Мхббттн жырлар кала


Мәхәббәттән җырлар кала...
(Марат Кәбировның шул исемдәге повестен өйрәнү).
Хафизова Миләүшә Рафхатовна,
Әтнә районы Иске Өҗем мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Яңа программа буенча татар мәктәбенең өченче баскычында хәзерге әдәбият кысаларында З. Хәким, Р. Зәйдулла, М. Кәбиров әсәрләрен өйрәнү каралган. Бу вакытка укучылар аерым төрләрне анализлау алгоритмын үзләштергән булалар инде. Без, гадәттә, эш барышында таблица-конспект тутырып барабыз, бу истә калдыру, кабатлау өчен бик уңай. Игътбирыгызга шуның киңәйтелгән вариантын - дәреснең төп эчтәлеген тәкъдим итәбез. Эш формалары, әлбәттә, күптөрле булырга; биремнәрне парлап, төркемнәрдә, фронталь башкарырга; Сингапур яки башка укыту технологияләре кулланырга мөмкин, монысы - һәр укытучының үз иҗат мәйданы.
Максат. 2000-2010 нчы еллар мәдәнияте үрнәге буларак, М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестен өйрәнү.
Бурычлар.
Әсәргә проблемалы-тематик анализ ясау.
Кеше тормышында әхлакый кыйммәтләрнең әһәмиятен төшендерү.
Җиһазлау. Дәрес эшкәртмәсенә нигезләнгән тематик презентация.
Эпиграф: әсәрдәге Кыям абзый җырыннан өзек:
Алмаларын жәлли тормыш,
Җаннарыма таш ора.
(М. Кәбиров)
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру.Укытучының кереш сүзе. Балалар! Тиздән мәктәп бусагасын атлап чыгып, мөстәкыйль тормышка аяк басарсыз. Сез имтиханнар, армия, укырга яки эшкә урнашу турында уйлыйсыз; күбегезгә шәһәргә чыгып китәргә туры киләчәк. Без дәрестә өйрәнәсе әсәр герое да тормыш юлын нәкъ сезнең кебек матур хыяллар, зур өметләр белән башлый. Әйдәгез, бүген Гөлзилә һәм аның юлында очраган кешеләр, каршылыклар турында сөйләшик; аңа нинди проблемаларны чишәргә туры килгәнен карыйк. Автор бу әсәре белән безгә нәрсә әйтергә тели икән, аның фикерләре барыбыз өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм. Башта аның үзе белән танышып үтик.
II. Яңа теманы өйрәнү.
1. Язучы турында белешмә. Бер-ике укучы язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында чыгыш, проект эше яки сайты (maratcabirov.com) белән таныштыру әзерләргә мөмкин.
2. Уку мәсьәләсе кую. Инде хәзер әсәрне анализлауга күчик, шулай ук анда күтәрелгән проблемалар турында сөйләшербез, геройларга бәя бирергә тырышырбыз.
3. Уку мәсьәләсен адымлап чишү куелган сорауларга җавап табу, биремнәрне үтәү, фикерләрне дәлилләү аша бара.
Жан-
ры төре. Эпик әсәр. Геройлар язмышы, алар белән бәйле вакыйгалар тасвирланган. Повесть (бәян). Тормыш күренешләре Гөлзиләгә бәйле сюжет сызыгы буенча гәүдәләндерелә; төп герой - берәү, ул хәрәкәттә күрсәтелә; вакыйгалар артык күп түгел.
Иҗат юнә-
леше, агы-
мы. Синкретик реализм. Геройлар яшәү кагыйдәсен эзлиләр. Эш-гамәлләр генә түгел, уй-кичерешләр дә үзәккә куелган: Гөлзиләнең, әтисенең, Таһирның хисләре калку итеп тасвирланган. (13-14 нче, 42-43 нче, 90-91 нче битләрдән өзекләр). Романтик хис- мәхәббәт, аның хакына Гөлзилә тормыш максатыннан, ә Таһир, сөйгәненә йөк булмас өчен, яшәүдән баш тартырга да риза. Бу саф хисләр тормыш чынбарлыгына-җәмгыятьнең рәхимсез шартларына бәрелеп, чәлпәрәмә килә.
Тема Әхлакый эзләнүләр. Әсәрдә һәркемнең үз бәхет кыйбласы: мәхәббәт, байлык, дәрәҗә... Бу юлдагы ялгышлар өчен түләргә кирәк, “гөнаһ-җәза” бәйләнеше котылгысыз: Фәүзия үги кызын кыерсыта - баласын югалта, Гыйльман башкаларны рәнҗетә - үз-үзенә кул сала, Нурия үзен сата - авыру эләктерә, Гөлзиләнең бәхетле елмаюы күз яшьләренә күмелә, һ.б.
Проб-
лема-
лар Кешенең тормыштагы урыны. Кирәксез кешеләр җәмгыяте: армиягә сәламәт егетләр чакырыла - гарипләнгәч, алар илгә артык йөк; кешеләргә мөмкинлекләрен ачарга җай юк.
Ришвәт. Уку йортларына урыннар (“Кемнәрнең нинди билге алачагы имтихан башланганчы ук билгеле була инде”), тулай торакларда бүлмәләр, дәваланып аякка басу (Таһирны Мәскәү табибларына күрсәтү өчен акча кирәк) - боларның барысы өчен дә түләргә кирәк.
Мәхәббәт һәм җаваплылык. Таһирның сөйгән кызын явызлардан аралап калуы; авыр хәлдә калгач, Гөлзиләнең аны ташламавы; егетнең үзе турында түгел, сөйгәне турында уйлап, үлемгә баруы.
Эчүчелек. Авылда да, шәһәрдә дә халык егылып эчә. Гөлзилә дә, аракы сатып, акча колына әйләнеп ала. (86-87 нче битләр). Нәфисә-нең эчүчелек сәбәпләрен милләт язмышына бәйләгән фәлсәфәсе.
Көчлеләрнең көчсезләрне җәберләве. Гыйльманның Гөлзиләне мәсхәрәләве; Хәдичә карчыкны талап, көчләп чыгып китүе.
Эшсезлек. Гөлзилә авылда күңеленә яткан эш тапмый. Шәһәрдә дә көтеп тормыйлар аны: эше табылса, хезмәт хакы түбән булып чыга, җитмәсә, торыр урын табу - мең бәла. (54 нче бит).
Шушы проблемага бәйләп, әсәрдәге үзенчәлекле фикерне карап китү дә кызыклы: “Авыл кешесе ... үз теләге белән хайван хезмәтчесенә әйләнә, шуннан да зуррак юләрлек бармы инде?”
Идея-се Тәҗрибә күрсәткәнчә, фикерләр бер генә булмый.
1. Әхлаксыз җәмгыятьтә кеше бик күпне югалтырга, үзе дә югалырга мөмкин. Шул тормышка яраклашсаң гына уңышка ирешә аласың. “Түрәсенә дә, бүтәненә дә дөреслекне күзе чәчрәп чыгарлык итеп әйтә торган сәер кыланышы” булмаса, Кыям абзый, бәлки, бөек җырчы булыр иде? Таһир да “горурлык хисе, егетлек эшләргә ашкыну тойгысы” белән армиягә китми калса, гарипләнеп кайтмас иде.
Әйләнә-тирә җәмгыятьнең чынбарлыгы белән килешсәк тә, оптимистик фикергә килмәсәк, дәреснең нинди әһәмияте булыр икән? Капма-каршы мисалларны карыйк.
Нурия сафлыгын югалту бәрабәренә укырга керә, әмма җырчы булып китә алмый, әхлаксызлык сазлыгына кереп бата.
Гөлзилә Нуриянең ялгышын кабатлап та, аракы сатып та үзенә юл ачмакчы була. Ләкин мәхәббәткә тугрылык һәм туган җир җылысы аны ялгышлардан аралый. Гөлзилә инде җырчы булу гына аз икәнен, туган җиргә хезмәт итәргә, аның горурлыгы булырга кирәклекне аңлый.
2.Максатка ирешеп була, әмма моның өчен әхлакый якны онытмаска; якыннарыңа таянырга; үзең турында гына түгел, башкаларга файдалы булу турында да уйларга кирәк.
3. Халык (бу очракта Кыям абзый) җыры, моңы юкка чыкмый, зур сәхнәләргә менә, яши.
Кар-шы-лык-лар Каршылыкларны төркемнәргә бүлү, һәркайсына аңлатма бирү эшен башкарырга мөмкин.
Кеше-тирәлек: Таһир-җәмгыять, Гөлзилә-җәмгыять, һ.б.
Кеше-кеше: Таһир-Гыйльман, Гөлзилә-Фәүзия, Гөлзилә-Нурия, Гөлзилә-Саимә карчык, Гөлзилә-Таһир, һ.б.
Эчке каршылык: Гөлзиләнең аракы сатуга бәйле кичерешләре, Таһирның яшәү-үлем дилеммасын хәл итүе, һ. б.
Сю
жет-ком-
по-
зици-ясе Әсәрдә Гөлзилә язмышы белән бәйле төп сюжет сызыгы (кульминацион нокта - Таһирны терелтү хакына карьерадан баш тарту мәсьәләсе) вакыйга-хәлләр дә, хис-кичерешләр булып та үсә. Гөлзиләнең әти-әнисе, Нурия, Гыйльман язмышларын да аерым сюжет сызыклары буларак карарга мөмкин. Төп композицион принципның каршылык булуын билгеләргә кирәк.
Образ-лар бире-леше Төп образ - Гөлзилә; ярдәмче образлар - Фәүзия, Таһир, әтисе, Нәфисә, Гыйльман, Саимә карчык. Әхмәт Сабиров, Нәфисә, Нурия, Әлфия; эпизодик образлар - Галәветдин абзый, Ришат, Гүзәл, мулла абзый, һ.б. Әсәргә автор образы хикәяләүче буларак килеп керә, вакыйга-хәлләргә бәяләмәсе башкалар аша да, турыдан-туры да (җәмгыятьтә акча хакимлеге- 89 нчы бит) бирелә.
Образларның һәркайсы каршылыклы, аларны берьяклы гына бәяләп булмый. Гөлзилә саф күңелле, эшчән-комсыз; Әхмәт Сабиров Гөлзиләне сатылырга өнди - шул ук вакытта аның ныклыгына соклана; Гыйльман ерткыч, явыз, әмма вөҗдан газабы кичерә дип уйларга нигез бар, һ. б.. Таһирның үз-үзенә кул салуы да каршылыклы фикерләр уята, әмма бүген яшьләр арасында суицид киң таралуын истә тотып, бу хәлгә негатив бәя бирергә кирәк
Геройларның күбесе яхшылыкны нинди дә булса файда бәрабәренә генә эшли: Нәфисә Гөлзиләгә ярдәм итә- акча ала; Саимә карчык сумка тулы ризык кайтканда гына киң күңелле; Әхмәт Сабиров та кызны талантлы булганы өчен генә укырга кертергә җыенмый.
Йомгаклап әйткәндә, без шундый каршылыклы, исәп-хисап алдан йөри торган җәмгыятьтә яшибез, әмма анда Яхшылыкка урын бар.
Сән-
гать-
чә эшлә-неше. Сурәтләү чараларын табуны мөстәкыйль эшләтергә яки өйгә бирергә, соңыннан гомумиләштереп нәтиҗә ясарга була. Әсәрдә антитеза алымы (“Бәхетле елмаю - ачы күз яшьләре”), үзенчәлекле метафоралар (“тузан-...агышыннан тукталып калган Вакыт...), аларның антонимлыгы (“Бөтен тир-як аклык, яктылык бөркеп тора...”-“...яшеле уңа башлаган яфраклар...”) өстенлек итүгә игътибарны юнәлтергә кирәк.
III. Йомгаклау.
1. Бәяләү. Төрле этаплардагы эшчәнлеккә дәрес ахырында гомуми бәя куела.
2. Өйгә эш итеп, аерым проблемалар, образлар, һ. б. турында сочинение язарга яки аңа әзерләнергә бирәбез.
3. Укытучының йомгаклау сүзе. Әсәргә анализ ясау барышында теоретик белемнәрне ныгыттык. Шулай ук максатларга ирешүнең җиңел генә булмаячагын да аңлагансыздыр. Тормыш җаннарыгызга таш орган чакларда ярдәм итәргә әти- әниләрегез; көч алырга туган җирегез, мәктәбегез барын онытмагыз! Язмышыгыз якты җырдай булып язылсын!
Файдаланган әдәбият.
Д. Ф. Заһидуллина. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.-Казан, “Мәгариф”, 2000.
Д. Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т. Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих.- Казан. “Мәгариф”, 2004.
М. Кәбиров. Мәхәббәттән җырлар кала.- “Мәхәббәт яңгыры: Повестьлар.” Казан, ТКН, 2006.

Приложенные файлы


Добавить комментарий