И минем газиз телем


“Яшьләр фәнни эзләнүдә” республикакүләм фәнни-гамәли укучылар конференциясе


Секция: Татар филологиясе

Фәнни эш

И минем газиз телем !
Ахмаева Луиза Данил кызы Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
«2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”,10нчы сыйныф укучысы.
Фәнни җитәкче :
Әхмәтшина Айгөл Фаукат кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Алабуга-2013

Эчтәлек

Кереш................................................................................................................3
1.Туган телне олылау, бөтен барлыгы белән ярату............................................5
2.Телнең чисталыгы өчен көрәшү........................................................................8
3.Тел кыйммәтләрен сакларга омтылу, аның язмышы өчен борчылу............10
4. Киләчәк буынны Туган телебезне сакларга чакыру, өндәү.....................13
Йомгак..........................................................................................................16
Кулланылган әдәбият.................................................................................18



Кереш
Һәр ел саен 21 нче февраль көнне безнең мәктәбебездә Туган тел бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу кичәдә һәр сыйныфтан укучылар катнаша.Мин дә бик теләп катнашам бу кичәләрдә. Без рус телендә дә, татар телендә дә, хәтта инглиз телендә дә туган телгә багышланган шигырьләр сөйлибез, җырлар җырлыйбыз, кызыклы бәйгеләр үткәрәбез. Элегрәк мин бу кичәләрнең тәрбияви әһәмиятен аңламаганмын икән. Үсә төшкәч һәм быел 10 нчы сыйныфта әдәбият дәресләрендә борынгы чор әдәбияты тарихын өйрәнә башлагач кына төшенә башладым.
Әйе, элек-электән безнең бабаларыбыз Туган телебез-татар телен үстерүне,телебезне саклап,буыннан-буынга тапшыруны, аны камил тел буларак формалаштыруны төп максатлары итеп куйганнар.Ә бүгенге көндә телебез электән килгән кыйммәтләрен саклап кала алганмы соң?Ни өчен татар теле саклауга һәм яклауга мохтаҗ? Ни өчен, нинди шартларда ул бу хәлгә юлыккан? Менә шушы сораулар мине борчый башлады һәм бу сорауларга җавап эзләп шагыйрьләребез иҗатын өйрәнә башладым. Фәнни эшемне дә “И минем газиз телем!”дигән темага багышладым.
Эшемнең төп максаты төрле чорда иҗат итүче шагыйрьләрнең Туган телгә багышланган шигырьләрен тирәнтен өйрәнү. Бу тема бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм, чөнки 2014 нче ел Татарстан Республикасында мәдәният елы дип игълан ителде. Ә кешенең мәдәниятле булуы, аның эчке дөнясының никадәр бай булуы турыдан-туры туган телгә бәйләнгән.
Үз максатыма ирешү юлында түбәндәге бурычларны куярга булдым:
Шагыйрьләр иҗатында Туган телгә багышланган шигырьләрне барлау һәм анализлау.
Шигырьләрдә тел язмышы чагылышын билгеләү.
Хәзерге чорда халкыбызның туган телгә булган мөнәсәбетен ачыклау.
Шагыйрьләр иҗатында тел мәсьәләләрен түбәндәге өлешләргә бүлеп карарга мөмкин:
1.Туган телне олылау,бөтен барлыгы белән ярату.
2.Телнең чисталыгы өчен көрәшү.
3.Тел кыйммәтләрен сакларга омтылу, аның язмышы өчен борчылу.
4. Киләчәк буынны Туган телебезне сакларга чакыру, өндәү.



1.Туган телне олылау,бөтен барлыгы белән ярату.
Мин күзәтүләрне XV гасырдан башладым . Бу гасырның күренекле шәхесе Мөхәммәдьяр үзенең “Нуры содур”(Күңелләр нуры,1542 ел) поэмасының бер бүлеген “Тел”гә багышлый. Бу бүлектә ул телнең бөеклегенә, гомумән, кеше тормышында,аның шәхес буларак формалашуында әһәмияте зур икәнлегенә басым ясый. Мәсәлән,
И бөек тел, син безгә шундый чара:
Син төзәтсәң, барыбыз төзәлә бара...
Мөхәммәдьяр “Нуры содур”[ 4 ,86 ]
Халык борынгыдан ук сүзнең олылыгын, аның акыл дәрәҗәсен күрсәтүче фактор икәнлеген аңлаган. Йосыф Баласагунлы “Кутадгу билиг” әсәрендә галим, укымышлы кеше булыр өчен бар яктан да камил, үткен күзле, бай фикерле һәм дә аның теле, сөйләме бай булырга тиеш дип саный.
Шул чорның күренекле әдибе Утыз Имәни иҗатына күз салыйк:
Гөнаһлардан имин кыйл
Шул дүрт әгъзамны, йа Раббе:
Берсе-башым, берсе-күзем,
Берсе-колак, берсе-телем.
Габдерәхим Утыз Имәни”Мөнәҗәт”[ 12 ,34 ]
Сүзнең кадерен белгән, сүзгә оста кеше
Бу сүзләремнән тәм һәм ләззәт алыр.
Ялган табигатьле кешегә сүз сөйләү-әрәм,
Аның эче тулы кинә һәм көнчелектер.
Габдерәхим Утыз Имәни”Фикерләрне
пакъләндерүче файдалы киңәшләр” [12 ,35 ]
Әдип сүзнең, телнең кадерен белгән кешене олылый, хөрмәт итә, чөнки ул һәр гыйлемле сүздән тәм таба. Аныңча, әшәке, дорфа сүзләр кешеләрне һәләкәткә юлыктыручылар. Утыз Имәни, гомумән, әдәпсез, әхлаксыз рәвештә аралашу, сөйләшү – дәүләтне көчсезләндерә,-дип саный.
Шагыйрь- Дәрдемәнд татар булуы белән горурланудан, беркайчан да, бернинди шартларда да татарлыктан баш тартмаячагын искәртә:
Татарлыктан татар һич гъәр итәрме,
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар углы татармын
Татар түгел димә-башың ватармын!
Дәрдемәнд ”Мин татармын” [ 8 , 5 ]
Әгәр шагыйребез , чыгырыннан чыгып , шулай “Баш вату”га барып җиткән икән, димәк, бу мөһимнән дә мөһим мәсьәләгә әйләнгән.
70 ел үткәч, шул ук мәсьәлә тагын күтәрелә. Бу юлы Ш.Галиев үзенең әрнүләрен шигырь аша әйтеп бирә.
Телгә тимә-аңга тимә,
Телгә тимә-канга тимә,
Телгә тимә-намга тимә,
Телгә тимә-җанга тимә!
Ш.Галиев “Туган телем” [ 8 , 23 ]
Мәҗит Гафуриның “Ана теле” шигыре дә Дәрдемәнд шигыренә аваздаш:
Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел
Шул тел аркылы иман, уку, язуны үгрәнәм,
Шул тел аркылы укып – белеп, булырмын чын адәм.
М.Гафури “Ана теле” [ 8 , 7 ]
Бу шигъри юллар аша шагыйрь телнең төп функция башкаруын әйтә. Ул –дөньяны танып белү. М. Гафури белемле, әхлаклы, тәрбияле кеше тәрбияләүдә туган телнең роле бик зур булуын ассызыклый.Туган тел аңа яшәргә көч бирә.
Гомумән алганда, революциягә кадәрге чорда халык үз туган теле белән, татар милләте вәкиле булуы белән горурланган, күп кенә милләтпәрвәр әдипләребез телебез һәм милләтебез өчен җан атып яшәгәннәр.
Милли тел- күрке халыкның, бетми милли телләр
Күп яшәргә дәртле милләт халкы милли тел биләр.
Яхшы милли телле – милләт, милли тел- милләт җаны,
Изге хисне, милли гадәтне дә милли тел сөйләр.
Миргазиз Укмаси “Милли тел” [ 8 , 8 ]
Шагыйрь милли теле булган халыкның күп гасырлар буе яшәячәгенә басым ясый. Үз телебез булганда милләтебезнең югалмасына ышана.Чыннан да бары тик үз туган теле булган халык кына дәүләтле була ала һәм милләт буларак таныла.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры татарларның гимнына әверелде. Бу хәл халыкның үзенең туган теленә, аның язмышына битараф түгеллегенә басым ясый.


2.Телнең чисталыгы өчен көрәшү.
Революциягә кадәрге чорда татар теле барлык татарлар өчен дә үзара аралашу, белем –тәрбия теле була. Әмма бу чорда да телнең чисталыгы , камиллеге өчен көрәш барган. Мәсьәлән, Дәрдмәнд шигырьләре :
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү-яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вәләкин телгә-телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Дәрдемәнд “Кил өйрән...” [ 8 , 5 ]
Шагыйрь телне бозып, чуарлап сөйләшүче адәмнең хәтта нинди милләт вәкиле икәнлеген ачыклап булмавына борчылуын белдерә.
Урысчада күп сүзең, азмы татарча,
Белалмыйм , кем син – урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?
Дәрдемәнд ”Кем син?” [ 8 , 5 ]
Революциядән соң дәүләт башына большевиклар килә һәм алар милләтләрне берләштерү идеясен алга сөрәләр. Бу исә милләтләрнең үз хокукларын, үз ихтыяҗларын кысуга китерә, диннән баш тарту, аны бетерү политикасы алып барыла. Ләкин шагыйрьләребез телебезне яшәтү өчен, саклап калу өчен көрәшләрен дәвам итәләр.
Сүз юк,
Урыс телен белү кирәк нәрсә.
Ләкин
Кирәклеген аның бутыйлар,
Татарларга, татар була торып,
Урысчалап доклад укыйлар ,-дип яза Һ.Такташ үзенең “Авызлары борыннары җимерелгән сүзләрне яклап” шигырендә. Ул әлеге шигырендә вата – җимерә кемгәдер ярарга һәм ошарга тырышып, русча сөйләшеп азапланган кайбер затлардан ачы көлә:
Урыс теле инде урыс белән
Сөйләшергә , әйтик, яраса,
Татар теле ул бит татар белән
Аңлашырга ярый ләбаса.
Һ.Такташ“Авызлары борыннары җимерелгән сүзләрне яклап” [ 7 , 337]
Такташ башлаган тема буыннан буынга дәвам итә.
Аңлый алмыйм нигә кайберәүләр
Үз телләрен рәтләп белмиләр.
Ә җитмәсә тагын , эч пошырып,
Ике телне бутап сөйлиләр.
Оят түгелме, ике телне бозып,
Кырлы-мырлы сәлам бирергә ?!
“Мин Җәмилә түгел , Жинечкә!”-дип,
Күккә борын чөеп йөрергә?!
М.Хөсәен” Мин Җәмилә түгел, Жинечкә! “[ 5 , 62 ]
И Кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак Мескенләнмә, бакый гомер килгән
Телне шундый бозып сөйлисең! Тел байлыгын итмә кадерсез.
Ил колагын хурлап, халыкның Бер уйласаң, илаһи бит, изге-
Рухын рәнҗетәмен димисең! Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Р.Фәйзуллин”Туган тел турында бер шигырь” [ 9 , 48 ]
Шагыйрьнең тел байлыгының кадерсез хәлгә төшүенә күңеле сызлана. Үз телебездә әйткән һәрбер сүзнең, хәтта авазның изге булуын искәртә, киләсе буыннар турында борчыла:
Ана телен ватып – бозып сөйләп,
Кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, ялган чир булып,
Яңа буыннарга күчә бит!
Р.Фәйзуллин”Туган тел турында бер шигырь” [ 9 ,48 ]
3.Тел кыйммәтләрен сакларга омтылу, аның язмышы өчен борчылу.
Шагыйрьләр туган телнең бозылуының юкка чыгуының сәбәпләрен дә эзлиләр, күрсәтергә омтылалар.
Бер сәбәпне алар катнаш никахларда күрәләр.
Кыз да бирдең кияүгә,
Ул да бирдең киленгә:
Сөйләшүче бетеп бара
Инде туган телеңдә.
Динеңне дә югалттың,
Денеңне дә югалттың.
Орлыгы да калмас әле
Синдәй тиле юмартның
И.Гыйләҗев”Татар язмышы” [ 5 , 74 ]
Бер сәбәпне гаиләдә ана телендә сөйләшмәүдә дип уйлыйлар.
Син татармы,
Син башкортмы-
Анда түгел мәсьәлә,
Анда түгел мәсьәлә,
Башкорттан да, татардан да
Урыс туа- вәт бәла!
Менә кайда мәсьәлә.
Әнгам Атнабаев”Мәсьәлә” [ 12 , 94 ]
Исем китеп торам кайчак:
Минем йортмы,бу кем йорты?-
Балаларда –урыс теле,
Үз телләре-ярым-йорты.
“Бисмиллаң” әйт, диләр иде,-
Авызыңа шайтан керер....
Кайчан керде балаларга
Без күрмәгәч, кемнәр күрер?!
Терсәк якын – тешләп булмый,
Җитми икән буй терсәккә.
Үз балаңның авызыннан
Явыз Иван тел күрсәтә.
Х.Әюп “Тел күрсәтә” [ 12 , 183 ]
Гомер узган, ата-аналар үзләренең маңкортлар, туган телсез балалар тәрбияләүләрен сизми дә калганнар. Ләкин терсәкне тешләп булмый.
И родной тел ,аңлаталар:
Можно жить и без синсез Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.
В.Казыйханов “И родной тел” [ 3 ,108]
Бала үзенең туганнарын ана телен өйрәтмәүдә гаепли, сөйләшә белмәвенә борчыла.
Тыңлый Хәниф үзе дә,
Тик аңламый берни дә...
Ишетсә дә көн саен,
Бу телне ул белми лә!
Күрсәң иде малайның
Ничек гаҗәпләнгәнен:
-Кара әле, яшь чакта
Мин татарча белгәнмен?!
Ш.Галиев”Магнитофон онытмый” [ 2 , 40 ]
Бу шигырь ярдәмендә әдип ата-аналарны уйланырга мәҗбүр итә. Биредә хәтта герой үзе дә гаҗәпләнә, ни өчен ул үзенең туган телен аңламавының сәбәбен белә дә кебек. Ул кечкенә чакта магнитофон тасмасына язылган саф татарча сөйләмен ничек оныта алган соң?! Кем гаепле бу аяныч хәлләрдә? Менә шул рәвешле күп кенә шагыйрьләребез чаң суга! Гаепне бары тик үзебездән эзләргә кирәклегенә басым ясыйлар.
Сәбәпләрнең тагын берсе: татарлардан, татарча сөйләшүдән көлү. Шуннан качып та күп кенә кешеләр гаиләләрендә урысча сөйләшүгә күчтеләр.
Без болай да артык түземлеләр,
Сүз дәшмичә күпне күтәрдек.
“Поганыйлар” дигән кимсетүне
Җәрәхәтле җаннан үткәрдек.
Г.Әхтәмова “Безнең халык” [ 1 , 27 ]
“Даһиларның “акцентына түзеп
Минем акцентымнан көлделәр...
Еллар узгач күрдем, алар икән
Үз телләрен хәтта белмиләр.
Л. Шагыйрьҗан “Мин авылда үскән...” [ 5 ,76 ]
Кемнәр генә “сүзләмәде”
“Кыйнамады” кемнәр генә?
Туган тел, дип, сөйләнделәр,
Калды ләкин сүздә генә.
Э.Шарифуллина “Татар мөгаллиме” [ 5 ,71 ]
Нинди генә тыюларга, кыйнауларга, рәнҗетүләргә карамастан телебез яшәргә омтыла. Ринат Харис болай дип яза:
Аерылганны аю ашар, диләр...
Татар телем бик күп гасырлар
Аю-бүредән бик күп таланса да,
Исән кала алды асылда.
Р.Харис “Төрки телләр” [ 10 , 421 ]


4. Киләчәк буынны Туган телебезне сакларга чакыру,өндәү.
Әдипләребез әле өметләрен өзмиләр, киләчәктә хәлнең үзгәрүенә ышаналар.
Киләчәкнең башы бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә-
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә
Матур итеп туган телеңдә!
Р.Фәйзуллин”Туган тел турында бер шигырь” [ 9 , 48 ]
Ләкин күпләр үз йортыннан куды
Туган Сине-үзенең Әнкәсен.
Үз әнкәсен йорттан куган кеше,
Туган илем бар, дип әйтмәсен !
Әйтмәсен!...
Р.Әхмәтҗанов “И туган тел!” [ 8 , 52 ]
Шагыйрь туган телен әнкәй дип атый. Туган телен белмәгән кеше –ятим. Аның туган иле дә, милләте дә юк.
Байлыгымның олылыгын тоеп,
Ышанып керәм якты көнемә.
Дәверләрне ачар ачкычым бар-
Рәхмәт яусын туган телемә!
Х.Әюпов”Тел ачкычы” [ 5 ,78 ]
Көлү теле, елау теле
Уртак, диярләр.Беләм.
Ләкин татарча елыйм мин,
Татар телендә көләм.
З.Насыйбуллина “Туган тел” [ 5 , 50 ]
Туган телдәй җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Р.Вәлиев “Туган телдә дәшсәм генә” [ 5 , 86 ]
Димәк, безнең әби- бабаларыбыз гасырлар дәвамында туган телебезнең исәнлеге, матурлыгы, чисталыгы өчен көрәшкәннәр. Тора-бара аны яклау, саклау, киләчәк буыннарга исән-имен тапшыру өчен көрәш юлына басканнар. Шагыйрьләребезне яшьләрнең телне белмәүләре бик борчый. Һәм алар бөтен татар дөньясына чаң сугалар, аларны уятырга, милли аңнарын үстерергә омтылалар.Өлкән буын шагыйрьләре өчен тел-изге нәрсә. Сибгат Хәким болай дип язган иде:
Язмышым үзең аердың,
Юк әткәм һәм әнкәм
Юк җирдә башка шатлыгым,
Әйтче, мин кемнән, я, ким?
Әнкәмнән мәхрүм итсәң дә,
Телемнән итмә ятим.
С.Хәким “Тел изге” [ 6 , 42 ]
Татар телен нәрсә көтә соң? Шагыйрьләр яшьләргә ни әйтергә телиләр?
Телне, милләтне саклап каласың килсә, уяу бул!
Моң-сагышның суын эчеп үстем,
Милләтем, җаным син минем.
Тарихыбыз кабатланмас димә-
Йокламагыз, энем, сеңелем!
Сафуан Муллагали “Кара болыт керә арага”[ 12 ,27 ]
Уяу булу гына җитми, соңга да калмаска кирәк.
Давыллы еллар күгендә
Көчләр тагын сынала.
Үз бәхетеңне яуларга
Берүк, халкым, соңлама!
Әсһәр Кәшфуллин “Берүк халкым, соңлама!” [12 , 360 ]
Ә шулай да бик өметсез түгел,
Татар кешесенең күге бар:
Күз карасы кебек саклый алса,
Җирдә яшәр туган теле бар
Г.Әхтәмова “Татар кайгысы” [ 1 , 39 ]
3. Телне саклап калу өчен белемле дә булырга кирәк.
Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.
Әремнәрдән әче, балдай татлы телем.
Сине саклап калыр өчен, күпме белем
Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...
Л. Шагыйрьҗан “Туган телгә мәдхия” [11 ,177]
Кайчандыр татарга тылмач кирәкми дигәннәр. Бүген алай түгел. Һәрбер татар урыс теленнән тыш, инглиз яки башка Европа телен белергә тиеш. Ләкин иң элек кеше үз телен белергә бурычлы.
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма-
Туган телне онытма!
Ш.Галиев “Туган тел” [ 2 , 12 ]
Туган телеңне онытмау өчен кешегә иң кирәкле нәрсә-иман. Кеше иманлы булганда гына ата-анасын, әби-бабасын, җиде буынын һәм туган телен дә онытмый.
Иң кадерле бүләк-татар телем минем,
Иң кадерле бүләк- Илкәем.
Имансызлык китсен минем туган телдән,
Иманлылык күрсен Җиркәем.
Г.Галимова “Туган телем” [5 ,64 ]
Талымлы син, ягымлы син,
И Туган тел, Туган тел,
Халкым кебек уңган тел!
Күктән иңгән иман нурын
Мәңге саклый торган тел.
М.Галиев “Туган тел” [8 ,75 ]
Йомгак
Йомгаклап, минем шуны әйтәсем килә: туган телебез-безнең киләчәгебез. Безнең төп бурыч-телебезне саклау, аны баету. Мин дә бу фәнни эшем белән телебезнең чисталыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен көрәшүгә үземнең кечкенә генә өлешемне керттем дип уйлыйм. Һәм минем татар халкына әйтәсем килә:
Татар кешесе! Бел.Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буена чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер! Оныкларыңа аны исән-имин килеш тапшыр.
Соң мнутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әни!”-дип-
Соң мнутта үз телеңдә әйтә алсаң: “Әти!”-дип-
Күзләреңә яшьләр тыгылыр-
Туган телең әнә шул булыр!
Зөлфәт “Туган тел” [ 8 ,75 ]
Татар Кешесе! Горурлан! Син Җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Синең өчен барлык халыклар да тигез. Әмма бүтәннәрне хөрмәт иткәндә үзеңнең дә гадел хөрмәткә, лаек икәнлегеңне онытма.
Гаеп эзләмәгез, зинһар,
Көнләшеп егәренә.
Изгелек, бары изгелек
Татарның йөрәгендә
Г.Әхтәмова “Мин татар” [ 1 , 36 ]
Без-татарлар!
Бик күп татарларның
Барын бергә җыйган татарлар.
Я, әйтегез, җирдә
Бездән көчле,
Бездән эшчән нинди милләт бар?...
Г.Рәхим “Без-Татарлар” [ 8 , 48 ]
Татар кешесе! Киләчәккә кара!Киләчәк буынның язмышы өчен дә җаваплы икәнеңне исеңнән чыгарма. Нәселеңнең рухи, физик һәм милли сәламәт булуы синең кулда. Гаилә корганда җавапсыз һәм талымсыз булма.
Була туйлар, кушыла каннар, туа даннар.
Кимсенмичә, горурланып, башны чөеп,
Татар булып яшик әле, и туганнар!
Г.Әхтәмова “Татар булып яшик!” [ 1 , 38 ]






Кулланылган әдәбият
Әхтәмова Г.Х. Йөрәгемдә яшен. Шигырьләр. - Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2004.-223б.
Галиев Шәүкәт. Дөресен әйткәндә: Лирика, юмор. сатира.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1989.-159 б.
Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. -Яр Чаллы: Өзлексез педагогик белем бирү институты, 2001.-240 б.
Мөхәммәдьяр. Нуры Содур. Поэмалар, шигырь.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.-336 б.
Сафиуллина Ф.С. Татар теле - шагыйрьләр теле. - Казан: Мәгариф, 2002.-95б.
Сибгат Хәким Әдәби публицистик мәкаләләр. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.-375 б.
Такташ Һ. Шигырьләр һәм поэмалар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. -159 б.
Тел ачкычы: сүз һәм туган тел турында шигырьләр / төз. Э.Кәлимуллина.-Казан: Татар. кит. нәшр., 2010.-95 б.
Фәйзуллин Р.Г. Сайланма әсәрләр: 6т. / Равил Фәйзуллин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.
Харисов Р.М. Сайланма әсәрләр: 7 томда / Ренат Харис; төз. Һәм кереш сүз авт. Ф.Хәсәнова. - Казан : Татар. кит. нәшр., 2006.
Шагыйрьҗан Лена Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2005.-303 б.
Шәех Забиров, Фәния Хуҗахмәт.Татар мөселман календаре. Казан: Идел-прес полиграфия нәшрияты, 2003.-368 б.

Приложенные файлы


Добавить комментарий