Ич биектау сибгатуллин


Биектау районы
Ташлы Кавал төп гомуми белем бирү мәктәбе
“Илһам чишмәсе”исемендәге II республика әдәби- иҗат бәйгесе
Иҗат итте: 8 нче сыйныф укучысы
Сибгатуллин Инсаф Ирек улы
1998нче елгы,тел.884365 70-4-62
Җитәкче:Гобәйдуллина А.Ф.
2012
У ң ы ш л а р г а и л т е р ю л ы м .
Гүзәл табигатьле туган авылым
Ташлы Кавал – гомер бишегем.
Әйтеп тору кирәк булыр микән,
Туган җирдә яшәү ничеген.
Мин сокланып карыйм авылыма,
Уңдырышлы туган җиремә.
Горурланып карап торам һәр көн
Кырларымда үскән игенгә.
Киләчәген уйлап борчыламын
Авылымның , туган кырларның.
Туган җиркәемдә гомер итеп,
Агроном булу -хыялым.
Күреп торам , бүген бик тә кирәк
Чып-чын хуҗа шушы кырларга.
Икмәк булса гына фәнебез үсә,
Казанышлар туа дөньяда.
Хыялымда туган кырларымны
Алтын диңгез итеп күрәмен,
Иң алдынгы авыл дигән данны
Илгә таныту -минем теләгем.
Җир хезмәте сорый сабырлыклар,
Белемле һәм төпле булуны.

Көрәш белән генә җиңгән авырлыклар
Уңышларга илтер юлымны.
Менә шулай, эштән ләззәт алып,
Яшисе иде ихлас куанып.
Киләчәккә карыйм өмет белән,
Ә Ходайдан сорыйм тик саулык!
А г а ч .
Кем утарткан икән бу агачны
Безнең бакча түренә.
Авыл башына чыксаң да
Бик ерактан күренә.
Аңа инде йөз яшь чамасыдыр ,
Картырактыр да ,бәлки.
Сөйли иде ,аны кечкенәдән,
Хәтта белгән минем дәү әти.
Авылыма кайтсам - ул беренче
Каршы ала мине куанып,
Аерылганда –күздән югалганчы
Озатып кала, бераз моңаеп .
Укытучыма .
Укытучым!
Ашыгасың һәр көн мәктәпкә,
Өйрәтәсең бары әдәпкә ,
Аңлатасың безгә тормыш фәнен ,
Таба күңелең шуннан яшәү ямен.
Үз итәсең һәрбер баланы син ,
Яшь буынга тәрбия бирәсең,
Ачкыч табып ,бала күңеленә
Белем орлыклары сибәсең
Күңелеңдә ниләр бардыр ,
Йөзләреңдә һәрчак елмаю.
Берәр балаң юлдан тайпылса да,
Күзләреңдә чагыла сагаю.
Йөрәкләрнең иң олысыдыр синдә,
Карашларның иң-иң җылысы.
Бик җаваплы , авыр хезмәтең,
Күрсәң иде кадер –хөрмәтен.
Тукайга.
Тукай ,син сихри якты нур кебек,
Шул яктыга һаман омтылам.
Бер карасаң,гап-гади дә син,
Әмма сиңа тиңнәр юк сыман !
Тукай ,син иманы кебек милләтемнең,
Бик зур мирас безгә калдырдың.
“Әллүки”, “Тәфтилү ”, “Туган тел”
Баш очында кояш булып тора гел.
Тукай ,син маягы кебек татарның,
Юлларына нурың сибәсең.
Гасырларны кичеп килгән моңың
Кичергәнен аның сөйләсен.
Тукай , син якты йолдыз кебек,
Янасың милләтем күгендә.
Бөеклекнең алтыннарына манылып,
Исемнәрең яңгырый бүген дә.
Яз ул- шатлык!
Яз көннәрен бик яратам ,
Бар дөнья-яшеллектә.
Алмагачлар һәм шомыртлар –
Барысы шау чәчәктә.
Әнә, кабат урап алган
Чыршыларны ак томан.
Инде кайтты сыерчыклар,
Шат җырлар җырлый торган.
Яз ул –кояш,яз ул- шатлык!
Якты хисләр күңелдә .
Тынычлыклар гына булсын,
Туган авылым күгендә.

Приложенные файлы


Добавить комментарий