Милли трбия узенчлеклре


Милли тәрбия үзенчәлекләре
Халкыбыз: “Үгет-нәсыйхәт – бездән, әдәп белү – үзеңнән”, - дип белеп әйткән. Иң асыл рухи-әхлакый кыйммәтләр, дөрес яшәү кануннары татар халкыны тәрбия тәҗрибәсендә тупланган. Тормышта очрый торган куркыныч гамәл-вакыйгалардан, явызлыклардан, явызлыклардан гыйбрәт ала белмәгән, мондый тормыш рәвешенең әхлаксызлык сазлыгына бату икәнлеген аңламаган кеше үзен бәхетсез тормышка дучар итә, нәсел-ыруын пычрата, ата-бабаларның бай рухи мирасын юкка чыгара. Бу, үз чиратында, милләтебезнең, ил-җирнең тотрыклы үсешенә тискәре йогынты ясый.
Мәктәптә милли тәрбия процессы – гаҗәеп катлаулы күренеш. Мин укучыларга милли тәрбия бирүне түбәндәге юнәлешләрдә алып барырга тырышам:
Укучыларны кешелек җәмгыятенең әхлакый нигезләре булган гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру, аларның асылын аңлату.
Укучыларда милли үзаң формалаштыру.
Укучыларда үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Балаларны кешеләр белән аралашу кагыйдәләренә өйрәтү.
Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны тәрбияләү белән бәйләнгән. Бүген без укучыларны туган телдә укырга һәм язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр яклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү юнәлешендә эшлибез. Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазифасына ата-аналарны да тартырга тырышам. Ата-аналар җыелышларында, үткәрелгән кичәләрдә түбәндәге темаларга чыгышлар ясадым:
“Тәрбиядә ата йогынтысы”.
“Ни чәчсәң – шуны урырсың”.
“Кыз балалар, ир балалар тәрбиясе бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?”
Укучыларга милли тәрбия бирүдә экскурсияләрнең дә өлеше зур дип уйлыйм. Районыбызның туган якны өйрәнү музеена, китапханәгә экскурсияләр ясалды. Аннан кайткач, укучыларның фикерләре, тәэсирләре тыланды. Дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда гаделлек, хезмәт сөючәнлек, кыюлык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә тырышам.
Тәрбия бирүдә ашыгырга кирәкми. Татар халык мәкальләрен өйрәнеп, балаларны дөньяны танып белергә өйрәтергә омтылам. Мәсәлән, “Ышанма кеше сүзенә, ышан үз күзеңә", "Күздән ерак булса, күңелдән дә ерак була", "Кеше акылын ишет үз акылың белән эш ит". Милли тәрбия бирүдә әкиятләрнең дә роле бик зур, дип уйлыйм. Гомумән, әкиятләр үзләреннән-үзләре өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыру чарасы булып торалар. Аларда тәрбия өлкәсендә зур әһәмияткә ия булган күп кенә файдалы киңәшләр әйтелә. Халкыбыз әкиятләрендә дөреслекне, гаделлекне өскә чыгару, кимсетелгәннәрне яклау, явызлыкны җиңү өчен көрәш бара. Мәсәлән, укучылар “Өч кыз” әкиятен бик ратып укыйлар, яттан беләләр. Бу әкият әниләргә карата җылы мөнәсәбәт, кайгыртучанлык, изге күңеллелек тәрбияли. “Гөлчәчәк” әкиятен укып, без балаларда туганлык, татулык хисләре тәрбиялибез. Үзенең теле булмаган халык булмаган кебек, үзене җыры, көе һәм уен кораллары булмаган халык та дөньяда юк. Халкыбызның гасырлар буе тудырган моңлы көйләре үсеп килүче яшь буынга милли тәрбия бирүнең нигезе булып тора, дип уйлыйм.

Приложенные файлы


Добавить комментарий