Милли шхес


МИЛЛИ ӘДӘБИЯТ ҺӘМ ХАЛЫК ПЕДАГОГИКАСЫНА НИГЕЗЛӘНЕП, ӘХЛАКЛЫ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛИК
 
Җәмгыятебез үзгәрешләр чоры кичерә. Икътисадта, тормышыбызның башка бик күп кенә өлкәләрендә югары технологияләр кулланыла. Бигрәк тә яшь буынның рухи-әхлакый хәле борчый. Ә бит халкыбызның алдагы көне, киләчәк язмышы яшьләргә бүген нинди тәрбия бирү белән тыгыз  бәйләнгән.
Бүгенге көндә яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә халык педагогикасы хәзинәләреннән файдалану кирәклеге бигрәк тә үзен сиздерә, минемчә. Чөнки яшь буында милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша үз туган телен, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнергә омтылучы, үз милләтенең мәнфәгатьләре өчен янып-көеп йөрергә сәләтле шәхес тәрбияләүне халык педагогикасыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә гаять зур роль уйнаган гореф-гадәтләрне, традицияләрне торгызу-яңарту чорында яшибез дисәк тә ялгышмабыз.
         Нәрсә соң ул халык педагогикасы?
         “Педагогика” дигәне һәркемгә аңлашыла булыр. Грек теленнән алынган бу сүз яшь буынга тәрбия бирүне аңлата. Халык педагогикасын, димәк, яшь буынга белем һәм һәм тәрбия бирү фәне дип аңларга кирәк.
Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында бала тәрбияләү белән багланышлы карашлары, фикерләре һәм ысуллары тупланып килгән, һәм бу гаҗәеп рухи хәзинә, өзлексез камилләшә барып, буыннан буынга тапшырылган. Яңа буын үз чиратында халык меңәр ел туплаган гореф-гадәтләрне, йолаларны санлап, телен-динен хөрмәтләп яшәгән. Олыга – олы дип, кечегә – кече дип караган. Картайган ата-анасын тәрбия кылуны, тудырган баласын багып үстерүне изге бурыч итеп санаган, бәндәнең рәнҗеш-каргышыннан, ананың бәддогасыннан уттан курыккан кебек курыккан. Хак хаклый белгән безнең халык: алла хакын, ата-ана хакын, күрше хакын, тол-ятимнәр, ярлы-ябагайлар хакын, милләт хакын...
Беркемгә дә сер түгел, әхлак нормаларын бозылган коточкыч вакытта яшибез. Кайбер яшьләрнең үз-үзләрен тотышына карасаң, чәчләрең үрә торырлык. Кем гаиләсендә, нинди шартларда тәрбияләнә икән бу бала дип уйлыйсың? Ата-анасы кемнәр икән соң бу баланың дип гаҗәпләнәсең? Әти-әнисе нәрсә карый икән дисең? Ә бит бу балаларның күбесе - “чит илдән кергән шаукым нәтиҗәсендә бозылып өлгергән” буын балалары. Араларында наркоман, “яшел елан” белән мавыгучы ата-аналарның балалары бар. Гаиләдә ул балаларның кирәге юк. Анда аларны дорфалык, салкынлык, битарафлык чолгый. Ә бала кая да булса сыенырга тиеш бит. Кызганычка каршы,  “Америкача яшәү” дип аталган тормыш стиле дә телевизор экраннары аша бары тик физик көчне, буйсындыруны һәм әнә шул максат белән үтерүне, мыскыллауны пропагандалый. Халыкка, бөтен җәмгыятькә матур үрнәк күрсәтергә тиешле кешеләребез дә матди байлык туплау дигән рухи сазлыкка кереп баттылар. Менә шуның өчен дә мәктәп яшь буынга тәрбия бирү үзәге булырга тиеш. Ничек кенә авыр, ничек кенә катлаулы булмасын, без – укытучылар, балаларга матурлык, яктылык, сабырлык мизгелләре бүләк итүчеләр булып калырга тиешбез. Мәктәптә үткәрелгән һәр дәрес, һәр тәрбия сәгате - укучы бала өчен тормыш мәктәбе.  Көннең мәктәптә үткән вакыты – балаларның күпчелеге өчен аларның яшәешләрендә, бәлки, иң матур мизгелләрдер. Монда ул фикерләргә, аралашырга өйрәнә. Иң әһәмиятлесе – үз тәҗрибәсен туплый, шуның белән гомумкешелек тәҗрибәсенә өлеш кертә, рухи яктан байый, физик яктан үсә, ныгый.
Очраклымы, түгелме, “әдәбият” сүзе “әдәп” сүзе белән аваздаш. Әдәбият - чын мәгънәсендә, әхлак, әдәплелек дәресе. Язучы киләчәк буыннар өчен рәхәтләнеп укырлык әдәби әсәрләр язса, тел һәм әдәбият укытучысы буларак, һәм дә өстәп сыйныф җитәкчесе буларак минем бурычым – шушы рухи хәзинә ярдәмендә баланы тәрбияләү.
Тәрбия эше үтә җаваплы, мөгаен иң авыр, шул ук вакытта мәрхәмәтле, изге хезмәт ул. Тәрбия эше ата-аналар катнашыннан башка мөмкин  түгел, һәрхәлдә, тулы да була алмас иде...
Гаилә тәрбиясенең әһәмияте һаман арта бара.Ул балага гаять зур йогынты ясый. Мәктәп исә, үз чиратында, аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тиеш. Болай эшләү, һичшиксез, гаиләне мәктәпкә якынайта. Һәм аларның икесендә дә, гаилә тәрбиясенең сыйфатын яхшырту өчен, балаларга бердәм тәрбияви караш булдыру мөһим. Моңа исә укытучы һәм әти-әни бер-берсе белән бер педагогик телдә сөйләшкәндә генә, бер үк тәрбияви сәясәт үткәргәндә генә ирешергә мөмкин.
Һәр гаилә-зур һәм катлаулы дөнья ул. Аның үз гореф-гадәтләре, традицияләре, хәтта балалар тәрбияләү мәсьәләсенә үзенчәлекле карашлары да бар. Шуңа күрә ата-аналар белән эшләү индивидуаль якын килүне сорый. Яхшы психологик халәт урнашкан,  мәдәниятле һәм белемле гаилә белән -бер төрле, кыен  гаилә белән - башкача; өлкән буын вәкилләре (әби,бабай) булган тулы гаилә белән - бер төрле, ялгыз аналы гаилә белән - икенче төрле; күп балалы гаилә белән-бер төрле эшләү таләп ителә.
Баланың һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең үсеше өчен шартлар тудыру-мәктәпнең төп бурычларыннан берсе.Ата-аналар һәм балалар белән төрле формаларда оештырыла торган уртак эшчәнлек аны хәл итүнең төп чарасы булып тора.
Ата-аналар җыелышы! Мин аны ата-аналар белән эшләүнең төп формасы дип исәплим. Ул мәктәп һәм гаиләнең психологик-педагогик бәйләнешенең тулы бер коплексын берләштерә.  Бу аңлашыла да. Шуңа күрә ата-аналар җыелышлары үткәрүнең форма һәм методларын үзгәртергә тырышам. Еш кына аларны бәхәс рәвешендә оештырам, ул җанлы әңгәмәләр алып барырга мөмкинлек бирә, бәхәсләрне озакка сузмыйча, һәркемгә үз фикерен әйтү мөмкинлеге тудырам.
Җыелыш барышын музыкаль бизәлеш белән тәэмин итү,ата-аналарга “үткен” сорау бирү, әкият геройларын катнаштыру, классны матурлап бизәү, чәй табыны артында аралашу, төрле уеннар кертү, конференцияләр үткәрү, төркем белән эшләү, иҗади бирем бирү һәм башка бик күп төрләрне кулай дип саныйм. Мондый төр хезмәтләр укытучыдан күп хәзерлек сорый, ләкин мондый эшнең нәтиҗәсе куанычлы була.
Бары тик яхшы сүз һәм киңәш кенә ата-анада үз баласына ышаныч тудырырга сәләтле.
Иң беренче эш итеп, мин гаиләләрдә булдым. Гаиләдәге эчке мөнәсәбәт, җылылык, балага уку һәм яшәү өчен нинди шартлар тудырылган?  Боларны белү- сыйныф җитәкчесенең төп бурычы. Гаиләдән башка шәхес тәрбияләү мөмкин түгел.
         Нинди генә гаиләләр юк !?
         Гаилә ул - җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге - ир-ат, әти кеше. Гаилә учагының утын нигездә ана саклый , гаилә тәрбиясе дә башлыча аңа бәйле. Ата→ана →бала , менә шушы өчпочмак бербөтен булганда гына, тәрбия дә бөрбөтен була. Тәрбия эшендә соңга калу гафу ителми. Бала үсә төшкәч бу эшкә укытучы, киң җәмәгатчелек тә кушыла.
         Мәсәлән, мин җитәкчелек иткән 9 нчы А сыйныфында 16 баланың 5се генә әтиле. Җитмәсә  ул 16 баланың 11е -  ир бала. Америка галиме Роберт Мак: “Гадәти халәттә яшәсен өчен, баланы көненә 4 мәртәбә кочарга, ә нормаль үзаңы үсеше өчен 12 тапкыр кочарга кирәк”, -ди. Әлбәттә бу сүзләрдә хаклык зур. Менә шундый зур вазифа сыйныф җитәкчесе өстендә. Ә бала күзләрендә ятимлек ачысы... Тап син ул күзләрне нурландырырлык очкын, көч. Белмим, бу вакытлыча гына аларны юатудыр. Ләкин шулай булса да, без моны эшләргә тиеш. Гаилә җылысын тулысынча ала алмаган бала, иртәгесе көндә үз балаларына гаилә җылысын бирә алырмы икән? Шуңа да гаилә язмышы-җәмгыять язмышы ул,-диясе килә. Әни генә түгел, әти дә балалар өчен бик кирәк. Ә бала белән сыйныфта очрашкач, бала күңеленә ятарлык, аны анасы шикелле назлы сүзләр әйтеп юатасы, ә кайбер вакытта әти шикелле кырыс табигатьле дә булырга туры килә.
         "Шәкертнең рухында аң уяту, әхлак тәрбиясе бирү, шуңа тырышу иң беренчел шартлардан. Укыган, ятлаган нәрсә тиз онытыла, онытылмаса да телдә генә йөререгә мөмкин. Бу бик аз. Төп максат: шул нәрсәләр рухыбызның үз хәзинәсе булып китсен. Рухыбызда шул хакта мәсьәләләр тусын. Гакылыбыз, шөбхәләр, ялгышулар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле булган иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр",-дип язган Г. Ибраһимов.
Борынгы фәлсәфәчеләр: "Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче тапкыр рухи яктан", – дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы, дәвамлы процесс. Бүгенге әдәбият дәресләренең бурычы – иҗади алымнар аша бала күңеленә үтеп кереп, аңарда нәфислек, күркәм сыйфатлар тәрбияләүгә гыйбарәт алышудан гыйбарәт. Бу дәресләр шулай ук укучыларны уйландырырга, моңландырырга тиеш. Кешеләрдә әхлак кагыйдәләренең формалашуы билгеле бер яшьтә генә алып барыла Ә.З. Рәхимов тикшерүенчә, кызларда әхлак 8 яшькә, малайларда 12 яшькә тәмам формалашып өлгерә.
Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Бу хакта даһи Тукаебыз да еш искәртә. Аның "тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буынныр, эш белү уңайсыз ул!" дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә-янындагы мохит тәэсирендә формалаша. Моны табигать мизгелләре белән чагыштырырга мөмкин: билгеле бер вакытта гына кояш чыга, көн туа, яз килә һ.б. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин.
Ә аннан соң кеше (8, 12 яшьтән соң) үзен-үзе тәрбияләргә күчә. Үзенең тискәре гадәтләрен җиңә алган кеше генә бөек җәмгыятькә лаеклы шәхес була ала. Ә инде татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы – милли рухтагы әхлаклы балалар тәрбияләү булырга тиеш.
Шәһәр мәктәбендәге татар төркемнәрендә телне төрле дәрәҗәдә белгән балалар, татарчаны "гел белмәгән"нәре дә өстәлеп тора. Ул балалар өйдә дә, урамда да рус телендә сөйләшәләр, русча фикерлиләр, аларга фикерләрен саф ана телендә әйтеп бирү бик кыен. Шуңа күрә аларны олимпиадаларга, смотр-конкурсларга әзерләү балалардан да зур тырышлык сорый.
Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Мондый шартларда әдәби әсәрләрнең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүе зарур. Яңа гасыр, яңа тормыш өчен мөстәкыйль уйларга сәләтле шәхесләр кирәк. Аларның юлында акны – карадан, чынны – ялганнан, вөҗданны – намуссызлыктан аерып бирергә өйрәтүче маяк булып – әхлак тәрбиясе тора.
Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу. Тел сакланса – милләт саклана. Тел югалса, милләт башка милләт тарафыннан йотыла.
Татарны ничәмә гасырлар иманлы, гуманлы, көчле рухлы итеп яшәткән нәрсә – ислам дине, шәригать кануннары. Тәрбия кылу ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, дини һәм дөньяви йолалар, хезмәт, гаилә һәм милли традицияләребез, җәмгыять тормышында урнашкан әдәп, әхлакый кыйммәтләр, ислам диненә салынган әхлакый һәм гуманистик идеяләр шәригать кануннарына нигезләнгән булган.
Без, тәрбия кылуда асылыбызга кире кайтмый торган, милләтебезне бүгенге фаҗигале халәттән чыгару мөмкин түгеллеген аңларга тиеш. Мәсәлән, Г. Тукайның туган телгә мөнәсәбәте "Туган тел" шигырендә, Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә гореф-гадәт, тел, халыкның рухи байлыгы, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңелллелек мәсьәләсе; Ф. Кәримнең "Салих бабайның өйләнүе" гореф-гадәт, кешеләр арасындагы күркәм сыйфатлар, М. Фәйзи "Галиябану" да иске гореф-гадәтнең чагылышы, Г. Бәшировның "Туган ягым – яшел бишек" әсәрендә халыкның ерактан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре, гореф-гадәтләре чагыла. Г. Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз", "Тормышмы бу?", "Мөгаллим", "Зөләйха", "Сөннәтче бабай", "Ул әле өйләнмәгән", Ф. Әмирхан "Хәят" әсәрләрендә милләт язмышы, милли гадәт-йолаларга тугрылыкның кеше рухын матурлавы күренә.
Җирдә тереклек дәвам итә. Изге куаткә ия булган әхлак орлыклары мәктәптә шытым биреп, алар һаман да үсеп җимешләрен бирсен иде. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешенең җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.
Без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.
Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.
Халкыбызның гореф- гадәтләре, бәйрәм-йолалары нигезендә, шулай ук халык педагогикасына нигезләнеп тәрбияләнгән бала гына әхлаклы булыр дип әйтәсе килә.

Приложенные файлы

  • docx milli_shhes
    Размер файла: 25 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий