзер урман һәм шәмаил рәсемнәренә игътибар итегез әле. Алар Хәят бүлмәсендә эленеп тора, кайчакта кызга шәмаил урманны ачулана кебек тоела. Ничек уйлыйсыз, бу рәсемнәр әсәрдәге нинди образ, күренеш, вакыйгаларга метафора була ала?
Көтелгән җавап. Урман- рус гаиләсендәге тормышка метафора, чөнки анда һәркем ирекле. Шәмаил дини тәртипләрне саклап яшәгән гаиләне чагылдыра.
Укытучы. Әйе, ә менә бу рәсемнәрнең Хәят бүлмәсендә эленеп торуы очраклы микән?
Көтелгән җавап. Хәят һәр ике тормышны белә, алардагы каршылык аның күңел хисләренә дә күчә. Әмма нинди генә каршылыкта яшәмәсен, ул татар кызы булып кала.
Укытучы. Без әсәрдәге тагын бер каршылыкны: рус тормышы һәм татар тормышы каршылыгын таптык. Бөтен вакыйгаларга, төп геройның язмышына зур тәэсир иткәнгә, без аны төп каршылык дип атарбыз.
3 нче нәтиҗә. Әсәрдә төп каршылык булырга мөмкин. “Хәят” повестенда ул- рус һәм татар тормышы каршылыгы.
Нәтиҗә модельгә төшерелә.
Укытучы. Әйе, әмма Фатих Әмирхан аларны шул рәвешле сурәтләп кенә бирә, берсен икенчесеннән өстен куймый, чагыштырмый. Моннан нинди нәтиҗә ясап була?
Көтелгән җавап. Һәркем үз милләтенә хас тормыш белән яшәргә хокуклы. Укытучы. Әйе, башкалар тормышын кабул итү мәҗбүри түгел, ләкин хөрмәт булырга тиеш. Хәзер әсәрнең исеменә яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Ни өчен Фатих Әмирхан аны “Хәят” дип атаган?
Көтелгән җавап. Әсәр Хәят исемле кыз турында.
Укытучы. Әйе. Ә бу исемнең мәгънәсе тормыш дигән идек. Бәлки әсәр исеменең дә тагын бер эчтәлеген әйтә алырсыз?
Көтелгән җавап. Әсәр татар тормышы һәм аны чолгап алган рус тормышы турында, “Хәят” дип атауның тагын бер сәбәбе шунда.
Укытучы. Әйе, безнең халык шундый тормышта яшәгән. Хәят шундый шартларда чын татар кызы булып кала алган.
IV. Дәрес темасы буенча диспут- әңгәмә.
Укытучы. Без бүгенге көндә дә руслар белән якыннан аралашып яшибез. Шәһәр җирендә ул бик нык сизелә, тик безнеке кебек татарлар гына яшәгән авылларда да телевизордан күбрәк рус программаларын карыйбыз, Интернет та безнең өчен, беренче чиратта, рус телендә. Әйдәгез, әсәрдәге каршылыклар хәзер ни дәрәҗәдә сакланды икән, шулар турында сөйләшик.
Балаларны сораулар ярдәмендә әңгәмәгә тартабыз, ләкин җаваплар төрле һәм каршылыклы булырга мөмкин. Тегесе яки монысы дөрес дип әйтмибез, үзләре уйлансын, чагыштырсын, нәтиҗә ясасын.
Мисал өчен түбәндәге сораулар булырга мөмкин:
Татар кызларының киемендә аерма бармы? (Юк та, бар да- мөселманча киенү.) Тик бу татарча киенүме соң? Белем алуда аерма бармы? (Юк. Дини белем алучылар бар, тик аз). Кызларның үз- үзләрен тотышында, аралашуында аерма сизеләме? (Үзләрен бик иркен тотучылар күп) Мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләрендә үзгәрешләр бармы? ( Гадәттә, үзең теләгән кешеләр белән очрашырга, гаилә корырга,әти- әни белми дә калырга мөмкин). Катнаш никахлар мәсьәләсенә кагылышлы һәм башка сораулар булырга мөмкин.
Укытучы. Үзегез дә күреп торасыз, бу- татар, бу- рус кызы дип аеру мөмкин түгел диярлек, башка мәсьәләләрдә дә аерма бетеп бара. Дөрес, дини гаиләләрдә үзгәлек зур, димәк, дин милләтне сакларга ярдәм итә. Ләкин татар булып яшисебез килә икән, без әле татарча сөйләшергә; халкыбызга хас тыйнаклык, горурлык, эшчәнлек кебек сыйфатларны сакларга; яман гадәтләрдән читтә торырга; тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф- гадәтләребезне, тормыш маягы булган әдәбиятыбызны белергә тиеш.
V. Рефлексия.
Дәреснең теоретик материалын модельләр ярдәмендә сөйләтү. Нәтиҗәләрне кабатлау.
VI. Өйгә эш.
1 нче вариант. Хәят язмышын алга таба ничек күз алдына китерәсез? Язарга да, сөйләргә әзерләнергә дә мөмкин..
2 нче вариант. Равил Сабырның “Хәят” повестеның дәвамы буларак язылган драмасын укырга.
1 нче модель.

2 нче модель.
166306514605Әсәрдәге каршылык
00Әсәрдәге каршылык

26631908267700073914079819500271081581724500-2990851715135 эчке каршылык
00 эчке каршылык
40633651762760тышкы каршылык
00тышкы каршылык
19107151762760төп каршылык
00төп каршылык


Приложенные файлы


Добавить комментарий